И, гадилә апа, дөньяларында торасым килми лә! 2 страница

“Инсаф әнә шундый олы сәфәрләр, асыл догалар укылып, изге гамәлләр кылып, дөньяга туган бала иде югыйсә.Ходаем үзе сакларга тиеш түгел идемени бу баламны?!-дип иңрәде хатын.

Гадилә туктады.Тавышы калтырап чыга, әйтерсең лә, Хаҗда Ходайдан бала сорап, Мәккәдә елый-елый тәваф, сәгый кылулары кабат күз алдыннан узды...

Гадилә,Хаҗдан кайткач, 9 ай узуга тупырдап торган ир бала тапты. Гаиләнең шатлыгы өйгә генә сыймады, шәһәрнең һәр мәчетендә имамнар вәгазь сөйләгәндә, Хаҗ сәфәренең зурлыгы, изгелеге, мәгънәсе турында сөйләгәндә, еш кына Сәяр белән Гадиләнең бәхетле сәфәре турында да әйтеп китә иделәр. Инсафлары әтисе белән өч яшеннән мәчеткә намазга йөри башлады.Хәтере бик яхшы, коръән аятьләрен ике тапкыр укып чыгу белән үк исендә калдыра, кичләрен аларны әти-әнисенә тыңлата иде шул...

Гадилә зал уртасын тутырып яткан улының мәетенә һаман да ышана алмый газаплана.

-Гадилә, улыңның аякларын тот, ул аякларның салкынлыгы балаңның үлеменә ышандырыр,-диде Сабира карчык.Төн шулкадәр тиз үтте кебек тоелды анага.Ул ничек тә баласының өйдә озаграк булуын, аның янында мөмкин кадәр күбрәк торырга теләде. Авызына бер йотым су алмыйча,төне буе газиз парәсен саклап чыкты.Сеңелләре Инсафны күмү хәстәрләрен күрделәр.

Инсафның мәете җомгага кадәр зиратка куелды.Март ае булса да,бик матур булып йомшак кына кар төшеп торды. ”Бигрәк инсафлы, иманлы бала куелды.Табигать-Анабыз үзе дә елый, үзе дә сагышлана, җәмәгать!”-диде кабергә иңдерүчеләр дә.Озатырга килүчеләрнең күплеге әлеге сабыйның тормышына битараф түгеллекләрен аңлатса да, озатучылар арасында баланы таптатучы ир гаиләсеннән сыңар адәм дә күренмәде...

Газинур(Инсафны таптатучының исемен шул көнне ишетте)белән Сәяр хөкем залында танышты.Улын күмеп ,берничә көн узгач та, ирне мәхкәмәгә (судка) шахитлыкка чакырып, повестка килде.Газинурның өстә зур урында утыручы җизнәсе бар икән-шул беркемгә сүз әйтергә ирек бирмәде-сөйләде дә сөйләде...Газинурның туктаусыз башы авырта, имеш, тумыштан ук баш өянәге бар икән, исерек тә булмаган икән, баш давлениесе югары күтәрелгән дә, юлны аркылы чабып чыгучы малайга туктатып өлгерә алмаган икән....Малай юл кагыйдәсен үзе бозган, тиеш булмаган урыннан чабып чыккан икән....Гаиләдә бердәнбер ир, кыз туганнарына терәк булып яши имеш! Дүрт апасы да, берсен-берсе бүлдереп, энеләрен яклап сөйләделәр. Аракы дигән зәхмәтне авызына да алганы юк икән...тагын әллә нинди имеш-икәннәр!...Сәярның торып басып сөйләргә ничә тапкыр җыенуын да исәп-санга алып тормадылар,хәтта судья сорау бирүне дә кирәк тапмады.

“Их, Кеше тормышын бернәрсә белән дә бәяләп булмый. Ул — бәһасез. Беркем дә, бернинди шартларда да аңа кул сузарга тиеш түгел, ул закон белән якланырга, кемнеңдер тормышына куркыныч тудыргансың икән, моның өчен законда кырыс җинаять җаваплылыгы булырга тиештер бит!”-дип әйтәсе килде ирнең, әмма....Сәяр чыгарылган хөкемне каяндыр бик ерактан ишетелгән кайтаваз сыман гына ишетте:

-РФның 73 статьясы 5маддә буенча 2елга кадәр ирегеннән шартлы рәвештә җәза үтәтү канунлаштырыла.

Мөбаракшин Газинур Рәфәгать улы

-яшәү,эшләү урынын алыштыру хокукыннан мәхрүм ителә;

-ресторан, бар, казино, ипподром кебек җирләргә барудан тыела;

-сәламәтлеге начар булу сәбәпле дәвалану учреждениеләрендә савыктыру курслары уза ала;

-гаиләсенә ярдәм итә ала...

Сәярның йөрәге чәнчеп куйды.Сүз сорамыйча да торып басты:

-Кеше үтергән өчен 8 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Бу җинаять явызларча кылынмаган булса да, 15 елга кадәр ирегең чикләнергә мөмкин.Ә сез 2 ел, анысы да шартлы рәвештә..дисез. Кем безгә улыбызны кайтарып бирер?Олыгайган көнебездә кем безгә терәк булыр?

Судта гаепләнүче гаепләүчегә әйләнде дә куйды.Бар нәрсә дә-хәтта законнар да сатыла икән! Хөкемдар Сибгатуллин җәза бирү карарын укып бетергәч тә, Газинурны суд залыннан алып чыгып киттеләр.Үзенең олы югалту ачысы, өзгәләнүләре белән Сәяр Сибгатуллинга бик озак текәлеп торды да:

-Бер Ходайдан сабырлык сорыйбыз.Гаиләмә килгән ачы хәсрәтне күтәрергә ул ярдәм итәр! Ә менә сезне, иптәш судья, бала күз яше бер көн килеп тотар!Сез әле бу көнне улыбызны бер кат кына түгел, йөз кат искә төшерерсез!

Көннәр Инсафтан башка да уза, уза гынамы соң, йөгерә, оча...Улларының өчесе дә, җидесе дә бер мизгел кебек кенә узды да китте. Сәяр өйдә күбрәк вакытын булырга тырыша, хатынын ялгыз калдырудан курка башлады. Кайчакларда эштән өйгә кайтып керсә, Гадиләнең улы бүлмәсендә, аның караватында мендәр кочаклап, дөньясын онытып утырган чакларын еш күрә торган булып китте. Болай барса, акылын җуярга да ерак түгел.

-Гадиләм, улыбыз безнең бик иманлы бала иде бит, авыр булганда, син аның рухына күбрәк догаларың укы болай утырганчы.Ул да шатланып ятар, үзеңә дә җиңеллек булыр,-диде.

-Бу мендәрләрдә улым исе бар кебек, Сәяр, яткан урыннарында аның тән җылысы калган кебек миңа. Нишлим соң, күпме көтеп алган балабыз иде бит! Мин бит инде сиңа башка бала таба алмаячакмын, юк бит, юк! Миңа бит инде кырык биш!-дип , Гадилә ирен кочаклап алды да үксеп , елап җибәрде.-Син әле әти була аласың. Өйлән син! Калдыр мине, үпкәләмәм мин сиңа.Өйлән берәр яшьрәк кызга! Күп ич шәһәргә китеп картайган кызлар-тулай торак тулы! Улыбыз хәсрәтен дә онытырга җиңелрәк булыр.

-Ни сөйлисең, Гадиләм, каян уйлап таптың бу сүзләрне, ничек телең әйләнә?!

Тагын өч көннән улыбызның кырыгын уздырасыбыз бар. Әйдә бергәләп кирәк-ярак әйберләрне җыештырып кайтыйк ичмасам! Сәяр хатынының маңгаеннан үбеп алды, эчендә ут булса да, бирешмәскә тиеш , ул –ир егет ләбаса!

Урамда яз! Апрель кояшы урам тротуары буена тезелгән каен кызларының чукларын сыйпап уйный. Алары да чытлыкланып, кояшка елмая сыман.Ап-ак күлмәкләрендәге кара төрткеләрдә әллә каен кызларының күз яшьләре, әллә инде иртән явып киткән ләйсән яңгырының якты тамчылары! Баласын югалтканнан бирле күккә күтәрелеп карамаган Гадилә зәп-зәңгәр күк йөзен беренче күргәндәй, аптырап, беркадәр сагынып күзәтте. Икмәк кибете янындагы тупылга мәктәп укучылары сыерчык оясы элгән икән-оя өстенә беркетелгән ботакта , кагынып-кагынып , бер сыерчык сайрый. Ире кибеттән икмәк алып чыкканчы , шул сыерчыкны тыңлады Гадилә.Җырчы кош та аңа улын хәтерләтте.

Узган җәй шәһәр читендә җир кишәрлеге алып, җиләк-җимеш куаклары утырттылар, йорт салырга тотынырга исәпләре бар иде. Инсаф бигрәк тә үз йортлары белән тору турында хыялланды сабый! Кирәк-яраклар куеп торыр өчен дип ясалган кечкенә генә сарай башына үз куллары белән ясап, сыерчык оясы беркеткән иде. Икенче көнне бакчага эшкә килгәч, оясына оялаган сыерчыкны күреп, әнисенә ничек шатланып сөйләгән иде:

-Әнием, карале, минем ояны бигрәк үз иткән бит сыерчыклар-и парлашып мактыйлар инде!-дип куанычы эченә сыймаган иде. Быел улымны сыерчыклар да, оясы да юксыныр инде! Көзен утыртып калдырган куаклары да! Бигрәк табигать җанлы бала иде шул уллары! Хатынның кабат күзләре чыланды...Ә тупылдагы сыерчык сайрый да сайрый, әйтерсең лә бу җыр Инсафның әйтелеп бетмәгән ярату хисләре, матур сүзләре!

Урамнан пар балдаклар беркетелгән зур ак кортеж, аның артыннан дистәләгән машиналар узды.

-Сибгатуллинның кызы кияүгә чыга бугай, алар машинасы!-ире

икән!-Әнә өченче машинада кем?

-Кем соң?

-Газинур! За рулем бит әле!-Ике ел дигәннәре ике ай белән юылып та беткән ,ахры,-диде Сәяр,тирән көрсенеп.Чыгарганнар, димәк!Улыбызны гына харап итте иблис!Ничек җир күтәрә ә шундыйларны, Гадиләм?!

-Акчалыларны җир башта күтәрә кояшка кадәр, аннары Ходай һәркемне тигезли ул! Миллионерга да, хәерчегә дә ике метр җир җитә!Бер кешене дә алтынга төреп күммиләр,Сәяр! Әмма бу җирдә ничек яши кеше-анысын бер Ходаем үзе күзәтеп торадыр кебек миңа, артык кыланган адәмнәргә барыбер үз җәзасын бирә ул Аллаһы тәгалә!

Машиналар бөтен бер урамны тутырып, Никяхлашу сараена килеп туктадылар.Тротуардан баручы Гадилә белән Сәярны ике яшь кыз узып китте.Берсе ярсып-ярсып икенчесенә бик мөһим нәрсәләр турында сөйли кебек:

-Ляля,ә мин хәзер Загска кереп пыр китерәм Инсафны!Мин аны судья кияве дип тормам! Нәрсә обещать иткән иде ул миңа, помнишьмы, “өйләнәм”- диде бит! Соң бит мин аңардан бала көтәм, бала, аңлыйсыңмы син, Ляля?!Балабызга җан керде бит инде, шевелится...Инсаф,паразит,нишләтте мине?!Мин бит ышандым аңа!Сибгатуллин кызына өйләнмәячәк ул.Хәзер керәм дә сөйләп бирәм барысын да,-диде шактый түгәрәкләнгән кыз.

Гадилә әллә нишләп китте.”Инсаф,Инсаф!”Нинди Инсаф ул,

нинди кияү?!Сәяр белән Гадилә дә серле вакыйга шахитлары булыргамы, әллә үзләренең йөрәгенә хәнҗәр кадаган бу иләмсез кешенең язмышын белергә теләделәрме-кызлар артыннан иярделәр.Никяхлашу сарае алды затлы күлмәкләр фестивале сыман-нинди генә күлмәкләр, нинди генә костюмнар юк биредә!Урамга әллә ничә төрле хушбуй исе таралды.

Ир белән хатынны узып киткән кызларның берсе ишек төбенә ашыкты.Баскычта бөркет сыман кукыраеп Сибгатуллин үзе баскан.Янында кечерәк кенә буйлы, затлы бәрхет күлмәктән хатыны Роза .

Ак кортежның ишеге ачылды.Аннан ак күлмәкле Сәйра белән кияү егете чыкты.Яшь пар баскычка юнәлде.Шул чак баягы кызларның берсе:

-Кунаклар, кунаклар, Инсаф монда кермәячәк!Ул Сәйра белән язылышырга тиеш түгел,чөнки ул-минем ирем!

Гадиләнең тәне эсселе-суыклы булып китте.Сибгатуллинның кияве булачак егет тә Инсаф исемле икән бит!Кирәк бит ә?!Болай булгач, безнең улыбыз исемен кияве килгән саен да, ачуы килсә дә,шатланса да кабатлаячак бит !

-Инсаф,әйт дөресен,син-бит –минем никяхлы ирем, инде ничә айдан бирле яшибез бит! Әйт, әйт Инсаф.Балабызга җан керде бит инде, ник дәшмисең?-дип йөкле кыз кияү егетенең алдына егылды.Туй кунаклары гөж килде.

-Нинди ир, нинди корсак, нинди бала?Тиледер бу кыз!-диештеләр. Өстәге баскычта басып торган Сибгатуллин кашларын җыерды да арттагы егетләргә:

-Нәрсә карап каттыгыз, алыгыз бу шлюханы, туйны бозар өчен специально яллангандыр ул!-дип, карчыга сыман аска ташланды.

Йөкле кыз артык дулкынлануданмы, әллә инде башка берәр сәбәптәнме-аңын җуйган иде. Инсафның чырае агарып калган, ул ни эшләргә белми аптырап, булачак кәләшенә инәлеп карый.

-Инсаф, бу дөресме? Син –аның иреме?-Ник эндәшмисең?Туй кунаклары да килеп туган кыен хәлдән чыгу юлын белми газапландылар.Сәйра кулыннан төшкән туй букеты өстендә аңын җуйган көмәнле кыз ята.

-Алыгыз , ишетмисезме әллә, теләсә кая куегыз бу дураны,-дип җикерде Сибгатуллин.Аның артыннан төшкән ике егет, җирдә яткан кызны күтәреп Никяхлашу сарае читендәрәк торган машинага алып киттеләр.Аларга кызның дусты Ляля дигәне дә иярде.

Туйның яме китте. Кияү белән кәләш бу хәлдән айнып өлгергәнче күпме вакыт узган булыр иде,Сибгатуллин барын да үз кулына алырга булды .күрәсең:

-Давай, барыгыз да эчкә узыгыз!Барыгыз да, беркем дә калмасын монда!Судья туй кунакларыннан читтә торучы Сәяр белән Гадиләне дә күреп алды:

-Нәрсә кәмит карарга килдегезме, сөенәсезме? Ничего, мондыйларны гына хәл итмәгән без!-дип, чарт иттереп җиргә төкерде дә, кунаклар артыннан Загс бинасына узды.

Гадилә белән Сәяр күргән тамашадан исләрен җыя алмыйча бераз торгач,базарга юнәлделәр.Улларының кырыгы бит,әйберләр аласы бар.Аңын җуеп егылган кызны машинага салып,теге егетләр дә кузгалды.

-Менә бит ә, кияү Инсаф нишләп алай алдап йөрде икән ул баланы?-дип куйды Гадилә.Шулвакыт Сәярның кесә телефоны шылтырады.Кече сеңлесе Фәнзирә икән!Бала тудыру йортына салганнар,икенче бала көтә иде җаныкаем!

-Абый,улыбызны мин роддомнан чыкканчы гына үзегезгә алып кайтып тормассызмы икән, каенанам да авырып тора. Малай шук бит, ирем шабашкага киткән иде тиз генә кайта алмас,-диде Фәнзирә.Гадилә телефонны иреннән тартып диярлек алды да,ашыга-ашыга:

-Алырбыз, нәнем, хәзер үк кереп алырбыз,-диде.

Гадиләнең каенсеңелесенә бик тә булышасы килә иде шул! Бала көтә бит, бала! Ә Гадиләнең башка баласы булмаячак...булмаячак...чак...чак...Хатынның колак төбендә чыңлап торган бу сүз аякларына асып куйган авыр йөк сыман! Ире алган азык-төлекне өйгә кертте . Хатынының, нишләптер, хәлсезләнеп китүенә борчылды:

-Әллә аз гына ятып аласыңмы, Гадиләм, көне дә авыррак бугай.Магнит давыллары бардыр, күрәсең!-Иртәгә эштән тиз генә кайтып булмас, малайны бүген үк алып кайтырга кирәк булыр,-дип, хатыны күзләренә карады.

-Сәяр, Фарис улыбызны кереп ал инде син! Мин берәр кайнар ризык куярмын. Хәзер бераз сулыш кына алам да...

“Инсаф, Инсаф!Улым! Бәгырем җимешем! Мин бит синең исемеңне генә дә тыныч тыңлый алмыйм икән! Ә монда!..Гадиләнең күз алдыннан баягы хәлләр тагын бер кат узды.”Ничек икән теге кыз бала?Баласы исәнме икән?”

Гадилә кухняга кереп, шулпа куеп җибәрде. Азык-төлекнең кайсын суыткычка, кайсын шкафка урнаштырып бетергәч, тәрәз төбендәге радиоланы кабызып җибәрде. Хатын “Болгар” радиосын бик яратып тыңлый, сирәк кенә булса да, үзе дә шалтыраткалап куя, матур теләкләрен ирештерә иде. Кып-кызыл җиләкләр төшкән чәйнеккә су агызды. Бу чәйнекне улы Инсаф яратып алдырган иде. ”Әни, бу чәйнеккә карагач, ашыйсы килмәсә дә аппетит ачылачак, җиләкләренең исе дә килә кебек!”-дигән иде сабыем.”Ә...,бүген Гөлназ Фәйзрахманова икән эфирда!Бик йомшак тавышлы мөлаем бу кызны Казанда узган “Чәкчәк “бәйрәмендә күргән иде ул.

-Тормыш сынауларына бирешмичә яшәүче көчле затларыбыз өчен яңа җыр премьерасы тәкъдим итәбез.Җырның сүзләрен Буа шагыйрәсе Гөлнур Айзат, ә көен Фәрид Мифтахов иҗат иткән. Рәхим итеп тыңлагыз, дуслар!Бүлмәгә талгын җыр агылды:

Тормыш тез астыма суккан чакта,

Аягымда торып, басып калам.

Авырлыкны җиңеп чыгар өчен

Куәт-көчне бирә миңа Аллам!.......

Гадилә табактагы итне шулпага салырга кирәген дә онытып, йомшак тавышлы бу ир-егетнең җырын әсәрләнеп тыңлады...

....Бер Ходаем куя сынауларын

Үзе сөйгән тырыш кешегә....

“Күрәсең, мин дә, Сәяр да -Аллаһымның сөйгән бәндәләредер! Ничә еллардан соң әти-әни булу бәхетен татытты да, алды бердәнберебезне!”-дип көрсенде.Ә радиодагы тавыш ,әйтерсең лә, Гадилә хакында җырлый:

Минем өчен түгел җиңелүләр,

Минем өчен түгел мескенлек....

Җырны бу чаклы йөрәккә үткәзеп җырламас иде, бу кешенең дә тормышында сынаулары күп булгандыр, мөгаен!” Иреннән сорар әле,Сәяр шагыйрәсен дә беләдер бәлки. Хатынның әлеге матур җырны язучылар белән танышып, күрешеп сөйләшәсе килде...Үзенең бөтен хәсрәтләрен сөйләп,эчен бушатасы иде.Кем белә,бәлки алар Гадилә турында да җыр язарлар?!

Ишектә кыңгырау шалтырады...Иренең ачкычы бар бит, ник үзе ачып керми икән? Хуҗабикә, битендә эленеп калган яшь тамчыларын алъяпкыч чите белән сөртеп алды да, ишекне ачты.

-Бу без ,Чәчәк апасы, егетләр кайтты!-дип гөлдердәде ире.Юри үзе ачмаган икән, малай алдында Гадиләнең елмаеп каршылавын теләгән.”И, бигрәк сабый холыклы инде бу Сәяр!”-дип уйлады хатын.Фарисның тамагы ачкан икән-өстәлдәге ризыкларның әле берсенә, әле икенчесенә сузылды.

-Чәчәк апа, минем ит ашыйсым килә!Сездә ит бармы,тавык ите?-дип,Фарис газ плитәсе өстендә кайнап утыра торган кәстрүл капкачына үрелде.

“Бигрәк сөйкемле инде бу бала, яратып туйгысыз!” –хатынның уйлары гел Фарис тирәсендә бөтерелде.Әле кәнфитен, әле алмасын, грушасын тоттырды.Фарис сабыйлыгы белән онытканмы, Гадиләне шаккатырып сорап куйды:

-Инсаф абый бүлмәсендәге туплар кая?Хәзер ул футболга йөрмиме әллә?Фарис йөгереп барып Инсаф бүлмәсендәге кием шкафларын ачып карады.Аннары:

-Инсаф абыйның киемнәре дә юк монда, ул миңа шарф бирәм дигән иде әле.Анда ак башлы бүре дә төшергән иде.Кайда ул,Чәчәк апа?-дигәч,Гадилә түзә алмыйча, елап җибәрде.

-Улым, балакаем, Инсаф абыең башка кайтмас инде бу өйгә, кайтмас,-диде.

-Ник?Сабый күңеле бу авыр хәбәрне аңламый иде шул!Шул чак,Сәярның кесә телефоны зеңләде.

-Абый мин предродовойда ятам,Чәчәк апаны бир әле!

-Ник кирәк булды сиңа Гадилә?

-Я инде абый,отчет алма,бир диләр сиңа!

Сәяр телефонын хатынына сузды.Гадилә аптырап:

-Ни бар,Фәнзирә акыллым?

-Чәчәк апа,синең хәлең ничегрәк?

-Ярыйсы.Фарис бездә .Менә аның белән бүлмә тикшереп йөрибез.

-Чәчәк апа,син хәзер роддомга килә аласыңмы?Фарис абый белән калып торсын!

-Ник ,акыллым,ни булды,балаң белән берәр нәрсә булдымы әллә?

-Чәчәк апа,тизрәк кил яме, рәтең булса!

Гадилә өй киемнәрен алыштырды да хастаханәгә җыена башлады.Каенсеңлесенә сумка әзерләп, тавык шулпасын, үзе ясаган алма согын тыкты.

Хастаханәгә җәяүли дә ерак түгел-5-6 минутлык юл.Гадилә бала тудыру бүлегенең ишек төбендә торучы шәфкать туташына передачасын тапшырды да,сеңлесе чакыруын әйтте.

-Сеңлегез бала таба инде,чыга алмас,көтегез бераз,-диде кизү торучы хатын.

Шулчакта роддомның ишеге ачылды, анда өлкән шәфкать туташы күренде.

-Сез Гадиләме?Аяк киемен салыгыз да, эчкә узыгыз әле.Киемнәрегез өстеннән менә бу ак халатны киегез.Гадилә аптырады,каушады.”Нигә мине алып керәләр икән,Фәнзирәнең хәле авырмы әллә?И ходаем, берүк сакла инде үзен дә, баласын да!”-дип коридор буйлап барганда белгән бар догаларын укыды.

-Фирая Газизовна!Галиянең хәле бик авыр.Безнең запас плазмалар бетте.Ул канны бик күп югаткан,-дип Гадиләне ияртеп барган шәфкать туташына берәү каршы чыкты.Гадилә үзеннән ни кирәген һаман да аңламыйча, Фирая Газизовна артыннан бара.Бала тудыру бүлмәсенә каршы бүлмәгә керделәр.

-Гадилә ханым,сез аптырагансыздыр?!Ник монда кергәнгә, мин дә аптырар идем.Безнең бала тудыру бүлмәсендә сезнең сеңелегез әле яңа гына бала тапты.Ир бала, сау-сәламәт, батыр!

-Сеңелемә берәр хәл булдымы әллә?

-Юк,сеңелегез дә үзен әйбәт хис итә,Гадилә апа!Апа дисәм ярыйдыр бит?

-Эш нидә соң,акыллым?Шул вакыт бүлмәгә шприцлар тотып бер шәфкать ашы килеп керде.

-Ә,Сара, менә эш Гадилә ападан тора хәзер,-диде Фирая.-Безгә көндез кан эчендә яткан бер пациентканы китерделәр.Галия исемле яшь ана.Монда кергәндә,бик авыр хәлдә иде. Тәннәрендә күгәргән эзләр бик күп, кыйнаганнар булса кирәк.Менә шул кыз баласын вакытсыз тапты.Инде ничә сәгать шул Галия өчен көрәшәбез.Баласы исән,тик җитлегеп тумаган,6 айлык кына.Янындагы документлары буенча, кияүдә түгел.Аны таный торган бер генә кеше табылды монда-ул сезнең сеңлегез.Алар гинекологка тикшеренергә бергә йөргән булганнар.Туганнарыннан бер әбисе генә барлыгын да сеңелегез әйтте.Әти-әнисе юл фаҗигасендә үлгән.Аны озатып килүчеләр “Ашыгыч ярдәм”гә кертеп калдырганнар да киткәннәр.

- Галиядә бик сирәк очрый торган кан. Дүртенче группа,”отрицательная»!

-Ә мин нишләргә тиеш?Гадилә эшнең асылына бераз төшенә башлады сыман.Димәк, ул балага кан кирәк!

-Сеңлегез сездә дә шундый кан булуын әйтте .Сезнең белән сөйләшеп карарга ул кушты.

-Әйе,минем 4нче группа кан,”Отрицательная»..Мин үзем бала тапканда,бик авырлык кичердем.Шунда гына белдем бу канның сирәк булуын.

-Гадилә апа,вакыт сузарга ярамый, әгәр сез риза булсагыз,без Галиягә прямое переливание ясар идек.Бу куркыныч,әмма мин бу эшне үз өстемә алам.Галия язмышы да,бала язмышы да хәзер сезнең кулда, Гадилә апа!

“Бала,бала,бу Ходаем кушуыдыр инде,миңа изгелек эшләр өчен бер мөмкинлектер!”-дип уйлады хатын.

-Мин риза!Күпме кан кирәк соң?

-400мл ,Гадилә апа!Сез риза да бит,ирегез ни әйтер?

-Бала саклап калу хакына ирем риза булыр.Фирая Газизовна:

-Әйдәгез алайса минем арттан!-диде.Бала тудыру бүлмәсенә керделәр.

Андагы кушеткада ап-ак чырайлы яшь кенә бер кыз ята.Күм-күмгәк иреннәрен каты итеп тешләгән, күрәсең,өске иренендә кан саркып чыккан.Гадилә Галия янында туктап, өнсез калды.Бу көндез Загс алдында Инсаф алдына егылган кыз иде!

-И сабыйгынам,ничек өзгәләнгән иде көндез!-дигәнен Гадилә сизми дә калды.

-Танышыгыз булып чыктымы әллә,Гадилә апа?-диде Фирая.

-Көндез күрдек , ирем белән базардан кайтканда.Бу кызның ире өйләнде бит бүген, Сибгатуллин кызына!

-Ничек ире, ул бит кияүдә түгел. Паспортында штампы юк.

-Галия дисең бит әле исемен.Менә бу кыз үзе “Инсаф-минем ирем,балабыз булачак”-дип өзгәләнде Загс алдында.Гадиләнең беләген жгут белән кысып бәйләде дә,Фирая Газизовна кан алырга әзерләнде.

-Эшләтегез бармакларны катырак итеп,эшләтегез,тамырларыгызны табарга җиңелрәк булыр, Гадилә апа!Мин зур җаваплылыкны үз өстемә алам инде, болай эшләргә һич ярамый,барлык туганнар белән килешү төзеп,башта кан анализларыгызны тикшергәч кенә мөмкин дә бит, әмма вакыт кыса.Моның өчен минем башымнан сыйпамаслар сыйпавын...Галияне алып каласы килә бит,без дә якламасак,кем яклар ул ятим сабыйны, кем?!

Наши рекомендации