Тынгы белмӘс шагыйрь
(Роберт Әхмәтҗанов иҗатына бер караш)
Кәримуллина А.,
Балык Бистәсе
муниципаль районы Шомбыт урта
гомуми белем бирү мәктәбе Фәнни җитәкче: Гайнетдинова Р.М.
Туган як, туган туфрак... Һәркемгә дә кадерле алар. Туган як гомер-гомергә кешеләр өчен яшәү көче һәм дәрт бирүче чыганак булып торган.
Җир йөзендә һәр кеше үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын аеруча яхшы белергә тиеш.
Балык Бистәсе төбәге - хисапсыз талантлар ягы. Шагыйрьләребез Р.Фәйзуллин, Р.Әхмәтҗанов, К.Сибгатуллин исемнәре поэзия сөючеләргә таныш. Кемнәр генә гаҗәеп повестьлар авторы В.Нуруллин иҗатына гашыйк түгел икән. Театр артистлары Р.Шәрәфиев, Х.Җәләлов иҗатларына сокланмый мөмкинмени? Җырчыларыбыз, композиторларыбыз, журналистларыбыз, тагын бик күп талантларыбыз белән без горурланабыз. Төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләр иҗатын өйрәнүне татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән, сыйныфтан тыш чаралардан, әдәби түгәрәк эшчәнлекләреннән башка күз алдына да китереп булмый.
Без, ягъни “ Туган тел” түгәрәге әгъзалары (15 укучы) районыбызның үткәнен, бүгенгесен, киләчәген өйрәнүгә һәрдаим зур игътибар бирәбез һәм
шуны күз алдында тотып, “Балык Бистәм – туган ягым, йөрәгем сиңа дәшә” дип исемләнгән проект эшен башладык. Проектның максаты : районыбызда туып-үскән шагыйрьләрнең, язучыларның иҗатларын өйрәнү, аларның әдәбият мәйданында тоткан урыннарын билгеләү.
Проектның бурычлары:
- милли рух, үз халкыңның сәнгатенә, тарихына, мәдәниятенә ихтирам хисләре тәрбияләү:
- әхлак тәрбиясе бирү:
- эстетик культура тәрбияләү;
-әдәбиятка мәхәббәт уяту, китап белән кызыксындыру;
- сөйләм һәм язма телне үстерү.
Проект өч өлештән тора: поэзия, проза, драматургия. Түгәрәккә йөрүче һәр укучы үзе яраткан шагыйрь, яки язучының иҗаты буенча эзләнү-тикшеренү эшләре алып бара.
Мин якташым Роберт Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган эзләнү-тикшеренү эше алып барам.
Хезмәтем түбәндәге бүлекләрдән тора:
I. Кереш.
II.Төп өлеш.
1.Тормыш юлы.
2.”Шигырь дигән серле сандык”.
3. Р.Әхмәтҗанов сүзләренә язылган җырлар.
4. Басылып чыккан китаплары.
5. Татар әдипләре Р.Әхмәтҗанов турында .
6. Иҗаты югары бәяләнде.
III. Йомгак.
IV. Кулланылган әдәбият.
Талантларыбыз бик күп, ләкин алар арасында күңелгә иң якыннары бар. Халык шагыйре Роберт Әхмәтҗанов шундыйларның берсе.
Роберт Вәли улы Әхмәтҗан 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районында туа. 1954 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Р.Әхмәтҗанов Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Студент елларында ук ул иҗат белән җитди шөгыльләнә башлый һәм 1958 елда аның «Беренче яз» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга.
Институтны тәмамлагач, Р.Әхмәтҗанов Әстерхан өлкәсендә авыл мәктәбе укытучысы булып эшли. 1961 елда Казанга кайтып М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире, соңрак «Татарстан яшьләре» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1966 елдан алып ул – профессиональ язучы.
Роберт Әхмәтҗанов – татар поэзиясендә беренче адымнарыннан ук үз шигъри йөзен тапкан талантлы шагыйрь, ул үзенә генә хас шигъри йөзе, язу манерасы булган шагыйрь. Аның шигърияте фикер-хисләрнең киеренкелеге һәм фәлсәфи тирәнлеге, романтик күтәренкелеге, форма һәм сурәтләү алымнарындагы яңача образлылык хасиятләре белән аерылып тора. Аның лирик герое — бүгенге заман кешесе, ул егерменче гасыр фәне һәм техникасы тудырган тормыш күренешләренә үзенең мөнәсәбәтен белдереп барырга тырыша, шул үзгәрешләр, ачышлар белән тыгыз бәйләнештә» кеше шәхесенең тормыштагы урыны һәм җаваплылыгы турында уйлана. Туган ил, аны ярату, кайгырту, аның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану, сугыш һәм тынычлык—бу темалар бигрәк тә аның «Уйна, улым!» һәм «Таш аргамак» поэмаларында үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.
Роберт Әхмәтҗанов, татар поэзиясенең ерак гасырлардан килгән бай традицияләренә таянып, шигъри форма һәм сурәтләү чараларын баету юнәлешендә кыю эзләнүләр алып бара. Ул татар совет поэзиясендә баллада жанрын үстерүгә шактый өлеш кертте. («Таш елады», «Фидаи», «Соңгы танк» һ. б.) Роберт Әхмәтҗановның шигъри теле көтелмәгән тапкыр чагыштырулар, кызыклы, төгәл метафоралар белән мул сугарылган. Шагыйрь ритм нечкәлеген оста тоя, әсәрнең музыкаль яңгырашына зур игътибар бирә. Бу сыйфатлар композиторларга да илһам чыганагы булып хезмәт итә. Халык арасында киң таралган җырлардан «Саумы, кояш!» (М. Мозаффаров музыкасы), «Солдатлар», «Ак болытлар» (Ф. Әхмәдиев музыкасы), «Тәңкә карлар», «Кояшларың белән кил син миңа» (А. Монасыйпов музыкасы), «Синең эзләр» (Р. Еникиев музыкасы), «Өмет җыры» (Р. Яхин музыкасы), «Минутларны ник саныйсың?», «Якты елга» (3. Гыйбадуллин музыкасы), «Җырың кайтты» (Р. Хәсәнов музыкасы) һ. б. әнә шуның ачык мисаллары.
1958-2000 еллар арасында Р. Әхмәтҗановның лирик шигырьләре, поэма һәм балладалары тупланган ике дистәгә якын китабы дөнья күрде. «Тургай тәрәзәсе» (1995) һәм «Кичке кошлар» (1999) исемле китаплары өчен шагыйрь 2001 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Ул “ Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән исем йөртә.
Ярты гасырлык иҗат гомерендә Р.Әхмәтҗанов һәрвакыт шигърияткә тугрылыклы булды һәм үзеннән бай шигъри мирас калдырды.
Әдәбият
Әхмәтҗан Р.В. Җәяүле күбәләк – Казан: Рухият, 2001.-5 б.
Кукушкин Р. Ф.Канатлы дөнья.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984.-156 б;
Юнусов М.З. Альбатрос язмышы- Казан:Татарстан китап нәшрияты,2002.-359 б;
Татар шигърияте – Казан: Мәгариф, 2007. – 12 б.
ЛИНГВОКУЛЬТУРОЛОГИЯ ТУРЫНДА ТӨШЕНЧӘ
Кәримова Э.Т.
Кукмара 3нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең
Фәнни җитәкче: Бариева Д.Т.
21 нче гасыр лингвистикасы телне аралашу һәм танып-белү чарасы буларак кына түгел, ә билгеле бер милләтнең мәдәниятен билгеләүче юнәлеш буларак тикшерә. Моның нигезен В.Гумбольдт, А.А.Потебни кебек галимнәр салган. Мәсәлән, В.Гумбольдт "Минем милләтемнең чикләре - минем дөньяга карашымның чикләре" дигән. Димәк, тел чынбарлыкны гына чагылдырып калмый, ә кеше яши торган тирәлекне дә барлыкка китерә. Шуңа күрә лингвистика, тел турындагы фән, гуманитар белемнәр арасында алдынгы урыннарны тота һәм аның ярдәменнән башка мәдәниятне өйрәнү мөмкин түгел.
Тел милләтнең хәзергесен генә түгел, ә борынгы кешеләрнең дә дөньяга, җәмгыятькә һәм үз-үзләренә карашын өйрәнү юлы да. Үткәннәрнең кайтавазы, гасырлар кичеп, бүгенге көндә мәкальләрдә, фразеологизмнарда, метафораларда һәм башкаларда сакланып калган.
Билгеле булганча, кеше үзенең туган телен һәм теле белән бергә үз халкының мәдәниятен үзләштергәндә генә кеше була. Халык мәдәниятенең бөтен нечкәлекләре аның үзенчәлекле һәм уникаль булган телендә чагыла. Шуңа күрә татар милләте мисалында, үземне шул милләтнең киләчәге дип санаганга, мин лингвокультурология нәрсәне аңлата дигән сорауга тукталырга булдым.
Тел тыгыз рәвештә мәдәният белән бәйләнгән: ул аңа үтеп керә, үсә һәм аны чагылдыра. Лингвокультурология шуның нигезендә барлыкка килгән яңа фән. Аны лингвистиканың мөстәкыйль юнәлеше дип санарга мөмкин. Ә "лингвокультурология" дигән термин соңгы уньеллыкта фразеологик мәктәп эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә. Культурология кешенең табигатькә, җәмгыятькә, тарихка, сәнгатькә һәм җәмгыятьнең башка өлкәләренә кагылышлы аң-белемен тикшерә; тел белеме - телнең төрле модельләрендә чагылучы дөнья сурәтен, дөньяга карашны карый, ә менә лингвокуль гурологиянең төп предметы - үзара диалогта булган тел һәм мәдәният. Димәк, лингвокультурология халыкның телдә чагылган һәм телдә ныгып калган мәдәниятен өйрәнә.
Телдә ныгып калган мәдәният бигрәк тә фразеологизмнарда ачык чагыла. Чөңки алар теге яки бу күренешкә, предметка бәйле рәвештә барлыкка киләләр.
Фразеологик берәмлекләрдә халык мәдәнияте үсешенең озын-озак процесс булуы чагыла. Фразеологизмнар, Ф.И.Буслаев фикеренчә, "... своеобразные микромиры, они содержат в себе и нравственный закон, и здравый смысл, выраженные в кратком изречении, которые завещали предки в руководство потомкам". Димәк, фразеологик берәмлекләр - милли телнең җаны, аларда халыкның рухы һәм милли үзенчәлеге чагыла.
Фразеологизмнарны лингвокультурологик аспекттан чыгып караганда түбәндәге пунктлар исәпкә алынырга тиеш:
1. Күпчелек фразеологизмда милли мәдәниятнең "эзләр"е булу.
2. Мәдәни мәгълүматның фразеологик берәмлекнең эчке формасында саклануы. (Бу мәгълүмат дөнья турында образлы күзаллау тудыра һәм милли-мәдәни колорит тудырырга ярдәм итә).
3. Милли-мәдәни үзенчәлекне билгеләүдә иң мөһиме - милли-мәдәни бәйләнешне ачыклау.
Фразеология - дөнья сурәтенең телдә чагылышының бер фрагменты. Фразеологик берәмлек һәрвакыт субъектка юнәлтелгән, димәк дөньяны сурәтләү өчен генә түгел, ә аңа бәя бирү һәм мөнәсәбәтне белдерү өчен дә кулланыла.
Фразеологизмның шактый өлеше халык авыз иҗатыннан алынган: кәкре каенга терәтү, үзең утырган ботакка балта чабу.
Кайбер фразеологизмның килеп чыгышы территориягә бәйле була. Мәсәлән, түбәндәге фразеологизмнар авылда гына туа алган дип уйларга кирәк: су язып май чыгару, мүкләк сыер, башына тай типмәгән, ат ачуын тәртәдән алу. Шулай ук билгеле бер төркем һөнәр ияләре теленнән килеп кергән фразеологизмнар да бар: кулга ияләштерү (аучылар), икенче рольләрне уйнау (сәхнә), әлифне таяк дип тә белмәү (мөгаллим).
Югарыда китерелгән мисаллардан чыгып, шуны әйтәсем килә: халкыбызның тарихында булган вакыйгалар, күренешләр барысы да телебездә чагылыш тапкан һәм таба. Бу күренешне без лингвокультурология фәне аркылы гына өйрәнә алабыз. Әлеге чыгышны әзерләгәндә шундый фикер туды: лингвокультурология нигезләрен мәктәптә өйрәтсәләр, тел дәресләрендә, әдәбият дәресләрендә безгә уйларга, анализларга никадәр җирлек ,материал булыр иде. Алга таба шулай булыр дигән өметтә калам.
Әдәбият
1. .Маслова В.А. Лингвокультурология. Учебное пособие.- М.,, 2001.
2. Ф.С.Сафиуллина Тел гыйлеменә кереш. Югары уку йортларының филология факультеты өчен дәреслек. - Казан: ТаРИХ, 2001.