Эчтәлек ягындагы мәсьәләләр
Татарстан Республикасы мәктәпләрендә татар теле һәм татар әдәбияты барлык укучыларга да 1992 елдан бирле укытылуга карамастан, бүгенге көнгә кадәр рус телендә белем бирә торган мәктәпләрне тәмамлаучыларның барысы да татар әдәби теле нормаларын һәм сөйләм этикетын, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үзләштергән дип әйтеп булмый.
Татар телен туган тел буларак укыту лингвистик компетенция формалаштыруга юнәлдерелгән булырга тиеш. Ләкин уку материалының катлаулы һәм күләмле булуы үзләштерелгән лингвистик материалның мәктәпне тәмамлаучылар телендә һәм сөйләмендә тулы кулланылыш таба алмавына китерә. Бу укучыларның аралашу күнекмәләрен формалаштыруга, татар телен туган тел буларак укытуга предметара якын килүгә, татар теленең татар мәдәнияте һәм тарихы өлкәсендә белем бирүче башка гуманитар дисциплиналар белән бәйләнешенә игътибарның җитмәве белән аңлатыла.
Белем бирүдә җитди кимчелекләргә китерә торган сәбәпләрнең берсе булып уку материалында дәвамчанлык һәм логик эзлеклелекнең бозылуы тора. Дәвамчанлык, системалылык һәм дифференциальлек мәсьәләсен хәл итү гомуми һәм һөнәри белем бирүнең барлык баскычларында өзлексез укыту системасын булдырырга ярдәм итәчәк.
Әдәби белем бирү нигездә ике юнәлешне берләштерә: мәгълүмат җиткерүне (биографик, әдәби-тарихи, теоретик материал белән танышу) һәм укуны. Гамәлдә беренчесе өстенлекле булып чыга. Әмма бары тик уку гына укучыны алдагы буыннарның рухи тәҗрибәсен үзләштерүгә нәтиҗәле һәм отышлы якынайта ала.
Әдәби белем бирү эчтәлегендә әсәрләрне кабул итү күнекмәләрен формалаштыруга һәм шәхси бәя бирүгә җитәрлек игътибар ителми. Укучыларны матур әдәбият дөньясына алып керү өчен китапханәләр, музейлар, театрларның үзенчәлекле мөмкинлекләрен куллану, төрле мәдәни һәм белем бирү-агарту оешмалары хезмәткәрләренең бергәләп эшләвенә ирешү кирәк. Бу стратегияләр гомуми белем бирү мәктәбе өчен татар әдәбияты программаларында, УМКларда, дәреслекләрдә билгеләнергә тиеш.
ХХ-ХХI гасырлар чигендә укучыларның тормыш тәҗрибәсе, әхлакый күзаллаулары һәм өйрәнелә торган әдәби әсәрләрнең эчтәлеге арасында өзеклек барлыкка килә. Укыту программасының классиканы өйрәнүгә йөз тотуы хәзерге татар әдәбиятын икенче планга этәрә. Укучының яшь үзенчәлегенә бәйле текстны психологик кабул итү мөмкинлеге һәм әсәрнең катлаулылыгы да еш кына бер-берсенә тәңгәл килми.
Димәк, шушы Концепциядә куелган максатларны исәпкә алып, әдәби материалны фәнни нигезләп сайлап алу сорала.
Үсеп килүче буынның татар әдәбиятыннан читләшүенә еш кына дәреслекләргә һәм хрестоматияләргә кертелгән текстларның мәктәп укучысы өчен яраклаштырылмаган, аңлатмаларсыз һәм тиешле шәрехләүләрсез бирелүе үзе үк сәбәп булып тора. Укучыларның сөйләм тәҗрибәсе һәм әдәби әсәр теленең тәңгәл килмәве аерым сүзләрнең мәгънәләрен, грамматик формаларны һәм категорияләрне белмәүдә, әсәрләрдә сурәтләнгән аерым тормыш ситуацияләренең мәгънәсен аңламауда, билгеле бер фактларны, шул исәптән тарихи фактлар, йола һәм гадәтләрне белмәүдә күренә.
Туган телле әдәбият буларак татар әдәбияты курсы укучыларда татар халкының үткәне белән горурлану хисе тәрбияләү, милли традицияләрне, милли геройларны белү һәм хөрмәт итү, дөньяга караш, менталитет, фәлсәфә, татар матди һәм рухи мәдәниятенең үзенчәлекләрен күрсәтү аша милли үзбилгеләнүгә алып бару максатыннан камилләштерүне сорый. Татар әдәбияты әсәрләре тарихи-мәдәни ретроспективада милли идеягә берләшә торган мегатекст тәшкил итәләр. Бу һәр милли мәдәнияткә хас, һәм шуны аңлау туган телдәге әдәбият буларак татар әдәбиятын укыту нигезенә салынган булырга тиеш.
Чит телле әдәбият буларак, татар әдәбияты укыту предметның эчтәлегенә тәэсир ясый. Бу очракта, беренче чиратта, татар телендәге әдәби текстны аңлау дәрәҗәсе исәпкә алынырга тиеш. Ул укучыларның яшь һәм әдәби үсеш үзенчәлекләре таләпләренә җавап бирә торган аңлаешлы, кызыклы, адаптацияләнгән текстлар сайлауны таләп итә. Моннан тыш, махсус әзерлексез генә чит телле әдәбиятны кабул итү, башка әдәби дөньяга, чит образлар системасына керү дә бик авыр. Шуңа күрә, чит телле әдәбият буларак, татар әдәбиятын өйрәнү барышында рус әдәбияты белән ассоциатив бәйләнешләр урнаштыру, рус һәм татар әдәбиятларының уртак якларына таяну мөһим санала.