И, гадилә апа, дөньяларында торасым килми лә! 3 страница

Гадилә:

-Шулай,күпме кирәк алыгыз!Мин инде әни булу бәхетенә башка ирешә алмам, хет сабыйга, яшь анага ярдәмем тисен, ярабби!-диде.

Фирая үз эшенең остасы икән-Гадиләнең венасын тиз тапты,авырттырмады да.Шприцка сиптереп диярлек кып-кызыл кан агыла башлады.

-Давлениегез бар бугай,бик сиптерә каныгыз!-диде Фирая.

-Булыр,булмый ни,бүгенге хәлләрдән соң ничек айнып китәргә белми йөрим әле ,акыллым,-диде хатын.Канны җылы килеш Галиягә салдылар.

-Ярабби , файдасы гына тисен! Гадилә Галиянең йөзендәге тимгел тапларга, күгәреп торган урыннарга игътибар итте. Әллә теге машинага алып киткән егетләр ,чынлап та кыйнадылармы икән?!Ничек куллары күтәрелгән ә?!И ,бу дөньяның нинди бәндәләре генә юк?!

Биш-ун минут вакыт кына узса да, Гадиләгә бигрәк озак тоелды.”Нишләп күзен ачмый икән бу бала?Гадилә бала тапкан хатын-кызга укый торган догасын исенә төшерә алмый изаланды.аннары кинәт кенә зиһене ачылып китте дә:

-Бәракә Аллаһү ләкә фил мәүһүби ләкә үә шәкәртәл-үәһибә үә бәләга әшүддәһү үә рузиктә бирраһү,-диде.Хәерлесе белән Галия күзләрен ачып,үз баласын үзенә үстерергә яз,Ходаем!

-Баласы кайда соң,Фирая Газизовна?

- Баласын кувезга урнаштырырга туры килде.Җитлегеп бетмәгән бит,Гадилә апа!Авырлыгы да 600грамм гына.Баланың буе да 33 см гына..Барокамерада үстерергә туры киләчәк инде .Аның өчен баланы казанга алып китәргә кирәк.

Ниһаять, Галиянең керфекләре тибрәнеп куйды.Күз кабаклары бик авырлык белән генә күтәрелделәр.Галия янәшәсендә яткан Гадиләгә,Фирая Газизовнага карап алды.

-Балам исәнме?

-Исән ,исән балагыз,үзегез дә шөкер,күзегезне ачтыгыз!-дип,Фирая Газизовна Галиянең башын күтәрә төшеп,мендәрен рәтләп куйды.

-Рәхмәт сезгә!-Галия авырлык белән генә тын алды.Сулыш алу авыр идеме,әллә өстенә убылып төшкән хәсрәттән кыенмы-Гадилә әле бүген көндез генә танышкан кызны аналарча кызганып куйды.

-Менә сезнең гомерегезне саклап калучы фәрештә дә биредә-таныш булыгыз,Гадилә апагыз!-диде Фирая.

-Рәхмәт.Галия моңсу янында гына яткан хатынга күзләрен тутырып карады.

-Мин сезне беләмме,апа?

-Юк бугай.Тынычлап йоклап ал.Әле танышырбыз да,сөйләшербез дә,акыллым,-диде Гадилә.

Фирая Газизовна Гадиләнең кан басымын үлчәп карады, йөрәк тибешен тыңлады.Аннары донорның хәле әйбәтлегенә ышангач,коридорга чыгарга киңәш итте.Гадилә сеңлесенең хәлен белү мөмкинлеген белешкәч тә,Фирая Газизовна каршы килә алмады.Бер белмәгән кешегә шулкадәр канын биргән бу рәхимле апага каршы җавап бирүне кирәксез санады.Фәнзирә яткан палатаг алар бергәләп керделәр.

-Апа,Чәчәк апа,син каян болай?-диде сеңлесе.

-Менә сине үзем кереп котлыйсым килде әле,-дигән булды апасы.

-Апагыз –чын мәрхәмәт иясе,белеп әйткәнсез,Фәнзирә!Галия исән!

-Безнең Чәчәк апа бит ул!Ул дөньяда да бер генә!Әни кебек бит ул... безгә дә!

-Сезне калдырам,әмма озакка түгел.Фирая Газизовна чыгып китүгә,Гадилә каенсеңлесен кочаклап алды.

-Батырың белән котлыйм,акыллым!Улыгыз игелекле бала булып үссен,ярабби!

-Чәчәк апа,ышанасыңмы,4кг.800 булган малай,буе да озын бит әле 53 см!

Мин табарга ятканда, предродовойга Галияне кертеп салдылар.Аңсыз иде...бөтен җире кан...Соңгы тапкыр без анализларны бергә тапшырып йөргән идек..бик кызгандым мин аны.Беркеме юк.Ярдәм итәр кешесе дә.Никяхлы ире-Инсафы да ике атна күзгә-башка күренмәгән.Бик борчылган иде.Ире “бала туганчы язылышырбыз”дигән диюен.Менә килерме-юкмы.Миндә Галиянең дус кызының телефон номеры бар.

-Я ,ничек үзең?Галия дә Галия?Үзеңнең соңгылыгың төштеме?

-Төште ,Чәчәк апа!Мин синең ярдәм итәсеңә бик ышандым.Мондагылар аптырап чабып йөргәндә,”Безнең апаның каны “четвертая,отрицательная”,-дидем.Син бит –фәрештәбез безнең,килмичә түзә алмас та идең.Ә болай...И яратам да инде,апам ,сине!-диде Фәнзирә.

-Килмәс ул Галиянең ире.Инсаф өйләнде бит бүген.Абыең белән үзебез күрдек.

-Апа,инде Галия нишләр икән?Аңа ярдәм итәрлек бер кеше дә юк бит!

-Бар да Ходай кулында, акыллым.”Бәндәләрне курку белән сынармын”-дигән Раббебыз,шундый очрак булса гына инде?!Озак тордым,ярамас,син дә өзлегерсең.Я,сау булып тор!Менә бүген пешкән тавык шулпасы ,термоста суынмагандыр әле.Кайнар килеш ашап ал,сөт төшәргә әйбәт булыр.Улыңны китерү белән имезергә, авызландырырга кара!Күкрәкләрең шешеп китмәсен, изүләреңне ябып йөр!Имезер алдыннан ими башларыңны юарга онытма,улыбыз инсафлы бала булсын,раббем,итагатьле бала булып үсәргә язсын!

Гадилә каенсеңлесенең маңгаеннан үбеп алды, иңнәреннән яратып кочты да ишеккә юнәлде.Фирая Газизовнага рәхмәт йөзеннән колак сөенчесе өчен булыр дип,үзе бәйләгән челтәр шарфны аның иңнәренә салды.Шәфкать туташы уңайсызланыбрак китте китүен:

-Сез нәрсә инде,Гадилә апа,сезгә тиеш әле бүләк,Галияне алып калуда сезне бәяләргә тиешбез!

-Юк акыллым,колак сөенчесе тиеш ул әйткән кешегә.Фәнзирәбезнең улы турында беренче сез әйттегез бит.Мин бала турында кем беренче хәбәр ирештерә,шул кешегә бүләгем дип алып килгән идем.Менә ул кеше-сез булдыгыз!Иңнәрегездә кулларым җылысы торсын!Мин улыбыз Инсафны тапкач,Сәяр колак сөенчесенә күрше хатынына колак алкасы да алып биргән иде әле.Алтын алка!

Гадилә кешеләргә ярдәм итә алуына куанып,бала тудыру йортыннан чыкты.Урамда бүгенге шатлыклы хәбәрдән кояш та яктыра төшкән шикелле!Гадилә йорт алдындагы мәктәп бакчасына карап уйга калды...Сыерчык тавышы килә...Ә, мәктәп балалары зур талмагачларга сыерчык оялары куеп чыккан икән!Ни гомер яшәп,сыерчык ояларын алмагачка элгәннәрен күргәне юк иде.Карале,ташбашлар.белгәннәр кая куясын,кош балаларвна азыкны алмагачтан гына чүпли инде болай булгач, ерак очасы да түгел!

Алмагачлар...сыерчык....оя.....Инсафы да үз йортыбыз белән торырга,алмагач,карлыган, миләш үстерергә хыялланды бит!Көзен әнисенә сыңар көрәк тә тоттырмыйча,агач-куаклар өчен чокырларын да үзе казыды,су сибәргә дә үзе йөрде.”Балам,бакчага синсез генә баруларга ничепк түзәрмен дә синең кул тигән һәр нәрсәгә ничекләр генә карамын икән?!Гадилә сыерчык сайрый торган алмагачка карап үзенә –үзе сөйләнеп басып тора.

“Алмагачның кортларын сыерчыклар арчыр,алмалары да өлгерер, ә менә кешеләр күңелендәге яманлык, хөсетлек орлыкларын кем чүпләр?Бәндәләрнең күңелләрен ни сафландырыр?Бер-береңә мәрхәмәт,ихтирам югалып барган заманда яңа туган балаларга дөрес юлны күрсәтүче булырмы?!”Хатын борчулы уйлары белән өйгә таба атлады.

-Я,нигә бик озак йөрдең,Гадиләм?-дип каршылады ире.Гадиләнең өстеннән юка пальтосын салдырып ,элгечкә элде.Ул арада Фарис йөгереп килде.

-Чәчәк апа, нәстә алып кайттың?

-Мин сиңа ,улым,бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк хәбәр алып кайттым.

-Ә нәстә ул?Аны ашап буламы?Или аның белән уйныйлармы?

-Ул,балам,кешенең йөрәгенә урнаша торган хәбәр.-Каяле,йөрәгең бармы икән,тотып карыйк әле?!

-Бар ,бар,Чәчәк апа,менә монда дук-дук итеп тора ,-дип сабый гадиләнең уң кулын үзенең күкрәгенә куйды.

-Ә хәбәрне сиңа бирергә ярый алайса!

-Я,бир инде,Чәчәк апа,кайда?

Гадилә сабыйны кочагына алды.

-Синең менә шундый –синең кебек батыр,синең кебек матур ээнең бар!менә шул хәбәрне йөрәгеңә салып куйыйк әле,бәгырь кисәгем!Бүген әниең бик матур.бик таза ир бала тапты бит!Әле генә күреп кайттым.Ул сиңа хәбәр җибәрде.”Фарис абыем,сине тыңласын,ашасын,зур итеп үсеп куйсын!Мин кайткач мине уйнатыр.йоклатыр!”-диде.

-Уррррррррра!Минем дә братигым булган икән!Ура!Мин аңа зур КамАЗымны да бирермен, ком ташыр”,-дип сикергәләде Фарис.Әтиемә әйтик,ул да йөрәгенә салсын бу хәбәрне.Минем кебек!Әйтик инде ,Чәчәк апа!

-Хәзер әйтәбез аны!-дип сүзгә Сәяр да кушылды.Ул кияүләренә шалтыратып,улы туганлыкны,Фәнзирәнең хәле яхшы булуын сөйләп бирде.Котларга да онытмады.Телефонның теге башындагы ирнең дә шатлыгы ерак чакрымнар аша Гадиләләр ,Сәярлар янына кайтып җитте.

-Баһадирны алырга кайтып җитәм мин,абый!-диде кияүләре дә.

Кичке ашны ашагач та,Фарис гомер булмаганча.шатлыгыннан иртә йоклап китте.Ир белән хатын роддомда булган хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләшеп ,Галиягә ярдәм итәргә карар кылдылар.Иренең йомшак күңелле ,ярдәмчел,сабыр булуына Гадилә тагын бер кат ышанды.

Улының кырыгын уздырырга дип, Гадилә бакча мөдиренә өч көнгә гариза язган иде.”Кояшкай”балалар бакчасында Гадиләне бик хөрмәт итәләр, пешергән ризыгын мактап ашыйлар.Инсафны тапкач та,улым янында булырмын дип, бакчага пешекче булып эшкә урнашкан иде.Гел үзе янына кереп аптыратыр инде дип ,баштарак шикләнгән булса да, Инсаф тыныч, тәртипле, ипле бала булды.Бакчадан башка балаларны әти-әниләре алып бетергәч тә,әнисенең кухняда эшләре беткәнче сабыр гына көтеп утыра, я рәсемнәр ясый иде.”Кояшкай”ның мөдире Инсафны күмгән көндә дә килеп,Гадиләгә квартираны җыеп юышырга да булышып йөрде.”Мәет өстендәге кешеләргә сәдака өләшмим,Гадилә апа,сезгә хәзер кирәгрәк булыр”-дип ,хатын алырга теләмәсә дә,күлмәк кесәсенә акча салып китте.Гадилә үзе эшли торган коллективын бик ярата ,бәйрәмнәрдә хезмәттәшләре өчен төрледән –төрле татар ризыклары әзерли.Инсафы да итле карабодай бәлешен бик ярата иде шул!Улының мәҗлесенә дә аның яраткан бәлешен әзерләргә булды, сабыйның рухы шат булып ятсын.

Кичен каенсеңелләре булышырга килде.Олы сеңлесе Фирдәвес кош телен бик тәмле пешерә,ул шуның белән мәш килде.Фәния өстәлгә тәм-том урнаштырып йөрде.Алар янында Фарис та булышкан була:кая тәлинкә илтеп куя,кая конфетларын.Вазаларга куйган алмаларны карап тора да:

-Чәчәк апа,Инсаф абый бу тәмнүшкәләрне ничек ашап бетерә инде ?-дип олыларны аптырашка калдырып, сораулар бирә.”Инсаф абыең ашы”дигәч, сабый абыйсы ашарга кайта дип уйлый, күрәсең.Эшләрне бетергәч,сеңелләре кайтып китте.

Фарис үзе генә йокларга курка икән-Гадилә белән Сәяр уртасына кереп ятты.Шушы бөтерчек кенә малайның исе хатынның башын әйләндерде,ул аны куенына кысып,чәчләрен сыйпады.Алма төсле алсу бит алмаларыннан үпте.Фарис та бигрәк наз ярата торган бала икән-әле Сәяр кочагына керде,әле Гадиләнең битләренә битен куеп иркәләнде.Хатынга малайның керпе сыман куе чәчләре,кай ягы беләндер улын хәтерләтте. Нәни куллары белән муеныннан кыскан бу ташбаш малайга берничә генә көнгә булса да бар яратуын, ана назын,җылысын бирәсе килде.Фәнзирә берәр атна роддомда ятар әле,кияүләре кайтып төшсә генә инде...

Куенына Фарисны кысып, Гадилә бик озак йоклый алмый ятты.Мыш-мыш килеп, ара-тирә “Чәчәк апам”дип кычкырып куйган Фарис бик-бик якын тоелды.”И, Ходаем, тагын ана булу бәхетен татыса идем,ишетсәң иде теләкләремне,ишетсәң иде!”дип өзгәләнде.

Гадилә таң алдыннан төш күреп,манма тиргә төшеп уянды.Төшенә улы- Инсафы керде.Бакчаларында йөриләр ,имеш.Гадилә бакча уртасында тимер өчаякка аскан казанда аш пешерә.Ире түтәлләр казый.Инсафы сарай янында кечкенә эскәмияләр ясап кайнаша.Шунда сарай башындагы ояда пар сыерчык алмаш-тилмәш балаларына суалчан ташый.Инсафы әнисенә борылып карады да:

-Әнием, кара-кара,безнең сыерчыклар да дүртәү-әти-әни сыерчык та, ике балалары,без дә дүртәү!Яратканнар минем ояны ,карале ,ничек матур сайрыйлар тагын?!-дип куйды.Гадилә борылып ояга карыйм дигәндә,улы каядыр юк булды.

-Сәяр,Инсафны күрдем.Бүген ашын –кырык көнен уздырасы булганга ,без әзерләнгәнгә сөенеп кергән инде!-дип иренә кагылып куйды.Башын Сәяр күкрәгенә,аякларын Чәчәк апасы өстенә ыргытып, тәмләп йоклап ятучы Фарис кына зурлар сүзенә уянмыйча,йоклавын дәвам итте.

-Гадиләм,бәлки аллаһы тәгалә безгә тагын берәр бала бирәдер.Юкка түгел бу,хикмәтле төш!-дип,Сәяр хатынының маңгаеннан үбеп алды.Бу үбүдә бергә яшәлгән,кичергән еллар өчен рәхмәтле булу да,юату да,наз да –һәммәсе сыйган иде.

-И тилем,картаеп беткәч,нинди бала?Сеңелләргә булышсак та ярар!-дип елмайды Гадилә.

-Ә нәрсә, минем әле самый гайрәтле чак, Инсаф улыбыз белми әйтмәгәндер!-дип Сәяр хатынын кочагына кысты.

Аш мәҗлесенә утызлап кеше җыелды.Күбрәк ике яклап туган-тумачаларны,тирә- күршене,дусларын чакырдылар.Сәяр сәдакага йомшак сөлгеләр өләшеп чыкты.Гадилә белән Фирдәвес аш-су бүлү белән мәшгуль булдылар.Хәзрәт яшь кенә булса да,бик эчтәлекле вәгазь сөйләде:

- Җәмәгать, сәдака өләшү-ул – сөннәт дәрәҗәсендә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд пәйгамбәребез:“Хөрмә төшенең бер генә бөртеге белән булса да, үзегезне җәһәннәм утыннан саклагыз”, – дип әйткән. Без бу хәдистән кечкенә күләмдәге хәер хакында сүз барганлыгын аңлыйбыз.Чын күңелдән ихлас бирелгән сәдакаларыгыз Аллаһы тәгалә каршында да йөз аклыгы булсын! Әле менә хуҗаларыбыз мул итеп табын әзерләгәннәр.Килгән кешеләрне, кунакларны ачык йөз белән тукландыру да сөннәт гамәлләрдән санала. Бер хәдис безгә болай ди җәмәгать: “И кешеләр! Сәлам таратыгыз, бер-берегезне тукландырыгыз, туганлык җепләрен саклагыз, намазларыгызны үтәгез һәм шул чакта сез җәннәт әһеле булырсыз”.

Һәркемгә өлеш бүленеп беткәч, барысы да аштан авыз иттеләр.Аштан соң ит белән бәрәңге чыгардылар.Аннары бәлеш.Табынчы Сорур бәлешнең капкачын ачып,бәлешне болгатып алды,күп итеп эретелгән ак май сипте,һәр кешегә аерым тәлинкәләргә бүлеп бирде.Гадилә пешергән итле карабодай бәлешен дә бик мактап ашадылар.”Саваплы ризык булсын”дип теләделәр.

Аштан соң,Гадилә аш-судан бала табучы яшь аналарны да сөендерергә уйлады..Ашын зур термоска,бәлешләрен зур подноска куеп,Фарисны ияртеп ,хастаханәнең бала тудыру бүлегенә китте.Юлда барганда,Фарисның тәтелдәп баруына сокланды да аптырады да:

-Чәчәк апа,миңа энемне күрсәтәләрме,мин аны ярата аламмы,кулларын тотып карый аламмы?Мин аңа менә кечкенә машинамны алдым,анда аның бит уенчыклары юк,уйнар!Мин –саран түгел!Мин энемә менә футболкадагы корабликны да алдым.

Гадиләнең исе китте.Әле кичә генә алып кайткан өр-яңа зәңгәр футболкасыннан малай ак көймәсен каерып алган иде..

-И бала, бала!Әле бер дә күрмәгән энекәшеңне нинди яратасың,бик туган җанлы булырга охшап торасың әле син!-дип көлде.
Хастаханә ишек төбендә Гадилә Сибгатуллин кияве белән күзгә –күз очрашты. ”Нишләп йөрер икән ул монда? Әллә баласының хәлен белергә килгәнме?Аталык хисләре уянган дисәң-ай-һай булыр микән?”- дип аптырап артыннан карап калды.

Бала тудыру бүлегенә уздылар.Коридордагы өстәл артында нидер язып утырган Фирая Газизовна Гадиләне күрүгә, якын туганын очраткандай:
-Гадилә апа,бүген икәүләп килгәнсез әле!Бу батыр егет тә энесен күрмәкчеме?-
-Хәерле көн,Фирая акыллым! Галия исәндер бит?
-Ник алай сорадыгыз әле?

-Монда кергәндә, каршыма Галиянең никяхлы ире-Инсаф очрады бит!
-Ә,аны әйтәсезме? әйе,Инсаф килде.Мин бит Галияне кыйналган килеш роддомга китерүләре турында полициягә хәбәр иткән идем.Иртән тикшерүчеләр дә булды.Галия белән сөйләштеләр.Галияне кыйнаучылар Сибгатуллин кешеләре,берсе Инсафның яхшы танышы да бугай.Соң бит Гадилә апа җаным,Галиянең тәнендә күгәрмәгән урыны юк,типкәләгәннәр бит аны,машинадан кан эчендә сөйрәп кертеп бәргәннәр.Теге егетләрдән сорау алганнар.Алар бар гаепне Инсафка аударганнар

-Уф,бар бит җир күтәрә алмаслык хәшәрәтләр!Соң?

-Соң,менә шул,Сибгатуллинны яклап калганнар алар,ә Инсаф мин егетләргә берни дә әйтмәдем дип бара.Капитан Файзуллин палатада очная ставка уздырды.Мин дә булдым яннарында.Галия алдында Инсаф ант эчте:
-Минем гаебем юк.Кирәк икән малайга ярдәм итәм,Казанга урнаштырырга да,акча белән дә!Тик минем өстән эш кузгатмасыннар!-дип чыгып китте.
-Бар нәрсә дә акча белән генә бәяләнсә икән, ә әти кешенең җаваплылыгы ? Баласын үзенеке дип тандымы соң?

Фирая Газизовна дәшмәде.Күрәсең,көтелгән җавап булмагандыр.
Гадилә алып килгән күчтәнәчләрен сеңлесе яткан бүлмәгә кертергә кушты.Кизү торучы хатын Фәнзирәне чакырып чыкты.Әнисен сагынуы килгән Фарисның:

-Әнием,энем кайда?Әйдә кайтабыз,мин аңа да уенчыклар җыеп куйдым.Әйдә инде ,-дип әнисен аптыратырга тотынды.Гадилә кулындагы төенчеген сеңлесенә тоттырып:

-Бусы - Галиягә!Аңа күчтәнәч китерүче булмас.Бәлешне кайнар чакта ашасын.Үзең баһадирны имездеңме әле,сөтең нихәл,акыллым?Җиттеме?
-И,Чәчәк апа,чак җиткездем,ике генә суырды.Ай-һай ашамсак буласы улыбыз!
-Әни,шундый тиз ашыймы?Мин дә, мин дә кайткач, шулай тиз ашармын,яме,Чәчәк апа?!Гадилә Фарисның башыннан сыйпап куйды.

-Галия нихәл?Ире килгән булган икән!

-И,Чәчәк апа,аның тәннәрен күрсәң,корсагына типкәләгәннәр бит,баласы ничек үлмәгәндер!Улын Казанга озатмакчылар.Үзе авыру әбисен ташлап китә алмас инде ул,баргалап кына йөрер.Ә баласын кереп карады,Фирая Газизовнадан улы турында барын да сораштырды.Ярата ,күрәсең.Бәхетсез ,үзе дә сабый гына кебек ул миңа.-Ашларыгыз ничек узды,апалар булышырга килдеме?

Гадилә сеңлесенә бар да әйбәт узуын,аш-суның уңуын бәйнә-бәйнә сөйләде.Инсафын искә төшереп елап та алды.

-Иртәгә эшкә чыгасы бит,Фарис улымны үзем белән бакчага алып барырмын инде.Абыең да көне буе эштә булгач.Аны кемгә калдырыйк?
-И апам,әле ярый сез булдыгыз.Бик борчылган идем,Фарис хакында.Ходай тәгалә бар теләгән теләкләрегезне кабул итсен, яхшы күңелегезне сөендерерлек сәбәпләр табылсын, ярабби!-диде Фәнзирә.
Гадилә Фарисны ияртеп хастаханәдән чыкканда ,капка төбендә торган кара Toyotaдан Инсаф төште.гадиләнең йөрәге чәнчеп куйды.”бу кансыз малай безне дә берәр нәрсә эшләтмәсен тагын!Аллам сакласын!Читтәнрәк урап узарга кирәк!”-дип уйлап өлгермәде:

-Гадилә апа,мин сезне көтәм.-диде Инсаф.

-Мин сезне белмим,-диеп хатын китәргә уйлаган иде,тик егет Гадиләнең каршысына чыкты.

-Сиңа ни кирәк,энем?

-Сездән берни дә кирәк түгел.Мин сезне рәхмәт әйтер өчен көтеп тордым,Гадилә апа! Сез....сез...Галияне үлемнән алып калгансыз.Улымны да....

-И,энем,улым,Галия дип торган буласың, яратсаң, йөкле хатының ташлап өйләнмәгән булыр идең!

-Сез бит белмисез,мине мәҗбүр иттеләр!Галиягә ярдәм иткән өчен мәгез,алыгыз!-дидп Инсаф Гадиләгә меңлекләрдән торган бер пачка акча сузды.гадилә нең аякларын көзән җыерды,теле бәйләнде:

-Син нәрсә,мине сатып алмакчы буласыңмы? Әллә бөтен нәрсә,бар кеше дә акчага сатыла дип белдеңме?Оятсыз икәнсең!

-Юк!.Егет моңсу күзләре белән Гадиләгә төбәлгән иде.-Галия алмады.Сез бит Галия янына йөрисез,аның башка туганы да юк бит!Шул акчага кирәк нәрсәләрне алып керер идегез дип кенә бирүем.Бала кирәк-яраклары.Үзенә кирәкле кием-салым...Ул миңа бик ачулы..белми ул...Сибгатуллин мине китереп терәде бит...башка юлым калмады минем...Яратмыйм бит Сәйраны,ул да башканы ярата...Әтисе мәҗбүр итте безне...Сәйра бөтенләй башка кешедән йөкле иде ул....Гадилә кадакланган кебек ,ни дияргә дә белмәде.

-Алайса,нишләп туй ясадыгыз.Галияне кыйнадыгыз?

-Мин Галиягә тырнак очы да тидермәгән булыр идем..белә идем бит..без бит инде 5 ай бергә яшәдек..Әбисе дә белә...Инсафның тавышы калтырый,җитмәсә Фарис кыбырсый башлады:

-Чәчәк апа,кайтыйк инде,минем уйныйсым килә!-дип аптыратырга тотынды.

-Гадилә апа,алыгыз,зинһар!Галия сездән кабул итәр акчаны да,башкасын да!-

дип ,Гадиләнең ачык торган сумка кесәсенә салды.

-Мин сезне күрермен әле!Табармын,белешермен хәлләрегезне,-дип ике уйларга вакыт калдырмыйча,машинасына утырып китеп тә барды.Гадилә. аны-моны уйлап өлгергәнче,машина күздән юк булды.

Ишек төбендә каршы алучы Сәяр хатынының йөзенә карауга,нидер булганын төшенде.

- Гадиләм, кайсы?-дип сорады.Бу “Кайсы?”дигән сорауны Гадилә “Фәнзирәме, Галияме?”-дип аңлады.

-Инсаф!-дип көрсенде хатын.

-Улыбыз турында тагын уйландыңмы?

-Юк,Галия ире.... Инсаф турында мин.-Ул без уйлаганча ук иблис түгел икән!

-Кем әйтә?

-Әйтми,очраштык,сөйләштек.

-Кайда күрдең инде син аны?

-Кайда булсын-хастаханәдә!Галия янына килгән булган.Кара-каршы очраштык.Гадилә сумкасының кесәсен ачты да аннан өстәлгә бер пачка акча алып куйды.-Менә миңа бирде,Галия янына йөрергә.

-Син алдыңмы?

-Юк алмаган идем дә, сумкама көчләп тыгып калдырды.Артыннан чапмадым,”Бәлки улына тотарга туры килер,Галиягә дә бирермен”,-дип уйлап куйдым.

-Белмим,белмим,Сибгатуллин киявеннән болай гына ничек акча артты икән?

-Сәяр,Инсаф “өйләнешергә мәҗбүр иттеләр” ,ди бит!Күзләре бик моңсу иде, әллә чынлап та шулай микән?Сибгатуллинның йонлы кулы теләсә кая җитәрлек бит!Иртәгә эштән соң Галиягә кирәк –яраклар алып барырмын,бөтен расходларын язып барырмын.Сыңар тиененә дә кагылмам.

Наши рекомендации