Г. ибраҺимов иҖатында романтизм

Хәсәнов Г.М.

Яр Чаллы шәһәре,

79 нчы лицей-интернаты

Фәнни җитәкче: Сөләйманова Х.Х.

Галимҗан Ибраһимов - халкыбыз тарихында бай әдәби мирас калдырган шәхес. Язучының күпчелек әсәрләре кат-кат басылган. Иҗат мирасы да шактый өйрәнелгән. Аның иҗатын тикшерү, бастыру эшенә Мансур Хәсәнов, Фәнис Исламов, Тәлгать Галиуллин, Фоат Галимуллин, Дания Заһидуллина аеруча зур өлеш керткәннәр. Аларның хезмәтләрендә Г.Ибраһимов иҗаты төрле яклап өйрәнелә: күпкырлы эшчәнлеге, педагогик мирасы, әдәби әсәрләренә бәя бирелә.

Безнең эшнең максаты: Г. Ибраһимов иҗатында романтизмның чагылышын, әсәрләрендә романтик геройларның бирелешен өйрәнү. Шуңа ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдек:

Г.Ибраһимовның иҗатын өйрәнгән тәнкыйть мәкаләләрен барлау һәм өйрәнү.

Әдипнең башлангыч чор әсәрләрен уку һәм анализлау, романтик геройларга бәя бирү.

Эшебез керештән, ике бүлектән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Беренче бүлектә Г.Ибраһимов иҗатына күзәтү ясалды. Әдип, эшчәнлегенең беренче адымнарыннан ук, үзен олы язучы итеп күрсәтә. Башлангыч чор әсәрләреннән үк кеше яшәешенең мәгънәсен тормышның үзендә, яшәеш күренешләрендә эзли башлый. Кешене табигатьнең аерылгысыз өлеше рәвешендә күз алдына китерү, табигыйлеккә дан җырлау бигрәк тә аның “Яз башы”, “Сөю-сәгадәт”, “Яшь йөрәкләр” һәм “Табигать балалары” дигән әсәрләрендә чагылыш таба. Г.Ибраһимов өчен кеше үзенең хисләре, теләк омтылышлары белән табигать баласы. Г.Ибраһимовның 1917 елга кадәрге әдәби иҗаты әдәбият белемендә икегә бүлеп карала. Беренчесе 1907 – 1912 елларны эченә ала . Бу чорда язучы үзенең иҗат принциплары буенча романтик юнәлештә үсә. Аның иҗатына романтик рәвештә гаделсезлеккә каршы чыгу, ирек теләү хас. Әдипнең ул елларда язган “Яз башы”, “Диңгездә”, “Сөю сәгадәт”, “Уты сүнгән җәһәннәм” кебек хикәяләрендә реаль тормыш белән килешмәүче шәхес образлары бирелә. Реаль тормышка алар романтик хыял дөньясын, матурлык һәм мәхәббәтне каршы куялар.

Г. Ибраһимов әдәби иҗатында икенче чор 1912 нче ел ахырыннан башлана. Бу чорда язучының иҗаты реалистик элементларның ныгуы белән аерылып тора. Язучы хәзер үзенең әсәрләрендә социаль мәсьәләләрне күтәрә башлый, “тормыш төбендә” яшәүчеләрнең образларын сурәтләүгә борылыш ясый. “ Карт ялчы”, “Көтүчеләр” хикәяләре – шуның ачык мисаллары.

Эшебезнең икенче бүлеген “Г.Ибраһимов - романтизм тарафдары” дип атадык.

Романтизм татар халкының рухи үсешендә зур роль уйный. Иҗат методы буларак аның төп сыйфатларыннан берсе гадәти булмаган кеше образларын тудырудан гыйбарәт. Романтик герой башкалардан үзенең фикер-карашлары белән аерыла. Г.Ибраһимовның романтизмы - татар әдәбиятында алга таба ясалган җитди үсеш. Ул тормышны үзгәртеп кору кирәклеген күтәреп чыга, рухи һәм физик матурлыкка омтылышны чагылдыра. “Г. Ибраһимов көчле характерлы образлар тудыра, аларны иске тормыш тәртипләренә каршы куя. Аның каһарманнары яңача яшәүгә, иреккә омтылалар,1”- дип язган М.Хәсәнов үзенең “Язучы, галим, көрәшче” мәкаләсендә.

Без Г.Ибраһимовның 1917 нче елга кадәрге иҗатын күздән кичердек, әсәрләрен укып чыктык. Әдипнең Октябрьгә кадәрге иҗатында кырыс чынбарлык шартларындагы кешеләрнең язмышы өчен борчылу күзгә бәрелеп тора. Андый кешеләрне явызлык һөҗүменнән, җәбереннән аралап, коткарып калу юлын эзләгәндә, автор мәгърифәтне, сәнгатьне һәм мәхәббәтне идеаллаштыру ягына китә. Галимҗан Ибраһимов хакыйкать һәм ирек өчен көрәшкә ашкынучыларны, кол булып яшәргә теләмәүчеләрне үз әсәрләренең уңай геройлары итә.

Тик әдипнең уңай геройлары да авыр язмыш кичерергә дучар булалар. «Яшь йөрәкләр» романының төп геройларыннан, мәсәлән, Зыя һәм Мәрьям үзләренең рухи ирекләре өчен, шуның бер күренеше булган тигез мәхәббәтләре өчен, борынгыдан калган тәртипләргә, ата-аналарының иске гадәтләренә каршы көрәшергә телиләр. Ләкин максатларына ирешә алмыйлар, кызганычлы рәвештә һәлак булалар, чөнки алар һаман да үзенең өстенлеген сакларга тырышкан иске тормыш белән көрәштә көчсезләр әле. Алар хыял иткән Бәхет һәм Азатлык патшалыгы да куе томан эчендә. Аны күрү өчен башка караш һәм аңа ирешү өчен кыюлык, батырлык һәм тәвәккәллек кирәк.

Без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек: авторның башлангыч чор иҗатына караган әсәрләрен күздән кичергәннән соң, Г. Ибраһимов иҗатында әдәби иҗатның романтик тибы һәм романтик методына хас билгеләр тулы булып ачылып китте, дия алабыз. Болар:

1.Чынбарлыкка каршы куелган матурлык идеалын эзләү, мәхәббәтне, табигатьне һәм шуларга табынган шәхес иреген идеаллаштыру (“Сөю-сәгадәт”, «Яшь йөрәкләр», “Яз башы” ).

2.Иҗтимагый тирәлектән читтәрәк торган гадәттән тыш герой образы бирелү. (“Көтүчеләр”, “Карт ялчы”)

3Әсәрләрдә артык дәрәҗәдә кискенләштерелгән ситуацияләрне, хәлләрне бирү. (“Яшь йөрәкләр”)

4.Шәхеснең эчке дөньясына аеруча игътибар итү, психологизм һәм лиризм элементларының көчәюе. (“Уты сүнгән җәһәннәм”)

Г.Ибраһимов иҗатында күзәтелгән Романтизмның бу билгеләрен саф көенчә дә, реализм белән аралашкан төстә дә табарга мөмкин. Романтизм реализмдагы эмоциональлекне, психологизмны көчәйтә. Бу шулай ук романтизмнан реализмга күчүнең иң характерлы бер мисалы булып тора дисәк тә, ялгыш булмастыр. Без язучының әсәрләрен конкрет анализлау җирлегендә тулырак итеп ачарга, аңа бөтенлек бирергә тырыштык. Г. Ибраһимов иҗатында, бигрәк тә “Көтүчеләр”, “Карт ялчы”, «Яшь йөрәкләр» романында, романтизм белән реализмның якынлашуы нык сизелә, ягъни әсәрләрдә романтизм һәм реализм янәшә яшиләр. Без Г. Ибраһимовның иҗат методына геройлар, аларның характерлары, үзара мөнәсәбәтләре һәм язмышлары аша якын килергә тырыштык.

Галимҗан Ибраһимовның иҗат юлы татар әдәбияты тарихында аерым урын тота. Язучының әдәби мирасы гаять зур әһәмияткә ия. Аның романтик һәм реалистик әсәрләре аша яңа буыннар татар халкы тарихындагы сәхифәләрне өйрәнәләр. Шул ук вакытта аның әсәрләрендәге геройларның характеры бөтен кеше өчен кызыклылар, теләсә кайсы милләт укучыларына аңлаешлы һәм якыннар.

Әдәбият

Гыйләҗев Т.Ш.Галимҗан Ибраһимов.//Т.Гыйләҗев. Казан, Мәгариф,2007, 44б

Җәләлиева М.Ш. Зирәк акыллы әдип.// М.Ш.Җәләлиева. Әдәбиятта тойгы катламнары. – Казан, Тат.кит.нәшр.,2005, 38 – 41 б.

Заһидуллина Д.Ф. “Яшь йөрәкләр” романында милли фәлсәфә. // Мәгариф, 2007, №3, 8- 12 б.

Исмәгыйлева С. “Яшь йөрәкләр”// Мәгариф. – 1997, №3, 18 - 21б.

Халит Г. Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән.\\ Г.Халит – Казан: тат.кит.нәшр., 1975, 235б.

Хабетдинов А. Г.Ибраһимов – татар баганасы.// Идел, 2001, №4, 2-3 б.

Хәмидуллин Л. Иске чаршауларны алып ташлыйк.// Казан утлары., 1998, №3, 177 – 184 б.

Хәсәнов М.,Галимҗан Ибраһимов. //Татар әдәбияты тарихы.3 т.- Казан, Тат.кит.нәшр., 1986,338 б.

Хәсәнов М. Язучы, галим, көрәшче. // Мирас, 2003, №4, 129 б.

Наши рекомендации