Йолдызлар турында Әкият

Кайчандыр күк йөзе кап–караңгы бушлык булган, дип сөйлиләр. Атабыз Адәм җир йөзендә пәйда булып, беренче мәртәбә яхшы эш башкарганннан соң гына күктә беренче йолдыз кабынган. Анабыз Һава беренче угланын тудыргач, күктә икенче йолдыз өстәлгән. Адәмнәр дөньяга килә торганнар, яхшылык эшли торганнар, күктә йолдызлар арта барган. Шулай итеп, һәр кешенең үз йолдызы кабынган. Күктәге йолдызлар – кешеләрнең җирдә эшләгән яхшылыклары билгесе, ди. Йолдыз никадәр яктырак янса, аның иясе шулкадәр яхшылык кылган булыр. Кеше яманлык эшләгән саен, аның йолдызы тоныклана барыр. Әгәр дәкешенең эшләгән яманлыклары яхшылыкларын каплап китсә, өолдызы бөтенләй сүнә икән.

Аяз кичләрне малайлар җыелалар да күккә карап йолдызларын барлыйлар икән. Зөлкар исемле бер малайның гына йолдызы булмаган. Чөнки Зөлкар дөньяга килгәннән бирле бер генә яхшылык та эшләмәгән. Шуннан кешеләр әйткәннәр:

– Син, Зөлкар, кешеләргә игелек кыл. Шуннан соң синең дә йолдызың кабыныр!

“Иртәгә минем дә йолдызым яначак. Мин дә яхшылык эшләргә тотынам!” – дип үзалдына ант иткән Зөлкар.

Шулай итеп, яхшылык эшләү җаен сагалап йөри башлаган бу. Ләкин үч иткәндәй, яхшылык эшләргә җай чыкмаган.

“Их, күршеләрнең чатыры чна башласын иде дә, мин сүндерсәм иде!” – дип хыяллана икән Зөлкар.

Ләкин чатырга ут капмаган. Шуннан Зөлкар, кешеләр күрмәгәндә генә, күршеләренең чатырына ут төрткән. Чатыр дөрләп яна башлаган. Зөлкар кешеләр җыелганны гына көтеп торган да, тырышып–тырышып янгын сүндерергә тотынган. Чатырны уттан саклап калганнар. Зөлкарны мактаганнар, рәхмәт әйткәннәр.

– Батыр егет икәнсең! Кешеләргә яхшылыгың тия башлады! – дигәннәр.

Кич җиткәч Зөлкар йолдызын эзләргә чыккан. Ләкин башка йолдызлар арасында яңа йолдыз күренмәгән. Шуннан кешеләр тагын әйткәннәр Зөлкарга:

– Йолдыз алу өчен бер тапкыр гына батырлык эшләү җитмидер, күрәсең! – дигәннәр.

Зөлкар тагын яхшылык эшләргә тотынган. Әбисенә коедан су ташышкан, бабасына утын ярышкан. “Инде бүген һичшиксез йолдызым кабыныр, мин бит күпме яхшылык эшләдем”, дип Зөлкар түземсезлек белән кич җитүен көткән. Ләкин, ни кызганыч, Зөлкарның йолдызы бу кичне кабынмый.

Зөлкар бик моңаеп өенә таба атлый. Шулчак ул салкыннан ышыкланып агач төбенә поскан песи баласын күреп ала. Аны җәлләп тирмәсенә алып керә, сөт белән сыйлый. Зөлкар йокларга яткач, песи баласы да сырпалана–сырпалана аның аяк очында йокыга китә.

Бу төнне күк йөзендә кечкенә генә бер йолдыз кабынган диләр.

КҮҢЕЛЛЕ ЧЫПЧЫК БЕЛӘН КҮҢЕЛСЕЗ КАРГА

(Калмык халык әкияте)

– Чыр–чыр, чыр–чыр! – иртәдән кичкә кадәр пырхылдап оча да оча бу Чыпчык. Шулай ул күңел ача. Үзе кечкенә, ару–талуны белми. Монда бөртек каба, тегендә суалчан таба. Шулай яши дә яши. Күңеле көр. кайгыра белми.

Агачта бер карга утыра. Төсе кара, чырае сытылган, үзе тәкәббер. Бер күзен кыйшайтып кына чыпчыкның шаяруыг күзәтә, аның шат күңелле булуына ачуы килә, көнләшә. Чыпчык очып китә дә яңадан килеп куна. Чыр–чыр итә. Чыр–чыр! «Кыланчык, – дип уйлый карга, – түзәрлек түгел».

– Чыпчык, әй чыпчык, хәлләрең ничек? Ашарга ничек табасың? – дип чыпчыкка сүз куша карга. Ә чыпчык бер минут та тик утыра алмый. Я очып китә, я бер урыннан икенче урын­га сикерә.

– Менә шулай камыш чукыйм, – ди Чыпчык очып барганда.

– Әгәр тамагыңа тыгылса нишләрсең, үләрсең бит? – ди Карга.

– Нигә үләргә? Тырнакларым белән тартам да чыгарам, – ди Чыпчык.

– Әгәр канаса нишләрсең?

– Су эчәрмен, су белән юармын. Шулай итсәң, кан туктый ул.

– Аякларыңны чылатсаң, тунарсың, салкын тидерерсең бит. Аякларың авырта башласа нишләрсең?

– Чыр–чыр, чыр–чыр! Учак ягармын, аякларымны утта җылытырмын. Шулай итсәм, терелермен.

– Әгәр янгын чыгарсаң, нишләрсең?

– Канатларымны җилпермен. Шулай итсәң, ут сүнә ул.

– Әгәр канатларыңны яндырсаң, ничек очарсың?

– Врач чакырырмын, ул мине дәвалар.

Карга сорый да сорый:

– Әгәр врач килмәсә, нишләрсең? — ди.

– Чыр–чыр, чыр–чыр! Бөртек табармын, суалчан ашармын, оя ясарга җайлы урын эзләрмен, эссе кояшта кызынырмын, җиләс җил исәр. Врачның кирәге дә булмас, терелермен!

Чыпчык шулай ди дә оча да китә. Карга аның койрыгын гына күреп кала. Карт карга көнләшүдән каурыйларын тырпайта, күзләрен акайта, томшыгын шакылдата.

Тормыш бик күңелле, гаҗәп матур ул! Тик борыныңны гына карга кебек салындырма. Чыпчык кебек шат күңелле бул!

Наши рекомендации