Татар әдәбияты» предметы

Әдәби белем һәм мәгариф системасының сыйфатлы үзгәреше тотрыклы үсешкә омтылган теләсә кайсы җәмгыять өчен мөһим. Мондый система дүрт үзара бәйләнгән этаптан төзелә: башлангыч дәрәҗә – әдәби уку; база (нигез) дәрәҗәсе – татар әдәбиятының теориясе һәм тарихы; урта дәрәҗә – бердәм барыш буларак татар әдәбияты тарихы; югары яки һөнәри дәрәҗә – татар әдәбият белеме (әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, әдәби тәнкыйть).

Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында һәм башлангыч мәктәптә әдәби уку (татар әдәбияты) балаларны милли мохиткә алып керергә, татар балалар әдәбияты белән таныштырырга, китап укуга кызыксыну, әдәби текстны кабул итү культурасын формалаштырырга, үзенең кайсы милләт вәкиле булуын төшенү аша аңлы әхлаклылык һәм җаваплылык, патриотик хисләр, туган якка, Туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш.

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә, туган телдәге әдәбият буларак, татар әдәбияты курсы милли үзаң һәм гражданлык җәмгыяте таләпләренә җавап бирә торган шәхси сыйфатлар тәрбияләү һәм үстерүгә юнәлтелгән, укучыларны татар әдәбиятының иң яхшы әсәрләре, аерым язучыларның иҗаты белән таныштыруны, әдәби әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү ысулларын үзләштерүне, аерым язучы һәм шагыйрьләрнең иҗатында яңалыкны аңларга, объектив нәтиҗәләр һәм мөнәсәбәт формалаштыра алуга өйрәтүне күздә тота.

Өлкән сыйныфларда (10-11 сыйныфлар) укучының танып белү һәм иҗади сәләтләре үсешен, мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыруны тәэмин итә торган мәктәп курсы тәмамлана. Туган телле әдәбият һәм чит телле әдәбият буларак татар әдәбиятын укыту программасының эчтәлеге һәм структурасы нигезендә борынгы һәм урта гасырлардан башлап бүгенге көнгә кадәр өзлексез барыш рәвешендә әдәбият тарихын үзләштерү концепциясе ята.

Татар әдәбият белемен өйрәнү әдәби белем бирүнең, грамоталы белгечләр хәзерләүнең йомгаклау баскычы буларак күзаллана.

Шулай итеп, татар әдәбиятын туган телле әдәбият буларак укыту түбәндәге тәртипне күздә тота:

мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында – хәзерлек;

башлангыч белем бирүдә – башлангыч (әдәби уку);

төп гомуми белем бирүдә – база (нигез) (татар әдәбиятының теориясе һәм тарихы);

урта гомуми белем бирүдә – югары (өзлексез барыш буларак татар әдәбияты тарихы);

урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмаларында (хәзерләү юнәлешенә бәйле рәвештә) – югары һәм һөнәри (татар әдәбият белеме).

Татар әдәбиятын чит телле әдәбият буларак укыту, беренче чиратта, татар телендәге әдәби текстны аңлауга юнәлдерелгән. Моннан тыш, укучыларның үз фикерләрен телдән һәм язмача дөрес итеп җиткерә белүе, тормышка толерант мөнәсәбәт һ.б. формалаштыру мөһим булып санала. Ул түбәндәге дәрәҗәләргә ия булуны күздә тота:

мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында – хәзерлек;

башлангыч гомуми белем бирүдә (8 нче сыйныфка кадәр) – башлангыч (әдәби уку форматында);

төп гомуми белем бирүдә (8-9 сыйныфлар) – база (нигез) (татар әдәбиятының теориясе һәм тарихы);

урта гомуми белем бирүдә – югары;

урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмаларында (хәзерләү юнәлешенә бәйле рәвештә) – югары һәм һөнәри.

5.3. Мәктәпкәчә белем бирү

Мәктәпкәчә яшь телне өйрәтүдә иң нәтиҗәле чор булып санала. 7 яшькә кадәр балаларда акрынлап интуитив-гамәли эшчәнлек аркылы формалаша торган аралашу компетенциясе нигезләре салына. Шуңа күрә мәктәпкәчә белем бирү оешмасында үстерешле укыту, баланың потенциаль мөмкинлекләрен һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, «якындагы үсеш зонасы»на юнәлгән булырга тиеш. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында сөйләмнең татар телендә формалашуына ярдәм итә торган аралашу мохите тудырырга кирәк.

Мәктәпкәчә белем бирү программасы татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак башлангыч һәм дәвам итүче төркемнәрдә укытуны күздә тота. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен туган тел буларак өйрәнү вакытында сөйләм үстерү дәресләре үткәрелә; белем бирү барышы тулаем татар телендә оештырыла; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнгән вакытта әлеге процесс аерым дәресләр формасында да, режим моментларны да кулланып тормышка ашырылырга тиеш.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында татар теленнән гомуми курсны тәмамлаган вакытта, укыту-тәрбия процессының яңа һәм мөһим элементы булып баланың мәктәптә теге яки бу төркемдә укуга (башлангыч мәктәптә телне туган тел буларак яки дәүләт теле буларак өйрәнү) функциональ хәзерлеген билгеләү тора. Баланың телне белү дәрәҗәсен ачыклау системасы ата-аналардан интервью алу (анкета үткәрү), балаларны уен, махсус тудырылган аралашу ситуациясендә күзәтүне үз эченә ала. Бу процедураның нәтиҗәләреннән чыгып, баланың мәктәптә нинди төркемдә укыячагы билгеләнә.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында балаларга татар әдәбиятыннан белем һәм тәрбия бирү эчтәлегенең төп компонентлары булып татар балалар әдәбияты, туган як мәдәнияте белән таныштыру; үзенең нинди милләт вәкиле булуын, җирле табигый, географик, социомәдәни һ.б. үзенчәлекләр турында күзаллау формалаштыру; халык иҗатына (халык авыз иҗаты, музыкаль фольклор, халык декоратив-гамәли сәнгате һ.б.) якынайту торырга тиеш. Бу этапта татар әдәбияты сөйләм үстерү дәресләренең аерылгысыз өлешен тәшкил итә, туган телдәге әдәбият буларак өйрәнелгән очракта, әлеге процесс аерым дәресләр формасында тормышка ашырыла.

Татар әдәбиятыннан мәктәпкәчә белем бирү программасы әдәби текстларның эчтәлегенә уңай эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыруны (фольклор һәм матур әдәбият, әдәби әсәрнең авторы, халык авыз иҗатының кайбер жанрлары, шигъри һәм хикәяләүче сөйләм, матур әдәбият жанрлары); әлеге текстның әдәбиятның нинди төренә (автор әдәбияты яки фольклорга) караганлыгын, аның жанр хасиятләре нинди икәнлеген билгели алуны; әңгәмә алып бару күнекмәләре формалаштыруны (сөйләшүгә катнашу, үз фикерен белдерү, сораулар һәм аларга җавап бирүне, әңгәмәдәшкә хөрмәт белән карауны, фикерләүдә мөстәкыйльлекне) тәэмин итәргә тиеш.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар теле һәм татар әдәбиятыннан укыту һәм тәрбия эшен уңышлы тормышка ашыру яңа тенденцияләрне, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту методикаларын, һәм шулай ук баланың мәгълүматны кабул итү, хәтер үзенчәлекләрен исәпкә алып, татар теле һәм татар әдәбиятыннан заманча, нәтиҗәле, сыйфатлы бизәлешле укыту-методик комплектлары, аудио-видеоматериаллар, мультимедиа әсбаплары эшләү һәм чыгаруны күздә тота.

5.4. Башлангыч гомуми белем бирү

Башлангыч гомуми белем бирү этабында татар телен туган тел буларак укыту программасы сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен (тыңлау, уку, сөйләү, язу) үзләштерүне; гражданлык үзбилгеләнүе нигезләрен, үзенең нинди этник төркемгә каравын төшендерүне, алга таба тел берәмлекләре ярдәмендә аралашу, танып белү кебек универсаль уку-укыту гамәлләрен формалаштыру өчен җирлек хасил итәрлек күләмдә татар теленең системасы һәм структурасы турында беренчел мәгълүмат булдыруны тәэмин итәргә тиеш.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү нәтиҗәсендә укучыларда элементар чит телдәге кебек аралашу компетенциясен формалаштыру, ягъни түбән сыйныф укучысының сөйләм мөмкинлекләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып, телдән (сөйләү һәм аудирование) һәм язмача (уку һәм язу) формаларда татар телле әңгәмәдәшләре белән аралашырга сәләтле һәм әзер булуларына ирешү; лингвистик фикерләү киңлеген арттыру; өйрәнелә торган телнең төзелеше һәм аның туган телдән кайбер аермалары турында гомуми күзаллау булдыру; коммуникатив мәдәниятлелек нигезләрен, ягъни аралашырга өйрәтү, аралашуның сөйләмә һәм сөйләмә булмаган чараларын дөрес куллану, сөйләм этикетын саклау, әдәпле һәм матур сөйләмле әңгәмәдәш булу сәләтләрен үстерү тормышка ашырылырга тиеш.

Гомуми белем бирүнең башлангыч этабында татар әдәбияты «Әдәби уку» предметы рәвешендә укытыла. Бу вакытта үзе теләгән һәм дәрестә куелган таләпләргә бәйле укыр өчен әсәрләрне (китапларны) мөстәкыйль рәвештә сайлый һәм китапханәдән файдалана белүче, уку эшчәнлеген үзлегеннән белем алуда куллана ала торган грамоталы китап укучы тәрбияләү максаты алга чыга.

Башлангыч мәктәптә туган телле әдәбият буларак татар әдәбияты курсы милли мәдәнияткә кызыксыну һәм игътибар формалаштырырга, әдәби текстларны кабул итү күнекмәләрен ныгытырга тиеш. Шуңа ярашлы рәвештә татар әдәбиятын туган телле әдәбият буларак өйрәнгән сыйныфларда әдәби уку программалары фольклор әсәрләренең төрле жанрларын һәм авторлык әдәбиятының төрләрен һәм жанрларын бәяләү өчен кирәк булачак нигез төшенчәләр формалаштыруны; текстны укый, аңлатып бирә, анализ ясый һәм шәрехли белүне; әсәрдәге сюжет сызыкларын аера алуны; текстта чагылган төрле карашларны яки позицияләрне аңлауны; текстның төп фикерен билгеләүне; текстны һәм аның өлешләрен сораулар һәм биремнәр системасы ярдәмендә анализлауны; укылганга шәхси бәя бирә белә һәм мөстәкыйль фикер йөртә алуны күздә тота.

Татар әдәбиятын чит телле әдәбият буларак өйрәнә торган төркемнәрдә әдәби уку программалары әдәби текстны укый һәм эчтәлеген сөйли белүне эзлекле формалаштыра; хисси-мәгънәви үзәкләрне, текстның төзелеш үзенчәлекләрен, сәнгатьлелек чараларын ачыкларга өйрәтә; геройның характерын күзаллауны, төрле геройларның тәртибен чагыштырма планда тикшерүне; сөйләмне ишетеп кабул итү, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирү, тыңланганның эчтәлегенә кагылышлы сораулар бирә белүне, вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләүне; зур булмаган текстны мөстәкыйль укый белүне; сөйләшеп аралашуны; хат һәм кечкенә диктантлар язуны тәэмин итә.

Бу эш төп һәм урта мәктәптә дәвам ителә.

5.5. Төп гомуми белем бирү

Татар телен туган тел буларак укытуның төп гомуми белем бирү программасы укытуның метапредмет һәм предмет нәтиҗәләренә ирешүне максат итеп куя, компетентлы якын килүгә нигезләнә, аралашу, лингвистик, этномәдәни компетенцияләр формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән һәм сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен (тыңлау, уку, сөйләү, язу), телдән һәм язма сөйләм культурасы нигезләрен, әлеге дәрәҗә өчен тормышта мөһим булган даирәләрдә һәм аралашуда телне куллануның төп кагыйдәләрен һәм күнекмәләрен үзләштерүне; дөрес һәм грамоталы аралашу өчен тел материалының төзелеше, структурасы һәм эчтәлеге турында теоретик мәгълүматлар булдыруны; гомумевропа тел портфолиосы методикасы белән таныштыруны; телгә милли мәдәниятне, халыкның теле, әдәбияты һәм тарихы үзара бәйләнешен, татар теленең милли мәдәният үзенчәлеген чагылдыру формасы итеп карауны; милли тел берәмлекләре турында белемнәрне, татар сөйләм этикетын һәм, милләтара аралашу культурасын үзләштерүне; татар әдәби сөйләме нормаларын үзләштерүне, алар аша халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен аңлауны тәэмин итә.

Татар телен дәүләт теле буларак укытуның төп гомуми белем бирү программасы сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен (тыңлау, уку, сөйләү, язу) үзләштерүне, укучыларда сөйләм, тел һәм социомәдәни компетенцияләрне үстерүне, татар теле нормаларын гамәли үзләштерүне; татар теленең татар әдәбияты, мәдәнияте һәм тарихы белән бәйләнешен аңлауны тәэмин итә.

«Татар теле» предметыннан бердәм тест уздыру үз эченә язма сөйләмне генә түгел, ә телдән сөйләмне үзләштерү дәрәҗәсен бәяләүне дә алырга тиеш.

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын туган телле әдәбият буларак укыту укучыларның иң камил әсәрләр белән танышуларын, аларны уку, әдәби форма һәм эчтәлекнең берлегенә таянып анализлауны; милли үзаң үсеше өчен шартлар тудыруны, нинди этник төркем вәкиле булуларын төшендерүне, үз халкының тарихы, теле, мәдәнияте, дөньяга карашы, менталитеты, фәлсәфәсе турында системалы белемнәр булдыруны тәэмин итә.

Татар әдәбияты чит телле әдәбият буларак гомуми белем бирү мәктәбенең 5-7 сыйныфларында «Әдәби уку» предметы форматында, 8-9 сыйныфларында «Татар әдәбияты» предметы буларак өйрәнелә. Әлеге предмет укучыларны татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә якынайтуны, аның күренекле вәкилләренең иҗаты белән таныштыруны, укучыларда әдәби әсәрне кабул итү, аңлатып бирү күнекмәләрен формалаштыруны, башка халыкларга толерант һәм ихтирамлы мөнәсәбәтле күпмәдәниятле шәхес тәрбияләүне, рус һәм татар әдәбиятларын чагыштырма планда анализлау ысуллары ярдәмендә укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыруны; әдәби әсәр текстының аерым кисәкләрен татар теленнән рус теленә һәм рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерүне тәэмин итә.

5.6. Урта гомуми белем бирү

Татар телен туган тел буларак укытуның урта гомуми белем бирү программасы компетентлы якын килеп төзелергә, аралашу, лингвистик һәм этномәдәни компетенцияләрне камилләштерүгә юнәлдерелергә, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерүне тәэмин итәргә тиеш. Эчтәлек ягыннан ул үз эченә тормышта мөһим булган даирәдә һәм аралашу ситуацияләрендә телне дөрес һәм ирекле куллану осталыгын һәм күнекмәләрен, татар әдәби теленең нормаларын белүне, сөйләм этикетын, сәнгатьле сурәтләү чараларын, шулай ук телнең төрле функциональ мөмкинлекләрен дөрес куллануны үз эченә ала.

Татар телен дәүләт теле буларак укытуның урта гомуми белем бирү программасы сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен (тыңлау, уку, сөйләү, язу) югары дәрәҗәдә үзләштерүне; укучыларда сөйләм, тел һәм социомәдәни компетенцияләрне үстерүне; татар теленең нормаларын гамәли үзләштерүне; төрле телләрдә һәм мәдәниятләрдә уртак һәм үзенчәлекле хасиятләрне аңлауны тәэмин итә.

Югары сыйнфыларда татар әдәбиятын туган телле әдәбият һәм чит телле әдәбият буларак укыту программасы борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр милли әдәбиятның үсеш юллары турында тулы һәм системалы күзаллаулар формалаштыруга юнәлдерелгән. Шуңа ярашлы рәвештә туган телле әдәбият буларак татар әдәбияты укучыларның татар әдәбияты тарихының аерым үсеш этапларындагы төп үзенчәлекләренә басым ясап, аны өзлексез барыш итеп өйрәнүне, аерым шагыйрьләрнең һәм язучыларның иҗатларындагы яңалыкны күрергә-аңларга күнектерүне, татар халкының мәдәни кыйммәтләрен аңлы үзләштерү нигезендә әхлакый-эстетик позиция, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыруны күздә тота.

Татар әдәбиятын чит телле әдәбият буларак өйрәтү үз эченә укучыларны татар мәдәнияте, әдәбияты, татар әдәбитының тарихы турында материаллар белән таныштыруны; әдәби әсәрне һәм язучы иҗатын аңлау өчен кирәк булган теоретик белемнәрне һәм иҗади күнекмәләр формалаштыруны; толерант аң һәм тәртип формалаштыруны; төрле темаларга татар телендә ирекле сөйләшү сәләтләрен үстерүне; татар халкы һәм башка халыклар мәдәниятен үзләштерү ысулы буларак укуга даими кызыксындыруны, башка халыкларга ихтирамлы мөнәсәбәтне үстерүне үз эченә ала.

5.7. Өстәмә һәм инклюзив белем бирү

Тел, әдәбият, туган якны өйрәнү, шигърият яратучылар клублары, түгәрәкләр, секцияләрне үз эченә алган өстәмә белем бирү системасы филологик белем бирүнең мөһим өлеше булып тора. Ул яшь буынның иҗади сәләтен, шәхси сыйфатларын һәм талантын ачарга, үстерергә тиеш.

Татар филологиясеннән өстәмә белем бирү системасын булдыруда әдәби яки туган якны өйрәнү музейлары, театрлар, һәйкәлләр, әдәби кичәләргә, күргәзмәләргә йөрү, экскурсияләр, ярышлар үткәрү, иҗади конкурслар һәм бәхәс клублары оештыру зур роль уйный.

Аерым игътибарны якшәмбе мәктәпләренә һәм җәйге лагерьларга бирү зарур. Алар өчен татар телен туган тел буларак өйрәнүнең төрле дәрәҗәләре һәм татар әдәбиятын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча модульле программалар эшләү таләп ителә. Якшәмбе мәктәпләре һәм җәйге лагерьлар өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан төрле яшь категорияләре өчен уку әсбаплары әзерләнергә тиеш.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларга инклюзив белем бирү процессын оештыру укучыларга аерым якын килүне таләп итә. Яңа ысуллар һәм технологияләр куллану һәр укучыга белем бирү барышында аларның сәләтен үстерү, танып белү ихтыяҗларын канәгатьләндерү, шәхси компетенцияләрне үстерү өчен шартлар булдыруны күздә тотарга тиеш. Инклюзив белем бирүдә иң отышлыларның берсе булып «портфолио» технологиясе тора. Ул дифференциаль якын килүне сыйфатлы һәм нәзакәтле итеп башкарырга, уку-укыту процессын индивидуальләштерүне укучыларның акыл, физик мөмкинлекләрен исәпкә алып, игътибарларын моңа юнәлтмичә, «чикләнгән мөмкинлекләрен» артык билгеләмичә тормышка ашырырга юл ача.

5.8. Урта һөнәри һәм югары белем бирү. Кадрлар әзерләү

Татар теле һәм әдәбиятын урта махсус белем бирү системасында укыту урта гомуми белем бирүнең әзерлек һәм белгечлек юнәлешенә бәйле адаптацияләнгән программаларына таяна. Шуңа өстәмә булып теге яки бу юнәлеш буенча белгечләрне укыту өчен махсус программалар эшләнергә тиеш.

Һөнәри филологик белем бирү структурасы түбәндәге дәрәҗәләрдән төзелә: урта һөнәри белем бирү, югары белем (бакалавриат), югары белем (специалитет, магистратура), югары белем (югары категорияле кадрлар әзерләү).

Һөнәри белем бирү этабында булачак белгечнең социаль мөнәсәбәтләрнең төрле даирәләрендә эшчәнлеге һәм башка этномәдәни төркемнәрнең вәкилләре белән аңлашуга һәм хезмәттәшлеккә сәләтлелеге белән бәйле этномәдәни тел компетентлыгын формалаштыру бурычы билгеләнә. Татар телен һәм татар әдәбиятын укытуның төп максаты булып татар тел белеме һәм әдәбият белеменнән гыйлемнәрен тирәнәйтү юлы белән квалификацияле кадрлар әзерләү тора.

Россия Федерациясендә татар филологиясе өлкәсендә эшләү өчен кадрлар әзерләүнең оештыру һәм методик аспектлары бар. «Филология» һәм «Педагогик белем» юнәлешләрендә белгечләр әзерләүгә ел саен бюджет урыннарының кыскаруын, һәм Россия Федерациясендә филолог-галимнәрне, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, татар балалары белән эшләү өчен мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләрен һәм башлангыч сыйныф укытучыларын әзерләү оешмаларын һәм структураларын оптимизацияләүне исәпкә алып проблеманы өйрәнү һәм 2030 елга кадәр тиешле юл картасын эшләү сорала.

Россия Федерациясенең Мәгариф турындагы №273-ФЗ (29.10.2012 ел) номерлы законына үзгәрешләр керү сәбәпле, мәктәпкәчә белем бирү алга таба башлангыч белем өчен нигез булып хезмәт иткән циклның беренче этабы санала. Шуңа күрә хәзерге көндә Татарстан Республикасында татар телен белгән мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү педагог-хезмәткәрләренә ихтыяҗ артты. Моңа бәйле рәвештә Россия Федерациясенең югары уку йорларында «Педагогик белем. Туган (татар) тел, әдәбият һәм мәктәпкәчә белем бирү»; «Туган (татар) тел, әдәбият һәм башлангыч белем бирү» юнәлешләрендә катнаш программалар нигезендә укытуны киңәйтү мөһим.

Татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларының һөнәри дәрәҗәсен камилләштерү максаты белән:

татар балаларына татар телен өйрәтүне тулысынча колачлап алу максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең татарлар компактлы яшәгән төбәкләрнең белем бирү оешмалары өчен, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ихтыяҗны исәпкә алып, методикаларны яңарту;

татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларын әзерләү һәм яңадан әзерләү, шулай ук аттестацияләү (шул исәптән заманча мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне дистанцион форматта куллану) мәсьәләләрен хәл итүдә җитди чаралар күрү;

татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларына күптелле мохиттә укыту һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар белән эшләү өчен кирәк булган компетенцияләр формалаштыру өчен өстәмә һөнәри белем бирү системасын камилләштерү таләп ителә.

Наши рекомендации