Хәзерге татар теле фонетикасы” курсыннан имтихан сораулары
1. Тел белеменең аерым тармагы буларак фонетика. Аның башка тел фәннәре арасындагы урыны, өйрәнү объекты.
2. Фонетика фәненең методлары. Татар фонетикасында эксперименталь методлар куллану.
3. Татар теле фонетикасын өйрәнү тарихы һәм хәзерге көндә өйрәнүнең торышы.
4. XX гасырның икенче яртысында татар фонетикасының үсеше.
5. Аваз һәм фонема. Телдә фонемаларны аерып чыгару принциплары. Фонема вариантлары, әлеге мәсьәләдә татар тел белемендә карашлар.
6. Сөйләм авазларын артикуляцион, акустик һәм лингвистик аспектлардан чыгып өйрәнү.
7. Сузык һәм тартык фонемалар, алар арасындагы акустик һәм артикуляцион аермалар, ясалыш үзенчәлекләре.
8. Тартык һәм сузык авазлар арасында аерма
9. Сузык фонемалар. Сузык фонемаларның саны, составы турында татар тел белемендә карашлар. Сузыкларны төркемләү принциплары.
10. Татар телендә дифтонглар, аларның төрләре. Трифтонглар.
11. Татар телендә тартык фонемалар саны һәм составы. Бу мәсьәләдә төрле карашлар. Тартыкларны төркемләү принциплары.
12. Ясалу урыны ягыннан тартык авазларны төркемләү.
13. Резонатор урынына карап тартыкларны төркемләү.
14. Татар телендә фарингаль һәм ларингаль тартыклар. Татар әдәби телендә һәм диалектларда “һәмзә” авазының кулланылышы һәм язуда бирелеше.
15. Ясалыш ысулына карап тартыкларны төркемләү.
16. Тартыкларның яңгыраулыкта-саңгыраулыкта охшашланулары. Мисаллар китерергә.
17. Тавыш һәм шауның катнашуына карап тартыкларны төркемләү.
18. Татар телендә фонетик закончалыклар. Аваз үзгәрешләре.
19. Авазларның комбинатор үзгәрешләре. Сингармонизм законы. Аның төрләре.
20. Сингармоник парлар. Аларның төре.
21. Татар телендә элизия күренеше.
22. Аккомодация күренеше. Тартыкларның сузыкларга тәэсире.
23. Аккомодация күренеше. Сузыкларның тартыкларга тәэсире, авазлар чиратлашу.
24. Тартыкларның комбинатор үзгәрешләре. Ассимиляция һәм диссимиляция күренеше. Аның төрләре.
25. Позицион аваз үзгәрешләре. Редукция күренеше.
26. Позицион аваз үзгәрешләре. Сүз башы, сүз ахыры закончалыгы (протеза, эпентеза, эпитеза күренеше).
27. Диалектлардан диссимиляция күренешенә мисаллар китерегез.
28. Гади һәм диалекталь сөйләмдә очрый торган аваз үзгәрешләре.
29. Морфонема турында төшенчә, төрләре.
30. Татар морфонологиясе. Аның бурычлары. Татар теленә хас морфонологик күренешләр.
31. Татар теле фонемаларының телдә кулланылу ешлыклары. Фонемаларның янәшәлек күрсәткечләре.
32. Татар теленең иҗек төзелеше. Татар һәм төрки телләрдә иҗек калыплары.
33. Татар теленең просодикасы, аның компонентлары.
34. Татар сөйләменең интонациясе: аның состав өлешләре, әһәмияте, роле.
35. Интонациянең бер элементы буларак татар тел белемендә басым. Аның төрләре.
36. Сүз басымы: аның фонетик табигате, урыны, мәгънәви роле.
37. Татар телендә сүз басымы. Аның өйрәнелүе. Проклиза һәм энклиза күренеше.
38. Синтагма басымы. Логик басым. Аның фонологик роле. Эмфатик басым.
139. Сөйләм мелодикасы.
40. Хәзерге татар графикасы. Аның телдәге авазларны чагылдыру үзенчәлекләре.
41. Хәзерге татар орфографиясе һәм аның төп принциплары.
42. Орфографиянең предметы, бурычлары һәм әһәмияте. Гарәп, латин, кириллица алфавитларына нигезләнгән орфографияләр, аларның аермалы яклары.
43. Татар язуы тарихы. Хәреф һәм алфавит реформалары.
44. Татар язуында гарәп графикасы. Имла төзәтү.
45. Хәзерге көндә алфавит алыштыру мәсьәләсе.
46. Сүзләрне кушып, сызыкча аша, аерып язу. Баш хәрефләр кулланышы. Сүз кисәкләрен юлдан-юлга күчерү.
47. Берничә авазга билге булып йөри торган хәрефләрне әйтегез.
48. Алгы рәт сузыклары чолганышында увуляр ķ, ғ авазларының язуда бирелешен аңлатырга.
49. Хәзерге татар язуында ъ һәм ь билгеләре. Алар нинди вазифа үти?
50. Татар орфоэпиясе, аның бүгенге көндә әһәмияте. Татар орфоэпиясенең кыен очраклары.
51. Татар әдәби әйтелешенең төп кагыйдәләре. Татар телендә сузыклар орфоэпиясе.
52. Татар телендә тартыклар орфоэпиясе.
53. Хәзерге вакытта татар орфоэпиясен бозып сөйләү очраклары, аның сәбәпләре.
54. Татар телендә әйтелеш белән язылыш арасында зур аерма булган очраклар.
55. Сингармонизм күренешенә бәйле орфографик һәм орфоэпик кагыйдәләр.
56. Рус теленнән яки аның аша башка телләрдән кергән сүзләр әйтелеше һәм язылышы..
57. Г.Алпаровның татар теле фонетикасы өлкәсендәге эшчәнлеге.
58. Каюм Насыйриның татар теле фонетикасы өлкәсендәге эшчәнлеге.
59. Л. Җәләйнең татар фонетикасын өйрәнүгә багышланган хезмәтләре.
60. Фонетик транскрипция. Транслитерация.
Литература
а) основная литература:
Абдуллина Р.С. Хәзерге татар теленең орфографиясе һәм орфоэпиясе: Югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен уку әсбабы. – Казан: Мәгариф, 2009. – 239 б.
Курбатов Х.Р. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы - Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. - 139б.
Сафиуллина ФС. Хәзерге татар әдәби теле : югары уку йортларының әзерлек факультетлары һәм абитуриентлар өчен дәреслек. - Казан: Казан ун-ты нәшрияты, 1993. - 283б.
Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: күнегүләр: Югары һәм урта уку йортлары өчен. - Казан: Мәгариф, 2002. - 342 б.
Татар грамматикасы. 1 том. – М.: Инсан; Казан: Фикер, 1998. – 512б. Хәкимҗан Ф. Татар әдәби теле: фонетика. – Казан, 2002.
Һадиева Г.К. Хәзерге татар әдәби теле: уку-укыту кулланмасы. – Казан: Казан университеты, 2012. – 124б.
б) дополнительная литература:
Абдуллина Р.С. Риторика и интонация. – Яр Чаллы, 1999. – 395б.
Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. – Яр Чаллы:”КамАЗ” нәшрияты, 1997. – 156б.
Афлетунов А. Ш. Фонетика современного татарского языка. – Казань, 1962. – 53б.
Байчура У. Звуковой строй татарского языка, ч.1.-. 1959; ч.2. – 1961. – 160с.
Нуриев Г.С. Сәнгатьле сөйләм: уку ярдәмлеге. - Казан: Мәгариф, 2009. - 198б.
Нуриев ГС. Татар сөйләм культурасы: орфоэпия, дикция: (уку ярдәмлеге). - Казан: Казан дәүләт ун-ты, 2006. - 187б.
Мифтахов Б.М. Татар теле орфографиясе һәм пунктуациясенең кыен очраклары: сигезьеллык һәм урта мәктәп укучылары, татар мәктәбе укытучылары һәм матбугат хезмәткәрләре өчен кулланма. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1970. - 160б.
Саттаров Г.Ф. Мәктәптә тел культурасы. - Казан: Казан университеты, 1965. -151 б.
Сөнгатов Г.М. Татар диалектларының фонетикасы: Татар филол.һәм тарихы фак.студентлары өчен уку ярдәмлеге. - Казан, 2000. - 44б.
Хәзерге татар әдәби теле. – Казан, 1965. – 299б.
Шакирова Р. Хәзерге татар теле фонетикасына кереш. – Казан, 1954. – 104б.
Юсупов Ф.Ю. Җирле сөйләш шартларында фонетика укыту. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1977. - 160б.
Сораулык
1. Татар телендә актив һәм пассив лексика. Тарихи сүзләр (историзмнар) һәм архаизмнар, аларның типлары.
2. Татар теленең аңлатмалы сүзлекләре.
3. Публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият стильләре өчен характерлы лексика.
4. Неологизмнар. Аларның ясалу, барлыкка килү юллары.
5. Гади сөйләм лексикасы. Гади сөйләм сүзләренең төрләре.
6. Эмоциональ-экспрессив лексика.
7. Татар лексикографиясенең төрле типтагы сүзлекләре. Аларның төзелү принциплары.
8. Синонимнарның әдәби әсәрләрдә кулланылышы.
9. Сүз һәм төшенчә, алар арасындагы мөнәсәбәт.
10. Татар телендә диалекталь лексика һәм аны әдәби телдә куллану мәсьәләсе.
11. Татар телендә антонимик парлы сүзләр һәм аларның стилистик кулланылышы.
12. Сүз һәм төшенчә, алар арасындагы мөнәсәбәт.
13. Татар телендә синонимнар һәм аларны өйрәнүнең торышы.
14. Татар лексикографиясенең төп үсеш этаплары.
15. Жаргон һәм арго сүзләр.
16. Татар телендә сүз парланышу күренеше.
17. Фразеологик берәмлекләрне семантик-грамматик яктан төркемләү: фразеологик ныгытмалар, бөтеннәр, тезмәләр.
18. Лексикологиянең үзенчәлекле бер бүлеге буларак ономастика.
19. Татар фразеологиясе, аның өйрәнү предметы буларак фразеологик әйтелмәләр, аларның төп билгеләре.
20. Китап теле лексикасы.
21. Татар телендә эмоциональлекне һәм экспрессивлыкны белдерү чаралары. Эмоциональ-экспрессив сүзләрнең стилистик кулланылышы.
22. Синонимнарның барлыкка килү юллары.
23. Һөнәри лексика, аның үзенчәлекләре.
24. Антонимнарның әдәби әсәрләрдә тел-сурәтләү чарасы буларак кулланылышы.
25. Татар телендә терминологик лексика. Аның XX гасырда үсеше.
26. Әдәби тел лексикасының төп чыганаклары.
27. Татар әдәби телендә рус теленнән калькалаштырылган сүзләр. Аларның алынмалардан аермасы.
28. Фразеологик әйтелмәләрнең стилистик кулланылышы.
29. Татар теленең сүзлек хәзинәсен баетуда рус теленең роле. БДБ халыклары телендә уртак лексиканың үсеше.
30. Фразеологик әйтелмәләрне классификацияләү мәсьәләсе.
31. Татар телендә рус теле аша кергән интернациональ лексика. Аны генетик һәм тематик яссылыкта классификацияләү.
32. Татар телендәге парлы сүзләрнең структур-ясалыш үзенчәлекләре.
33. Татар телендәге парлы сүзләрнең лексик-семантик үзенчәлекләре.
34. Татар телендә сүзлекләр төзелә башлауның тарихы. Кулъязма сүзлекләр.
35. Татар телендә фарсы алынмалары һәм аларның үзләштерелүе.
36. Фразеологик әйтелмәләрнең стилистик кулланылышы.
37. Татар телендә гарәп алынмалары һәм аларның үзләштерелүе.
38. Сөйләү һәм язма телнең сүзлек составы. Аларга хас үзенчәлекләр.
39. Хәзерге татар телендә гомум төрки лексика.
40. Омонимнарны төркемләү.
41. Татар телендә антонимнар һәм аларның төрләре.
42. Татар ономастикасы үсешенең төп этаплары һәм чираттагы бурычлары.
43. Татар теленең сүзлек составында алынмалар, аларны кабул итүнең социаль-тарихи һәм лингвистик шартлары.
44. Диалектологик, орфографик, синонимик, антонимик, омонимик, антропонимик һәм терминологик сүзлекләр. Аларның төзелеш принциплары.
45. Татар телендә синонимнар һәм аларның төрләре.
46. Төрки телләр лексикасының фонетик-морфологик һәм лексик-семантик үзенчәлекләре.
47. Татар телендә омонимнар һәм аларның төрләре.
48. Хәзерге чорда татар лексикологиясенең үсеше һәм фәнни-тикшеренү юнәлешләре.
49. Татар телендә табу һәм эвфемизмнар.
50. Татар теленең гомумкулланылыш лексикасы.
51. Сүзнең күпмәгънәлеге һәм сүзнең күчерелмә мәгънәләре. Аларның төрләре.
52. Ономастиканың төп тармаклары һәм аларны өйрәнүнең әһәмияте.
53. Лексик берәмлек буларак сүз һәм аның төп билгеләре. Сүзгә билгеләмә бирү мәсьәләсе.
54. Күпмәгънәлелекнең бер төре буларак, метафора һәм аның төрләре.
55. Лексикологиянең тармаклары. Аларның өйрәнү объектлары һәм бурычлары.
56. Татар телендәге парлы сүзләрнең структур-ясалыш үзенчәлекләре.
57. Соңгы елларда татар лексикологиясе, ономастикасы һәм лексикографиясе буенча басылып чыккан фәнни хезмәтләр.
58. Татар лексикасы өлкәсендә этимологик күзәтүләр һәм тикшерүләр. Этимологик анализ принциплары.
59. Тел белеменең бер тармагы буларак лексикология. Аның предметы һәм бурычлары.
60. Татар телендә рус алынмалары, рус алынмаларының керү чорлары (периодизация), аларның тематик төркемнәре.
61. Лексика һәм лексикология.
62. Фразеологик әйтеләмәләрнең стилистик кулланылышы.
63. Татар теле лексикологиясенең төп бурычлары, өйрәнелү тарихы.
64. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең лексикасы.
65. Кулланылу дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы (актив сүзләр, искергән сүзләр, яңа сүзләр - неологизмнар һ.б.).
66. Татар топонимиясе, бу өлкәдә эшлзүче галимнәр, аларның хезмәтләрендә күтәрелгән проблемалар.
67. Татар теленең төрле типтагы сүзлекләре һәм аларның төзелеш-үсеш тарихы.
68. Күчерелмә мәгънә төрләре буларак метонимия, синекдоха, функция буенча күчеш.
69. Сүз мәгънәсе, төрләре. Лексик мәгънә, аның үзенчәлеге.
70. Кулланылу даирәсе ягыннан чикле сүзләр.
71. Татар телендә моносемантик сүзләр, аларга хас үзенчәлекләр.
72. Күпмәгънәлелек һәм омонимия.
73. Татар антропонимикасы.
74. Сүз мәгънәсенең үзгәрүе (тараю, киңәю һ.б.)