Халидәдән алгач. Журналдагыча төзәтәлде.

БҮРЕ ӨНЕНДӘ

(Повесть)

Татарстанның беренче чекистларына багышлана.

Урамнар буш. Шәһәр өстен күптән инде төн караңгылыгы каплап алган. Йортлар, чиркәү, мәчет манаралары, озын таш диварлар, бер-берләрен тыңлагандай сагаеп, сәер тынлыкка чумган. Авыр хезмәттән бушаган галиҗәнап эшче халык изрәп төнге йокыга талган. Кайсыдыр урам чатында, март салкыныннан бөрешкән ялгыз каравылчы гына, тукмагын ара-тирә шакылдатып ала да муенын иске тун якасына яшерә. Тагын тынлык урнаша. Март аеның хикмәте: көндез бераз йомшартса, төннәрен коры суыкта куыра. Суыктан бүрәнәләр, такта-коймалар шартлап куя. Кай ара нәрсәдәндер куркып качкан сыман тузган болыт ертыклары арасыннан, өшеп калтырангандай, тонык йолдызлар йөзеп уза. Шәһәр читендәге куаклы чокырлар ягыннан, җанны өшетеп, ач бүреләр улавы ишетелеп китә: «У-у-у...»

Егерме бернең коточкыч ачлыгы, башлыча, егерме икенче ел өстенә төште. Өйдәге мәчеләр генә түгел, тора-бара урам этләре дә, ниндидер аерата куркыныч үләткә юлыккандай, күз алдында кими, юкка чыга бардылар. Чат буйларында сөялеп, утырып каткан мәетләрнең саны артканнан-арта торды.

«У-у-у...» Каравылчының кинәт чәч төпләре кымырҗыды, аркасы чымырдап куйды. Ул, өшегән кулларын тун җиңнәренә тыккан килеш, як-ягына карангалап, олы урамгарак тартылды. Мыштым гына барып, озын, тар урам чатына борылды. Күзләре ерактагы ике катлы таш өйнең якты тәрәзәсенә төште. Ул аңа күптән ияләшкән иде инде. Салкын, шыксыз, караңгы төннәрдә утлы тәрәзәне күреп, аның тәне җылынгандай була, күңелендә ниндидер яктылык туа. Шуңа күрә әлеге утны ышанычлы маяк һәм якын дус кебек үз итә иде. Ялгызы сыек яктылыкка карап: «Уты тонык, димәк, таңга кадәр вакыты бар әле», – дип уйлады ул...

...Татчеканың бүлек башлыгы Хәй Габдуллин кабинет тәрәзәсе янына килде. Кызыша башлаган авыр башын салкынча пыялага куйды. Күңеле тыныч түгел, эче поша иде аның. Ак пар булып сулыш беленеп торган бүлмәдәге суыктан бөтен эче белән калтыранып, ишекле-түрле йөренеп алды. Һаман борчулы уйларына бирелгән хәлендә, иңендәге шинелен төзәтеп, янә өстәле янына килеп утырды. Төн буе янып корымланган лампа куыгына үрелгән генә иде, баш түбәсендә ялт итеп электр лампасы кабынды, янә сүнде, тагын кабынды. Ягулык җитмәгәнлектән шәһәр станцияләре график белән эшлиләр иде. Корым исе сеңгән тонык бүлмә белән беррәттән Хәй Кәлимулловичның да йончуы, арык йөзе яктырып китте. Әмма күңелдәге авыр уйлары таралмады.

Кичә Малтабардан чека башлыгы Якуб Бураев шалтыраткан иде. Узган төнне Яшьбиби авыл советы рәисен һәм укытучы кызны үтереп, совет /идарә/ бинасын яндырганнар. Төнге урамда атышлар ишетелгән. Җинаятьчеләр атларга атланган булган...

Габдуллин авыр йодрыкларын өстәлгә куйды: «Кайчан туктар бу фаҗига?» Революциядән соң Казанда гына да ниләр булып бетмәде? Кемнәр генә таптамады аның таш урамнарын? Ак чехлар, акгвардиячеләр дисеңме, Колчак, Комучлыларның кораллы көчләре дисеңме. Милләтчеләр, тагын әллә нинди фетнәчеләр, легионерлар, төрле разбойниклар һәм контрлар, тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр... Әмма сынатмады чал Казан. Газиз баласы өстенә иелгән изге ана кебек, революциягә гадел, тугры булып калды ул.

Шунысы да хак: Ул чакта көрәш нинди генә кан койгыч хәтәр булмасын, күп очракта дошманың белән якыннан торып, кара-каршы килеп чәйнәшә иде. Ә бүгенге дошман кача-поса төнлә йөри, аулактан, караңгыдан торып һөҗүм итә. Кай очракларда сарык тиресе ябынып, яныңда ук әвәләнеп йөрүе бар аның. Малтабар төбәгендә кинәттән югалган тынычлык та фәкать шулар эше! Үткән атнада гына андагы кооперативка һөҗүм ясалган иде. Ярый әле корбаннар юк, фаҗигасе зур булмаган. Әмма кооператив бинасы тирәсендә дә шундый ук дагалы ат эзләре ярылып-ярылып калган.

Бүген инде, әнә, Яшьбибидә...

Габдуллин, авыр көрсенеп, күзлеген киде. Ул як стенада гына эленеп торган республика картасына таба үрелә төште. Кызыл, зәңгәр ук, боҗралар белән чуарланган оператив картага текәлде. Әйе, янәшә үк диярлек. Аралары егерме-егерме биш чакрымнан да артык булмас. Икесе дә олы урман култыгында, чокыр-чакыр, таш-тау арасы... Ихтимал, бу төбәктә тагын берәр шайка – «урман братиясе» барлыкка килгәндер. Бураевка янә тыныч йокы бетте, димәк. Ә бит унсигезенче елдан бүгенге көнгә кадәр безнең якларда гына да баштанаяк коралланган ничәмә-ничә банда отрядлары юк ителде инде. Спасс, Чистай, Бөгелмә, Бозаулык, Зәй, Чаллы, Минзәлә, Бондюг өязләре урманнары аша кораллы отрядсыз узып йөрешле түгел иде бит. Бандитлар китергән кайгы-хәсрәт, талау, үтерү, көчләү, яндыруларны саный китсәң... Кемнәр генә юк иде араларында. Отряд хуҗалары башлыча һәр җирдә кулаклардан, рецидевистлардан, элеккеге армиянең түбән чинлы куштаннарыннан тора иде.

Әнә, унтер Артемьев Зәй, Чаллы, Минзәлә урманнарында яшеренеп, котырган бүре кебек иснәнеп, кан коеп, көчләп-талап,байтак йөрде, – халык үченнән барыбер котыла алмады. «Ала козгын» отрядының канлы сукмагы хурлыклы төстә киселде. Ә нинди генә ала-кола исемнәр тагып йөрмәде алар? «Азатлык карлыгачы», «Сәнәкчеләр», «Кара козгыннар», «Күк күгәрченнәр»... Исемнәре төрле булса да, һәммәсе диярлек бер ниятне – эшче халыкка, советка, большевикларга каршы көрәшүне байрак иттеләр.

Соңгы җинаятьләрдә дә банда кулы уйнаган булса... Бездән ычкынган, без эзли торганнарның берәрсе түгелме? Тукта, әллә монда бүтән сәбәпме, башка бер кул уйныймы? Яшьбиби авыл советы тирә-юньгә кара фанатиклыгы белән даны таралган Имаметдин ишан өендә урнашкан булган бит. Икенче өендә хәзер мәктәп, ди.

Кем ул Имаметдин? Карт кеше икәнлеге мәгълүм. Атларга менеп, ак сакалын җилфердәтеп, атышып йөри алмас. Әмма атасыннан бер җире белән дә калышмаслык кара йөрәкле улы Раббани бар, ди. Әгәр урманнар аша шул йөрсә?

Әйе, Малтабар якларында хәлләр җиңелдән түгел... Әх-х, картлач, күрәзәлек итеп утырудан башка чара калмады, дип үз-үзен битәрләде Габдуллин. Хәер, бер ни белән санлашмыйча киткән дә булыр иде, әмма тагын да мөһимрәк икенче эш чыкты /бик мөһим икенче бер эш килеп чыкты/. Нишләмәк кирәк. Ярый, Зиннәт Янчурин – ышанычлы, төпле егет, кулыннан килгәнне башкармый торып, кире борылмаячак...

* * *

Якуб Бураев төнге урманның карамалы үзәненә кадәр озата килде Зиннәтне. Тиргә батып бәсләнгән атын туктаткач:

– Йә, подпоручик Вәлияров әфәнде. Миңа борылырга вакыт, сиңа уңыш телим. Байталың, ай һәм йолдызлар сиңа юлдаш, - диде. – Кием-салымың, кыяфәтең шик уятырлык түгел, барысы да үз урынында. Хәй Кәлимулловичтан соң төпченеп тору йомыркадан җөй эзләгәндәй тоелыр, рәхмәт, тырышкансыз. Беренче адымнарыңа урманчы Җамалетдин белән киңәшеп керешәсең. Сиңа ярдәм итәсе егетләр иртәгә иртән юлга кузгалыр.

– Рәхмәт, Якуб Бураевич. Чекада шикле бер хезмәткәр бар дигән идегез. Аның сатлык җанмы-түгелме икәнлеген ачыклау да сөйләшкәнчә каламы?

– Әйе, Мин хәзер кайтып, барысына да иртән таңда банданы юк итәргә чыгачагыбызны хәбәр итәм. Атларга солы бирергә, составны коралландырырга кушам. Әгәр чынлап та арада сатлык җан бар икән, урманчы Җамалетдин кордонына бармый калмас ул. Ә дошманнар Җамалетдинны үзләренеке саныйлар. Яшертен йомыш белән аңа элек тә ниндидер шадра, симез мужик килгәләгән. Шуны исеңнән чыгарма, берүк, – дип икенче сүзгә күчте Бураев, – акгвардияче Вәлияровның язмшы – синең бүгенге реаль тормышың, ә узган гомерең – легенда. Хәтерлә, төнлә уятып сорасалар да ялгышырлык булмасын.

Чокыр-чакырлы калын урман эчендә, киекләр дә кораллы качкыннар гына ирекле йөргән төнге сукмакта, курку белмәс лачын йөрәкле ике батыр саубуллаша. Менә алар кулларын нык кысышкан хәлдә бер-берсенең күзләренә карашып алдылар. Үткен, тәвәккәл бу карашларда алдагы бурычның никадәр катлаулы һәм хәтәр булуы да, аның уңышлы үтәләчәгенә нык ышану да, телдән әйтелмәгән, әмма икесе өчен дә ачык аңлаешлы башка мәгънә ярылып ята иде. «Хуш, иптәш, кем белә, бәлки бу безнең соңгы мәртәбә күрешүебез, кул кысышуыбыздыр».

Янчурин тар юлдан Байталын җитәкләп берәр сәгать чамасы җәяү узды. Хәрби тормышка өйрәнгән күндәм малкай хуҗасыннан бер адым да калышмый барды. Хуҗасы ешласа, ул да тизләде, йөгерсә, ул да юыртты. Тирә-юньдә ак кар катыш чиксез урман. Сыек кына түшәлгән чана юлы боргалана-сыргалана бер үргә менде, бер үзәнлеккә төште. Түгәрәк ай, ялгыз калмаска теләгәндәй, куак-агачлар арасыннан ашыгып йөгерә-йөгерә, әле юлчыларның каршыларына төште, әле яннарына чыкты, әле арткарак калып, көмешсу тар юлны яктыртып барды.

Озын үзәнлеккә төшеп бара торгач, Янчурин Байталына менде. Тун изүләрен каптырды. Фуражкасын басыбрак киеп, портупеясын төзәтте, елтыр хром итекләрендәге шпораларын кыскалап, җиңел генә элдертеп китте. «Сәяр Вәлияров... купец /сәүдәгәр/ малае». Зиннәт үзалдына елмаеп куйды. Бураевның коменданты аны үз кабинетына чакыртып киендерде дә, иңбашларына төрткәләп, үз-үзе белән сөйләшә-сөйләшә аның тирәли әйләнеп чыккан иде:

– Көяз хром итекләр. Бераз таушалган габардин френч, галифе. Бәрән якалы, изүләре каймалы, башлыклы кыска тун, кокардалы фуражка, наган... Менә бусы – алтын. Разбойник поручик күн янчыксыз йөрмәс, – дип, тун кесәсенә бераз алтын тыкты. - Ә менә бусы инициаллары язылган көмеш портсигар, иң кирәклесе.

Шулай сөйләнә-сөйләнә ул битараф төстә сорап куйды:

– Бәлки кылыч та алырсыз?

– Рәхмәт, анысын үзең тагып йөр инде, – дип көлде дә Янчурин чыга башлады.

– Әй-әй, - дип кычкырды комендант күзләрен тысрайтып. – Алтын өчен башта кулыңны куй, аннан дүрт ягың кыйбла.

Янчурин, уйларыннан арынып, Байталының янтыгына шпорларын кыскалады, тизлекне арттырырга тырышты. Ләкин Байталы кинәт бөтен тәне белән калтыранып колакларын уйната, фырылдап артка чигенә башлады.

– Нәрсә, туганкай, шул кадәр буш килеп ардың да мәллә? – дип сөйләнә-сөйләнә Зиннәт ияреннән төште, – атының муеныннан сыйпап-сөеп алды. Тик малкаен җитәкләп ун-унбиш адым узды микән, күзләре юлга төште. Берара алда, юлның нәкъ уртасында, утлы күмердәй ике төрткеле соры бүкән утыра иде. «Нәрсә бу?» Күңелендә шул сорауга җавап туып өлгермәс борын, кайдадыр якында гына шыксыз аваз яңгырады: «У-у-у». Бүре! Янчуринның аркасы чемердәп, өшеп китте. Байтал башын артка каерып, авызлыгын чәйни-чәйни, койрыгын бот арасына кыстырган килеш дер-дер калтырана, артка чигенә башлады. Аты белән тарткалашып торган арада әлеге шыксыз аваз янә бөтен урманны яңгыратты. Зиннәт артында да ут күзле бүкәннәр шәйләп алды. Бүреләр. Ничәү? Берәү, икәү, өчәү... Курыкканга – куш, койрыгы белән биш... Шайтан, камалган бит ул. Аты ычкынып китә калсамы? Бетте. Хәзер куып тотып эһ дигәнче ботарлыйлар аны. Ә зәһәр утлар боҗрасы кысылганнан-кысыла бара. Мартта бүре өере һичнәрсәдән курыкмый, сукыр кигәвендәй теләсә нәрсәгә ташлана, дип, әтисенең сөйләгәнен ишеткәне бар иде. Янчуринның тәненә эссе бәрде.«Коралың бар бит», – дип боерды ул үз-үзенә. Икенче мизгелдә үзен кыска вакытка урап алган каушавы узды. Колаклары зыңгылдаганчы бар гайрәте белән атына кычкырды: «Стоять!» Тынычлан, туган... Ул өзәңгесенә басып ияргә сикерде. Байтал, шпорларның кисәк өтеп алуларына түзә алмыйча, авызлыгын чәйни-чәйни арт аякларына күтәрелде. Урманны ярып кешнәп җибәрде һәм бар куәтенә сикереп алга ташланды. Мондый кискенлекне көтмәгән алдагы бүреләр, көчкә юлдан тайпылырга өлгереп, күз ачып-йомганчы артка тартылып калдылар. Байтал колакларын яткырып, сөлектәй сузыла-сузыла алга очты. Ләкин бүре өере дә ызгышсыз гына калырга теләмәде. Тиз аңнарына килеп, алар да җайдак артыннан куа чыктылар. Моны Байтал да сизде. Йомыла-йомыла чабуын тагын да тизләтте.

Тик бер-ике чакрым ярышып чапканнан соң, җайдак белән ерткычлар өере арасы әкренләп кыскара барды. Янә берара шулай узгач, өерне җитәкләп чабучы ана бүренең нәфрәт белән янган күзләре, ыржайган тешләренә кадәр шәйләнә башлады. Җамалетдинга барып җитмичә, урман халкына ишетелерлек тавыш чыгарасы килмәгән иде. Нишләргә? Хәл мөшкел. Тагын берәр чакрым шулай чапканнан соң, атының да кызулыгы сүрелә башлады. Хәзер үк корал кулланмасаң, бераздан соң булуы мөмкин. Ак-караны шәйләүдән узган бүре өере очып килгән уңайга атның бугазына ябышачак. Ерткычларның һаман якынлаша баруыннан борчуга төшкән Байтал тигез ритмын югалтты, як-ягына чайкалып чаба башлады. Бу төзәп атарга комачаулый иде. «Тынычлан, туганкай, без икәү бит», – диде Янчурин атының муеныннан кочып һәм, куакларга эләгеп калмас өчен тагын да аскарак иелеп, бар гәүдәсе белән артына борылды. Ана бүренең киң маңгае наган көпшәсе белән тигезләнә башлагач, ипләп кенә тәтегә басты. Көчле шартлау урман тынлыгын чәлпәрәмә китерергә өлгергәнче, ана ерткыч кинәт очлы казыктай өскә чөелде һәм йөзтүбән хәлдә юлга кадалып төште. Артыннан чабучылары, шуны гына көтеп килгән сыман, аңа ташландылар, ыргыла-чәйнәшә аны өзгәләргә керештеләр.

* * *

Җамалетдин уяу иде. Ул да ату тавышын ишеткән. Бер кулына корулы мылтыгын тоткан, икенчесе белән бозау кадәрле койрыксыз этен җитәкләгән килеш чыгып капкасын ачты.

– Бура сатасың икән, карарга буламы? – диде Янчурин.

– Ошаса, карый бирегез, тик, юкә бура.

Җамалетдин, як-ягына карана-карана, ычкынып бугазга ябышырга торган этен оясына бикләде. Янчуринны өе артындагы җылы абзарга чакырды. Абзарда шахтер фонаре яна. Түрдәрәк сарык, кәҗә бәрәннәре йөри, почмакка аскан юкә яфрагын кыштырдатып яшь бозау тора иде. Ишек катына элгән камыт, ыңгырчак, дилбегә, йөгән кебек нәрсәләр күренә. Янчуринга яшьтән таныш ис – ат тире, парлы сөт, яшь мал, коры печән һәм корымлы лампа исе берьюлы сизелде. Ул хуҗа күрсәткән калын эскәмиягә утырды. Талган аркасын стенага терәп, рәхәтләнеп аякларын сузды. Иярдә күптән йөрмәгәнгә, озак чүгәләп торган сыман тез буыннары тәмам оеган иде.

– Баярак сез аттыгызмы? – диде Җамалетдин.

– Мин. – Янчурин кыскача сәбәбен аңлатты. Аннары төп мәсьәләгә күчте. – Соңгы көннәрдә урман егетләре тирәсендә безне кызыксындырган кеше күренмәдеме?

Җамалетдинның арпа башагыдай сары йөнтәс кашлары җыерылып, сусыл күзләре бераз кысылыбрак торды.

– Алай, нигә аны бик җентеклисез? Бураев тәфсилләп торды, инде син... Ә-ә, тукта әле. Өч-дүрт көн генә элек Раббани ике колы белән миндә коштай җитез чана көйләп йөрделәр, бөтен җире дә ак каеннан. Дөл-Дөлдәй гайрәтле акбүз юртакка җигеп киттеләр. Кызык, бөтен дирбияләрне, хәтта эшлия дилбегәсен дә акка буядылар. Дөл-Дөле, ак кар өстендәге ак кош кебек оча – күрерлек тә түгел!

«Ялгышмаганбыз, Раббани тәки монда булып чыкты», – дип уйланды Янчурин.

– Шайканың төп базасы еракмы әле моннан?

– Һе, шайтан белсен, кайсысы аның төптер бит. Бүген мәгарәдә, иртәгә Лаф чокырында.

– Монда кайчаннан күренә башладылар?

– Беренче кат мин аларны февраль уртасында күрдем. Егерме-утызга якын кеше бардыр, барысы да тук чырайлылар. Азып-тузып йөргән чакларын күрмәдем. Нык кул астында эш итүләре сизелә. Атаманнары Леонид исемле. Ә Раббани Леонидның ярдәмчесе булырга охшый. Узган ел да кыш салкынында Лаф чокырында торып киткәннәр иде... Леонидның үзен нибары бер тапкыр күрдем. Урта буй-сын, гади кыяфәт, культурный күренә. Сыны төз, хәрәкәтләре җитез, аз сүзле. Кырыс чырайлы, кырыклар тирәсендә.

– Ни генә булса да, Җамалетдин дус, без аларны йөгәнләргә тиешбез. Якуб Бураевич сезне рәхмәтеннән калдырмас. Ул да, Казандагы иптәшләр дә шул изге теләктә калдылар. Хаҗәте чыкса, сезнең ярдәмгә таяна аламмы мин?

– Кулдан килгәнне кызганмам. Әмма сез дә артыгын таләп итмәгез. Минем бит гаилә бар. Яшь балалар. Урманнарны ул ерткычлардан тулысы белән чистартып бетерергә ерак әле. Ә аларның һәр җирдә үз кешеләре. Моннан берсен алсаң, тегендә икесе калка.

– Борчылма, дус. Аларның сәгатьләре көннән-көн кими бара. Чөнки халык каны, күз яше бәрабәренә яшиләр алар.

– Һе, дип куйды Җамалетдин икеләнеп. – Сөйләү бер дә, эшләү башка. Ә ничек?

– Ничек икәнен хәзер сөйләшербез, мин тикмәгә генә...

Шул вакыт өйдәге сәгатьнең «доң-доң» килеп өч тапкыр сукканы ишетелде.

– Тыңла, Җамалетдин дус, – дип Зиннәт йорт хуҗасының күзләренә текәлде, – һәр эшнең чарасын алдан күреп бетереп булмый булуын, әмма тырышырга кирәк. Мин исән-сау барып урнаша алсам, мәгарәдән килерләр, иснәнерләр, сорашырлар. Хәтерлә, туганкай, сүз бер булсын. Мин – Сызрань сәүдәгәре малае подпоручик Сәяр Вәлияров. Күптән түгел генә Самара урманнарында бик нык кыйналганнан соң, калган кешеләрем белән кача-поса бу якларга килеп чыктым. Синдә икене кундык инде. Иртәгә Бураевтан бер чана, өч ат белән биш кеше килер. Алар барысы да минем бөркетләр. Авырлыклары сиңа төшмәс. Тамаклары тук, өсләре бөтен. Атларына бераз печән бирсәң, шул җиткән. Урнаштырып тор мунчаңа. Без синең белән әүвәлге күрешүебез. Безнең кайдан килеп чыкканны да белми калдың. Өченче көн төнлә шакыдык капкаңны. Безне монда тоту сиңа бик куркынычлы. Озын юлда интегеп килгәч, без бер тәүлек йокладык. Бүген миңа сәлам хатыңны тоттырып, тизрәк Лаф чокырына озаттың. Безнең арада бернинди алыш-биреш, сөйләшү-килешенү булмады. Син мине тизрәк күзеңнән олактыру ягын гына карадың. Менә шул әлегә. Ә хәзер, әйдә, озат хәерле юлга.

– Тукта, берәр кәнди шулпа эчеп ал төнге юлга, – дип, хуҗа, тиз-тиз генә олы өенә кереп китте.

Абзар эче тынып калды. Кайдадыр еракта бер-бер артлы ике тапкыр мылтыктан аттылар кебек. Йомры-йомшак бүректәй бәрәннәр бер-берсенә сыенып мич алдынарак тезелеп ятканнар да, татлы йокыга талганнар.

Таушалып, чәйнәлеп беткән иске кап артында, мич арасында, чи-чи килеп күсе халкы ызгышып алды. Мич як почмакка бәйләнгән бозау, кемер-кемер яфрак кыштырдатуын белде.

Зиннәтнең алдагы авыр сынау, чарасыз билгесезлектән җаны кыйналды. Раббаниның ишан улы икәнлеге мәгълүм. Леонид дигәне кайдан, кем? Әллә Сембердәге иптәшләр эзли торган подполковник Изотовмы? Ул кайчаннан бирле, күзе чыккан кигәвен кебек, анда бәрелә, монда сугыла. Һәлакәтеннән качып өзлексез әйләнә: әле Идел буе урманнарында, әле башкорт далаларында, әле Жигули тауларында. Мәкерле зат. Урта буйлы, кыяфәте төньяк халыкларына тартым. Ат кылыдай каты кара чәчле, кысыграк, үткен күзләр, еланныкыдай салкын караш. Хәйләкәр һәм коточкыч кансыз. Шайкасын учында нык йомарлап тота.

Зиннәт хуҗаның хатын алып кесәсенә тыкты, ә шулпасын капкалап өлгерә дә алмады, йортта ду килеп янә эт өрә башлады. Җамалетдин тын алырга да базмыйча ишек ягына колак салды:

– Тс-с, капкада кемдер бар. Нишлибез, нишләргә?

– Тыныч бул, – диде Янчурин тегенең кабалануын күреп, – сабыр гына. Фонареңны моннан алып чык, ишегеңне тыштан биклә. Урман кешеләре булса, өеңә алып кер әлегә, ничек тә юындыра тор, аннан күз күрер. Икенче төрле мосафир икән, монда керт. Мин әнә, мич арасында, чыпта артында булырмын.

«Якуб Бураевичтагы теге сатлык бәндә түгелме?» – дигән уй чагылып үтте аның башыннан һәм ялгышмады. Бер-ике минуттан, Җамалетдин кулындагы фонарь яктысына төбәлеп ишек төбендә... (!) башына төлке бүрек, бүре толыбы кигән җәенке, шадра битле Шакирҗан басып тора иде.

– Тиз, бүген үк Раббанига җиткерергә кирәк, иртәгә калса соң булачак, – дип сөйләнә-сөйләнә, Җамалетдинга пакет сузды ул. – Мин хәзер үк кире китәм. Юлда бүре өере очраган иде, атарга туры килде, – дип, ул чыга да башлады. Җамалетдин аңа иярде. Ат аяклары дөпелдәве, чана шыгырдавы тынгач, эт тә ярсынып-ярсынып өрүеннән туктады. Хуҗа кереп Шакирҗан китергән пакетны сузды:

– Элек тә шул килгән иде бугай. Капка аша гына хәбәрләшкәч, мин аны күрә алмадым, ә тавышы таныш. Инде нишләрбез, әллә икәү китәбезме? – диде ул борчылып.

– Мин генә ала барырмын. Аннан соң Леонид белән гәп бәйләр өчен дә бер сәбәп булыр.

– Ярар, - диде Җамалетдин йөнтәс кашларын сикертеп.

– Хуҗа чыккан арада, Янчурин конвертны ертып, тиз-тиз күз йөртеп чыкты. Хат бик кыска иде:

«Леонид! Подпоручик Вәлияровны тиешенчә каршы ал. Ул Татчекадан Бураевка килгән Зиннәт Янчурин булыр. Ш.»

Шакирҗан, һичшиксез, Якуб Бураевич ташлаган җимне тулысы белән йоткан. Ниһаять, хаин әлеге хәбәре белән үзен тулысынча фаш итте дигән сүз. Җитәр. Шул сатлык җан элемтәче аркасында Якуб Бураевич оештырган операцияләр берсе артыннан берсе уңышсызлыкка очрый бардылар. Кыска гына вакыт эчендә өч кеше, дүрт ат җуелды. Чөнки чекистлар оештырачак һәр операцияне алдан белеп торган банда, аларның үзләренә тозак куеп, көтеп ала һәм искәрмәстән һөҗүм итә иде.

Мондагы ачышларын кичектерми хәбәр итү максатыннан, Янчурин үзе дә кечкенә генә язу кисәге әмәлләде.

«Якуб Бураевич, юлда очраган бүре өерен искә алмаганда, сәламәт кенә килеп җиттем. Җамалетдин иптәшкә рәхмәт, җылы каршылады. Беренче әйтәсе килгән сүзем шул: без күптән эзли килгән эт токымын монда очраттым...»

Янчурин, «Поши чокыры» дип аталган үзән буйлап ике сәгать барганнан соң, урман чишмәсе янында тукталып атын эчерде. Портсигарыннан алып тәмәке кабызды. Көмеш портсигарга матурлап язган хәрефләргә карап торды. «С. Х. В.» – Сәяр Ходаярович Вәлияров. Шуларына кадәр туры китергән, иренмәгән бит осталар. Чишмә яныда яткан калын усакка утырып беразга күзләрен йомды. Тәмәке төтененнәнме, әллә иртәдән башланып һаман өстәлә килгән зур киеренкелектәнме, күзләрен йомуга бөтен тәне йомшап, каядыр төпсез упкынга төшеп киткәндәй хис итте үзен.

Янбызлары тиргә манчылып бәсләнгән көрән кашка, авызлыгын челтерәтә-челтерәтә, янәшәдәге куак-чыбыкны кемердәтергә кереште. Агач-куаклар арасыннан иңгән йолдыз һәм ай нурларында һәр тарафта җәйрәп яткан ак кар юрганыннан көмештәй зәңгәрсу сафлык бөркелә. Урман йокымсырап утыра. Тирә-юньдә тынлык. Аяклары өшүдән Зиннәтнең иске ярасы сызлый башлады. Ул аякларын ышкып-каккалап урыныннан торды, янә кузгалдылар. Аяк асларында шыгырт-шыгырт килеп каты кар шыгырдады. Бормалы сукмак буенда, ай нурларында коенып утырган моңсу ялгыз каен яныннан узганда Янчурин үзе дә сизмәстән Наҗияне исенә төшереп, үзалдына елмаеп куйды.

...Кунак кызлары кайткан көнне, кичкә таба ул энесе Сәлимгәрәй белән янә болынга печән чабарга барырга җыенган иде дә, тик әтисе: «Бүген барып йөрмәгез инде, Әхмәтвәли хәзрәт мунча ягарга кушты», – дип башка йомыш боерды: Мунчагызның идәннәрен юып чыгарыгыз, ишек төбенә яңа чыпта җәегез, утыныгызны каен әрдәнәсеннән алыгыз, диде. Аксак Әхмәт өчен генә булса, бик пошынмаслар иде дә, мунчада бүген кемнәр чабынасы, кемнәрнең тәне юылачагын күз алдына ачык китергәнгә, Зиннәт егет ике әйттереп тормады. Канатлангандай йөгереп-йөгереп эшләде. Каен яркалары тәмам янып беткәч кенә мичне томалады. Шомырт, мәтрүшкә сабаклары кушып бәйләнгән хуш исле каен себеркесен кайнар суда парлады. Бәбкә кебек йомшак, күпереп киткән минлекнең татлы исе мунчага гына түгел, бөтен тирә-юньгә таралды кебек. Себерке белән кырып-кырып юган сап-сары идәнгә ап-ак йомшак яңа чыпта җәйде. Тирләп-пешеп, эшен тәмамлап, чалбар балакларын төшерергә генә тора иде, ишек катында ягымлы тавыш ишетелде:

– Исәнмесез, саумысез...

Дистәләрчә көмеш кыңгыраулар чыңлап алдымыни! Кунак кызын хәзер үк күрермен дип уена да китермәгән иде. Бер күрүдән ничектер йөрәгенә, күңеленә кояштай ямьле нур бөркеп, алдында гаҗиз җан иясе үзе елмаеп тора лабаса.

– Рәхим итегез...

Әхмәтвәли хәзрәт кызы белән бергә калада укып кайткан кыз шушы микәнни!? Бигрәк сылу күренә... Кыз әле генә яңгырда юылган зәңгәр чәчәктәй күзләрен сирпеп бер елмайды да, кечкенә, әмма нык кулын сузды:

– Таныш булыйк, Наҗия, ә сез Зиннәтулла, шулаймы?

«Исемемне үк кайдан белгән соң әле?» Егет дулкынлануын белгертмәскә тырышып:

– Шәһәр туташлары бездәй ачык авыз булмыйлар шул, – дип сөйләнде, ике ягында ике гер кебек асылынып торган зур кулларын кая куярга белмәде.

Туташ аның тел төбен аңлап:

– Без булачак мөгаллимәләр, кайда булса да иң әүвәл бала-чагага игътибар итәбез, – диде, ике арадагы койма янында боларга карап хәйләкәр елмаеп торган Сәетгәрәйгә таба ымлады. Малай аңа игътибар итүләрен сизеп, кыр кәҗәседәй кузгалып, кара табаннарын гына ялтыратты.

– Тагын бер елдан мин аларны яңача укытырга керешәчәкмен. Бик зирәк малайга охшаган, абыйсыннан да уздырыр әле, – диде кыз көлеп.

Наҗиянең үзен шулай иркен, кыю тотуы егетне бераз сәерсендерде дә, сокландырды да.

Ә берзаман авыл халкының тәмам исен китәргән бер вакыйга да булды. Әбиләре Фәтиха карчыкта яшәгән ике ятим – Кәбир белән җиде яшьлек Кадыйрны күрше авылның чиркәү бакчасын басканда, ике букча алма белән тоталар. Шулар аркасында кенче көнне авылда мәхшәр купты. Сәгать уннарда бөтен авылны урам уртасына җыйдылар. Ике дәү урыс җитәкләвендә Кәбир белән Кадыйрны мәйдан уртасында торган баганага китереп аяк-кулларын бәйләделәр. Алар, бичаралар, төнне дә шулай бәйләнгән килеш чиркәү подвалында уздырганнар. Күлмәк-ыштаннары тәпәләнеп, аяк-куллары сыдырылып-тырналып беткән.

Әхмәтвәли хәзрәт тә шунда бутала. Менә шәмәхә борынлы берәү, кулындагы чыбыркысын баш очында хәтәр селтәп, каты аваз салды:

– Халык! Һәр җинаять кечкенәдән башлана. Алма урлау, ат куу, кибет басу, аннан кеше үтерү... Әнә анда, Питердә, шуның ише йолкышлар падишаһ галиҗәнапләренә кул күтәргәннәр, бомба ташлаганнар. Рәсәй күләм шушындый афәтләргә юл куймас өчен, бөтен җирдә бу хәшәрәтләрнең шытмас борын тамырларын корытырга кирәк. Минем хөкем – иллешәр чыбык боларга!

Шулай дип, үрәтник малайларның арык иңнәрендә асылынып торган күлмәкләрен аерып атты. Ә теге ике җирән, таза әзмәвер, Кәбир белән Кадыйрны алмаш-тилмәш ярырга тотындылар. Чыбыкларны сызгыртып, киерелеп суккан саен балалар башта үрсәләнеп елады, аннары көлдәй агарган йөзләре түбән иелде, тыннары бетте. Суккан саен җәрәхәтләреннән атылып чыккан кан тамчылары гына кызыл балан бөртекләредәй тәгәрәп, ыштан билдәмәләренә тәгәрәделәр, Янчура карт түзмәде, бар тавышына кычкырып җибәрде:

– Җәмәгать! Өч-дүрт черек алма өчен күрә торып ятимнәрне үтертәбезме, кузгалыйк бердәм!

Мәйданның гүләве көчәйгәннән-көчәя барды: «Бәйлә үзләрен баганага. Бир мөртәткә». Багана тирәсе ачулы халык боҗрасы белән үз-үзеннән кысыла башлаган иде, үрәтник, кигәвен куган корчаңгы ат кебек кыбырсып, ярсып билендәге кәкре кылычын тартып алды, күзләрен акайтып кычкырды:

– Ах, гололобые, бунт!

Мәйдан тынып калды. Әмма шулвакыт һич көтмәгән хәл булып алды. Үрәтник алдына, кайдандыр һавадан очып төшкән сыман, Наҗия килеп басты:

– Прекратить, изверги, – дип мәйданны гына түгел, Әхмәт хәзрәт белән үрәтникне дә өнсез итте. – Гөнаһсыз балаларны җәзаларга кем хокук бирде сезгә?

Бер мәлгә авызын ачып, аптырап калган үрәтник икенче мизгелдә аңына килде. Кылычы белән хәтәр кизәнеп, авызыннан күбекләр чәчә-чәчә акырып җибәрде:

– Мо-лочать, шелюха!

Зиннәт ул чакта үз-үзен белештермичә үрәтниккә ташланды. Учы киселүгә карамастан, тегенең кулыннан кылычын каерып алмый торып чигенмәде. Аннан соң көр тавыш белән:

– Вы пьяны, господин урядник, – диде кылычын аяк астына ташлап, йөзен җирәнеп җыерган хәлдә читкә борылып төкерде. Коты алынган хәзрәт шул хәлләрдән соң байтак вакыт Зиннәтнең күзенә чалынмый йөрде...

Янчуринны озата барган көмеш табактай түгәрәк ай хәзер уң якка чыгып яктырта башлады. Ялгыз җайдакның сагышын уртаклашырга теләгәндәй, аның өстенә агач-куаклардан зәңгәр күләгәләр ташлый-ташлый, юлчыдан бер адымга да калышмыйча артыннан йөгерде. Агач араларында ара-тирә күренеп киткән киек эзләрен яктыртып узды.

Тора-бара зәңгәрсу сукмак өсте, үзенең зәңгәрлеген югалта биреп, әкренләп агара, яктыра башлады. Көньяктан сарыланып таң атып килә иде. Шуны сизгәндәй, кайдадыр якында гына урман тынлыгын бозып, мәчебашлы ябалак ухылдап куйды.

Зиннәт кара тиргә баткан Байталының янбызына үкчәләре белән кагылып, аны тагын да ашыгырга әйдәде. Иярендә җай гына калкына биреп, юан усаклар ешлыгын узды. Баш өстендәге аркылы-торкылы ботакларны иелеп үтә-үтә, шактый иркен уйсулыкка килеп чыкты.

Җамалетдин әйтүе буенча, шул түбәнлекнең аргы читендә юан, куш имән буласы, һәм, ул шуның төбендә учак кабызырга тиеш иде.

Менә, ниһаять, имән. Янчурин атын ылыс исе аңкып торган карачкыл, юан наратка бәйләде. Тирә-юньнән коры-сары җыеп, куш имән төбендә учак дөрләтте. Өшегән кулларын чатыр-чотыр килеп яна башлаган учак җылысына сузып чүгәләгән иде, Байталы нәрсәдәндер борчылып, баскан урынында таптанып куйды. Шулчак Янчуринның колак төбендә үк кискен тавыш яңгырады:

– Встать! Руки вверх!

– Янчурин, кулларын күтәргән хәлдә, чүгәләгән җиреннән әкрен генә күтәрелде. Кинәт килеп чыккан бу ике кешенең кем икәнлеген ул яхшы чамалый иде. Боерыкларына сүзсез буйсынды.

– Мин атаман Вәлияров булам, хәзер үк хуҗагыз янына озатыгыз, – дияргә дә онытмады.

– Бик теләсәң, ераккарак та озатырбыз, – дип хихылдады карлыккан тавыш.

Мышный-мышный берәү аның күзен кысып бәйләде. Кулларын артка каерып богау салдылар. Наганын чишеп алдылар. Кесәсеннән тәмәке алып кабыздылар. Карлыккан тавыш, тагын нинди коралларың бар, дип күкрәк кесәләрен актарды, култык астына яшерелгән «алтын запас»ына җитешә башлады. Ләкин Зиннәт үзенең атаман, ниһаять, бай сәүдәгәр улы икәнлеген раслаучы кыйммәтле шаһитларыннан болай, җиңел генә аерылырга теләмәде. Аннан соң бу ике киекнең тупас комсызлыгы да ачуын нык кабартты аның. Түзмәде, култык астындагы алтын янчыгын кубарып маташучының тын юлына кисәк кенә тезе белән кереп чыкты. Бандит мондый кискен дөмбәсне көтмәгән иде бугай, лык итеп карга утырды. Авызыннан очып киткән утлы тәмәкесе Янчуринның чигәсен өтеп алды.

– Син нәрсә, анаңның кабер тактасы... – дип әшәке сүгенде карлыккан тавыш, әмма бүтәнчә кагылмады.

– Алтын әйберләргә тиясе булсагыз, карагыз аны, җилпуч корсаклар, икегезнең дә яңак сөякләрегезне күчереп куям, наганны алдыгыз – җитте, алтын – отрядныкы, – диде, каушап калган юлбасарларны ачу белән кисәтеп. Тегеләрнең тыны-тавышлары чыкмады.

Куллары, күзләре бәйләнгән килеш, ияр өстенә корсагы белән яткан хәлдә бәргәләнә-төртелә утыз-кырык минутлар чамасы барганнан соң, ниндидер тайгак текә ярдан төшеп туктадылар. Зиннәтнең борынына абзар, тирес исе килеп бәрелде. Якында гына ат кешнәп куйды, мыдыр-мыдыр кеше сөйләшкәне ишетелде.

Аны тупас рәвештә диярлек ияреннән тартып төшерделәр. Күзен бәйләгән каты брезентны чиштеләр. Кинәт бәргән яктыдан бермәл һични күрә алмый торды Янчурин. Берара ияләшкәннән соң көн яктысын, кызарып чыгып килгән тәүге кояш нурларын шәйләде. Ул кулларын да чишүен сорады. Әмма тегеләр сорауга җавап бирмәделәр. Карлыккан тавыш иясе Зиннәтнең муен төбенә төртеп, алга барырга әйдәде. Янчурин як-ягына күз төшереп алды. Каршы яктагы текә ярның шактый буе эчкә казылып яңа бүрәнәләр белән түшәлгән. Кайбер ачык ишекләрдән арандагы атлар күренә. Абзарның аргы башындагы калай морҗалардан сыек кына төтен саркый. «Менә бүре оясы кайда!» Землянкалар алдындагы мәйданчыкта тәртәләрен югары күтәреп бәйләгән буш чаналар тезелеп тора. Янчурин барлыгы унҗиде чана санады. «Бөтенесе түгел, кайдадыр җиңел чаналар да булырга тиеш. Атлары көр, фуражлары иркен, күрәсең», дип нәтиҗә чыгарды.

Зиннәтне иң кырыйдагы землянка янына җитәкләп китерделәр. Әлеге куышның ишеге калганнарныкы кебек елга ягыннан түгел, ә тау ягыннан казып ясалган иде. «Хуҗалар торагына аерым юл», – дип фикер йөртте «әсир». Җир баскычтан төшкәннән соң тар коридорда аларны аркаларына винтовка аскан кеше туктатты. Янчурин әлеге винтовкаларны күздән кичергәннән соң, сәерсенеп, үзен озата килүчеләргә карады... Һәм шаккатты: күз алдында кайнашучы дүрт бандит та өр-яңа шинельдән иде. Башларында кызыл беркеткән яңа бүрекләр.

Землянка ишеге төбендә аларны яшел гимнастерка, шундый ук галифе, көяз итекләр кигән озын буйлы, симез, тар җилкәле, озынча күксел битле берәү каршы алды.

– Менә, иптәш Раббани, урманда, тоттык. Атаман дигән була үзен, – диде карлыккан тавыш һәм «иптәш «Раббани»ның янына ук килеп колагына нидер пышылдады. Раббани тар маңгае өстенә салынып төшкән куе, кара чәчләрен сыпырып, яссы күкрәген кашып алды һәм, шешенке кабаклы кечкенә күзләре белән текәлеп берара карап торды да, теш арасыннан гына сыгып әйтте:

– Йөзеннән күреп торам, кызыл эт бу, Җамалетдиннан алган кәгазең кая, сволочь?

Янчуринның аркасы чымырдап куйды. Җамалетдин искәртүенә караганда, Раббани – шайка башлыгының ярдәмчесе буларак, бандада контрразведчик вазифасын да алып баручы, акылга бик мул булмаса да, коточкыч кансыз, Советларны, яңа тәртипне җаны-тәне белән күралмаучы җәллад та иде. Ул чәнечкеле көйдергеч карашын Янчуриннын алмыйча, озын сыйракларын аерып, аның алдына ук килеп басты.

– Ну?

– Френч кесәсендә. Сул якта, эчке кесәдә.

Янчурин түземле, тыныч булырга тырышты. Раббаниның ым кагуы белән ике бандит әсирнең кыска тунын, френч кесәләрен кабат актарырга керештеләр. Кечкенә күн янчыктагы алтын тәңкәләрен, сәгатен, портсигарын тартып чыгардылар, ә Җамалетдин биргән язу күренмәде, кызганычка каршы, ул юкка чыккан иде. Җәлладның кечкенә күзләрен кан басты.

– Ну, сволочь?..

«Атаманнары кайда соң? Учак янында күзне бәйләп, кесәләрне актарганда төшергәннәр, күрәсең», дип уйларга өлгермәде, карлыккан тавышлы бандит кычкырып җибәрде:

– Чыннан да, кызыл зараза бу, ниндидер чекист приемы белән минем дә эчкә манчыды.

Хәзергә кадәр әңгәмәгә катышмыйча Янчурин артында басып торган икенче юлбасар искәрмәстән бар көченә Зиннәтнең кабыргасына типте. Янчурин бите белән землянка ишегенә килеп бәрелде. Ишек ачылып китеп, ул эчкә ауды, һәм каты җир стенага сыланды.

– Күрсәтәм мин ул большевик этенә Җамалетдинның кәгазен... – дип хатын-кыз тавышы белән чәрелдәде Раббани. Землянка эчендә кинәт ут көлтәсе бөркелеп, каты шартлау яңгырады...

– Не стрелять? – Кискен яңгыраган әлеге көчле тавыштан землянка түшәменнән шыбыр-шыбыр коры туфрак коелды. «Песи күзе» янып торган соры, тынчу исле кечкенә бүлмәнең түр почмагында шыңшыган хатын-кыз тавышы да өзелде. Тынлыкны бозып, землянка ишегендә киң җилкәле берәү күренде. Кулындагы фонареннан землянканы яктыртып, ныклы адымнар белән түргә узды, Раббани кулындагы наганны алды.

– Тагын эчкәнсең, янә шул идән чүпрәгеңне яныңа салгансың, тфү, – диде ул җирәнүле тавыш белән һәм почмактагы такта-сәке өстендә ярым ялангач килеш күкрәкләрен кочып утырган хатын-кыз өстенә кайдандыр алып шинель ташлады. – Боецларның җаваплы заданиегә китәр алдыннан бирелә торган паекларын чөмереп ятасың, балда. Убрать!

Ишек түрендә үрә катып торган ике сугышчы килеп, шинель ябынган шәрә хатын белән почмакта торган кыршаулы биек агач тәпәнне алып чыгып киттеләр.

Фонарьлы кисәк кенә Янчуринга борылды. Үткен, кысык күзләрен аңа текәде:

– Син кем, браток?

Зиннәт төз гәүдәле, сыланып торган офицер киемендәге, урта яшьләрдәге тыгыз, шома битле бу адәмгә таба кан сауган күзләрен күтәрде:

– Подпоручик Вәлияров. Бүгенге көндә калган отрядым белән көчкә котылып, Җамалетдин кордонына туктадым. Сезнең янга киңәшкә килгән идем, ялгышмасам, сез Леонид әфәнде буласыз. Җамалетдиннан сәлам.

Атаман ярдәмчеләренә карап:

– Чишегез кулларын. Бирегез наганын, – дип боерды, – әсиргә борылып, – ә Җамалетдин миңа бернәрсә дә җибәрмәдемени? – дип сорап куйды.

– Урманда минем күзләремне бәйләп кесәләрне актардылар, шул чакта юкка чыгарганнар, ахры. Югыйсә хат җибәргән иде. Аннан соң, Леонид, сезнең кешеләрегез кулына минем отрядның алтыны эләкте.

– Борчылмагыз, подпоручик. Сезнең монда шырпыгыз да югалмас. Әйдәгез минем бүлмәгә, анда сөйләшербез. Ә минем ярдәмчене кичерегез, – диде ул ишек катында тукталып, – Контрразведчик буларак сизгер, тәҗрибәле булышчы. Кайчагында кызып китеп, таякны бераз бөгә төшә ул. Үзең аңла, барысына да ышанырга ярамый, бигрәк тә безнең хәлдә.

– Зыян юк, – дигән булды Янчурин, сыдырылган куллары белән күз янындагы шешен уа-уа Леонидка иярде. Аның бик вакытында килеп керүенә эченнән шатланып бетә алмады. Землянка ишеге төбендәге кораллы сакчылар яныннан үтеп, рәттән тезеп куйган чаналар буйлап киттеләр. Тышта аяз, тыныч көн хөкем сөрә иде инде. Яр өстендәге яшь каеннарда кояш нурлары уйный, чыпчык һәм песнәкләр чыркылдаша. Сукмак буендагы куш каенда талпына-талпына саескан хәбәр бирә, кунак килер, дия иде.

Атаман землянкасының ишеге төбендә дә винтовка аскан ике «кызылармеец» тора иде, ә эчтә, ишек төбенә таза гәүдәле, кара сакаллы, сыңар күзле янә бер өрәк баскан. Хуҗа бүлмәсе бөтенләй башкача җиһазландырылган. Такта идәнгә йомшак, яңа келәм җәелгән. Келәм өстендә нык өстәл, дүрт урындык. Җылы, якты. Миче дә кирпечтән. Өстәл янына утыруга, Леонид өстәл өстендәге шкатулкадан алып сигара тәкьдим итте, ә сыңар күзле сакчы мышный-мышный ишек катындагы агач тәпәннән фарфор чәйнеккә булк-булк иттереп сыекча агызырга кереште. «Спирт, - дип уйлап алды Янчурин, - эчәргә туры киләчәк, сынау башланды, димәк». Төньяк халыкларына тартым, имеш, ышан кеше сүзенә. Әлбәттә, әгәр Сергей Сергеевич Изотов шул булса... Хәер, чәче кара, күзләре кысыграк анысы, тик төньяклыларга бөтенләй охшамаган. Килеш-килбәте дә ярыйсы гына. Сирәк тешләре алгарак чыгып тора, зур авыз, юка иреннәр. Әмма, ничектер, үзен иркен хис итте Янчурин. Рольгә шулай ансат кына кереп китә алуы тагын да ышанычын арттырды. Атаман аның әңгәмәсен дикъкать белән тыңлый-тыңлый чәйнектән кружкаларга спирт агызды. Вәлияровның якын туганнарын, адресын язып алды. Коралы, фуражы, кешесе, аты барлыгын сорашты. Монда кайдан килеп чыгуын төпченде. «Ике-өч көн түзәрсең, Сызраньда ышанычлы кешеләрем бар, обязательно тикшерәчәкбез», – диде. Бернинди киеренкелек, икеләнү галәмәте юк йөзендә. Әйтерсең, бер полк офицерлары маневрдан кайтканнар да, юк-бар хезмәт мәсьәләләре хакында гәпләшеп утыралар. Ләкин бу явыз дошманның «кунак» игътибарын йомшартып, уяулыгын югалтуга юнәлткән мәкерле алымы икәнлеген бер секундка да исеннән чыгармый иде Янчурин.

– Хасан, – дип кычкырды кинәт башлык.

Хәсән дигәне шул сыңар күз, диңгез пираты сурәтендәге кара сакал икән. Ул, очып йөргән сыман, аяк очларына тавыш-тынсыз гына басып, бер агач табак белән буы чыгып торган чикмәнле бәрәңге, зур кисәк салкын ит китереп куйды. Билендәге кынысыннан үткен пычак чыгарып, кәбестә тураган кебек, итне кисәкләргә бүлгәләде. Пиратның тырнаклары җентекләп киселгән, куллары чиста итеп юылган иде. «Леонидның җан сакчысыдыр», – дип уйларга өлгермәде, аның уйларын сизгәндәй, шайка башлыгы ялчысыннан сорады:

– Син теге большевичка сучкага да шуны батырдыңмы?

Сыңар күз Хәсәннең тавышы чыкмады, атныкы кебек эре сирәк тешләре генә ыржайды. Янчуринның арка сөякләре ничектер салкынаеп китте, кымырҗып алды. Бер мизгелгә йөнтәс юан бармаклы кулга йомарланган, бизәкләп эшләнгән бакыр саплы үткен хәнҗәрне, тәндәге канлы җәрәхәтне күз алдына китерде...

Салганны эчеп куйгач, атаман аның каршына ук күчеп утырды, салкын карашын аңардан алмый гына сөйләнә-сөйләнә бәрәңге чистартырга тотынды.

– Менә шулай яшәп ятабыз, подпоручик, ә син атаң Ходаяр Вәлияров белән элемтәдә торасыңмы соң?

– Юк. Картлач мине үлгәнгә саныйдыр инде, мөгаен.

– Революция сине кайда эләктерде?

– Йөз дә икенче Оренбург полкында. Батальон командиры урынбасары. Полк командиры подполковник Архип Архипович Комаровский иде.

– Күптәнме урман братиясе белән?

– Так... – Янчурин бераз уйланып торгандай булды, – унтугызынчы елның июненнән. Башта Самара хөкүмәте кораллы көчләрендә, аннары Бәләбәй-Уфа юнәлешендә Медведь командалыгында өченче армиядә идем. Шуннан качтык та без.

– Соңгы тапкыр кайда дөмбәсләделәр соң шулай йолкынырлык итеп?

– Агыйдел үзәнендәге кордонда засадага эләктек. Югыйсә, лачыннар да гайрәтле, корал да җитәрлек иде. Шуннан Агыйдел буйлап тизрәк монда...

– Офицерлыкка кайда укыдың?

– Башта Казанда юнкерлар училищесын тәмамладым.

– Юнкерлар училищесын? – Леонид, күзләрен тагын да кыса төшеп, аңа якынрак тартылды. - Ә ничек мин сине күрмәгәнмен соң анда? Ул чакта училище начальнигы кем иде?

– Генерал-майор Богданович.

«Шантаж белән бутамакчы. Әгәр Изотов булса, ул Казанда беркайчан укымаган, хезмәттә дә булмаган. Саратов училищесын тәмамлаганнан соң академиягә керә, ә бетерә алмый кала», дип фикер йөртте Янчурин, ничектер тынычланып. Шулвакыт ишектә Раббани күренде. Өстәл янына килеп шайка башлыгын читкәрәк чакырды. Беркадәр бик җитди төскә кереп, пышылдашып тордылар. Леонидның: «Молодец, сынар өчен моңардан да кулайрак вакыт тагын кайчан туры килер иде әле», дип әйткәне ишетелде, һәм ул зур канәгатьләнү белән:

– Менә, подпоручик, язмыш сиңа елмаеп тора икән. Иртәгә бер җирдә сучканы күмәчәкләр. Эт туена җыелган кебек анда волостьның кайбер көчекләре дә булачак. Егет кешегә чүп тә түгел бу. Ике бөркеткә дүрт бүре. Секретарь, исполком башлыгы, чека һәм милиция начальниклары, – дип кулларын уа-уа сөйләнде атаман. – Информация тикшерелгән, төгәл. Күмү төштән соң булачак. Ну, подпоручик, эш күрсәт – карталар кулыңда.

– Ышанычыгыз өчен рәхмәт! – Бандитның мәкереннән җен ачулары кузгалып, тыны буылганлыктан, тавышын көчкә чыгарды Янчурин.– Бәлки, мин анда үз егетләремне генә җибәрермен, – дип ныклабрак уйлар өчен вакытны бераз сузарга ниятләде ул, – начармы-яхшымы, мин үзем дә отряд җитәкчесе бит. Ярый, мин киттем дә ди, кайтмасам, аларның язмышы кемгә кала?

Раббани белән Леонид бер-берсенә карашып алдылар. Леонид болай да зур авызын киң ачып, шаркылдап көлеп җибәрде. Кружкаларга янә спирт койды. Үз кружкасын авызына каплады да салкын нурсыз күзләре белән Янчуринга кадалды һәм кырыс тавыш белән теш арасыннан сыккандай ысылдады:

– Куркаклыкмы бу, әллә берәр маневрмы, подпоручик әфәнде? Синең атыңны иярлиләр уже, янә утыз минуттан юлга, ә отряд өчен борчылма, әфәндем. Син кайтканчы бөркетләреңне без урынбасар белән тикшерә торырбыз, хәерле сәфәр. – Шайка башлыгы Раббанига таба борылды. – Тиешенчә киендерегез, документларын, әйберләрен монда кертегез.

– Мин әзер, Леонид әфәнде, тик минем вазифамны төгәлрәк аңлатсагыз иде, – диде Зиннәт.

– Менә бусы башка мәсьәлә. Синең өлешеңә чекист Бураев белән милиция начальнигы калды. Ну, истә тот, син ялгызың гына түгел. Бер бөркетебез анда инде. Икенчесе син. Атыңны каберлектән икенче йортка куй. Пычак белән эш итсәң хәерлерәк булыр – сыналган, акланган алым. Шуны да бел, минем ышанычлы кешем икегезнең дә ничек эш итүегезне сынап-күзәтеп торачак, – шулай дип бандит күзләрен хәтәр очкынландырды.

– Икеләнү, шикләнүләр газапламасын сезне, әфәндем, әлегәчә сыртны җиргә тидермәдек. Юл кайсы тарафка?

– Яшьбибигә. – башлык, йә, бусына ни әйтерсең, дигәндәй, аны утта сынарга теләгән сыман, тагын да иелә төшеп, күзләренә карады,– моннан нибары 65 чакрым юл, шәбрәк барсаң, таң белән анда буласың...

Янчуринның аяк буыннары кинәт китереп суккан кебек кылтаеп куйды. Ул чайкалып китеп, бер кулы белән урындык артына ябышты. Икенчесе белән өстәлдәге кружканы алып көчкә авызына китерде. Ихтыярсыздан күзләрен йомды. Азапланып булса да тешләре арасыннан, кайнар шулпа йоткандай авызын яндырып, эчемлекне сөзәргә кереште. Бу вакытта аңа җир кинәт әйләнүеннән тукталып, тереклек дөньясы мәңгелек караңгыга убылды сыман тоелды һәм миләрен яндырып фәкать бер уй узды: «Наҗия». Ләкин икенче мизгелдә ул үз хәленә кайтты, спирт яндырып төшкән күкрәген ышкып торды да кузгалды.

– Моның ишене күптән авызга алган юк иде, тәмам бизелгән, – дип сөйләнде, күзендәге яшьләрен сөртте. «Наҗия микәнни? Их-х, язмыш, язмыш...» Зиннәт өзелеп-өзелеп йөрәге әрнүдән җиңелчә ыңгырашып куйды.

Ә янындагы дошманнары моны спиртның зәһәрлегеннән күрделәр.

* * *

Наши рекомендации