Елда ашалча буҗи авылы.

1678 елда Рус дәүләтендә беренче мәртәбә тулы күләмле халык санын алу чарасы үткәрелә. Моңа кадәр булып узган переписьларда халыкны кайбер аерым өлкәләрдә яки аерым категориядәге хуҗалыклар буенча гына исәпләгән булалар.

1678 ел – Рус патшасы Федор III Алексеевич хакимлек иткән вакытка (1676-1682) туры килә. Ул патша Алексей Михайловичның (1645-1676 ) улы. Федор III Алексеевичтан соң патша булып Петр I Алексеевич куела (1682-1721 ).

1678 елгы переписьта авыл«деревня, что был починок на полянке Шалчибузай»дип күрсәтелә. Авыл исемен ул вакытта рус язмачылары ничек ишетелсә, шулай итеп теркәп куйганнар, шуңа да инде ул бераз бозылып язылган.

Переписьтан күренгәнчә, Ашалча Буҗи авылы әле чагыштырмача күптән түгел генә салынган һәм урман аланлыгында урнашкан була.

Авылда 8 хуҗалыкта ир-атлардан барлыгы 10 өлкән кеше, 13 бала-чага исәпкә алынга. Хатын-кызлар ул переписьта бөтенләй күрсәтелми.

Переписьтан күренгәнчә, беренчеләрдән булып Ашалча Буҗи авылына килеп урнашкан һәм үз хуҗалыкларын алып барган кешеләр :

- Биктимер Байкиев хуҗалыгы. Үзе белән 12 яшьлек уллары Йосып һәм Колмәмәт яши.

Биктимер Байкиевның нәселе – аның һәрберсе аерым хуҗалыкларда яшәүче 4 улы :

- Дусай Биктимеров хуҗалыгы. Уллары – 11 яшьлек Ишмәмәт, 7 яшьлек Туйкә һәм 2 яшьлек Кадыйр.

- Шиһай Биктимеров хуҗалыгы. Уллары – 10 яшьлек Колмәмәт, 8 яшьлек Бикмәмәт.

- Юныс Биктимеров хуҗалыгы. Улы – 7 яшьлек Ишмәмәт.

- Уразмәмәт Биктимеров (“Бахтемиров” дип язылган ). Сәрдек авылына күчеп киткән Рыс Мәмәтов хуҗалыгында яши.

Бикмәмәт Байкиев нәселеннән тыш, ул вакытта авылда булган башка хуҗалыклар :

- Толыбай Байчурин хуҗалыгы. Уллары – Тиммәмәт һәм 10 яшьлек Әзмәмәт.

Тиммәмәтнең улы – 1,5 яшьлек Аймәмәт.

- Бикмәмәт Тулыбирдин хуҗалыгы.Улы – 7 яшьлек Бигәш, 6 яшьлек Акбулат.

- Кадыйр Бикҗегетов (“Бакзигитов” дип язылган) хуҗалыгы. Улы – 1 яшьлек Котлымәмәт.

Авылдан 4 хуҗалык йорт-җирен калдырып Сәрдек авылына күчеп киткән :

- Рыс Мәмәтов хуҗалыгы.

- Юныс Янгилдин хуҗалыгы.

- Дусай Үтәмешов хуҗалыгы.

- Туганай Туктамышев хуҗалыгы.

1 хуҗалык Купка авылына күчкән :

- Мәскәү Җантимеров хуҗалыгы.

Шулай итеп, авылда 1678 елда 4 нәселдән торган 8 хуҗалык була.

Алдан ук әйтеп үтәргә кирәк, Ашалча Буҗи авылы нәселләре бүгенге көнгә кадәр 1678 елдан башлап 3 генә кеше – Биктимер Байкиев , Толыбай Байчурин һәм Бикмәмәт Тулыбирдин нәселләре буларак килеп җиткән.

Бу авылда башка нәселләр юк дигән сүз түгел билгеле. Тик алары инде авылның башлангычында түгел, ә бераз соңрак килеп урнашкан була.

Авылда булган хуҗалыкларга барлыгы 3 тулы һәм 1 чирек ясак куелып, аның өчен 1 сум 19 алтын, 3 акча , шуның өстенә икмәктән – өч чирек һәм ярымәчмуха арыш, шулай ук солы, аннан соң арпа түләнергә тиеш була.

елда ашалча буҗи авылы. - student2.ru

Әлеге 1678 елгы халык санын алу язмаларында күрше-тирәдә урнашкан башка күп кенә авыллар да искә алына. Безнең авыл әйләнә-тирәсендә булган кайберләрен күрсәтеп тә үтик :

“Сәрдә һәм Түкле инешләре бушлыгына урнашкан, моңа кадәр починок булган авыл” (“Сәрдә, яки Сәрдек авылы”). 20 хуҗалыкта 27 өлкән кеше һәм бала-чагалардан 19 кеше яши.”

“Абычей инеше буена урнашкан Адай авылы”. 13 хуҗалыкта 22 өлкән кеше һәм бала-чагалардан 24 кеше яши.”

“Купка бушлыгында урнашкан авыл”һәм башка авыллар.

елда ашалча буҗи авылы. - student2.ru

Наши рекомендации