Котыпта китап бәйрәме

Бу көннәрдә язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Көнбатыш Себернең ун шәһәрендә булып, аларда яшәүче милләттәшләребезгә үзенең “Котыпта татар тормышы” дип аталган китабын тәкъдим итте. Узган ел ахырында Казанда дөнья күргән бу китабы өстендә Фәүзия Бәйрәмова биш ел эшләде, аның бу яңа китабы Көнбатыш Себердә яшәүче татарларның борынгы тарихын һәм бүгенге тормышларын яктырта. Автор 2011 елдан башлап, Котыптагы Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автоном округларында булып, милләттәшләребез яшәгән 16 шәһәрдә архив һәм музейларда татар тарихын өйрәнгән, халык һәм җитәкчеләр белән очрашулар уздырган, Көнбатыш Себердәге милли һәм дини, социаль һәм икътисадый проблемаларны тирәннән өйрәнгән иде. Нәтиҗәдә, менә шушы китап туды, ул – Котыпны буйсындырган татарлар турында тарихта беренче фәнни-популяр хезмәт. Бу китап - Көнбатыш Себерне күтәргән, мәңгелек туң җирләрдә калалар төзегән, төпсез сазлыклардан нефть һәм газ чыгарган, кара урманнарда юллар салган, шәһәр саен мәчетләр ачкан, милли һәм дини оешмалар оештырган, түбәтәен киеп, гармунын тартып Котыпның үзенә барып җиткән һәм шунда тамыр җибәргән мәңгелек татарлар турында, милләтебезгә мәдхия!

Китап күп төрле фәнни чыганакларга, тарихи хезмәтләргә таянып язылган, шулай ук анда Себерне күтәргән йөзләгән милләттәшебезнең язмышы һәм тормышы чагылыш тапкан, автор теманы ачу өчен йөзләгән фото-документларны файдаланган. Бу китап алга таба да Көнбатыш Себер һәм татар тарихын өйрәнүчеләр өчен зур ярдәмлек булачак. Аны Ханты-Манси автоном округында да бик яратып кабул иттеләр, анда яшәүче милләттәшләребез шәһәр һәм бистәләрдә, төрле форматларда автор белән истә калырлык очрашулар уздырдылар. Фәүзия Бәйрәмова төбәкнең иң төньяк- көнбатыш чигендә урнашкан Советский шәһәрендә "Нур" оешмасының ун еллык юбилеенда катнашты һәм чыгыш ясады, шулай ук округ башкаласы Ханты-Мансийский каласында, Горноправдинскийда, Пойковскийда, Пыть-Яхта, Сургутта, Покачида, Мегионда, Лангепаста, Түбән Вартада халык белән очрашулар уздырды. Көнбатыш Себердә яшәүче татарлар һәм башкортлар Фәүзия Бәйрәмованың бу документаль китабын зур кызыксыну белән кабул иттеләр, язучыдан автографлы китаплар белән бергә, күп сорауларына җавап та алдылар. Бу очрашулар төрле форматта - зур концерт залларында да, милли мәдәният үзәкләрендә, мәчетләрдә, университетта, китапханәләрдә, музейларда, татарларның эш урыннарында да үтте.

“Котыпта татар тормышы” китабыннан күренгәнчә, моннан 30-40 еллар элек Татарстаннан һәм Башкортстаннан Көнбатыш Себергә күчкән “яңа татарларның” тарихлары, тормыш юллары, проблемалары автор тарафыннан җентекләп өйрәнелгән, бигрәк тә милли һәм дини якка зур игътибар бирелгән. Бүгенге көндә Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автоном округларының егермеләп шәһәрендә безнең милләттәшләребез яши, вахта алымы белән килеп-китеп эшләп йөрүче татарларны да санасаң, алар биредә ярты миллионга якын. Бу татарлар мәңгелек туң өстендәге шушы таш калаларны үз куллары белән салганнар, бу татарлар бөтен Евразиягә таралучы нефть-газны чыгару һәм үзләштерүнең башында торганнар һәм торалар... Бу татарлар Себер урманнарында мәчетләр төзеп, мәдрәсәләр тотып, Котыпта Ислам нурын тараталар, милли оешмалар оештырып, сабантуйлар уздырып, дөнья читендә дә Милләт булып яшәп яталар... Фәүзия Бәйрәмованың бу китабы – Көнбатыш Себерне күтәргән шушы каһарман татарлар турында, аларның тиңсез хезмәтләре, тарихлары, бүгенгесе һәм киләчәге турында...

Менә 1963 елда урман кисүчеләр бистәсе буларак төзелгән Советский каласы., ул Сургуттан да 700 чакрым ераклыкта, кара урманнар эчендә утыра. Әмма биредә дә безнең милләттәшләр яши, болар – заманында урман кисәргә килүчеләр һәм аларның инде монда туган нәселе. Татарлар санын 2-3 мең булырга тиеш, диделәр, алар, нигездә, леспромхозда эшлиләр. Биредә татарларның иҗтимагый оешмалары 2005 елда гына барлыкка килә, анысы да, нигездә, мәчет төзү белән бәйле була. “Сияние” – “Нур” дип аталган бу милли-мәдәни үзәк 2006 елның февралендә рәсми рәвештә теркәлү үтә, аның җитәкчесе итеп милләттәшебез Фәнзия Тимерҗан кызы Карманова сайлана. Фәнзия ханым – Башкорстанның Борай районы, Кузбай авылыннан, белеме буенча – инженер-төзүче. Алар гаиләләре белән шактый еллар Качканарда яшиләр, Фәнзия ханым төзелеш оешмаларында да, нефтьчеләрдә дә үз һөнәре буенча эшли, хезмәте өчен кайда да мактала, рәхмәт сүзләре ишетә.

Советский шәһәрендә батырлык белән мәчет салырга алынуы да үз һөнәрен, төзелеш эшләрен яхшы белүдән һәм нәселдән килгән иман байлыгыннан булгандыр, мөгаен. Баштарак бер татар хатынының Себер уртасындагы бер кечкенә шәһәрдә мәчет салдырырга йөрүенә күпләр гаҗәпләнеп, шикләнебрәк карый. Әмма Фәнзия ханым Аллаһка таянып, Аңа тәвәккәллек кылып, үз халкының ярдәменә дә өметләнеп, зур эшкә тотына. Бүгенге көндә мәчет гөрләп эшләп тора, татар-башкортлар шушы “Нур” (“Сияние”) оешмасы тирәсендә берләшкән. Фәүзия Бәйрәмованың “Котыпта татар тормышы” китабын тәкъдим итү дә 2 апрель көнне “Нур” оешмасының ун еллык юбилее кысаларында булды. Бу очрашуга күрше Югорск, Нягань, Урай, Пионерский һәм башка шәһәр-бистәләрдән дә татарлар килгән иде. Фәүзия Бәйрәмова халыкка китабын бүләк итү белән бергә, оешма җитәкчесе Фәнзия Кармановага Бөтендөнья татар конгрессының медален һәм актив әгъзаларына конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләүләрдә шулай ук Ханты-Манси автоном округы татарларының милли-мәдни мөхтәрияте рәисе урынбасары Зөфәр Имаметдинов та катнашты һәм чыгыш ясады. Казаннан махсус килгән “Татарстан – яңа гасыр” телевидениесе хәбәрчеләре исә бу тарихи вакыйгаларны эфирга да төшереп күрсәттеләр.

Ханты-Мансийск шәһәре Хантны-Манси автоном округының башкаласы, анда 80 меңләп кеше яши, шуның 4-5 меңе - татарлар. Алар арасында төп халык булган себер татарлары да, репрессия елларында бирегә сөргенгә сөрелгәннәрнең нәселе дә, шулай ук нефть-газ чыгарырга килүчеләр дә бар. Шәһәрдә "Дуслар" татар мәдәният үзәге, "Ак кош" татар оешмасы эшләп килә, мәчет бар, яңасы салыначак. Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова моннан берничә ел элек биредә булып, милләттәшләребезнең тормышын һәм тарихын өйрәнгән иде, "Котыпта татар тормышы" китабында алар турында да мәгълүмат күп. Фәүзия Бәйрәмова шушы китабын 2016 елның 3 апрелендә Ханты-Мансийск шәһәрендә халыкка тәкъдим итте, очрашу округ мәдәният үзәгендә булды. Язучы белән очрашуга, татар-башкортлардан тыш, рус һәм украин милләте вәкилләре дә килгән иде. Заманында Себер ханлыгы составында булган һәм Самар каласы дип аталган бу шәһәр, аның борынгы тарихы, бүгенге тормышы турында Фәүзия Бәйрәмова татар һәм рус телләрендә кызыклы лекция укыды, халыкка үзенең яңа китабын бүләк итеп таратты. Очрашуда Ханты-Мансийск шәһәре имамы Рөстәм хәзрәт Әминев, округның милли-мәдәни мөхтәрияте рәис урынбасары, "Ак кош" татар оешмасы җитәкчесе Зөфәр Имаметдинев, "Дуслар" татар мәдәнияте клубы җитәкчесе Сәвия Куканбаева, экономика фәннәре докторы Вадим Исламетдинов һәм башкалар катнашты һәм чыгыш ясады.

Ханты-Мансийскидан 150 чакрым ераклыкта, кара урман эчендә Горпоправдинскибистәсе урнашкан. Кайчандыр ул гөрләп торган, беренче нефтьчеләр биредә яшәгән, аны хәтта төбәкнең башкаласы итәргә дә теләгәннәр. Хәзер бу бистә бик ташландык хәлдә, халыкка эш юк, урамнар һәм йортлар җимерек. Горноправдинскида алты меңләп кеше яши, шуның меңгә якыны татарлар һәм башкортлар, аларның үз милли оешмалары һәм кечкенә генә мәчетләре бар. Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова бу ташландык эшчеләр бистәсенә килеп, анда яшәүче милләттәшләребез белән очрашты, проблемаларын һәм тормышларын өйрәнде, аларга үзенең китапларын бүләк итте, күңелләрен күтәрде. Очрашуда Ханты-Манси автоном округы татарларының милли-мәдәни мөхтәрият рәисе урынбасары Зөфәр Имаметдинов һәм бистә татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Мәрүә Баһманова да катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Алга таба Горноправдинскида яшәүче татарлар һәм башкортлар белән тыгызрак элемтә урнаштырырга, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә, дигән фикергә киленде.

Алдагы сәфәр – Пойковскийга, Ханты-Мансийскидан 200 чакрымнар ераклыкта, Пойк (Баек) елгасы буенда урнашкан бу нефтьчеләр бистәсе зур түгел, анда 25 мең кеше яши, шуның биш меңнәр тирәсе - татар һәм башкортлар. Бистәдә "Идел" татар-башкорт оешмасы бар, мәчет эшләп килә, имамы Абдулкадыйр хәзрәт Почаев таҗик кешесе, әмма татарча бик яхшы белә. Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова Пойковскийда моннан берничә ел элек булган иде, хәзер исә алар турында "Котыпта татар тарихы" дип аталган китабын халыкка тәкъдим итәргә килде. Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу мәчеттә булды, анда ХМАО-Югра мөфтие, төбәкнең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Таһир хәзрәт Саматов, аның ярдәмчесе, сәясәтче Зөфәр Имаметдинов, дин әһелләре, милли активистлар һәм мөслимәләр катнашты. Фәүзия Бәйрәмова китабының язылу тарихын сөйләде, төбәктәге милли һәм дини проблемаларга тукталды, очрашуга килгән халыкка култамгалы китапларын бүләк итте.

Пыть-Ях каласы Ханты-Манси автоном округында зур тимер юл үзәге санала, ул төньяк белән Россиянең үзәген тоташтыра. Биредә 40 меңләп кеше яши, шуның 4-5 меңе - татарлар һәм башкортлар. Шәһәрдә нефтьчеләр һәм газчылар яши, ул Зур Балык елгасы буена урнашкан. Пыть-Яхка нибары 25 яшь, аңа кадәр ул Мамонтово бистәсе буларак билгеле. Биредә татарлар күп яшәгән, шәһәрдә милли хәрәкәт көчле булган, хәзер бераз зәгыйфьләнгән. Алай да мәчетләре эшләп тора, татар-башкорт оешмасы бар, татарча дини мәҗлесләр уздырыла, мәчеттә укытулар алып барыла. Бу изге эшләрнең башында милләттәшләребез Фидаил һәм Гөлнур Хабибрахмановлар, Мәрьям Ишмөхәммәтова тора.
Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова 4 апрель көнне Пыть-Ях шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез белән махсус очрашты, милләтебезнең тарихы һәм бүгенге хәле турында ихлас сөйләшү булды. Бу очрашуда ХМАО-Югра мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, аның урынбасары Зөфәр Имаметдинов та катнашты һәм чыгыш ясадылар. Алга таба татар оешмасын җанландырып җибәрү турында эшлекле тәкъдимнәр дә булды. Соңыннан Фәүзия Бәйрәмова милләттәшләребезгә култамгалы китапларын бүләк итте, җирле журналистларга "Котыпта татар тормышы" китабының язылу тарихы турында интервью бирде.
Шушы ук көнне Фәүзия Бәйрәмова, Таһир хәзрәт Саматов һәм Зөфәр Имаметдинов Пыть-Ях шәһәре җитәкчеләре белән дә очраштылар. Шәһәр башлыгы, якташыбыз Инна Тарасова, хакимият башлыгы, молдован ханымы Родика Стадлер Пыть-Яхта яшәүче татарларга югары бәя бирделәр, аларның проблемаларын хәл итәргә әзер икәнлекләрен әйттеләр. Фәүзия Бәйрәмова шәһәр башлыкларына да үзенең "Котыпта татар тормышы" китабын бүләк итте, Көнбатыш Себерне үзләштерүдә татарларның роле бик зур булуын, шушы хәл аны бу китабын язарга этәреч бирүен әйтте.

Покачи бистә-каласы Ханты-Манси автоном округында, кара урманнар арасында урнашкан. Аңа нибары чирек гасыр, биредә 17 мең кеше яши, шуның 2-3 меңе - татарлар һәм башкортлар. Покачи белән 25 ел буе безнең милләттәшебез, якташыбыз Раян Хәлиуллин җитәкчелек иткән, хәзер ул лаеклы ялда. Шәһәрдә бик матур мәчет бар, милли оешма, "Туган як" ансамбле эшләп килә. Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова моннан берничә ел элек биредә булып, татарлар белән очрашкан иде. Бу юлы ул Покачида яшәүче милләттәшләребезгә үзенең "Котыпта татар тормышы" китабын тәкъдим итте. Очрашуда бистәнең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Илмира Галимова, күрше Лангепас шәһәреннән "Якташлар" оешмасы җитәкчесе Сирин Хәбибуллин, Мегионнан ООО "Сибнефтегазстрой" җитәкчесе, милли хәрәкәт лидеры Рамил Кыямов та катнаштылар. Очрашу Башкортстаннан килгән артистлар катнашында барды, Фәүзия Бәйрәмова милләттәшләребезгә үзенең китапларын бүләк итте, иҗаты һәм планнары турында сөйләде.

Ханты-Манси автоном округының иң көнчыгыш читендә, Обь елгасы буенда Мегион каласы урнашкан, ул “ерактагы якты йолдыз” дигәнне аңлата. Аның да язмышы нефть-газ белән бәйләнгән, бу тирәдәге урман-сазлыкларда моннан 50 еллар элек данлыклы Самотлор ятмалары ачылган. Мегион шәһәрендә хәзер илле меңләп кеше яши, шуның 5-6 меңе - татарлар. Милләттәшләребезнең "Болгар" дип аталган оешмалары, җыелырга милли үзәкләре бар, мәчетләре эшләп тора, ансамбьләре бар, биредә һәр елны зурлап Сабантуй уздыралар, "Татар мәдәнияте көннәре" дә уздырылганы бар, шулай ук Мегионда Казан-Уфа артистлары да еш чыгыш ясыйлар.
Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова Мегионда инде берничә тапкыр булып, халык алдында чыгышлар ясаган иде. Бу юлы ул бирегә үзенең "Котыпта татар тормышы" дип аталган китабын милләттәшләребезгә тәкъдим итәргә килде, чөнки китапта алар турында да күп мәгълүмат бар. Язучы белән очрашу татар милли-мәдәни мөхтәрияте үзәгендә булды, анда оешма җитәкчеләре, милли зыялылар катнашты. Фәүзия Бәйрәмова бу яңа китабының язылу тарихын сөйләде, милләт алдында торган бурычларны аңлатты, иҗат планнары белән уртаклашты. Очрашуда "Болгар" оешмасы җитәкчесе Зөһрә Бикташева, милли лидерлар Рамил Кыямов, Ринат Шәйморатов, Фатыйхҗан Шакирҗанов һәм башкалар катнашты һәм чыгышлар ясадылар. Китап бәйрәме милли табын артында барды, Фәүзия Бәйрәмовага истәлекле бүләкләр бирелде, ул исә милләттәшләребезгә үзенең култамгалы китапларын өләште.

Мегион шәһәрендә милләт өчен җан атып яшәүче татарлар күп, шундыйларның берсе – Рамил Кыямов. Рамил - Башкортстанның Бишбүләк районы, Аит авылында туып-үскән, бу - шагыйрь Фатих Кәрим авылы. Рамил Мегионда "Сибнефтегазстрой" оешмасының җитәкчесе, милли лидерларның берсе, ул туган авылын да онытмый - аның турында китап чыгарган, гел мәктәпкә ярдәм итеп тора. Лена ханым Мингалиева - югары белемле рәссам, шагыйрә, Мегионда милли хәрәкәткә нигез салучыларның берсе, ул да Башкортстаннан.
"Экоцентр"-"Югра" табигать музееның җитәкчесе Рәсимә Ибраева - себер татары, Омск өлкәсе, Әшиван авылыннан, ул бик борынгы авыл, яше мең елга җитеп килә. Рәсимә ханым тарихны да, табигатьне дә, тормышны да яхшы белә. Ул җитәкләгән "Экоцентр" экскурцияләрдән тыш, фәнни тикшеренүләр белән дә шөгыльләнә, биредә еш кына фәнни конференцияләр һәм форумнар да үтә. Рәсимә Әләметдин кызы - чын мәгънәсендә үз эшенең остасы, җирле халыкларның тарихчысы, табигать белгече. Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова да табигать кочагындагы бу гүзәл урында булып, җирле халыклар турында күп мәгълүмат алды, Себер язы белән хозурланды... Шулай ук Рәсимә Ибраева белән алга таба уртак эшләр турында да килешенде. Фәүзия Бәйрәмова Мегион шәһәренең башка музейларында да булып, аларга үзенең “Котыпта татар тормышы” китабын бүләк итте.

Лангепас шәһәре - Ханты-Манси автоном округының көнчыгыш тарафында урнашкан, хант теленнән ул "тиеннәр атавы" дигәнне аңлата. Лангепас - нефтьчеләр каласы, аңа нибары 40 еллар чамасы, биредә 40 мең кеше яши, шуның ун меңнән артыгы - татарлар һәм башкортлар. Шәһәрдә бик матур мәчет бар, күп еллардан бирле "Якташлар" оешмасы һәм ансамбле эшләп килә, озак еллар буе җирле телевидениедән татарча "Туган тел" тапшырулары күрсәтелгән, сабантуйлар югары дәрәҗәдә уздырыла.
Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова биредә инде моңа кадәр дә булган иде, бу юлы ул үзенең "Котыпта татар тормышы" дип аталган китабын Лангепаска алып килде. Язучы белән очрашу шәһәр мәчетендә булды, анда имам Фаил хәзрәт Салихов,"Якташлар" оешмасы җитәкчесе Сирин Хәбибуллин, ансамбль җитәкчесе Роза Низамова һәм башкалар катнашты һәм чыгыш ясады. Фәүзия Бәйрәмова Көнбатыш Себердә яшәүче милләттәшләребезнең тарихына һәм бүгенге тормышларына җентекле анализ ясады, проблемаларына тукталды, киңәшләрен бирде. Очрашуга килүчеләр автор кулыннан тамгалы китаплар алдылар, алга таба да бергәләп эшләргә сүз бирештеләр. Соңыннан сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте.

Алдагы сәфәр – Түбән Варта шәһәренә, ул Обь елгасы буенда, Ханты-Манси автоном округының иң көнчыгышында урнашкан, биредән инде Томск өлкәсе башлана. Шәһәр бу тирәдән Самотлор нефть ятамаларын ачкач үсеп китә, моңа инде ярты гасырдан артык. Түбән Варта (Нижневартовск) - төбәктә Сургуттан кала иң зур шәһәр, анда 265 мең тирәсе кеше яши, шуның кимендә 25-30 меңе - татарлар. Шәһәрдә татарларның берничә мәчете бар, яңа Җәмиг мәчет салынып ята. Бу эштә Түбән Варта татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рафаэл Мөхәммәтҗанов һәм Пензадан Ринат әфәнде башлап йөри, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын! .Әле 1965 елда ук үзәк урамнарның берсенә Муса Җәлил исеме бирелгән булган, шулай ук Обь елгасы буенда аның истәлек-комплексы һәм бюсты да тора. Түбән Вартада көчле милли оешма бар, "Шатлык" татар-башкорт ансамбле эшләп килә, һәр елны Казаннан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен үз акчаларына китертәләр, сабантуйлар гөрләп үтә.
Элек биредә аерым татар китапханәсе дә бар иде, хәзер ул барлык милләтләрне берләштергән Милли китапхәнә, дип атала, татарлар да шунда күчкән. Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова үзенең "Котыпта татар тормышы" китабын да нәкъ шушы китапханәдә халыкка тәкъдим итте. Аның бу шәһәргә инде беренче генә килүе түгел, биредәге татарларның тарихы һәм тормышы Фәүзия Бәйрәмованың яңа китабында да чагылыш тапкан. Милли китапханәгә җыелган халыкка ул китапның язылу тарихы һәм максатлары турында сөйләде, күп сорауларга җавап бирде, култамгалы китапларын бүләк итте. Очрашуда Фәүзия Бәйрәмова китапларыннан күргәзмә дә оештырылган иде, китапханә мөдире Зөлфия Заһидуллина бу эшләргә күп көч куйган. Элек Түбән Вартада татар халык театры да булган, шуны яңадан торгызу турында да сүзләр булды. Биредә узган елларда Фәүзия Бәйрәмованың әсәрләреннән өзекләр куеп, аны халыкка күрсәтүләрен дә әйтеп үтәргә кирәк.

Сургут - Ханты-Манси автоном округында иң зур һәм иң күп кеше яшәгән шәһәр, ул төбәкнең нефть-газ башкаласы булып санала. Биредә 330 меңләп кеше яши, шуның 40-50 меңе - татарлар. Шәһәрнең борынгы чоры да бар, ә аның үсеп-яңарып китүе узган гасырның икенче яртысына туры килә. Татарлар биредә тулы канлы тормыш белән яшиләр, алар арасында гади нефтьчеләрдән башлап, зур җитәкчеләр, галимнәр, дин әһелләре дә бар. Сургутта татар милли-мәдәни мөхтәрияте эшләп килә, татар үзәге, якшәмбе мәктәбе, берничә ансамбль бар, сабантуйлар бик матур уза, Казан-Уфадан артистларның өзелгәне юк.
Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова Сургутта күп тапкырлар булды, бу юлы ул бирегә "Котыпта татар тормышы" китабын халыкка тәкъдим итәргә килде. Беренче очрашуын ул "Техтранссервиз" оешмасында уздырды, чөнки аның җитәкчеләре дә, анда эшләүчеләр дә - татарлар. Бу предприятие белән Татарстанның Чирмешән районы, Әмир авылыннан абыйлы-энеле Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар җитәкчелек итә. Милләт җанлы бу татарлар эш урыннарында да татар мохите булдыра алганнар, биредә татарча аралашалар, дивардагы рәсемнәр дә Татарстанны, аның дәүләт символларын һәм табигатен чагылдыра. Әгъләмовларның "Техтранссервиз" оешмасында йөзләгән татар кешесе эшли, биредә барысы да милли рухта, халыкка өйлә ризыгы бушка. Фазыл һәм Миндар Сургут мәчете төзелешенә, сабантуйларга да нык ярдәм итәләр, биредә милли эшләрнең хәйриячеләре булып торалар. Алар шулай ук туган авыллары Әмирне дә ярдәмнәреннән ташламыйлар, анда юллар-күперләр төзетеп, "Әмир бәйрәме" дип аталган авыл көннәре уздырып, ялларын шунда үткәрәләр. Хәзер абыйлы-энеле Әгъләмовлар район үзәге Чирмешәндә үз акчаларына мәчет салдыралар, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын! Милләтебез менә шундый ир-егетләр белән көчле һәм бәрәкәтле!
Язучы Фәүзия Бәйрәмова белән очрашуга биредә эшләүчеләрнең бер өлеше җыелды, оешма җитәкчеләре Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар үзләре дә катнашты һәм чыгыш ясады. Очрашуда шулай ук ХМАО мөфтие, төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир хәзрәт Саматов, аның урынбасары Риф Садыйков та катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Фәүзия Бәйрәмовага Көнбатыш Себердә яшәүче татаарларны өйрәнгәне һәм алар турында китаплар язганы өчен мөхтәрият исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Фәүзия Бәйрәмова исә "Котыпта татар тормышы" китабының язылу тарихын сөйләде, шигырьләрен укыды, милләттәшләребезгә үзенең китапларын бүләк итте.

9 апрель көнне язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова Сургут дәүләт педагогия университетында татар зыялылары белән очрашты. Бу очрашуда фән докторлары һәм кандидатлары, милли активистлар катнашты, шулай ук Ханты-Манси автоном округы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, Себер мөфтие Таһир хәзрәт Саматов та булды. Очрашуны якташыбыз, Зәй районы егете, педагогия фәннәре докторы, профессор Рәфис Шәймәрдан алып барды. Шунысын да әйтергә кирәк, Рәфис әфәнде Фәүзия Бәйрәмованың "Котыпта татар тормышы" китабына кереш сүз язган, аны Себердә киң пропагандалаган шәхес. Рәфис Шәймәрдан, университетта укыту өстенә, менә инде биш ел Сургутта "Татарлар" дип аталган төсле газета чыгара, "Сургут татарлары" сайтына ярдәм итә, шулай ук борынгы һуннар, төркиләр турында брошюралар бастырып тарата.
Татар зыялыларының университеттагы бу очрашуында да сүз борынгы төрки-татар тарихы, милләтебезнең бүгенге хәле турында барды, ерак Себердә яшәүче татарларны киләчәктә нинди проблемалар көтеп торырга мөмкин булуы фаразланды. Әлбәттә, беренче планга милли проблемалар - тел, милли мәктәп мәсьәләләре чыкты, шулай ук социаль-экономик проблемалар да җитәрлек иде. Фәүзия Бәйрәмова киләчәктә биредә галимнәр белән шушы темаларга фәнни-гамәли конференцияләр уздырырга, алда торган сорауларга бергәләп җавап эзләргә тәкъдим итте. Ул шулай ук үзенең китапларын милләттәшләребезгә бүләк итте, "Котыпта татар тормышы" китабын рус теленә дә тәрҗемә итәргә теләге барлыгын әйтте.

10 апрель көнне Сургут шәһәренең "Төзүче" мәдәният сараенда татарларның зур милли-мәдәни бәйрәмнәре узды. Ул көнне биредә "Сандугач" ансамбле Нәүрузга багышланган җыр-биюле тамаша күрсәтте, кичәнең икенче өлешендә үзешчән башкаручылар да чыгыш ясады. Бу мәдәни чараларны уздыруда "Дуслык"-"Сандугач" ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе, Кукмара кызы Нурия Җиһаншинаныңроле зур булуын билгеләп үтәргә кирәк.
Ә язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова халык белән очрашуын фоейда ук башлады, биредә аның китапларыннан күргәзмә оештырылган иде, автор алар турында җентекләп сөйләде. Кичә ахырында исә Фәүзия Бәйрәмова сәхнәгә чакырылды, ул үзенең "Котыпта татар тормышы" китабының язылу тарихын сөйләде, аның шушы залда утырган милләттәшләребезгә багышланган булуын әйтте. Себер мөфтие, Ханты-Манси автоном округы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Таһир хәзрәт Саматов Фәүзия Бәйрәмовга милләтебезгә күрсәткән хезмәтләре өчен зур рәхмәтен әйтте, аңа халык исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Сургутта татарларның барып сыенырга, киңәш-табыш итәргә, бергәләшеп дин-милләт мәсьәләләрен хәл итәргә ике урыннары бар, берсе – мәчет, икенчесе – татар мәдәният үзәге. Беренче мәчетнең ачылганына инде 20 елдан артык, аның янәшәсендә искиткеч матур архитектуралы мәгърур таш мәчет барлыкка килде, биредә тулы бер комплекс – мәдрәсә, кунакханә, китапханә, җыелышлар залы, хәләл ашханә-кафе, мөселман кибете эшләп тора. Болар барысы да Аллаһ рәхмәте, милләттәшләребезнең тырышлыгы белән буш җирдә барлыкка килгән нигъмәтләр. Һәм болар барысы да Таһир хәзрәт Саматов исеме белән бәйле. Таһир хәзрәт – чын мәгънәсендә һәм дини, һәм милли лидер, туган Казанын калдырып, бөтен нәселләре белән Себергә күчкән һәм менә чирек гасыр буе биредә мәгърифәт нуры таратучы шәхес!

Язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың Котыпка сәфәре тәмам, инде нәтиҗә ясарга да мөмкин. Әлбәттә, шәһәр белән шәһәр, язмыш белән язмыш охшамаган, арада милли һәм дини эшләр гөрләп барган урыннар да, бөтенләй сүлпәнләнеп, торгынлык кичерүче калалар да бар. Әмма иң мөһиме – шушы чирек гасыр вакыт эчендә, үзгәртеп корулар башлану белән, Көнбатыш Себернең бөтен шәһәрләрендә дә диярлек татар оешмалары төзелгән, мәчетләр салынган, милли чаралар уздырыла башлаган, кайберләрендә татарча укытулар, радио-телевидение тапшырулары да оештырылган. Тагы да мөһимрәге – Көнбатыш Себердә татар милли-дини оешмаларының структуралары, бу эшләрне алып барырлык лидерлары барлыкка килгән. Әмма бу милли һәм дини оешмаларны интеллектуаль яктан югарырак дәрәҗәдә күрәсе килә, бүгенге көндә аларга фәнни-тарихи-сәяси юнәлешләрдә дә эшләү җитми. Казанның да Көнбатыш Себергә, анда яшәүче милләттәшләребезгә карата шактый битарафлык, салкынлык күрсәтүен әйтеп үтәргә кирәк. . Биредә федераль чаралар уздырылмый, Казаннан язучылар һәм галимнәр килеп, халык белән очрашулар оештырмый, Көнбатыш Себердә ТНВның корпункты да юк, монда нәрсәләр булып ятканын анда белми дә калалар.

Көнбатыш Себердә җир күп, байлык хисапсыз, мөмкинлекләр зур, әмма шул ук вакытта табигать шартлары монда бик кырыс, эш авыр, тормыш җиңел бирелми. Шуңа күрә монда теләсә кем яши алмый, бары тик бик тырыш, булдыклы, түзем, максатчан кешеләр генә Котыпка тамыр җибәрә ала... Татарлар әнә шундыйлардан, моны тарих исбат итте, вакыт күрсәтте. Хәзер шушы мәңгелек туң җирләрдә МИЛЛӘТ булып та сакланып калырга кирәк инде, бәлки монысы нефть-газ чыгарудан да авыррак булыр. Хәзер Котып илен Ислам нуры белән нурландырырга кирәк, монысы да безнең өстә, бәлки безнең төп миссиябез дә шушыдыр... Ак карларга тезләнеп намазлар укыган, кара урманнарда мәчетләр салган, шәһәрләр төзегән, зәмһәрир салкыннарында нефтен-газын чыгарган, ерак Себердә дә тормышын кешечә алып барган милләтебез бу олы бурычны да үтәр, Котыпта та мөселман-татар булып калыр, дигән өметтә калабыз! Тәгалә кайда да милләтебезгә ярдәмче булсын, милләтебез кайда да Аллаһка тугры булсын иде!

Наши рекомендации