Чыгарылыш класс укучыларына

Ел

чыгарылыш класс укучыларына - student2.ru

*******

Шигырләрдә изге уйларым ,

Шигырьләрдә тормыш юлларым

Шигырьләрдә моңлы сагышларым

Шигырьләрдә гомер агышларым.

чыгарылыш класс укучыларына - student2.ru

Шаян белән Шукмара

Чыкканнар, ди урамга

Кызык табып узара

Шар сугышып уйнарга

Кызып уйнап ятканда

Килеп чыга машина

“Беттек”-дигән уй килә

Шукмараның башына

Аҗгырып килә машина

Шаянның нәкъ каршына

Бәреп китә уенчыны

Асфальт юлның ташына

Шукмара Шаян янына

Уктай килде атылып

Хәлен сорашты тизрәк

Көч-хәл белән,тотлыгып.

Шофер да каушап калган

Урырып башын кашый.

Нигә инде бу юлларда

Бала- чагалар уйный?

Ярый әле Шаянга

Артык зыян килмәгән

Пычранган ертылган

Бары матур күлмәге

Агарганың шофер да

Башта бераз котырды

Ә соңыннан Шаянга

Серле китап тоттырды

Шофер абый борчулы

Инде ни хәлләр итсен

Өйрәнегез –ди-шәпләп

Юл йөрү кагыйдәсен

Мәктәпнең 25 еллыгына

Мәктәпкә дә бүген -25

Безнең белән ул да картая

Очып киткән күпме баласына

Ул кадерле җылы бер оя

Балаларын бүген ул җыя

Күрешсенәр, эйдә, белешсеннэр

Бер күрешү үзе бер гомер

Туган якны туган мәктбеңне

Сагына- сагына үтә ул гомер ...

Сизелмидә уза ул гомер....

Эле кайчан гына шаярышып

Коридор буйлап куыштык

Еракларга карап канатланып

Киләчәккә план карыштык

Куаныштык гуя кош тоттык

Менә кабат туган мәктәптә без

Һәрбер җиһаз изге кадерле

Парталарның әллә җаны бармы

Үзенә тарта “утырып карале”,

Яшьлегеңне искә ал әле.

Әнә тора сөйгән укытучым,

Күзләрендә шатлык яшьләре

Һаман гүзәл , һаман изге үзе

Килешеп тора ап-ак чәчләре,

Без бит аның “бәләкәчләре.”

Класс бүлмәләрен ачып карыйм

Күз алдымда уку елларым

Чиксез бәхетле мин ,кайчак шулай

Мәктәбемә илтсә юлларым,

Узып барган саен елларым.

Кыңгыраулар чыңы ишетелсә

Балачака кайтам яңадан

Саумы мәктәп, яшьлегем син минем,

Күңел ничек сине сагынган,

Күңел ничек сине юксынган.

чыгарылыш класс укучыларына - student2.ru

Татарстан – туган бишегем

Еллар үткән саен яшәрәсең

Татарстан – туган бишегем

Һаман алга ,алга омтыласың

Киңрәк ачып ирек ишегең

Курку белмәс батыр егетләрне

Күбрәк үстер , Татарстаным.

Гөлдәй чәчәк атсын туган ягым

Тыныч булсын аткан һәр таңым

Кызлар сөлгесе -күңел көзгесе

Казан сөлгеләре музейларда

Чал тарихны безгә искәртә

Чиккән сөлгеләре бизәк – бизәк

Борынгыдан килгән искәрмә

Чиккән сөлгеләрдә чагыла бит

Әбиләрнең йөзе, сафлыгы

Чыгар аны кояш яктысына

Кешеләргә күчсен аклыгы

Еллар аша күпер салып кызлар

Бизәкләрен алсын күчереп

Ак әбиләр куяр җиңел сулап

Шунда гына безне кичереп

Чигегез сез, кызлар, чуклы сөлге

Сөлге бит ул –күңел көзгесе..

Яшь кызларның күңел нечкәлеге

Сафлык намуслык өлгесе

Гомер уртасына

җиткәч, артка карыйм .

Күренәме минем эзләрем.

Әллә инде илле еллар буе

Бары бәхетемне эзләдем.

Бәхетемне инде таптым дисәм

Күз тияр дә төшеп ватылыр

Бәхет кәсаларе тулып торса

Эчүчеләр аннан табылыр.

Күк йөзендә болыт агылгандай

Агыла да гомер агыла

Җилләр чыкса бер давыллап

Кояш чыкса, күзләр чагыла

Болытларга менеп очмасак та,

Яшәүләре җирдә күңелле

Яшик әле, дуслар, бергәләшеп

Төшермичә бердә күңелне

Галәм

Галәм- галәм, иксез-чиксез галәм

Күпме серләр синдә яшерелгән

Кемнәр генә куркып калмый икән

Күк күкрәүләрдән, яшеннән

Шундый киң ул галәм киңлекләре

Серләрен дә килә беләсем.

Тәлинкәгә утырып көннәр буе

Киңлегендә килә гизәсем.

Шул галәмдә тузан бөртегедәй

Җир анабыз йөри әйләнеп

Күпме халык, күпме кеше анда

Дөнья көтә җептәй бәйләнеп.

*********

Гомер үтә, искән җилләр кебек

Берничек тә кайтмый әйләнеп

Гомер үткән саен кабат- кабат

Узганыма карыйм әйләнеп.

Минем йорттан бары бер тарафка

Якты нурдай эзләр сузылган

Мәктәбемә, бары мәктәбемә,

Гомер юлы алда узылган

Мәктәбемдә минем яшьлек язым,

Мәктәбемдә алтын көзләрем,

Мәктәбемдә бәхет кошын таптым

Мәктәбемдә калыр эзләрем.

Соңгы кыңгырау

Кыңгыраулар чыңлый, һаман чыңлый

Дәшә мине балачагыма

Кыңгыраулар чыңы яңгырарлар әле

Кайткан саен туган ягыма.

Сау бул туган оям, хуш мәктәбем,

Канат бирдең барыр юлыма

Иртәгедән олы юлга чыгам

Ак чәчәкләр тотып кулыма.

чыгарылыш класс укучыларына - student2.ru

********

Шомырт исләреннән

Сөю хисләреннән

Кочагымда синең исердем

Назлы сүзгә карап

Ялгышыңны кабат

Сизмичә дә калдым кичердем.

Сыерчык

Сыерчык килде авылга

Яз җиленә утырып.

Сайрый кошчык, сызгырына

Дөньяларны тутырып.

Ишетәсеңме, бу җырлар бит

Сагыну авазлары

Килде җиһанны яңартып

Көтеп алган язлары

Үзенә тиң ярны сайлап

Ул матур оя кора

Җәй буена бөҗәк ташып

Балаларын туйдыра.

Күпме файда китергәнен

Белмичә дә кала ул

Көн – таң атса һаман да

Бөҗәк ташу, шөгыль шул.

Көз җитүгә, кошкаем

Балаларын очыра

Аннан инде әзерләнә

Җылы якка очарга.

Бушану

Ачу тулып йөрәк кайнаганда.

Авыр ташлар торса күңелемдә

Шул ташларны эретерлек бер көч

Илһам нуры туа күңелемдә.

Йөрәгемнең бөтен ярсулары

Күчә миннән кәгазь битенә.

Күзләремнән чыккан ачы яшьләр

Агалар да агалар битемнән

Күңелемне шулай бушатам мин

Якын дустым сиңа каләмем.

Язмаларны кабат укыйм да мин

Тынычланып калам, көләмен.

Тормыштагы шушы авырлыклар

Артта калган кебек тоела

Хыял дәрьясына чумам кабат

Гуя, күктән бәхет коела

Ялгыз ана.

Ялгыз ана тәрәз каршында

Карашлары алга төбәлгән ,

Бәлки кайтыр, диеп, балалары

Капка төбе күптән көрәлгән

Ялгыз ана тәрәз каршында

Көтеп ала һәрбер юлчыны

Үзен- үзе тагын юата

Кайтыр кайтыр, диеп, лачыны.

Балалары күптән чакыра ,

Алып китәбез ,дип, үзеңне

Ничек түзсен инде ана җаны

Ничек ташлап китсен нигезен.

Ана күңеле шуңа өзгәләнә:

Авылда да инде карт -коры ,

Тигәнәкләр басты авылны ,

Ел буена тора коп-коры.

Яшьләр төпләнмиләр авылларда

Бала-чага чапмый чирәмдә ,

Сирәк-мирәк машиналар кайта

Хәл белергә, бары бәйрәмдә.

Карый ана юлга томырылып

Бер машина юлда шәйләнә.

“Аның улы, йөрәк пәрасы”

Шатлыгыннан башы әйләнә:

Җиңеләйде гәүдә, хәл керде ,

Баласының йөрәк пәрасының

Каршысына чыгып йөгерде.

Өй эчләре тулды шатлык белән

Чыр-чу килә бала-чагасы,

Шушы шатлык сөенечләр белән

Гомерлеккә килә каласы....

Күчтәнәчләр инде күптән әзер

Балалары юлга җыенган.

Ана моңсу гына улына карый

Оныклары аңа сыенган....

Хушлашырга барда җыелган.

Кулын болгап басып калды ана

Күңеленән барын кичерде.

Исән –имин йөрсен, балалар, дип

Күршесенә хәер китерде.

чыгарылыш класс укучыларына - student2.ru

Гомер агышы

Һәр дәвернең була яшьлек язы

Шау чәчәктә булган мизгеле

Гыйшык утларында янып, яшьлек

Сизелми дә үтә билгеле.

Һәр дәвернең була ямьле җәе җитә

Шау –гөр килә бала-чагалар

Берсен-берсе куып үсә алар

Ә берзаман ташлап чыгалар

Һәр дәвернең сары көзе җитә

Сагышларга сала сагынулар

Балаларның саулык-хәбәрләрен

Көтә-көтә утта янулар.

Һәр гомернең салкын кышы җитә

Уйларга да хәтта куркыныч,

Салкын кышны бергә үткәререлек

Дустың булса күңел бик тыныч

Салкын кышта кайчак кинәт кенә

Җылы җилләр исеп киткәли

Оныкларның шатлык авазлары

Күңел кылларыңны телгәли

Күңелдәге тәүге язлар һаман

Кабат-кабат уйда яңара.

Теләр идем кабат кайтып язга

Гыйшык утларында янарга.

чыгарылыш класс укучыларына - student2.ru

Әкият чынга аша

Әби-бабайлар кичкырын

Әкият сөйли көйләп

Йоклаталар оныкларын

Төрле юк –барны сөйләп

Әби-бабайлар сүзенә

Көлеп кенә карадык

Әкият тә,әкият, дип

Үзебезчә юрадык.

Инде бездә олыгайдык

Яшебез узып бара.

Әкияттәгедәй чынбарлык

Гел чынга аша бара.

Убырлылар,сихерчеләр

Сихерләп йөри күптән

Имеш, алар көч алар,

Галәмнән,зәңгәр күктән

Әкият чынга ашмый, дип

Ягез, кем әйтә ала.

Безнең тавыклар да хәзер

Алтын йомырка сала

чыгарылыш класс укучыларына - student2.ru

Дустыма

Сине генә сәйдем сине генә,

Синнән башка беркем кирәкми.

Синнән башка,синнән башка, дустым,

Бер ялгызым , ялгыз тирәк мин

Очраса да киртә юлларымда

Әгәр дустым булсаң янымда

Үтәрмен мин барлык киртәләрне,

Сөю уты булса җанымда.

*************

Егетләрнең алтын куллылары

Сатып алмый малны кибеттән

Күңел нурын бергә кушып ясый

Затлы әйбер, хәттә чубектән

Үз кулларың эше кадерлерәк

Кибетләрдән сатып алганнан

Осталардан өйрән, әй, егеткәй,

Белмим бит мин, диеп, акланма.

Тудыр матурлыкны дөньяларда

Данын яңгырат татар иленең

Орлыклары киләчәккә кучсен

Син устергән тормыш гөленең.

Сәләт

Кешеләрнең һәрберсендә була

Сәләт орлыгының төрлесе.

Бары уңдырышлы җирдә генә

Сәләтләрнең чыга бөресе.

Ходай миңа сәләт орлыгының

Берничәсен биргән тумыштан.

Узе генә үсеп китми сәләт,

Сәләт ачыла бары тырышсаң .

Сәләт ачылуга җитә кайчак,

Ягымлы сүз, җитди бер сәбәп.

Шагырьләрнең илһамчысы була :

Гашыйк булу яки мәхәббәт.

Сәләт ачылуга җитә кайчак,

Дусларыңның мактау сүзләре

Күңелеңдә туа яңа җырлар,

Сүзләре дә языла узләре.

чыгарылыш класс укучыларына - student2.ru чыгарылыш класс укучыларына - student2.ru

Шагыйрь килде куннакка

Шагыйрь абый килә дигәч

Алмаз уйланып йөрде:

“Нинди була икән шагыйрь

Безнең кебекме узе ?”

Менә ул көн килеп җитте

Гадәти көзге иртә

Алмаз оча канатланып

Мәктәпкә юллар илтә.

Шагыйрь абый елмаеп

Үзе турында сөйли,

Куллары да алтын икән

Курайда уйнап- көйли

Алмаз түземсезләнеп

Шагырь абыйны күзли:

Чынан да безнең кебек-

Дия ул җаны түзми.

Ләкин бераз зуррак

Һәм бездән белемлерәк

Шагыйрь абый булу өчен

Бик күп белергә кирәк

чыгарылыш класс укучыларына - student2.ru чыгарылыш класс укучыларына - student2.ru

Туган ягым.

Яратам мин сине туган ягым!

Шуңадырмы чиксез сагынам

Гөлләр бакчасында яшәсәм дә

Синнән башка яшәү юк сыман.

Еллар уткән саен сагыну хисе

Чыга йөрәгемнән сыгылып
Соң булмасмы гафу үтенергә

Туфрагыңа кайтып егылып.

*******

Яшьлегем таңында,

Чәчәктәй чагымда

“Гүзәлем”,-дидең син

Уяттың...

“Гомергә бергә- дип

Бәхетле булырга

Сүз каттың

Тик бәхет, нигәдер

Булмады озакка

Аракы белән син

Дуслаштың...

Сагышлы күзләрем

Еракка төбәлгән.

Кайчан соң дускаем ,

Аңларсың

Соңарма , соңарма

Балалар хакына

Аларны син генә

Якларсың…

****

Безнең тормыш җәннәт бакчасы

Тик кемгәдер җитми акчасы,

Зарланабыз һәрчак акча җитмәүгә

Ә кемнәрдер сукырана товар үтмәүгә.....

***

Ә базарга керсәң исең китә

Алучыдан кубрәк сатучы

Искитмәле шушы канунарны

Булыр микән бозып атучы

чыгарылыш класс укучыларына - student2.ru

Чыгарылыш класс укучыларына

Каршыгызда ап-ак дәфтәр-тормыш юлы

Ул дәфтәргә ниләр язу синең кулда

Тормышыңда эшлә бары изге эшләр

Матур сүзләр сөйләсеннәр синең турда.

Дәфтәреңне пычратмасын кара таплар,

Намусың саф күңелең керсез булсын.

Кайда гына куаламасын тормыш җиле

Бәхет кәсәң һәрчак тулып торсын

Тормыш диңгезендә кайнаганд, һәрчак,

Классташлар төшсен исләреңә,

Шатлыкта да авыр вакытта да

Кулыңны куй дустың иңнәренә.

Тормыш юлында бер кайчан да

Очрашмасын биек киртәләр
Бары шатлык алып килсен

Яңа туган,якты иртәләр.

чыгарылыш класс укучыларына - student2.ru

чыгарылыш класс укучыларына - student2.ru

Татар Бүләре - Җәлил

2014 ел

Наши рекомендации