Ирле язучыларыбыз ӘсӘрлӘрендӘ фикер ҺӘм хис тӨрлелеге
Минһаҗева И.В.
9 нчы урта мәктәп
Фәнни җитәкчесе: Газеева Ф.С
“Шагыйрь композитор булырга тиеш”
Һ.Такташ
Шигырь – эмоциональ, хисле сөйләм. Ул - тойгы-фикерләрне,омтылыш-кичерешләрне сурәтли. Күңел уйларын, сизелер-сизелмәс тибрәнешләрен борынгы әдипләребез аеруча күркәм, мөһим күренеш дип санаганнар булса кирәк. Аны гадәти сөйләм теле белән, чәчмә рәвештә әйтеп бирсәң, артык салкын, төссез чыгар, хикәяләү формасы предметның затлыгына тәңгәл килмәс кебек тоелган, күрәсең. Кешенең кәефен, дулкынлану халәтен бары тик шундый ук дулкынландыргыч рәвештә тасвирлауны гына шагыйрьләр табигый дип исәпләгәннәр, ахрысы. Әле хәзер дә, күңел ташыган мәлдә яки кинәт туган зур кичерешләр вакытында, адәм баласының, прозаны кирәксенмичә, җырлап җибәрүе, биеп алуы, тойгыларын сәнгать чараларына күчерүе әнә шуңа ишарә итмиме?
Күңел дөньясы – күзгә күренми торган, җисемсез, предметсыз хәят ул. Аңа сурәтлелек бирү өчен шагыйрь өстәмә эстетик чараларны: рифма, строфаларны, телдәге сурәтле бизәкләрне ярдәмгә чакыра. Алар күпмедер дәрәҗәдә нормалаштырылган сөйләм хасил итәләр – монда шигырь юллары гына түгел, хәтта иҗекләр дә билгеле бер санда гына киләләр, сүзләр зарури рәвештә диярлек бер-берсенә аваздаш яңгырыйлар. Шигърилек тудыручы һәрбер сыйфат сөйләмгә яңа матурлык өсти, аны килешле, ыспай итә һәм, барыннан да мөһимрәге, кичерешләрне образлы, предметлы итеп күз алдына китереп бастыра. Шулай ипле әйтү нәтиҗәсендә шигъри гәүдәләнгән уй-хисләр күңелгә хуш киләләр, бик җиңел хәтергә кереп, берегеп калалар.
Иҗади эшебезнең темасы: “Җирле язучыларыбыз әсәрләрендә фикер һәм хис төрлелеге”. Бу теманы актуаль дип саныйбыз, чөнки җирле язучыларыбызның иҗаты әле әдәбият белеме ягыннан ныклап өйрәнелмәгән.
Хәзерге шигъриятнең төп үзенчәлекләре нидән гыйбарәт соң? Аңа нинди сыйфатлар, яңа тамга-билгеләр хас? Аңлашыла ки, төрле юнәлешләрдә барган үзгәрешләрнең барысына да тукталу мөмкин түгел. Шигъриятнең халык яшәешендә, Татарстан язмышында тоткан урыны елдан-ел арта, бу күренешнең мәгълүм сәбәпләре бар.
90-нчы еллар башында сәяси, иҗтимагый, икътисади үзгәрешләр, борылышлар йогынтысында татар халкының ачы язмышы турында уйланып, борчылып язылган, тарихи аң белән сугарылган шигырь-поэмалар күбрәк иҗат ителә Поэзия милләт азатлыгы, татар телен, халыкның динен, гореф-гадәтләрен, меңәр еллар дәвамында камилләшә, чарлана килгән әхлак кагыйдәләрен саклау өчен көрәш юлына чыга.
Күренекле татар шагыйрьләребез белән бер рәттән җирле әдипләребез Ф. Шаех, Г.Әхтәмова, Г.Әгъләмҗаннар кебек кыю фикерле шагыйрьләр нәкъ шул юнәлештә татар поэзиясенең йөзенә кызыллык китермәстәй әсәрләрен безгә ирешетерделәр. Ф.Шаехның уйчан, мәгънәле, реалистик поэзиясен Г.Әхтәмова белән Г.Әгъләмҗанның шартлы алымнарга бай, дәртле, көтелмәгән борылышлы шигырьләре тулыландыра. Г.Әхтәмова шигърияткә хатын-кызның уйлау рәвешен, шатлыгы-кайгысын, рухи матурлыгын алып килде.
Поэзиянең үсеш юллары турында сүз алып барганда, Н. Юзиевның фикеренә басым ясамый калып булмыйдыр. “Бүгенге шигырьнең төп характерын берничә сүз белән генә аңлатуы, әлбәттә, кыен, - ди ул, әмма шунысын ачык итеп әйтеп була: ул заман һәм заман кешесе белән бергә үзгәрә бара; аның аһәңе һәм структурасы яңара, төрләнә һәм катлаулана, шигъри сүзнең егәрлеге, энергиясе һәм нюанслары арта, күренеш-детальләрнең мәгънәлелекләре көчәя ..., лирик башлангыч тирәнәя” [Юзиев,1973,25]. Бу очракта, мисал рәвешендә, Ф.Шаехның “Дала тулпары”, Г.Әгъләмҗанның “Урак өсте”, Г.Әхтәмованың “Гөлчәчәк”, “Зәңгәр хыял” шигырьләренең заманча яңгыраган сайланмаларын әйтеп үтәргә мөмкин. Шигъри үзенчәлекләре, тәэсир итү ысуллары төрле-төрле булган әлеге шагыйрьләрнең рухи уртаклыгы тирән. Ә шулай да иҗатчының тирә-юньне ничек кабул итүе бик мөһим: әдәби әсәр язучы тарафыннан тудырыла бит. Әдип – бу эшнең остасы, сүз ярдәмендә мавыктыргыч, мәгънәле, гыйбрәтле яңа дөнья төзүче зат ул. Шуның белән бергә әдип – аерым бер шәхес тә бит әле. Аның үзенә генә хас характеры, хис-кичерешләое, томыш тәҗрибәсе бар. Шуңа күрә ул билгеле бер күренешләрне күңеленә бик якын ала, алар хакында уйлана, баш ваата; икенчеләренә битараф карый, кайбер хәлләр анда ризасызлык хисе уята.
Лирика – шигъриятнең иң сизгер һәм өлгер төре. Хәзерге лирика үзәгендә торган шәхес киеренке физик һәм акыл хезмәте белән яши. Татар поэзиясендә бу эзләнүләр Ф.Шаех иҗатында ачык гәүдәләнеш тапкан. Аның иҗатында фәлсәфи-лирик башлангыш тирәнәя, ныгый. Дөньяда һәр күренешнең, табигатьнең, фикернең үз кыйммәте, үз урыны бар, ди шагыйрь. Шулар арасында шәхес аеруча игътибарга лаеклы:
Яшәдем мин кайчак давыл булып, кайчак утлар булып дөрләп тә.
Җәйге көндә шул күкрәүле болыт яшен ата минем йөрәккә.
(“Төнге яшен”)
Автор шәхес кичерешләре турында саклык һәм нәзакәтлек белән яза. Гомумән, Ф.Шаех, шигырьнең эчтәлеге таләп иткәнчә, яңгырашны төрләндерә, сурәтләү чараларының, шәхеснең эчке дөньясы кебек үк, бай һәм төрле булуы турында туктаусыз кайгырта, эзләнә.
Г. Әгъләмҗанның лирик герое – ялкынлы йөрәкле, көчле ихтыярлы шәхес. Ул йомшак, җебеп, югалып калучыларны өнәми. Ә инде кешенең кешелеген билгеләүче сыйфатын – хезмәткә мөнәсәбәтен, зурлый. Г. Әгъләмҗан поэзиясе фәлсәфи яктан байый, лирик затның рухи дөньясы катлаулана.
Кешеләрнең шатлык-кайгыларын укып була карап күзенә,
Кайгың булса – бир үземә барын, шатлыкларың калсын үзеңә.
(“Туган көнең белән, Ык кызы!..“)
Г.Әгъләмҗан туган халкының язмышы, үткәне турында туктаусыз уйлана. “Сүзләр җыям”, “Барла, халкым, тарихыңны!..” кебек шигырьләрендә ул ерак тарихны, аның сәхифәләрен бүгенге югарылыктан торып бәяли.
Билгеле ки, пейзаж лирикасының нигезендә табигать белән бәйле хис-кичереш, тойгы, халәт ята. Табигать күренешеләре кешегә төрлечә тәэсир итә, ә пейзаж лирикасы гаҗәеп табигать образларына ия. Нәкъ шушы образлар шагыйрьнең табигатьне күрү рәвешен, аны бәяләвен күрсәтә. Җирле шагыйрьләребез иҗатында да пейзаж лирикасын чын мәгънәсендә күрә алабыз (Ф.Шаех “Туган ягым – Чәҗ буйлары”, Г.Әхтәмова “ Хакыйкать бер” һ.б.).
Г.Әхтәмова иҗатына килгәндә, аның шигырьләре, гомумән, үзенчәлекле яңгырый. Алар гражданлык хисе, миһербанлылык, кешегә һәм табигатькә мәхәббәт кебек шигъриятнең элек-электән килгән сыйфатларын бүгенге көн күзлегеннән, яңа биеклектән килеп ачарга омтылалар. Ул әлеге буын поэзиясенең эчке гүзәллеген, самими яңгырашын саклау, халык язмышын, киләчәге өчен көрәшен, тормыш күренешләрен яңача яңгырату, җыйнак композицияне, төзек яңгырашны “сафка бастыру” рухы белән яши.
Шагыйрьне хикмәт иясе, ә шагыйрьнең төзү материалы – тел, диләр. Моның белән килешми булмый. Чөнки тел сүзләрнең мәгънәләренә, үзара катлаулы бәйләнешләренә, үзенчәлекле яңгырашларына таянып, дөньяның яңа гармониясен ачышуда катнаша, кешене камап алган тирәлекне сурәтли, кешенең фикер-хисләр дөньясына үтеп керә. Көдрәтле көче белән үтеп керә дә, шул фикер-хис дөньясын шигъри чаралар һәм шигъри тел ярдәмендә укучыга да үтә күренмәле ясый аны хисси конкретлыгында күз алдына бастыра.
Йомгак ясап, шуны әйтәсе килә: иҗади эшебездә без, җирле әдипләребезнең әсәрләре аша шигырь чараларының шигъри фикер белән бәйләнешен, хис-фикер җегәрлегенең авазлар энергиясенә әверелүен, сүзләр дөньясына күчүен, аларның үсешен-үзгәрешен күрсәтергә тырыштык.
Күргәнебезчә, тормышны танып белүнең формалары һәм алымнары гаять хәрәкәтчән. Татар халкының сурәтле фикерләве һәрвакыт хәрәкәттә. Ул чордан чорга, буыннан буынга байый бара, чынбарлыкны тирәнрәк ачу юлларын эзли.
Әдәбият
1. Әгъләмҗан Г.З. Урак өсте. – Казан: Матбугат йорты,2000. – 144 б.
2. Әхтәмова Г.Х. Зәңгәр хыял. – Чаллы: “Хәерле иртә” нәшрияты, 2000. -75 б.
3. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000, - б. 44.
4. Шаех Ф.Г. Дала тулпары. – Чаллы: “Мәгърифәт” нәшрияты, 1996. – 239 б.
5. Юзиев Н.Г. Хәзерге татар поэтикасы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1973. – 25 б.