Вәлиуллин Габделхәй Миңневәли улы.

Вәлиуллин Габделхәй Миңневәли улы. - student2.ru

Декабрь башлары. Нихаять дөньяны яктыртып кырпак кар явып китте. Агачлар азып киткән авыл урамнарын кар көртләре каплаганчы дип, ярым бушап калган урамнар буйлап зиратка таба юнәләм. Әнә без иртәдән кичке йолдызларга кадәр бияләйләребез бозланып катканчы чана шуып үскән тау итәкләре ятимләнеп, моңсуланып яталар. Анда бер генә бала да тау шумый шул... Без үскәндә 16 йортлы гөрләп торган тау башы урамында нибары ике йорт тырпаеп утыра, аның да берсендә яше 70тән узган ялгызак карт көн күрә. Нишләдең, авылым, кайда синең кешеләрең?

Шул сорауга җавап эзләгәндәй зират капкасын ачам. Менә шушы мәңгелек йортка күчтеләр шул мин белгән күп кенә авылдашларым. Күпләренең инде нәсел-нәсәбе дә бетеп бара. Авылда яшәп ятучылар (күпләре килен я кияү булып килеп калучылар) аларның кемлекләрен дә белеп бетерми. “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” гыйбарәсе нинди акыллы, мәгънәле гыйбарә. Тик киләчәк буыннарга өлкәннәр аңлатмаса, тарих җебе өзелер, кемнең кем икәнен, хәтта үзебезнең дә каян чыгышыбызны онытырбыз. Тизрәк, соңга калганчы нәрсә дә булса эшләргә кирәк....

Капкадан узып сукмак буйлап бераз баргач, затлы итеп эшләнгән ташлы, тимер чардуганлы каберләр янында туктап калам.Әтием белән икәүләп зиратка килүләребез искә төшә.

70нче елларның беренче яртысы. Социализмны инде кордык, коммунизмга да ерак калмагандыр дип хыялланып йөргән чаклар. Мулла балалары үзләренең кемлекләрен яшеребрәк йөргән чор. Каберләр өстендә дә әле ташлар юк. Әти балтасын култыгына кыстырып мине ияртеп зиратка, вакыт калса сәнәк-көрәк саплыгына дип Памистага да барып килә. Капкадан ерак түгел генә сиреннәре азып беткән ике каберне чистарта, шунда утырып дога кыла, шуннан соң гына үз әти-әнисе каберлегенә юнәлә. Мин гаҗәпләнеп:”Әти, син шулай ихтирам итәрлек кемнәр соң болар?” дим. “Кызым, болар тау башы мәчетенең мулласы имам-хатыйб Минһаҗетдин мулла абзый белән, Фәхрелбанат абыстай каберләре. Алар минем укытучыларым”,-ди. Мин шулай әтидән укытучыларны ихтирам итү, аларның олылыгын күңелдә йөртү сабакларын алам. Хәзер дә аякларым зират түрендә балкып утырган әти-әнием каберлегенә түгел, сул якка атлый. Бераз баргач Мөнәвәрә апа белән Нургата абый Ризвановлар, тагын бераз барсаң, Сафиуллина Наҗия апа янына барып чыгасың. Хайруллин Нәҗип абый, Сара апа белән Һади абый Хөсәеновлар да шушында җирләнгән. Болар һәрберсе турында китап язырлык, Көрнәледә туып-үсеп гомерләрен балалар укытуга багышлаган кешеләр. Тагын алга атлыйм. Менә минем бүген кулыма каләм алуыма сәбәпче булган мәрхүмнәр кабере: болар Коры Көрнәле авылының берничә буын баласына белем биргән, 50 елдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Вәлиуллин Габделхәй Миңневәли улы белән аның томыш иптәше, шулай ук бик күп кенә Көрнәлеләрнең беренче укытучысы булу өстенә, 8 балага гомер биреп үстергән Гөлсем апа Мияссәр кызы.

“Коры Көрнәле мәктәбе” дигән сүзне ишетү белән Көрнәле халкының күз алдына рәшәткәле тәрәзәләре белән, Ёлка классы, Урта класс, Баганалы класс, Ленин бабай классы дип йөртелгән бүлмәләре белән, аркалы заллары белән, калай түбәле, күңелгә шулкадәр дә якын агач мәктәп һәм шул мәктәп баскычында бераз аска карап серле елмаеп торучы Вәлиуллин абый килеп баса, минемчә. Без аны барыбыз да шулай “Вәлиуллин абый” дип йөртә идек. Бу ул чорда укытучыны үзенә бер төрле хөрмәтләү ысулы булган инде.

Габделхәй Вәли улы 1932 елда Чистай педагогия техникумын тәмамлагач, Алексеевск районына юллама ала. Аңа Урта Тигәнәле, Кыр Шунталысы, Коры Көрнәле авылларында тарих укытучысы, укыту-тәрбия буенча директор урынбасары, мәктәп директоры вазифаларында хезмәт итәргә туры килә. 1937 елдан башлап гомеренең соңгы көненә кадәр тормышын ул Коры Көрнәле авылы белән бәйли. 22 яшендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган авылдашыбыз Хәбибулла Нәбиулла улы Хайруллинны да, Әфган сугышында батырларча һәлак булган Фәрит Шәйдуллинны да, башка бик күп хезмәт батырларын, кыю хәрбиләрне тәрбияләүчеләр дә алар була. 1946 елда фронттан кайткач, сугыштан соңгы авыр елларда мәктәптә өчәр сменада балаларга белем бирү, мәктәпнең материаль - техник базасын ныгыту, янкормалар төзү, мәктәп яны бакчаларын төзекләндерү, пар белән җылыту системасына күчү һәм башка бик күп бетмәс-төкәнмәс эшләр барысы да Габделхәй Вәли улы тырышлыгы белән башкарыла. Мин моны һич икеләнмичә әйтә алам. Хәтта мәктәп директоры булып башка кешеләр, еш кына аның укучылары торганда да, зур эшләр башкарганда ул киңәшләре белән генә ярдәм итеп түгел, ә эшнең уртасында кайный иде. Без беркайчан да аны читтән күзәтеп, оештырып йөрүче сүрәтендә генә түгел, ә эш киемендә, көрәк, балта тоткан, пычкы, носилка башыннан тоткан хәлдә күрә идек. Вәлиуллин абый утырткан каен агачлары әле дә моңсу шаулап, элеккеге мәктәп тормышын искә төшереп торалар. Юк моңсу чорлар булмаган икән ул. Октябрь бәйрәмнәре генә ни тора!

7 ноябрь. Октябрь бәйрәме. Иртән торып өстәл янына киләбез. Әни бүген бәйрәм хөрмәтенә көндәлек коймак –кабартма белән генә чикләнмичә, өстенә шикәр комы сипкән күмәч, балан бәлеше, шомырт кайнатмасы кыстырып пешергән рулет та өлгерткән. Шулай булмыйча – бүген балаларның каникуллары башлана, олы бәйрәм көне дә. Сәгать 9да клубта бәйрәм башлана – чәй эчеп алгач шуңа җыена башлыйбыз. Әзерлек инде чәйгә кадәр үк башланды үзе, самавыр гел кайнап тормас – торуга галстукларны (ансыз бәйрәмгә бару юк!) кер сабыны белән юып, кайнар самавырга ышкып(үтүкләп) урындык башына элеп куйдык. Формаларны киеп, ак алъяпкычларны ябып, кызыл галстукларны таккач бөтенләй бәйрәм кыяфәте кереп китә үзебезгә. Итекләрне, бишмәтләрне киеп алгач, тирә-юне әле күптән түгел генә карга тавышларына чумып торган топольләр үсеп утырган электән калган мәчет бинасына урнашкан агач клубка юнәләбез. Клуб әле ачылмаган да, ә аның тирә- ягы кара болыт төсле торган балалар чыр-чуына күмелгән. Шулай булмый: мәктәптә 5-6 класс бүлмәсе булуга карамастан, 200 дән артык бала укый ул чорда. Шунда уйнашып, әүмәкләшеп 9 тулганын көтәбез. Яңа яуган кар клуб тирәсендә тапталып юкка чыга. Ниһаять бинаның көнбатыш ягында урнашкан китапханәдән чыгып укытучылар, алар артыннан укучылар клуб эченә ургыла.Башлангычлар йөгереп алдагы рәт эскәмияләрдә урын ала. Олы класслар артта мәш килә. Клуб диварларына эленгән бөек юлбашчылар К.Маркс, Ф.Энгельс, В.И.Ленин портретларына күз ияләшкән. Ә менә түргә эленгән Аврора крейсеры сурәте төшкән плакат Октябрь бәйрәменең дәрәҗәсен тагын да арттырып җибәрә. Кызыл тукыма белән әйләндереп ябылган трибуна артына баскан Вәлиуллин абыйның 1-2 сәгатькә сузылган ялкынлы чыгышы бәйрәмнең иң төп өлеше була торган иде. Шушы чыгышны баштан тын да алмыйча, соңга таба әзрәк боргаланып тыңлап утырганда бу көннең Октябрь бәйрәме генә түгел, ә хөрмәтле укытучыбызның туган көне дә икәне беребезнең дә башыбызга килми иде шул.

Укытучы сугыштан соңгы елларда авыл халкының белем бирүчесе, аңа мәдәният яктылыгы китерүче, оештыручы, тормыш-көнкүрешендә киңәшчесе була. Тормышта кыенлыклар килеп чыкканда авылыбыз кешеләре иң элек кемгә барган? Әлбәттә инде төпле киңәш, турыдан-туры ярдәм сорап Габделхәй Вәли улына. Бер генә кеше дә игътибардан, иң әһәмиятлесе, өметләнгән ярдәменнән мәхрүм калмый. Әнә шуңа да инде Вәлиуллиннар дөреслек яклаучылар, хаклыкны эзләү өчен вакытларын да, тырышлыкларын да кызганмаучы намуслы кешеләр булып көрнәлелеләр күңелендә яшиләр. Хөкүмәтебез гади авыл укытучысының намуслы хезмәтен лаеклы бәяли. Советлар Союзы оборонасын ныгыту һәм социалистик төзелештәге аеруча хезмәтләре өчен ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр, къпсанлы Мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Иң әһәмиятлесе ул авыл халкы, укучылыры алдында зур ихтирам, абруй казанды. Күп еллар (ул елларда халык үзидарәсенең бер формасы) авыл иптәшләр суды рәисе булып торуы аның авыл халкы өчен иң ышанычлысы, Ил агасы булуы турында сөйли.

Шушында, Көрнәледә алар Гөлсем апа белән тормыш корып, 8 бала үстерәләр, барысына да диярлек югары белем алырга юнәлеш бирәләр. 3 кызлары: Фалия , Фирая, Гөлфинә әти әниләре юлыннан китеп, гомерләрен укытучылык эшенә багышлыйлар.

Фалия апаның кызыклы итеп биология дәресләре алып баруы әле дә исемдә. Ул соңыннан Сарман районында биология фәнен республика күләмендә танылырлык итеп, зур нәтиҗәләргә ирешеп укытты. Тик мәкерле авыру аны аямады. Икенче кызлары Фирая апа Яр Чаллы мәктәпләрендә математика укытып, хәзер лаеклы ялда. Гөлфинә Габделхәй кызы Тукай районында гомер буе математика укытты. Лаеклы ялда булуына карамастан, әле бүген дә мәгарифне ташламый. Вәлиуллиннарның күпсанлы онык-оныкалары, оныкчыклары арасында бүген педагоглар да, юристлар да, фән эшлеклеләре дә, медиклар да бар. Аларны санау түгел максатым. Бүген аларны хәтерләгән авылдашларым колагына әйтер сүзем бар. Үтеп баручы 2014 ел безнең яраткан , хөрмәт иткән укытучыбыз, безне бар күңеле, белеме белән чын кешеләр, коммунизм кешеләре итәргә тырышып, янып яшәгән укытучыбыз, “Левашево” совхозының Көрнәле бүлекчәсе партоешма җитәкчесе, ялкынлы пропагандист Вәлиуллин Габделхәй Миңневәли улының (1914-1984) тууына 100, ә вафатына 30 ел булыр иде. Яңа елларга керүгә изге Мәүлид бәйрәмнәре башлана. Шушы изге көннәрдә шушы язманы кызыксынып укучыларның күңелендәге рәхмәт хисләре Укытучыбызның рухына дога булып иңсен иде.

Уч төбенә куеп Җирне гүя,

Бүгенгесен аның, үткәнен

Күрсәтте ул безгә, урап кайттык

Бер белмәгән илләр үтәли.

Аяз дөнья, кешелек бәхете өчен

Көрәшергә безне өндәде.

- Яратыгыз җирне! – диде һаман,

- Мине яратыгыз, – димәде.

Аңа бүген еллар аша карыйм:

Көлеп басып тора күңелдә.

Ах, хәйләкәр абый!

Җирне, кешеләрне яраттырып,

Яраттырган икән үзен дә!

Коры Көрнәле. Фатыхова Р.С. Декабрь.

Наши рекомендации