V. Концепцияне тормышка ашыруның төп юнәлешләре

Гомуми юнәлешләре

Татар телен туган һәм дәүләт телләре буларак укытуның концептуаль нигезләрен эшләгәндә мәгариф һәм тел белеме өлкәсендә рус һәм чит ил тәҗрибәсенә таяну мөһим. Аерым алганда, 2006 елның 18 декабрендә кабул ителгән «Европа Парламенты һәм Советы тәкъдимнәре» (2006/962/ЕС) кешенең бөтен гомере дәвамында гыйлем җыюны дәвам итү өчен кирәк булган иң мөһим һәм төп компетенцияләрнең берсе итеп туган телне белүне билгели. Бу һәр гражданинга үз туган телен өйрәнү һәм үстерү мөмкинлеге тудыруга юнәлдерелгән дәүләт мәгариф системасы аша, аралашу тәҗрибәсенә, төрле хәлләр һәм шартларга бәйсез рәвештә, туган телләрне саклау һәм үстерүнең хәзерге шартларда әһәмиятен тагын бер тапкыр ассызыклый.

Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту барышын камилләштерү күп очракта курсның эчтәлеген, уку контентын яңарту, татар телен һәм татар әдәбиятын укытудагы юнәлешләрне яңадан барлау, укыту методикаларын, укытучыларны әзерләү һәм белемнәрен күтәрүне яхшырту белән бәйле.

Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак, татар әдәбиятын туган телле әдәбият һәм чит телле әдәбият буларак укыту барышын оештыру һәм яңа буын эш программаларын һәм УМКларны төзү нигез (база), тирәнтен өйрәнү дәрәҗәләрен күздә тотарга тиеш.

Нигез дәрәҗәдә укучыларның татар теле һәм татар әдәбиятыннан белем-күнекмәләре әлеге предметтан җитди гыйлем базасы таләп иткән хәзерлек юнәлешләре буенча укуны дәвам итәрлек булырга тиеш. Нигез дәрәҗә татар теле, татар әдәбиятының тарихы һәм теориясе, татар халык авыз иҗаты буенча гомуми күзаллаулар һәм төшенчәләрне формалаштыруга, әдәби текстны, язучы һәм шагыйрьләрнең иҗатларын, әдәби барышның төрле чорларында чагылыш тапкан төп тенденцияләрне кабул итү, анализлау, шәрехләү һәм бәяләүгә йөз тота, матур әдәбият укуга мәхәббәт тәрбияли.

Тирәнтен өйрәнү дәрәҗәсендә укучыларның татар теле, татар әдәбияты тарихы һәм теориясеннән белем-күнекмәләре бу предметлардан җитди әзерлек таләп иткән филологик юнәлештә укуны дәвам итәрлек булырга тиеш. Тирәнтен өйрәнү дәрәҗәсе татар тел белеме, татар әдәбитының тарихы һәм теориясе, халык авыз иҗаты буенча киңәйтелгән күзаллаулар һәм төшенчәләрне формалаштыруга, татар әдәбиятының башка әдәбиятлар янәшәсендә структур, сәнгати, эстетик үзенчәлекләрен, татар теленең дөнья фәне контекстында тарихи һәм функциональ үзенчәлекләрен билгеләүгә юнәлеш тота.

Шуңа бәйле рәвештә түбәндәгеләрне булдыру таләп ителә:

– татар теле һәм татар әдәбиятыннан ике юнәлеш буенча эш программалары төзү (элеккегечә өч түгел):

– туган тел буларак татар теле һәм туган телдәге әдәбият (татар әдәбияты);

– дәүләт теле буларак татар теле һәм чит телле әдәбият (татар әдәбияты).

Шул ук вакытта дәрәҗәләрнең вариативлыгына программаларның күптөрле материалларны бергә туплавы исәбенә ирешеләчәк:

– алар нигез, тирәнтен һәм олимпиада дәрәҗәләрендәге уку-укыту материалыннан;

– татар теле һәм татар әдәбиятыннан курсларның фундаменталь төше, дифференциацияләү һәм индивидуальләштерү нигезендә төзелгән, укучыларның мөстәкыйль иҗади эшчәнлегенә өстенлек бирүгә күчешне күздә тоткан яңа буын укыту-методик комплектлардан (эш программасы, дәреслек, «укытучы өчен китап», электрон дәреслек (дәреслек сайты);

– укучыларның күчеш һәм йомгаклау аттестацияләре өчен контроль үлчәү материалларыннан;

– өстәмә (вариатив) материал исәбенә киңәйтелгән һәм үз эченә, әдәби әсәрләр текстларыннан тыш, аңлатмалар (шәрехләр), сораулар һәм биремнәрне алган хрестоматияләрдән;

– мәҗбүри һөнәри экспертиза үткән төрле типтагы заманча уку-укыту сүзлекләреннән;

– җитәкчелекне һәм профессор-укытучылар составын мәктәптә һәм вузда дәрәҗәләп белем бирүгә күчерү өчен кирәкле шартлар булдырудан торачак.

Татар теле» һәм «Татар әдәбияты» предметларының эчтәлеге

Татар теле» предметы

Туган тел буларак, татар теле гомуми белем бирү системасында татар теленнән белем-күнекмәләргә ия булуның түбәндәге баскычларын күздә тота:

Башлангыч,

База (нигез),

Урта

Югары баскычлар.

Башлангыч дәрәҗә мәктәпкәчә белем бирү кысаларында тормышка ашырыла һәм сөйләм теленә һәм хикәяләүгә (сөйләп бирүгә) өйрәтүгә, балаларның аваз культурасын үстерүгә, сөйләмнең грамматик дөреслегенә, әйләнә-тирә дөнья белән таныштыруга һәм сүзлек байлыгын арттыруга юнәлдерелгән.

База (нигез) дәрәҗә башлангыч белем кысаларында тормышка ашырыла. Укыту дифференциаль якын килүгә нигезләнә һәм укучыларның татар телен туган тел буларак белүенең төрле дәрәҗәсен исәпкә ала. Укытуның эчтәлеге сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үзләштерүгә, татар теленең системасы һәм структурасы турында күзаллау формалаштыруга, туган телне милли-мәдәни феномен буларак аңлауга юнәлтелә.

Урта дәрәҗә төп гомуми белем бирү кысаларында гамәлгә ашырыла. Әлеге дәрәҗәнең эчтәлеге коммуникатив, лингвистик, этномәдәни компетенцияләрне формалаштыру һәм үстерүгә юнәлтелә.

Хәзерлекнең югары дәрәҗәсе урта гомуми белем бирү баскычында тормышка ашырыла һәм компетенцияләрнең барлык төрләрен камилләштерүне күздә тота.

Телне үзләштерүнең югары, һөнәри һәм камил дәрәҗәләре урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмаларында (хәзерләү юнәлешенә бәйле рәвештә) тормышка ашырыла.

Татар телен дәүләт теле буларак укыту түбәндәге дәрәҗәләрдә тел үзләштерүне күздә тота:

1) хәзерлек(мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында);

2) башлангыч(башлангыч гомуми белем бирүдә);

3) база (нигез) һәм 4) урта(төп гомуми белем бирүдә);

5) югары(урта гомуми белем бирүдә).

Урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмаларында (хәзерләү юнәлешенә бәйле рәвештә) ­– югары һәм һөнәри.

Хәзерлек этабы актив лексикага һәм татар этикетының формаларын өйрәтүгә юнәлтелгән.

Башлангыч дәрәҗә татар этикетының билгеле бер күләмдә аралашу өчен кирәк булган элементар формаларын аңларга һәм кулланырга өйрәтүгә, татар көнкүреше һәм мәдәни кыйммәтләре белән танышуга юнәлдерелгән.

База дәрәҗәсенең эчтәлеге тормышның төп сфералары белән бәйле аерым җөмләләрне һәм еш очрый торган гыйбарәләрне аңлау; таныш булган яки көнкүреш темаларга мәгълүмат алмашу белән бәйле аралашу; көндәлек тормышның төп аспектларын тасвирлау мөмкинлеге бирә торган осталык, күнекмәләрне үзләштерүгә йөз тота.

Урта дәрәҗәдә әдәби телдә типик темаларга ясалган конкрет чыгышларның төп идеяләрен аңлау, татар телле әңгәмәдәш белән аралашу барышында туа торган ситуацияләрнең күпчелегендә сөйләшүгә катнаша алу, таныш булган яки аеруча кызыксындыра торган темаларга бәйләнешле сөйләм төзү һәм шулай ук үз фикерләрен һәм киләчәккә планнарын дәлилле сөйли алу кирәк.

Югары дәрәҗә түбәндәге осталык, күнекмәләрне үзләштерүне таләп итә: абстракт һәм конкрет темаларга, шул исәптән аерым белгечлеккә караган катлаулы текстларның гомуми эчтәлеген аңлау, ирекле сөйләм, төрле темаларга үз фикерләрен әйтү һәм төп проблемага үз карашын чагылдыру.

Һөнәри дәрәҗә төрле тематикага багышланган катлаулы текстларны аңлауны, тоткарлыксыз иркен сөйләшүне, татар телен фәнни һәм һөнәри эшчәнлектә аралашу өчен куллануны күздә тота.

Наши рекомендации