Технологик карта (11 кл.) Татар теле

Дәрес эшкәртмәләре

Нче дәрес

Тема: Катлаулы кушма җөмләләрне кабатлау

Максат һәм бурычлар: укучыларны дәреслек һәм аның үзенчәлекләре, быелгы уку елына максат һәм бурычлар белән таныштыру; катлаулы кушма җөмләләрне турындагы белемнәрен искә төшерү һәм ныгыту; татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәрес тибы:рефлексия дәресе (катнаш дәрес)

Җиһазлау:Интернет материаллары, электрон дәреслек.

Дәрес этаплары

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

Дәресне оештыру.

Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу, психологик уңай халәт тудыру.

Актуальләштерү.

Татар теле дәресләре турында әңгәмә:

- Узган уку елында татар теле дәресләрендә нәрсәләр өйрәндегез?

- Татар телен өйрәнү ни өчен кирәк?

- Нәрсә ул синтаксис?

- Татартелендә нинди җөмләләр була?

- Катлаулы кушма җөмлә дип нәрсәгә әйтәбез?

Уку мәсьәләсе кую

Сөйләм төшенчәсе. Сөйләмнең җөмләләрдән төзелүе. Тел белеменең җөмләләрне өйрәнә торган бүлеге синтаксис дип аталу. (Дәрестә катлаулы кушма җөмләләрне искә төшерергә кирәк) Быелгы уку елында кушма җөмләләрне өйрәнү турында мәгълүмат бирү.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:

1. Синтаксис төшенчәсен ачыклау.

2. Катлаулы кушма җөмлә төшенчәсен ачыклау.

3. Катлаулы кушма җөмлә, аның төрләре турындагы белемнәрне искә төшерү һәм ныгыту:

- Күп тезмәле катлаулы кушмаҗөмлә

- Күп иярченле катлаулы кушмаҗөмлә

- Катнаш кушма җөмлә.

4. Дәреслектәге күнегүләрне үтәү, катлаулы кушма җөмләрне алда санап кителгән үзенчәлекләреннән чыгып тикшерү. Парларда эш.

III. Рефлексив бәяләү:

1. Рефлексив кабатлау.

2. Дәрескә гомуми бәя. Һәр укучының үз эшчәнлеген бәяләве һәм нәтиҗәләр чыгаруы.

3. Өй эше.

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

Технологик карта (11 кл.) Татар теле

Предмет: Татар теле
Класс: 11
Автор: Э.И. Габидуллина
Тема урока: Катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә
Дәрес төре: катнаш

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге
Танып белү Коммуникатив-аралашу Регулятив уку гамәлләре
Башкарылган эш төрләре Эшчәнлек төрләре формалаштыру Башкарылган эш төрләре Эшчәнлек төрләре формалаштыру Башкарылган эш төрләре Эшчәнлек төрләре формалаштыру
Дәреснең оештыру өлеше Дәрескә күрсәтмә материалларның һәм җиһазларның әзерлеге Исәнләшү, укучыларда дәрескә уңай халәт тудыру Бирем”Схема дөресме?” Дәреснең темасын билгеләүгә юнәлеш бирү     Схеманың дөреслеген ачыклыйлар, тулыландыралар   Җөмләләрнеңтөрләрен искә төшерү Анализ   Катлаулы кушма җөмләләрнең схемасын төзү, күзаллау Укытучы белән исәнләшәләр, бер-берләрен сәламлиләр Укытучы белән хезмәттәшлек     нәтиҗәле хезмәттәшлекне планлаштыру Дәрестә эшкә әзерләнү, Дәреснең темасын үзләштерергә әзерләнү   Теманы чыгару  
Өй эшенең үтәлешен тикшерү Катлаулы кушма җөмлә турында интерактив слайд күрсәтү   Тест үткәрү, тестларны үзара тикшерүне һәм билге куюны оештыра Катлаулы кушма җөмләгә хас билгеләрне искә төшерәләр, ачыклыйлар Анализ, үзенчәлекләрне ачыклау Парларда эш Уку хезмәттәшлеге тикшерү Үз эшчәнлегеңне һәм иптәшләреңнең эшчәнлеген бәяләү
Белем күнекмәләрен актуальләштерү Катлаулы кушмаҗөмлә схемасына игътибарны юнәлтә Катлаулы кушма җөмлә турында ниләр белүләрен, катлаулы кушма җөмлә төрләре турында белмәүләрен ачыклыйлар Катлаулы кушма җөмләне төзүче компонентлар, аларның җөмлә төзүдәге роле   Синтез-гадидән катлаулыга барып, җөмлә төзү     Дәреснең темасын формалаштыралар Белемнәрне үзләштерүнең мөһимлеген аңлап эшләү
Яңа белем күнекмәләре һәм эш-гамәлләрен үзләштерү Гади һәм кушма җөмләләрне аеру юнәлешләрен , эш төрләрен оештыра, аларны аеруга омтылыш тудыра   Сыйныф белән эшне оештыра   Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләрн табарга, эзләнүгә, нәтиҗә чыгаруга этәрә Иптәшләрен һәм укытучыны тыңлыйлар, слайдлар карыйлар, фикер йөртәләр   Укытучының проблемалы сораулары аша гади һәм кушма җөмләләрне чагыштыралар һәм нәтиҗә чыгаралыр Кирәкле информацияне эзләү һәм үзләштерү   Охшашлыкны һәм аермалыкны табу максатыннан, чагыштыру Укытучы белән диалог   Укытучы белән диалог мини-диспут Укытучы белән хезмәттәшлек     Укытучы һәм иптәшләре белән үзара хезмәттәшлек    
Материалны аңлауны беренчел тикшерү Сыйныфка сораулар:   Катлаулы кушмаҗөмләләрнең ничә төре бар?   Бирелгән җөмләләрдә ничә грамматик нигез бар?   Кушма җөмлә ничә җөмләдән торырга мөмкин?   Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләрне нәрсә бәйли, берләштерә? Укытучының сорауларына җавап бирәләр Тәкъдим ителгән материалдан кирәкле информацияне таба һәм аера белү   Анализ Укытучы белән диалог   Укытучы белән хезмәттәшлек   Эшчәнлеккә бәя һәм үзбәя Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен аңлау
Белем күнекмәләрен һәм эш –гамәлләрен ныгыту   Биремнәр үтәүне оештыру: бер грамматик нигезле җөмләне тап, җөмләләрне берләштер   Гади җөмләдән катлаулы кушма җөмлә төзү   Катлаулы кушма җөмләдән гади җөмләләрне аерып чыгару   Интерактив ресурслар һәм карточкалардагы биремнәрне үтәү Бәйләнешнең сәбәп-максатын ачыклау   Эзләнү характерын-дагы эшләрне үтәүдә мөстәкыйльлек     Алган белемнәрнең ныклыгын тикшерәләр Үзләштерелгәнне аңлау һәм белемнәрдәге өзеклекләрне аңлау
Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру Кушма һәм гади җөмләләрне чагыштырып, нәтиҗә чыгаруга юнәлеш бирә Яңа тема буенча сораулар төзи һәм аларга җавап бирә белү   Тикшерүче төркемнәрнең җитәкчеләре чыгышы Телдән һәм язма сөйләмне дөрес һәм аңлаешлы итеп төзү   Анализлый һәм нәтиҗә чыгара белү   Логик эзлекле Фикер йөртү Иптәшләренең чыгышларын тыңлыйлар   Күмәк фикер алышуда катнашалар Үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп җиткерә белү   Монологик сөйләмгә ия булу Гомуми эшнең нәтиҗәсен чыгаралар  
                   

Наши рекомендации