ТАЗА ТЕШЛӘР — СӘЛАМӘТЛЕКНЕҢ НИГЕЗЕ

Бу элек-электән килгән хакыйкатьне кабатлаган саен кабатлыйсы килә, чөнки тешләр сәламәтлеккә, рухи халәткә, мимикага, баланың һәм өлкән кешенең үз-үзен тотышына тәэсир итә.

Кыяфәте белән гади генә, ә тешләре энҗе кебек тезелеп киткән кешене күрүе үзе бер рәхәт, һәм киресенчә, ямьсез тешле кешенең матурлыгы да күренми. Теш авырулары күп түгел, әмма алар ата-аналардан зур игътибар сорый. Һәр ата-ана баласын теш табибына вакытында күрсәтеп-тикшертеп торырга тиеш.

Иң таралган теш авыруы — тешнең эчтән куышлык барлыкка китереп черүе, ягъни кариес дип атала торган авыру. Бу вакытта салкыннан яки кайнардан, әче яки тозлыдан теш авырта башлый. Әгәр бу авыруны башында ук дәваламасаң (пломба салмасаң), теш черүендә дәвам итә, һәм эчендә җитди ялкынсыну процессы барлыкка килүдән һәм теш нервысы зарарланудан түзеп булмаслык авыртулар башлана. Ялкынсыну тамырга кадәр төшеп казналык сөягенә күчә, анда сөяк өсте ялкынсынуын барлыкка китерә яки теш тамырының очында үлек җыела, аннан үлек уртка эләгә. Шулай итеп флюс барлыкка килә һәм үлек, тишелеп, авыз куышлыгына чыга.

Тештә җыелган үлек һәрвакытта да мондый юлны үтми. Процесс катлауланган очракта ялкынсыну, борынның өстәмә эчке куышлыкларын түшәгән лайлалы тышчага, миндальләргә, күрү һәм ишетү әгъзаларына күчеп, гайморит, тонзиллит, отит һәм башка авыруларга сәбәп була. Алай гына да түгел, кан белән бергә микроблар авырту тештән тәннең теләсә кайсы өлешенә таралып, үлекле менингит, ми абсцессы, ашказаны асты бизе ялкынсынуы һәм хәтта сепсис (канның зарарлануы) башланырга мөмкин.

Башка төр хроник ялкынсынулар чыганагы кебек үк, кариеслы тешләр дә ревматизм, бронхиаль астма, бөер авыруларына сәбәп булырга мөмкин. Әмма иң зур зарарны ашкайнату әгъзалары күрә. Кариеслы тешләр булганда ашказанына җитәрлек чәйнәлмәгән һәм төкерек белән яхшылап чылатылмаган азык килә. Андый азык ашказанын механик тынычсызлый, озаграк кайнатыла, борчый башлый. Ашказанындагы массаның тоткарлануы азыкның эчәклекләргә үтүен һәм тагын да кайнатылуын кискен үзгәртә. Хроник гастритлар, эчәк кысылулары (спазм) һәм шуларга бәйле рәвештә эч авырту, эч кибүләргә һ. б. сәбәп була.

Балаларда кариес кайчан башлана. Кагыйдә буларак, 2–3 яшь тулып узгач. 10–12 яшьләр тулгач, ягъни сөт тешләре даими тешләргә алышынып беткәч, бу авыру тагын яңара.

Кариесның сәбәпләре шактый күп һәм төрле. Аның таралуы табигать-климат шартларына, һавадагы, туфрак һәм судагы минераль тозларның микъдарына, туклануга һәм, әлбәттә, тешләрне ничек карауга бәйле. Эчә торган суда һәм азыкта фтор аз булган районнарда кариес аеруча киң таралган.

Тешләрдә кариес башлануның турыдан-туры сәбәбе теш арасына кергән азыкның черүе. Азык калдыкларының череп әчешүе процессы нәтиҗәсендә балаларның авызларыннан начар ис килә һәм тешләрнең черүе (кариес) башлана.

Казналыкның һәм андагы тешләрнең тезелеп урнашуы дөрес булмаган очракларда да кариес башлану өчен уңай шартлар туа. Иң еш күзәтелә торган деформация — прогнатия күренеше, ягъни өске казналык, өске ирен чыгып тора, тешләрне капламый, казна ике яктан кысылган кебек була, авыз һәрвакыт ачык тора. Өске казналык тешләренең аскысына тәңгәл килмәве (тешләү деформациясе) тумыштан, яисә рахиттан һәм бармак суыру гадәтеннән булырга мөмкин. Бала тыңкыш булып, борыны белән авыр суласа, аның авызы һәрвакыт ачык була һәм аскы казналыгы салынып тешә, бу исә шулай ук тешләү деформациясенә, казналыкларның начар үсүенә китерә.

Әгәр баланың казналыклары үсеше тагын да ныграк тоткарланса, аның даими тешләре йомык дөрес рәт булып бер-бер артлы урнашу өчен урын таба алмый, нәтиҗәдә, шундый авышлык барлыкка килә ки, кайбер урт тешләре башка тешләрнең йомык рәтеннән бөтенләй читтә үскән булып чыга, ә кискеч тешләр бер-берсен чирәп кебек каплап урнаша. Шул сәбәпле, күп кенә аулак урыннар барлыкка килә, бу ярыкларга азык калдыклары нык кысылып тула һәм аны бернинди щетка белән дә алып булмый. Тешләр болай урнашканда исә, черү процесслары бару сәбәпле, алар вакытыннан элек бозыла башлый. Иң элек урт сөт тешләре зарарлана. Чери башлаган тешләр белән чәйнәгәндә авырту сизгәнгә, бала бу тешләре белән чәйнәүдән туктый һәм начар чәйнәлгән азыкны йотып җибәрә. Шулай итеп, сөт тешләренең кариесы даими тешләрнең бозылуына китерә.

Кариеслы балаларда еш кына таркаулык, рухи халәтенең тотрыксызлыгы, укуга комачаулый торган тиз талчыгучанлык, һәм тора-бара — астения (физик һәм нерв-психик хәлсезлек) күзәтелә.

Баланың тешләрен сәламәт килеш ничек сакларга соң? Тешләрнең бозылуын барлыкка китерүче яки шуңа булышучы сәбәпләрнең күп булуы профилактиканы шактый авырайта.

Балага чәйнәү өчен тешләрнең һәм казналыкның ике яктан да нык эшләвен таләп итә торган каты азык бирергә кирәк. Сөт тешләре чыккан балага азыкны уып ашатырга тырышмагыз. Алар алма, груша, кишерне үзләре кимереп ашасыннар. Бу бик файдалы. Яхшы чәйнәү селәгәй бүленеп чыгуны гына түгел, казналыкларның кан беләй тәэмин ителүен дә, димәк, аларга туклыклы матдәләр килүне дә көчәйтә. Шул чакта гына казналыклар нормаль үсәчәк һәм даими тешләр тигез рәт булып урнашачак.

Азыкта аксымнар, майлар, күмерсулар һәм минераль тозларның дөрес нисбәте бөтен организмның, сөякләрнең һәм тешләрнең нормаль үсешен тәэмин итә.

Туачак баланың тешләре нык, сәламәт булып формалашсын өчен, булачак анага, балага узуының беренче атналарыннан ук ит-сөт-яшелчә диетасын сакларга кирәк. Диетада йомырка, җиләк-җимеш, сөт, эремчек, балык, ит тулы микъдарда булырга тиеш. Табиб киңәшеннән башка нинди дә булса дарулар кабул итәргә ярамый.

Йөкле хатын теш табибының (стоматолог) даими күзәтчелегендә булырга һәм аның киңәшләрен үтәргә тиеш. Бу исә балада тешләрнең табигый үзлекләрен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Нинди азык тешләр өчен аеруча зарарлы соң? Бу мәсьәләдә белгечләрнең карашлары аерыла. Берәүләре тешләрнең бозылуына еш кына күмерсуларга бай азыклар, крахмал, шикәр, конфет, кондитер әйберләре һәм башка бөтен төрле камыр ашлары сәбәп була дигән карашта торалар. Икенчеләре исә, тешләр өчен бер азыкның да зарары юк, фәкать азык калдыкларының черүе генә зарарлы, диләр. Шуңа күрә беренчеләре балаларга баллы азыклар бирергә киңәш итмиләр, икенчеләре исә баллы ризык ашаганнан соң тешләрне чистарту шарты белән рөхсәт итәләр. Икенчеләренең фикере (тәкъдимнәре), мөгаен, дөресрәктер, чөнки баланы андый ризыклардан читләштерү бик авыр.

Баланың тешләрен тәрбияләүне вакытында башлау бик мөһим. Монда ата-аналар шуны истә тотарга тиешләр, сөт тешләрен даими тешләр белән алышынганчыга кадәр карап-тәрбияләп тору, даими тешләрне карагандагы кебек үк, кирәк. Шуның өчен балада сөт тешләре күренүгә, һәр ашатканнан соң аңа кайнаган су эчерергә, ә олыракларын һәр ашаудан соң авызын чайкарга күнектерергә кирәк. 3 яшь тулганда балага теш щеткасы бүләк итегез һәм тешләрен иртән һәм кичен йокы алдыннан бер көн дә калмыйча чистартырга гадәтләндерегез.

Тешләр түбәндәгечә чистартылырга тиеш: башта бүлмә температурасындагы су белән авызны бик яхшылап чайкыйлар, аннан су белән чылатылган щеткага азрак теш порошогы яисә балалар өчен чыгарыла торган теш пастасы алып, тешләрне бергә туры китереп йомган хәлдә алдан һәм яннан чистарталар, бу чакта щетка астан өскә һәм киресенчә йөртелә. Шуннан соң бала, авызын ачып, тешләренең чәйни торган һәм эчке өслеген чистарта. Теш чистарту авызда порошок яки паста кисәкчекләре беткәнче (берничә тапкыр) чайкау белән төгәлләнә. Тешләрне чистартканда казналыкларны, хәтта алар азрак канаса да, жәлләмәскә кирәк.

Өлкән яшьтәге мәктәп балаларын теш казналыгына массаж ясарга өйрәтү зарури: кулларны сабынлап юганнан соң, бармакларны өске теш казнасына кертеп өстән аска, ә аскы казнаны астан өскә таба йөртеп массажлыйлар. Бармакларны йөрткәндә казнага җиңелчә басым ясалырга тиеш. Теш казналарына массаж ясау тешләр өчен бик файдалы. «Казналык сәламәт булса, тешләр нык була» дип тикмәгә генә әйтмиләр.

Ләкин тешләрне чистарту һәм казналыкларга массаж ясау гына тешләрнең дөрес урнашмавыннан һәм казналар деформациясеннән коткармый. Аларны фәкать һәр баланың бит формасын һәм казна яки тешләрнең деформациясен исәпкә алып табиб стоматолог-ортодонт индивидуаль сайлап алган махсус аппаратлар ярдәмендә генә төзәтергә мөмкин. Шуның белән бергә чәйнәү мускуллары өчен махсус гимнастика билгеләнә. Ата-аналарның бурычы исә табибка вакытында мөрәҗәгать итүдән һәм ул биргән киңәшләрне бала үтиме-юкмы, шуны тикшереп торудан гыйбарәт. Табибка вакытында мөрәҗәгать иткәндә һәм аның киңәшләрен бик яхшылап үтәп торганда, казналыкларның шактый җитди деформациясен һәм тешләрнең дөрес урнашмавын төзәтеп була.

Әлбәттә, дәвалауның барлык ортодонтик ысуллары авызны һәм тешләрне җентекләп карап-тәрбияләп торудан азат итми.

Борын аша сулауны кыенлаштыра торган авыруларны дәвалау һәм начар гадәтләрне бетерү мөһим.

Мәктәпләрдә системалы рәвештә тешләрнең санациясе (авыз куышлыгындагы тешләрнең сәламәтлеген саклау буенча уздырыла торган медицина чаралары) уздырылуын ата-аналар белеп торырга һәм мәктәп табибы һәм стоматологы белән даими бәйләнештә торырга тиешләр. Шулай итеп, балаларының теше сәламәт һәм матур булсын өчен, ата-аналар бик күп нәрсә эшли алалар.

ГӘР БАЛА АВЫРСА

Бала авырган очракта аны урынга яткырырга, тәненең температурасын үлчәргә һәм поликлиникадан балалар табибын чакырырга кирәк икәнен һәркем яхшы белә. Әмма еш кына ата-аналар авыру бала янында үзеңне ничек тотарга кирәк, нинди уенчыклар бирергә мөмкин һәм аларны бирергә ярыймы, аңа китаплар укырга кирәкме һәм аны үзең уку файдалымы дип сорыйлар. Болар кызык өчен генә бирелгән сораулар түгел, чөнки авыру бала янында үзеңне дөрес тоту, аның рәвешен һәм уенын оештыру күбесенчә тизрәк һәм тулысынча терелеп бетүгә ярдәм итә.

Авыру бала өчен рәвеш тәкъдим иткәндә, авыруның характерын, авырлыгын, фазасын һәм яшен генә түгел, шулай ук баланың индивидуаль үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга кирәк. Сәламәт балалар арасында да берәүләр тизрәк арый, башкалары — акрынрак, берәүләр бик тынгысызлар, икенчеләре — тынычлар һ. б. Теләсә нинди авыру бу үзенчәлекләрне кискенләштерә һәм көчәйтә. Авырган вакытта артык ярсучан һәм хәрәкәтчән балаларны тынычландыру, ә флегматикларын бераз активлаштыру бик мөһим. Авыру баланың үз-үзен тотышын болай көйләп торуның әһәмияте бик зур, чөнки күтәренке күңел авырганда организмга барлык тайпылышларны тизрәк җиңәргә ярдәм итә. Шатлыкны тормыштагы тынычлыкны аннан башка тәэмин итү кыен булган ми ярсыткычы дип исәпләргә мөмкин. Үсемлек яктылыкка мохтаҗ булган кебек, бала да шатлыкка мохтаҗ. Үсемлек кояшсыз сулган кебек, шатлыктан мәхрүм ителгән бала да сула. Бу хакыйкать бик күптәнге булса да, авыру бала тәрбияләү турында сүз барганда аны кабат искә төшерергә кирәк.

Балада шатлык тойгылары уяту кыен түгел: моның өчен баланы кызыксындыра һәм ялыктырмый торган уенчык һәм уеннарны дөрес сайлый белергә генә кирәк.

Шуны истә тотарга кирәк, авыру баланы кычкырып көлдерү яки ярсулы күңеллелек халәтенә китерергә ярамый. Тыныч шатлыкка омтылырга кирәк. Идеал менә шул булырга тиеш. Авыруның һәркайсы бала психикасында шулкадәр көчле чагыла ки, ул хәтта элек алган күнекмәләрен оныта башлый. Бу хәл авыру балалар ясаган рәсемнәрдә бик ачык күренә. Мәсәлән, авырганчы рәсемне яхшы итеп ясаган бала авырган вакытта вак итеп ясый башлый, буяп бетерми, яки өй, кояш рәсеме төшкән эчтәлекле рәсемнәр ясаудан туктый, кәкре-бөкре сызыклар гына сызгалый. Терелә башлау белән, әкренләп, барысы да элекке хәленә кайта.

Авыруларның күпчелеге кинәт кенә башлана, еш кына тән температурасы күтәрелә, бала сүлпәнләнә, йокы баса, ул әйләнә-тирә, уенчыклар белән кызыксынмый башлый. Нык аруы һәм ярсучанлыгы нәтиҗәсендә бала көйсезләнә төшә. Авырудан өзлегүләр булырга да мөмкин, бу баланың халәтендә һәм үз-үзен тотышында шулай ук чагылыш таба.

Әгәр сез үзегезнең авыру балагызны игътибар белән күзәткән булсагыз, авырган вакытта аларның ачык төстәге зур һәм авыр уенчыклардан баш тартуларын, мөгаен, искәргәнсездер. Балалар алардан тиз арыйлар. Авыру балаларга йодрыкка кысып кулда тотарлык, хәтта аның белән йокыга китәрлек кечкенә уенчык бирү әйбәтрәк — мондый уенчыктан бала баш тарту түгел, киресенчә, аны шатланып алыр, һәм, бераз уйнаганнан соң, тиз генә йокыга да китәр. Ә тыныч, дәвамлы йокы һәм яхшы кәеф — баланың тизрәк сәламәтләнүе һәм анда өзлегүләр булдырмау өчен кирәк шартлар. Авыру бала сәламәт балага караганда озаграк йокларга һәм бала яшь булган саен йокы озаграк булырга тиеш.

Йокы көчле дәвалау сыйфатына ия, ул көчне торгыза, нерв системасының какшаган эшчәнлеген нормальләштерә. Шуңа күрә, авырганда, баланың тынычлыгын саклау бик мөһим, аның йокысы тирән һәм дәвамлы булырга тиеш. 3 яшькә кадәр балаларның йокы сәгатьләрен, авыру бала көн дәвамында 2–3 тапкыр йокларлык итеп, бүләргә кирәк. Бер мәртәбә дәвамлы көндезге йокыга караганда, бу тәртиптә йоклату авыру баланың физиологик таләпләренә һәм нерв системасы үзенчәлекләренә күбрәк җавап бирә.

Авыру баланың йокыга ихтыяҗы төрле яшьтә төрлечә була. Ул тирә-юньдәге шартларга, авыруның төренә һәм баланың индивидуаль үзенчәлекләренә бәйле. Әмма ничек кенә булмасын, төнге, шулай ук көндезге йокының җитәрлек дәвамлылыкта булуына ирешергә кирәк, йокы тирән булсын өчен, бүлмәне мөмкин кадәр озаграк җилләтергә һәм бала йоклаганда форточканы яки тәрәзәне ачарга, кич белән, биткә көчле яктылык төшмәсен өчен, лампаларны күләгәләргә, бүлмәдә һәртөрле тавышларны (радио, телевизор, пылесос һ. б. ны) киметергә кирәк.

Авыру бала янында курыкканыңны (шомлануыңны) сиздерергә ярамый, чөнки ул тиз терелергә ярдәм итми. Бала янында аның сәламәтлеге, тәненең югары температурасы, табиб күрсәтмәләре турында фикер алышырга ярамый, бу хәл аны дулкынландырырга һәм авыруның хәлен начарайтырга мөмкин. Бу кагыйдәне бигрәк тә 2–3 яшьтән зуррак балалар авырганда саклау мөһим, чөнки инде алар күпне аңлый торган булалар. Карават янындагы өстәлдә яки урындыкта дарулар урынына уенчыклар булсын! Авырганда балада күтәренке күңел саклау бик мөһим. Монда бала янында йөрүче һәм аның белән турыдан-туры аралашучы кешеләрнең тышкы кыяфәтләре, аларның йөз чырайлары, ышанычлы хәрәкәтләре һәм ишарәләре, сөйләмнәренең ачыклыгы баланың эмоциональ халәтенә зур йогынты ясыйлар.

Һәр иртә саен авыру баланы юындырырга һәм аның урын-җирен яңадан җәяргә, ә һәр 4–5 көн саен урын-җир кирәк-яракларын алыштырырга, матрас, мендәрләрен урамда 1 1/2 —2 сәгать дәвамында җилләтергә кирәк. Бу вакыт эчендә җылы итеп киендергән баланы аның өчен уңайлы булган диванга яки башка чиста урынга яткырып торалар.

Юыну балага бик ялыктыргыч булмасын өчен, бар нәрсәне: ләгән, бүлмә температурасындагы су белән кувшинны, йомшак сөлге, теш порошогын, щетка һ. б. ны алдан әзерләп куярга кирәк.

Авыру баланың киеме уңайлы булырга, хәрәкәтләренә комачауламаска тиеш. Моның өчен озын җиңле төнге күлмәк һәм җылы кофта киертү яхшы, болай балага суык та булмый һәм теләгәндә ул караватында утырып уйный да ала. Табиб басарга һәм йөрергә рөхсәт иткәч, балага җылы пижама яки артык зур һәм авыр булмаган гадәти кием киертергә кирәк.

Авырганда баланың еш кына аппетиты кимү сизелә. Бу авыру билгеләренең берсе, һәм бу чорда дөрес һәм яхшы сыйфатлы итеп туклануны көйгә салу бик мөһим. Ашату төгәл билгеле бер вакыт эчендә булырга тиеш. Әгәр билгеләнгән вакытта бала тиешлесен ашап бетермәсә, табиб белән киңәшеп, ризык күләмен киметергә һәм ашату санын арттырырга кирәк. Әгәр 2 яшьлек бала 4 мәртәбә ашатылса (иртәнге аш, көндезге аш, полдник, кичке аш), яңадан икенче иртәнге аш бирергә, яки баланы полдник белән кичке аш арасында ашатырга мөмкин, бу вакытта аңа уылган алма, ярты стакан кефир яки аның яраткан ашамлыкларыннан берәрсен тәкъдим итәргә була. Аппетитлары кимегән балаларга ашамлыкны һәм өстәлне матур итеп бизәү уңай тәэсир итә. Бервакытта да көчләп ашатырга ярамый, чөнки ул ашауга карата кире реакция тудыра һәм хәтта косасын китерә.

Дәвалау буенча күрсәтмәләрне үтәү ашатудан һич тә җиңел түгел. Балага тәмсез даруны кабул итәргә тиешлеген сабырлык белән аңлатырга кирәк. Бер баланы дару эчәргә гади генә күндерергә мөмкин, икенчесенә, дару әчесен сизмәсен өчен, шул күләмдә баллы чәй, шикәр сиробы яки варенье, ә өченчесенә — даруны башта курчакка, ә аннан соң гына балага бирергә кирәк һ. б. ш.

Кагыйдә буларак, барлык балалар да укол һәм клизмалардан куркалар. Бервакытта да, авыртмаячак дип әйтеп, һәм шуннан соң ук авырттырып, аларны алдарга ярамый. Моның белән бик нык куркытырга яки ышанычын акламаска һәм шуның аркасында күңелсез процедуралар үткәрүне катлауландырырга мөмкин. Процедураларны уенга әйләндерергә була. Ул баланың игътибарын читкә юнәлтергә мөмкинлек бирә, һәм бала авыртуны ул кадәр сизми дә. «Укол кадаганда бераз авырттырыр, шуңа күрә тиз-тиз суласагыз яисә кычкырып «эт-мәче» дисәгез, уколны сизми дә калырсыз», — дип, баланың игътибарын аңлы рәвештә читкә юнәлтү уңай тәэсир ясый.

Алда әйтелгәнчә, авыру баланың буш вакыты кызыклы һәм ул башкара алырлык эш белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Көндәлек рәвеш авыручы баланың авыру дәрәҗәсен һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелә.


АВЫРГАНДА БАЛАНЫ НӘРСӘ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНДЕРЕРГӘ

Авырый башлаганда, бала сүлпән, йокымсыраучан яки ярсыган була. Бу чорда балалар өчен көндезге һәм төнге йокыны озайту һәм уяу вакытында максималь тынычлык булдыру бигрәк тә рациональ булыр. Шуның белән бергә балаларга зур һәм ачык төстәге курчаклар, машиналар һәм башка күләмле уенчыклар бирергә ярамый. Кәефе яхшыра төшү белән, бала башта аз гына, ә соңрак озаграк караватта утырып тора башлый, бу вакытта иң яхшы уенчыклар булып карандаш, кәгазь, мозаика, зур булмаган һәм тотрыклы төзү материалы, полистиролдан эшләнгән зур булмаган җиңел курчаклар, савыт-саба, вак җиһаз җыелмасы һәм һәртөрле тукыма кисәкләре санала. Балага урын-җир өстенә уенчыклар биргәндә күп сандагы уенчыкларның баланы ялыктыруын һәм караватта тәртипсезлек тудыруын истән чыгармаска кирәк. Бу хәл булмасын өчен, карават өстенә кую өчен фанера кисәгеннән кечкенә өстәл ясау әйбәт. Өстәлнең, һичшиксез, аяклары һәм, карандашлар, уенчыклар идәнгә тәгәрәп төшмәсен өчен, кырыйларында тәбәнәк борты булырга тиеш. Уенчыкларның идәнгә төшүе баланы һәм аның әнисен ярсыта, чөнки авыру бала, яланаяк идәнгә басып, аларны яки үзе алырга омтыла, яки минут саен әнисен чакыра һәм, әгәр әнисе тиз генә килмәсә, елый башлый. Карават өстенә куела торган кечкенә өстәлгә аяклар өстәл баланың аякларын басмасын һәм ул позасын үзгәртә алсын, аякларын хәрәкәтләндерсен, өстенә төзегән йортны җимермәсен, утыртып куйган курчак аумасын өчен кирәк. Моннан тыш бу өстәл балаларны ашату өчен бик уңай. Аның өстенә аш салынган тәлинкә, кесәл белән чынаяк һ. б. ны куярга мөмкин булачак.

Балалар шырпы тартмаларын ябыштырып курчак мебеле ясарга яраталар. Мебель матур, җиңел була, ә аның үз куллары белән ясалуы һәм әтисенең, эштән кайткач, баласының кул эше белән шөгыльләнүенә гаҗәпләнүе бу эшкә кызыксыну һәм игътибар тудырачак. Әлбәттә, бала кечерәк булган саен, аңа кем дә булса өлкәннәрдән берәү күбрәк булышырга тиеш.

Еш кына, баланың, уйнавыннан туктап, аның тик кенә ятуына гаҗәпләнмәгез. Аны уйнарга мәҗбүр итмәгез, чөнки, кайчакта, аның эшләргә әле көче булмаса да, тынлаучан бала әнисе кушканга гына теләр-теләмәс уенчыкларын берәмтекләп карап чыга башлар. Авыру балада уеннан арыганлык, уенчык белән шөгыльләнеп арыганга караганда, тизрәк башлануын онытмагыз һәм ул, уенчыкның икенчесен теләп түгел, ә арыганга ташлый. Ял иткәч, бала уйнавын яңадан дәвам итә. Әгәр бу моментта аның уенчыгын алсаң, моның белән аны елатуың мөмкин. Беркайчан да бала нәрсә теләгәнен үзе дә белми дип уйламагыз. Еш кына без аның хәлен аңламыйбыз.

Урын-җир рәвешендә булган балаларга буяулар белән рәсем ясарга рөхсәт итмәскә кирәк, чөнки балалар суны үзләренә түгәргә мөмкин. Табиб аларга бүлмә буйлап йөрергә рөхсәт итеп, әмма әле хәрәкәтле уеннардан тыйган вакытта буяулар белән рәсем ясарга өлгерерләр.

Шулай ук идәндә уйнаганда да, балаларны тәэсирләндерми торган уеннар уйнатырга кирәк. Бала идәнгә утырып зур кубиклардан йортлар яки курчак бүлмәсе төзеп уйнасын өчен, идәнгә кечкенә келәм җәю әйбәт.

Сәламәтләнү чорында балага карата бик игътибарлы булырга кирәк. Өзлегү башлануын яки башка авыруларның хәбәрчеләре булган баланың үз-үзен тотышындагы кечкенә генә билгеләрне дә ычкындырырга ярамый.

Тән температурасының шактый күтәрелүе, сүлпәнлек, йокымсырау белән бәйле авырулар вакытында бала бернәрсә белән дә шөгыльләнергә теләмәсә һәм шөгыльләнә алмаса, бары тик күзләрен йомып ятуны яхшырак күрсә, аның янында утырып тору, аны иркәләү җитә. Бик аз гына кычкырып укырга мөмкин, әмма авыру балаларның үзләренә укырга рөхсәт итәргә ярамый.

Кискен период үтеп, тән температурасы төшкәч һәм авыру баланың кәефе яхшыргач, аңа тыныч уеннар уйнарга рөхсәт итәргә мөмкин.

Авыру үткәннән соң, 2–4 атна дәвамында балага саклау рәвеше һәм бигрәк тә игътибарлы караш кирәк. Бу чорда аны көндез йокларга яткыру, ә төнге йокыны 1–1 1/2 сәгатькә арттыру мәҗбүри. Бу чорда уеннар хәрәкәтле һәм дәвамлы булмаска тиеш. Тыныч кына тоелган уен барышында, көтмәгәндә, капризлар башлануын еш күзәтергә була. Бу баланың аруын һәм аны йокларга яткырырга яки янында утырырга, аңа китап укырга, бергәләп аквариумдагы балыкларны карарга кирәклеген аңлата. Капризлар еш кына артык ару нәтиҗәсендә барлыкка килә, бу очракта, аякка басу өчен, аңа ял итү кирәк.

Әгәр бала авырудан соң 2–3 атна үткәч тә капризлануын, елавын дәвам итсә, бернәрсә белән дә уйнарга теләмәсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кайчакта ата-аналар табиб тәкъдимнәренә игътибар итмичә, бала авырганда «бозылды» дип шуңа күрә үзен начар тота, начар укый башлады дип уйлыйлар һәм, баланы «тәрбияләү» максатыннан чыгып, җәзалар бирү башлана, ә ул торган саен начарая бара. Ниһаять, ата-аналар табибка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар һәм шул чагында дөрес рәвеш белән генә аңа ярдәм итеп булмавы ачыклана. Баланы дарулар белән дәваларга туры килә. Болар барысы да балаларның үз-үзләрен тотышындагы үзгәрешләргә игътибарлы булырга, аларның сәбәбен белергә һәм бу үзгәрешләрнең барысын да капризга кайтарып калдырмаска кирәклеге турында сөйлиләр.

Кайбер авырулар вакытында саф һавадан максималь файдаланудан тыш, тыныч эш шарты кирәк. Бала һәрвакыт нәрсә белән булса да шөгыльләнергә тиеш. Мондый рәвешне булдыру коклюш белән авыручы балалар өчен аерата мөһим.

Коклюш интектергеч йөткерү приступлары, еш кына косу, гомуми ябыгу һәм нерв системасының какшавы белән характерлана. Балага коклюшны җиңелрәк кичерергә һәм аңа тизрәк терелергә ярдәм итү өчен, йөткерү приступларының ешлыгын минимумга кадәр төшерергә кирәк. Моның өчен баланы игътибар белән күзәтергә һәм барлык чаралар белән ул курыккан йөткерү турындагы уйлардан читкә юнәлдерергә һәм йөткерү приступлары тудыра торган моментларны бетерергә тырышырга кирәк. Болар читтән тәэсир итә торган һәртөрле көчле ярсыткычлар булырга мөмкин. Мәсәлән, ана, үпкәләп, баласына кычкырып җибәрә һәм бала йөткерә башлый; кайдадыр нәрсәдер төшеп китә — курку йөткерү пристубын кузгата; абыйсы яки анасы баланың уенчыгын алсалар — яңадан йөткерү башлана.

Әгәр бала елның җылы вакытында авырса, су белән уйнату бик файдалы. Коклюш белән авыручы балаларга елның теләсә кайсы вакытында мөмкин кадәр күбрәк йөрергә кирәк. Балалар кечкенә кораблар җибәрсеннәр, курчакларын юсыннар, «кер» усыннар һ. б. Ләгәндәге, таздагы су җылы булырга тиеш. Су белән уйнау бу очракта шул яктан файдалы, чөнки коры һава сулыш юлларын ярсыта һәм артык мәртәбә йөткерү пристубын тудырырга мөмкин, ә дымлы һава, киресенчә, баланың сулыш юлларына уңай тәэсир ясый. Моннан тыш, су белән уйнау — балаларның, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең, иң яраткан уеннарыннан берсе. Ком белән уйнарга киңәш ителми, чөнки хәтта дымлы ком да тиз кибә һәм сулыш юлларын нык тынычсызлый. Кыш көннәрендә кар белән уйнарга — аны казырга, әвәләп «кар малай» ясарга мөмкин. Әгәр карга ансат кына кадап куярлык таякларга беркетелгән хайван яки кеше фигуралары булса, алар белән уйнау шулай ук яхшы. Алар уенның үсешенә ярдәм итәләр һәм авыру баланы прогулкада озак мавыктыралар.

Бала өйдә дә һәрчак эш белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Коклюш белән авыручы балага пычкы белән кисү һәм, яндырып, бизәк ясау эшләре тыела, чөнки, кискәндә, һавада бик вак пычкы чүбе чәчелүе һәм, яндырганда, агачтан чыккан бик кискен көек исе сулыш юлларын ярсыта һәм йөткерү пристубын кузгата. Кәгазь, картон, шырпы тартмаларыннан үзең ясаган төрле әйберләр уйнау өчен әйбәт. Төзү материалы, балаларның яшьләренә һәм булдыра алуларына бәйле рәвештә, барысы өчен бер үк дәрәҗәдә мавыктыргыч универсаль уен ул. Бик кечкенә балалар (1 1/2 —2 яшь) бу материалны тартмадан тартмага яки машинага күчерә, аның белән бүлмәдә йөри, машинада ташый ала. Өлкәнрәк балалар аннан — өйләр, мәктәпкәчә яшьтәге өлкән балалар — курчак бүлмәсе, кораблар, йортлар төзи алалар. Балалар төзү материаллары белән чүгәләп утырган хәлдә түгел, ә өстәл янында уйнарга тиеш. Чүгәләп утырганда, күкрәк читлеге кысылу, кан әйләнеше һәм үпкәләрнең вентиляциясе бозылу сәбәпле, шулай ук йөткерү пристубы барлыкка килә.

Коклюш белән авыручы баланы ашыкмый гына һәм игътибар белән ашатырга кирәк.

Кайчак ашату процессы үзе балада йөткерүне китереп чыгара. Балага коры, кайнар яки салкын ризык бирергә һич тә ярамый. Ризык җылы һәм, һичшиксез, йомшак (җиңел ашлар, төрле боткалар, итле суфле һ. б.) булырга тиеш. Баланың үзенә бирелгән ризыкны ашап бетерүенә ирешергә кирәк, чөнки йөткерү пристубы еш кына аны бик нык хәлсезләндерә торган косуларга сәбәпче була.

Җил чәчәге. Җил чәчәге белән авырганда баланы уен белән мавыктыру мөһим. Бу хәл чәчәк чыкканда баланың игътибарын тиренең кычытуыннан читкә җибәрә. Әгәр бала уенчыклар белән мавыкмаса, ул тирене кашып зарарлый, нәтиҗәдә, авыруның катлаулануына китерүче өстәмә инфекция кертә.

Җил чәчәге белән авыручы бала уен белән даими мәшгуль булырга, иҗатын үстерергә тиеш. Болар — һәртөрле үзләре уйлап чыгарган уеннар, төрле озынлыктагы һәм төрле төстәге шырпылар ярдәмендә кәгазьдә бизәк төшереп «рәсем ясау». Бу «рәсемнәрне» кәгазьгә ябыштырырга мөмкин. «Яшь архитектор» дигән агач конструктор әйбәт. Ул 4–5 яшьтәге балаларга тәкъдим ителә, ә 6–7 яшьтән металл конструктордан файдалану яхшы. Җил чәчәге белән авыручы балага су һәм ком белән уйнарга рөхсәт итәргә ярамый.

4—5 яшьлек балага төзү материалы биргәндә, төзелеш максатлы характер алсын өчен, өстәп целлулоид яки полистиролдан эшләнгән «Доктор Айболит һәм аның җәнлекләре», «Буратино» уенчыклары җыелмасын бирергә онытмагыз. Ул чакта бала уен белән озак мавыгачак һәм чәчәк авыруы тудыра торган күп кенә күңелсез тойгылардан котылачак.

1 1/2 —3 яшьтәге балаларга «Ач-яп», «Чишендер-киендер» (матрешкалар, пирамидалар, берсе эченә икенчесе кертелгән кубиклар, кәгазь бауга тезәрлек эре агач муенсалар) тибындагы төрле уенчыклар һәм, әлбәттә, кубиклар һәм төзү материалы тәкъдим ителә.

Шулай итеп, ата-аналар шуны истә тотарга тиешләр: авыру балага игътибарлы караш, аны яхшы карау һәм ялын дөрес оештыру— авыру белән көрәшнең көчле чаралары.


Наши рекомендации