Г. галиев - авылым Җырчысы
Фазлеева Э.Р.,
Азнакай районы
Урманай урта гомуми белем бирү
мәктәбе
Фәнни җитәкче: Ихсанова Э.Т.
Җәмгыятьтә барган тирән үзгәрешләр әдәбият, сәнгать мәсьәләләренә яңача карауны таләп итә. Китап укуга, әдәбият белән кызыксынуга, иҗат эшенә рухлануга, төрле информация чаралары һәм көндәлек матбугат белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдыруга, әхлак, эстетик зәвык формалашуга, туган якның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә кызыксыну уятуга, милли үзаң тәрбияләүгә әдәби туган як материалларын өйрәнүнең әһәмияте зур, дип саныйм мин.
Кеше, өйдән, ишек алдын үтмичә, олы юлга чыга алмый. Шуның кебек безгә, укучыларга, туган як әдипләренең тормышы, эшчәнлеге белән танышмыйча, дөньякүләм танылган олпат шәхесләрнең иҗатын югары дәрәҗәдә күзаллау мөмкин түгел.
Республикабызның кайсы гына районында яшәсәк тә, туган ягыбызның үз төбәгенә генә хас булган кабатланмас матурлыгын күрсәтергә, бай тарихын сөйләргә, күренекле шәхесләре белән таныштырырга бурычлыбыз. Мин – мәгърур Чатыр тавы, ямьле Ык елгасы, хәтфә болыннары, урман-күлләре, тырыш-уңган, хезмәт сөючән халкы белән дан тотучы Азнакай районыннан.
Азнакай ягы иҗади шәхесләргә бик бай. Биредә канат ярган һәм ныгыган язучылар Мәхмүт Хәсәнов, Мөсәгыйть Хабибуллин, шагыйрьләребез Нур Әхмәдиев, Марсель Галиев, Флера Гыйззәтуллина, Илдус Гыйләҗев, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның халык артистлары Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова, танылган җырчы Зәйнәп Фәрхетдинованы республикабыз халкы яхшы белә.
Шушы танылган кешеләр арасында безнең авылдашыбыз язучы Гариф Галиев та бар. Бүгенге чыгышымның төп максаты - хикәяләр остасы Гариф ага Галиевнең тормышы һәм иҗатын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү. Гариф Галиев - озын һәм катлаулы иҗат юлы үткән, дәһшәтле өч сугыш күргән, шунда үзе дә катнашкан олы язучы. Әдипнең иҗаты күпкырлы. Аның басылып чыккан 44 китабына туплаган хикәя һәм очерклары язучының иҗади активлыгын бик ачык күзалдына китерергә мөмкинлек бирәләр. Ул иҗат иткән хикәяләр, әкиятләр, сәхнә әсәрләре бүген дә балалар тарафыннан яратып укыла. Кайберләре рус һәм немец телләрендә дә дөнья күрәләр. Сәбәбе исә гади .Ул әсәрләр мавыктыргыч һәм гыйбрәтле.
Гариф Галиевне без иң элек очеркист дип атыйсыбыз килә. Әдәбиятка да ул нәкъ менә шул юнәлештә эшләп килеп керә. Аның 320 очеркы барлыгы мәгълүм. ”Мин гомеремне Татарстан районнарында, колхоз кырларында үткәрдем“, - дип юкка гына әйтмәгән ул. Гариф Галиев - прозаик та. Китапларында дөнья күргән 212 хикәясе моны раслый. Алардагы төп тема - авыл, анда булган тарихи вакыйгалар, үзгәрешләр, аның үткәне һәм бүгенгесе. Әлеге хикәяләрдә ул авыл кешесенең тарихи шартлар эчендә әхлак сыйфатларын югалтмавы турында бәян итә. Туган җиребезнең кадерен, кыйммәтен онытмаска өнди. Якташыбыз драма өлкәсендә дә нәтиҗәле эшләгән. Аның бер пәрдәлек унлап пьесалары бар. Гариф ага - чын мәгънәсендә, кече күңелле, инсафлы зат, олыгайгач та сабый булып калган балалар язучысы да әле. Ул Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясенең, “Яшь ленинчы”(“Сабантуй”) газетасы һәм “ Ялкын” журналы редакцияләренең якын дусты була. Әдипнең балалар өчен йөздән артык кыска хикәяләре, әкиятләре бар. Аның “ Курайлы елга”, “ Бибкәй аланы”, “ Чәчәкле авылы балалары “,“Аю агачлар белән сөйләшә” кебек әсәрләрен класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнәбез. Бу китаплар безнең дә һәм башка укучыларның да яраткан китапларына әверелделәр.
Җирле төбәк әдипләренең иҗатын өйрәнү мәсьәләсе мәктәбебездә төрле юнәлештәге тәрбияви чараларда чагылыш таба.
Әдәби туган якны өйрәнү буенча Азнакай районы Урманай урта гомуми белем бирү мәктәбендә күпкырлы билгеле бер система салынган эш алып барыла. Мәктәптә Азнакай шәһәре Балалар иҗаты үзәгенең “Ядкарь” исемле әдәбият һәм туган якны өйрәнү фәнни җәмгыяте эшли. Фәнни җәмгыять, 2007 нче елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан музей статусы бирелгән, Гариф Галиев исемендәге әдәбият һәм туган якны өйрәнү музее базасында эшли. Музей фондында 190 якын экспонант саклана. Биредә Гариф аганың тормыш һәм иҗат юлына багышлаган материаллар да , авыл, район, республикабыз тарихына кагылышлы тарихи документлар да , фотосурәтләр дә, 19 нчы гасырдагы тормыш көнкүрешне чагылдырган экспонатлар да , татар әдәбияты тарихына һәм талантлы әдипләре Гадел Кутуй, Ибраһим Гази, Мәхмүт Максудларга кагылышлы материаллар да тупланган. 1941 нче елда Гариф Галиев Бөек Ватан сугышына китә. Фронтта ул “Кызыл сугышчы“ һәм “Кызыл Армия” газеталарында җаваплы сәркатип булып эшли. Ибраһим Гази, Гадел Кутуй кебек әдипләр белән бергәләп хезмәт итә. “Гадел Кутуй белән мин Бөек Ватан сугышына кадәр үк якыннан таныш идем.Сугышның соңгы елларында без, Гадел Кутуй, Ибраһим Гази, һәм мин өчебез, бергә хезмәт иттек. Без беренче Белоруссия фронты газетасы редакциясендә эшләдек. Авыр сугыш шартларында Гадел Кутуй минем алдымда үзенең эчке матурлыгы белән яңадан ачылды ,“ –дип искә ала Гариф ага үзенең истәлекләрендә [ Г.Галиев “ Безнең Кутуй “ истәлеге]. Шушы чорда Гадел Кутуй аңа КПСС сафларына кабул иткән вакытта төшкән фотосурәтен бүләк итә. Гариф ага аны гомере буена саклый. Бүгенге көндә бу фотосурәт безнең музеебызда саклана. Сугыш кырларында хәрби эшләрне башкарганын истә тотып, аңа “Берлинны алу өчен“, “Варшаваны азат итү өчен “ медальләре һәм “Кызыл Йолдыз” ордены бирелә.Сугыш кырларыннан исән – сау кайткач, ул кабат журналистлык эшенә керешә. Аның иҗади мирасы күбрәк шул елларга карый. Язучы 1985 елның 22 мартында Казанда вафат булды.
Гариф Галиев исемендәге әдәбият һәм туган якны өйрәнү музеендагы тарихи мирасны, якташыбызның тормышын һәм иҗатын өйрәнү – музей дәресләр, әдип иҗатын пропагандалаучы класстан тыш чаралар, район һәм республика күләмендәге конкурслар аша алып барыла. Шулай ук сәләтле балаларны фәнни-эзләнү эшчәнлегенә тарту алымы да булып тора. Укучыларыбыз фәнни җәмгыять дәресләрендә үзләренең сәләтләрен төрле юнәлештә үстерә алалар. Кайбер укучыларыбыз фәнни – эзләнү эшенә тартылып, республика күләмендә уздырылган конкурсларда катнашып, сертификатлар алдылар. Кайберләребез иҗат эшенә рухланып, үзләренең хезмәтләрен вакытлы матбугатка, “Иделем акчарлагы” конкурсына һәм ике ел рәттән Татар Дәүләт гуманитар - педагогика университетының “Илһамлы каләм” республика конкурсына җибәрделәр. Анда олпат язучыларыбызның киңәшләрен тыңлау, Рәхмәт хатлары алу, 10 нчы сыйныф укучысы Сиразиева Гөлнарның “Авторның үз стилен чагылдырган әсәр” номинациясендә җиңүгә ирешүе безгә иҗади стимул булды. Гариф ага Галиевнең мирасын еракларга тарату юнәлешендә эшләү, укучыларыбызда интеллектуаль, иҗади, сәнгати талантларын ачыкларга, уңышлар яуларга мөмкинлек бирә. Җитәкчебез Эльвира Таһировна укучысы Айнур Хәбибуллин белән бергәләп, Гариф Галиевнең иҗатына багышланган “Г.Галиев - татар әдәбиятының якты йолдызы” исемле документаль фильм төшерделәр. Балалар һәм яшүсмерләрнең Казан “Җисем” кинофестивалендә катнашып, сертификат алдылар.
Бу эшләрне тормышка ашырганда иҗади фикерләү сәләтен үстерү; зур күләмле мәгълүмат агымында югалып калмау; каршы кую, анализлау, төрле төр анологияләр төзү, логик нәтиҗәләр ясау, җәмгыять шартларына яраклашу, мөстәкыйльлеккә ирешү максат булып тора. Болар барысы да туган җирне, әдәбиятны хөрмәт итә торган иҗади, актив шәхес итеп тәрбияләүгә булыша, дип саныйм мин. Гариф Галиев үзенең әсәрләрендә өлкәннәргә хөрмәт белән карарга, ата-анага исә мәңге-бакый тугрылыклы булырга, алар сүзенә һәрчакта да колак салырга, дусларыңның кадерен белергә, иптәшләреңә карата гадел булырга чакырды. Нинди генә эштә дә, әгәр үз эшеңне җиренә җиткереп эшләсәң, бүтәннәр өчен үрнәк буласың бит. Гариф ага да үзенең бәләкәй генә хикәяләрен иҗат итүе белән яшь буыннарга васыятен әйтеп калдырды:
-Балалар, белемле булыгыз!
Тырыш – уңган булыгыз!
Әдәпле – инсафлы булыгыз!
Һәрвакыт гаделлекә омтылыгыз!
Беркайчан да бернинди эштән дә йөз чөермәгез!
Ә безгә, аның якташларына, киңәшләрен тотасы, васыятен үтисе кала.
Әдәбият
1. Даутов Р.Н.,Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан: Татарстан китап нәшрияты,1986 ,106 -108 б., 256-260 б;
2. Галиев Г.З. Без авылныкылар.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982.- 4 б;
3. Галиев Г.З Безнең Кутуй. – Казан утлары , 1969, №5, 171-178 б;
4. Галиев Г.З.Аю агачлар белән сөйләшә.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998, 3-7 б.;
5. Гази И. Истә калганнарым.- Казан утлары, 1965, №6 125-128 б;
6. Розалия Нуруллина . “ Гадел Кутуй турында истәлекләр”. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984 , 131-139 б.;
7. Садыйков М.” Нур”дан күчкән яктылык.- Мәгариф , 2005 , №5, 17-18 б.;
8. Алар илгә җиңү алып кайтты. Азнакай районы.-Казан: ”Хәтер итабы”, 2005.-576 б.