Барча мактаулар Галәмнәрнең Раббысы - Аллаһка булсын!

Беренче ялган фикер: имеш, динебез тулы түгел, ул тәмамланмаган һәм аны тагын да камилрәк ясап була.

Әлеге ялганга җавап булып киләсе аять тора: «Бүген Мин сезнең динегезне тулы (камил) иттем, сезгә булган нигъмәтемне тәмам кылдым һәм сезнең өчен дин буларак Исламнан разый булдым.» (Коръән, 5:3)

Аллаһ Тәгалә әлеге динне тәмам кылганын һәм барлык кешелек өчен әлеге диннән риза булганын хәбәр итә.
Коръәнне хак дип санаучыларның, Аллаһ риза булган нәрсәдән риза булмыйча, галәмнәр Раббысы камил иткән динне тагын да камилрәк итәргә омтылулары - искитмәле күренеш!

2. Икенче ялган фикер: имеш, Пәйгамбәребез (сәллаллаһу 'аләйһи үә сәлләм) киләсе ике нәрсәнең берсендә гаепле:
а) яки ул кешеләр дингә керткән «яхшы яңалык» турында белмәгән,
б) яки ул аның турында белгән, ләкин аны хәбәр итмичә, мөселманнарны белемсез калдырган.

Әлеге ялганга җавап булып киләсе дәлилләр тора:
Аллаһ Тәгалә әйтә: «Ий, Рәсүл! Раббыңнан сиңа иңдерелгәнне җиткер. Әгәр син моны эшләмәсәң, Аның йөкләгән эшен тапшырган булмассың». (Коръән, 5:67)

Аллаһ Үзенең рәсүленә иңдерелгән вәхине (урыс. откровение) кешеләргә җиткерергә әмер итә. Һәм шик юк: Пәйгамбәр (сәллаллаһу 'аләйһи үә сәлләм) Аллаһка буйсынучылар арасында - иң яхшысы, һәм аның Раббысының әмерен үтәмичә калдыруы мөмкин түгел.

Шулай ук, аерылышу хаҗы вакытында, Ән-Нәхер көнендә Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа сәләм һәм салаватлары булсын) сәхабәләренә мөрәҗәгать итә: «Мин сезгә җиткердемме?» (ягъни Аллаһтан иңгән белемнәрне). «Әйе, җиткердең!» - дип җавап кайтаралар кешеләр. «Йә, Аллаһ! Моңа шаһит бул! Монда булучылар монда булмаучыларга җиткерсеннәр. Бәлки монда булмаучылар арасыннан күп кеше әлеге хәбәрне мондагылардан яхшырак та аңларлар.» (Сәхих әл-Бохари 1/234). Әгәр кем дә булса, әлеге сәхих хәбәргә карамыйча, Пәйгамбәр (сәллаллаһу 'аләйһи үә сәлләм) Аллаһтан иңгән белемнәрне тулысынча тапшырмаган дисә, ул аны бөек икейөзлелек-ялганда гаеплиячәк. Чөнки бөек ялганчы гына Аллаһыны ялганлыкка шаһит буларга чакыра ала.

Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа сәләм һәм салаватлары булсын) әйткән: «Аллаһ сезгә әмер иткән, ә мин әмер итмәгән бер нәрсә дә юк, һәм Аллаһ сезгә тыйган, ә мин тыймаган бер нәрсә дә юк» (ягъни "Аллаһ нәрсәне сезгә әмер иткән булса, мин дә шуны әмер итем, һәм Ул нәрсәдән сезне тыйган булса, мин дә сезгә шуны тыйдым"). Хәдисне әл-Бәйһәкы һәм башкалар китерәләр. Әлеге хәдис күрсәтә: нәрсә тыелган һәм нәрсә әмер ителгән булса, Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа сәләм һәм салаватлары булсын) боларның барысын да белгән һәм барысын да сәхабәләренә җиткергән.

Пәйгамбәр (сәллаллаһу 'аләйһи үә сәлләм), сәхабәләр һәм беренче мөселманнар әлеге «яхшы яңалык»тан килүче әҗер-сәвапны алалмыйча калганнар. Ләкин соңрак әлеге бидгатче килгән һәм яңалыгы өчен сәвап алган.


Бик күп сәхих риваятьләрдән билгеле булганча, Аллаһның Илчесе - кешеләрнең иң яхшысы, иң хәерлесе, рәсүл һәм пәйгамбәләр мөһере, Кыямәт көне шәфәгатьчесе. Аллаһтан иң яхшы әҗер аңа булмаса, кемгә булсын? Белгәнебезчә, мөселманнарның иң яхшылары - алар аның сәхабәләре. Иң яхшы әҗер аларга булмаса, кемгә булсын?
Әллә кем дә булса: "аларга эләкмәгән әҗер алардан соң килүчеләргә эләгер" - дип уйлыймы?

4. Дүртенче ялган фикер: имеш, Пәйгамбәр галәйһиссәләм һәм аның сәхабәләре өчен җитәрлек булган нәрсә, алардан соң килгән мөселманнар өчен җитәрлек түгел, чөнки соңгылары диннән бик ераклашканнар. Шуңа күрә гыйбадәтнең яңа төрләре "кирәк"

Моңа җавап: Аллаһының Китабы һәм Аның Рәсүленең Сөннәте (юлы) кешегә җәзадан котылу өчен җитәрлек булып торалар.

Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа сәләм һәм салаватлары булсын) әйткән: "Мин Сезгә ике нәрсә калдырдым, алардан соң сез адашмассыз: Аллаһның Китабын һәм минем Сөннәтемне" (сәхих әл-җәмигъ, 2937)
Сөннәт - юл мәгънәсендә.


Ул салләллаһу галәйһи үә сәлләм шулай ук әйткән: «Чынлыкта, миннән соң калучыларыгыз күп каршылык-ихтиләфләр күрер. Тотыныгызчы минем сөннәтемә ("калдырган юлыма") һәм туры юлдан алып барылучы хәлифләр сөннәтенә. Тотыныгыз аңа азау төшләрегез белән.." (әл-Бохари)

Әз-Зухри әлеге хәдис турында: «Сөннәткә тотынучы исән калачак, Имам Мәлик әйткән: «Сөннәт (ягъни Мөхәммәд саләлләллаһу 'аләйһи үә сәлләмнең юлы) - ул Нух көймәсе кебектер, кем аңа утыра, шул исән калачак, ә кем утырмый - шул батачак"». (әд-Дәрими).
Бидгат ишекләрен ачу диннең үзгәртелүенә китерә һәм шәхси фикер һәм теләкләргә юл ача, чөнки һәрбер яңалык кертүче ул керткән яңалыкны чынлап торып яхшы дип уйлый. Ә алар күбәү булгач, аларның кайсысына иярергә кирәк соң? Өммәтнең аерымлануы шуннан килеп чыга да инде: һәрбер төркем үзенең бидгатенә иярә, башкаларны кире кага.
Һәм тагын бер бөек зыян - бидгат-яңалыклар Сөннәттән баш тартуга китерәләр. Практика күрсәткәнчә, бидгаткә иярү һәрвакыт Сөннәтнең үлүенә китерә. Моның киресе - шулай ук хак.

Барча мактаулар Галәмнәрнең Раббысы - Аллаһка булсын!

Наши рекомендации