ХуҖа бӘдигыйнеҢ мӘгариф ӨлкӘсендӘге эшчӘнлеге

Габделхаков Б.Х. ,

Яр Чаллы шәһәре,

79 нчы лицей-интернат

Фәнни җитәкче: Сөләйманова Х.Х.

Еллар, дистә еллар, гасырлар буе безнең замандашыбыз булып калган кешеләрнең исеме халык хәтерендә онытылмый яши. Чөнки аларның иң яхшы хыялларын, омтылышларын алардан соңгы буыннар мирас итеп кабул итә һәм дәвам иттерә. Мондый кешеләрнең эшләгән эшләре бөтен халык казанышына әверелә, милләтнең рухи мәдәнияте тагын да чәчәк атуга хезмәт итә. Узган ХХ йөз башында һәм совет чорының 20-30 нчы елларында татар телен, халкыбызның авыз иҗатын фәнни өйрәнү, аларны укыту, дәреслекләр, программалар, методик ярдәмлекләр төзү буенча зур эшчәнлек күрсәткән фидакарь зыялыларыбызның берсе профессор Хуҗа Бәдигый әнә шундый кешеләр рәтенә керә. Татар халкының бөек улы Хуҗа Бәдигыйдан бүгенге буынга кадәрге ара гасыр аралыгы белән үлчәнә. Галәм тарихының шушы мизгелендә фән дөньясында гаять зур ачышлар ясалып, моңа кадәр күз алдына да китерүе мөмкин булмаган фантастик ыргылыш ясала. Дөньякүләм әһәмияткә тиң ачыш һәм уйлап табуларның һәркайсында татар галимнәренең дә өлеше зур. Минемчә, бу чынбарлыкны исбатлап торуның кирәге юк. Бу урында бары тик берничә сорауга ачыклык кертеп үтү генә кирәк булыр. Хәзерге чор биеклегеннән караганда, бүгенге көн өчен Хуҗа Бәдигый кем ул? Аның тоткан урыны кай тирәдә? Әллә ул үзенең хыяллары белән узган гасырларның тузаннары астында күмелеп калдымы? Хуҗа Габделбәдыйгъ улы Бәдигов (Бәдигый) Казан губернасының Мамадыш өязе Югары Берсут авылында (хәзерге Мамадыш районы Югары Берсут (Югары Кыерлы) авылы) 1887 нче елның 24 нче декабрендә мулла гаиләсендә дөньяга килә. 1940 нчы елда вафат була. Шушы кыска гына гомеренең яртысын диярлек ул татар әдәби телен фәнни өйрәнүгә, аны үстерүгә, гыйльми грамматикабызны камилләштерүгә багышлый. Халык авыз иҗаты җәүhәрләрен җыеп кына калмый, аны фәнни яктан эшкәртә, матбугатта бастырып, халыкның үзенә кайтару кебек изге эш башкара. Бәдигый башлангыч белемне туган авылында ала. Аннан соң тырыш hәм сәләтле баланы Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә бирәләр. Тиздән ул мондагы иң алдынгы шәкертләрнең берсе булып китә. 1908 нче елда Хуҗа Бәдигыйны шушы уку йортында мөгаллим итеп калдыралар. Октябрь инкыйлабын яшь укытучы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә эшләп каршылый. Аннары Мөселман пехота курсларында, педагогия техникумында, Шәрекъ академиясенең татар рабфагында татар теле hам әдәбияты укыта. Соңрак Ленинград көнчыгыш институтында аспирантура тәмамлый. 1930 нчы елда Казанга кайтып, гомеренең соңгы ун елында Педагогия институтында тел hам фольклор укыта. 1938 нче елда, халык дошманы булуда гаепләнеп, бераз вакыт төрмәдә утырып чыга.Хуҗа Бәдигыйнең эшчәнлеге күп кырлы. Тел галиме дә, фольклорчы да, педагог та ул. Без галимнең мәгариф өлкәсендәге эшчәнлегенә күзәтү ясауны гына максат итеп куйдык.Хуҗа Бәдигыйның мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге мәктәпләрдә, техникумнарда, югары уку йортларында укыту, тел, әдәбият, фольклор фәннәрен укыту буенча программалар һәм дәреслекләр төзү белән бәйләнгән. 1913 нче елда аның “Татарский букварь” дигән дәреслеге басылып чыга. Галим күп хезмәтләрен озак еллар профессор М.Корбангалиев белән иҗади дуслыкта тудыра. 1919 нчы елда аларның “Ана теле дәресләре” дигән дәреслеге дөнья күрә. 1923 нче елда зурлар өчен “Крестьян әлифбасы” басыла. 1923-1929 нчы елларда татар теленең грамматикасын, морфологиясен һәм синтаксисын өйрәнүгә бәйле “Гамәли (практик) тел сабаклары”, “Гамәли сарыф-нәхү” (практик морфология-синтаксис) кебек дәреслекләрнең икенче, өченче, дүртенче басма китаплары укучыларга җиткерелә. Утызынчы елларда Х.Бәдигый читтән торып уку курслары өчен “Татар теле грамматикасы дәресләре”, укый-яза белмәүчеләр өчен “Әлифба”, бишенче уку елы өчен “Грамматика” (морфология), Ш.Нигъмәтуллин белән бергә башлангыч мәктәпләрнең 3-4 сыйныфлары өчен “Телдән эш китабы”, “Татар теле дәреслеге”, “Дөрес язу кунегүләре” кебек дәреслекләрен тәкъдим итә. Шулай ук М.Фәйзулла, М.Корбангалиев белән бергә “Колхоз яшьләре мәктәпләренең 1 нче уку елы өчен грамматикадан эш китабы” дәреслеген төзи.2 Егерменче, утызынчы елларда татар телен гамәлгә кую, дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү юнәлешендә мәктәпләр, галим-педагоглар алдына җитди бурычлар куела. Бу чорда татар телен камилләштерү, халкыбызның белем дәрәҗәсен, мәдәниятен, мәгарифен үстерү юнәлешендә эш алып бару өчен шактый уңайлы шартлар тудырыла. Татарстан Үзәк башкарма Комитеты тарафыннан кабул ителгән декрет нигезендә татар теле рус теле белән бертигез хокуклы тел, Татарстан Республикасының дәүләт теле дип игълан ителә. Татарстанда яшәүче барлык кешеләрнең татар телен белергә тиешлеге турында әйтелә, бу эшнең асылын аңлаткан төрле документлар туа. Аларда татар телен барлык уку йортларында да рәсми рәвештә укытылырга тиешлеге әйтелгән була. Татарстан хөкүмәте тарафыннан татар булмаганнарга татар телен өйрәтү турында карар чыгарыла. Бу хәл программа һәм дәреслекләр, методик кулланмалар тудыруны таләп итә. Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты янындагы гыйльми үзәк татар булмаганнар өчен татар теле буенча программалар һәм дәреслекләр хәзерләүне Мөхетдин Корбангалиев белән Хуҗа Бәдигыйга йөкли. Бу галимнәр һәм Галимҗан Шәрәф авторлыгында язылган “Рус мәктәпләре өчен татар теле дәреслеге” беренче мәртәбә 1923 нче елда басылып чыга. 1925, 1926 нчы елларда бу дәреслекнең төзәтелгән, тулыландырылган икенче, өченче басмалары дөнья күрә.3 Бу дәреслек татарча өйрәнүчеләрнең яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, программа таләпләренә туры китереп төзелгән була. Дәреслектәге материал аерым-аерым дәресләргә бүлеп бирелгән. Хуҗа Бәдигый һәм Мөхетдин Корбангалиев шул ук елны “Рус мәктәпләрендә һәм вакытлы курсларда татар теле өйрәтү өчен җанлы сөйләшү теле сабаклары” дигән кулланманың беренче һәм икенче китапларын төзеп бастыралар. Алар татар булмаганнарны татар теленә өйрәтүдә беренче дәреслек булып саналалар. ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты янындагы татар телен гамәлгә кую Үзәк комиссиясе 1925 нче елда татар һәм рус телләрендә “Татар телен гамәлгә кую турындагы декрет, карар, циркуляр һәм башка материаллар” дигән җыентыкларны бастырып чыгара. 1926 нчы елда “Программа по обучению татарскому языку служащих нетатар на курсах-кружках реализации татарского языка при советских учреждениях и предприятиях Татреспублики». «Программа по татарскому языку для курсов ответственных работников нетатар», 1927 нче елда “Икенче баскыч (9 еллык) рус мәктәпләре, шулай ук вакытлыча югары мәктәпләр өчен татар теле программасы” кебек дәүләт документлары басыла.1932 нче елда “Программа по татарскому языку для нетатар”, 1933 нче елда “Программа по татарскому языку для нетатарской начальной и средней школы”, “Программа татарского языка для заочников нетатар” кебек программалар тәкъдим ителә. Бу программаларны төзүдә галим Хуҗа Бәдигый дә актив катнаша. Галим утызынчы елларда да татарлардан башкаларга татар телен өйрәтү юнәлешендә җитди эшләр башкара. Ул 1930 нчы елда З.Бадамшин, М.Галиев, М.Мостафиналар белән бергәләп җиденче уку елы өчен татарлардан башкаларга “Татар теле дәреслеге”н бастырып чыгара. 1932 нче елда М.Корбангалиев белән берлектә “Татар теле дәреслеге”н тәкъдим итә. Хуҗа Бәдигый укытучылар өчен методик хезмәтләр язуда да актив катнаша. Моңа мисал итеп, галимнең М.Корбангалиев белән бергә язып, 1924 нче елда Мәскәүдә басылган “Укый-яза белмәүчелекне бетерү мәктәпләрендә укытучылар өчен кулланма”, М.Корбангалиев, Р.Газизов, Х.Бәдигый авторлыгында Казанда дөнья күргән “Комплекс системасында ана теле укыту юллары” китапларын китерергә мөмкин. Күренекле фольклорчы, тел галиме һәм педагог-методист профессор Хуҗа Бәдигыйның мирасы гаять бай. Галим ана телебезне үстерүгә, аны башка милләтләргә өйрәтүгә гаять күп көч куйган. Аның татар теле һәм рус телле халыклар өчен тудырылган хезмәтләре бүгенге көндә дә үз кыйммәтләрен югалтмыйлар. Татар булмаган халыкларны татар теленә өйрәтү максатын күз алдында тотып язылган дәреслек, методик хезмәтләренең кыйммәте, татар телен гамәлгә ашыру эше аеруча киң җәелгән хәзерге чорда тагы да арта гына бара. Җәмгыятьтәге үзгәрешләр уңай якка авышуга күп кенә җәмәгать эшлеклеләренең роле зур. Шулар арасыннан без Хуҗа Бәдигый исемен дә белергә һәм атарга тиешбез. Аның эшчәнлеге күпкырлы. Хуҗа Бәдигый талантлы тел галиме, педагог һәм методист кына түгел, ул фольклористикабызны яңа баскычка күтәрүче галим дә. Хуҗа Бәдигыйнең эшчәнлеген әле алга таба да өйрәнүне дәвам итәргә кирәк

Дәбият

Исламов Ф.Ф. Хуҗа Бәдигый – танылган педагог һәм методист.// Исламов Ф. Мәгърифәт, әдәбият һәм тарих сукмаклары буйлап. - Казан: Печатный двор, 2002.

Исламов Ф.Ф. Танылган фольклорчы, педагог һәм методист. // Ватаным Татарстан, 2003, гыйнвар.

Кашапова С.Алтын – җирдән, белем китаптан табыла//Мәдәни җомга, 2008, 4 апрель, 11б.

Мәхмүтов Х. Тел галиме, фольклорчы, педагог.//Татар иле, 2003, 15 гыйнвар.

Мәхмүтов Х.Утта янмас, суда батмас хәзинә.// Мәдәни җомга, 2002, 6 декабрь, 16б.

Хуҗа Габделбәдигъ улы Бәдигый// Мәдәни җомга, 1997, 19 декабрь, 13б.

Хуҗа Бәдигый: тел галиме, фольклорчы, педагог: Фәнни мәкаләләр җыентыгы. – Казан, 2008, 192 б.

Ярми Х. Татар фольклористика фәненең күренекле галиме.// Совет әдәбияты, 1957, №12, 62-64 б.

Мирас, 2008, №5, 116-118 б.

Мәхмүтов Х. Тел галиме, фольклорчы, педагог. // Татар иле, 2003 ел, гыйнвар.

Исламов Ф.Ф.Танылган педагог һәм методист. / Х.Бәдигый: тел галиме, фольклорчы, педагог. Фәнни мәкаләләр җыентыгы. – Казан, 2008, 56б.

Исламов Ф.Ф.Танылган педагог һәм методист. / Х.Бәдигый: тел галиме, фольклорчы, педагог. Фәнни мәкаләләр җыентыгы. – Казан, 2008, 58б.

АВЫЛ ЮККА ЧЫКСА, ТЕЛ ДӘ, МИЛ­ЛӘТ БУЛАРАК, ХАЛЫК ТА БЕ­ТӘ

Гайнетдинова Ч.Р.,

Мөслим районы Мөслим

2 урта гомум и белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче:

Гайнетдинова Г.Ф.

Без - татарлар, телебез татар теле,

мөстәкыйль һәм камил тел ул.

Каюм Насыйри

Республикада татар те­ле — дәүләт теле булса да, ул үсеш ала алмый. Гәр­чә урыс теле белән бертигез хокукта, ләкин татар теле кулланылыш тапмый. Ни өчен шулай?

Безгә киләчәк турында уйларга кирәк. Бүгенге шарт­ларда ни эшләргә була? Тел проблемасын шушы шартларда хәл итәргә кирәк. Минем фикерем шундый: күп нәрсә теге яки бу кешенең үзеннән тора. Без­гә беркем дә туган телдә сөйләшергә комачауламый, урамда да, укыган урыннарда да шулай ук. Ник икмәкне татарча сорап аласың дип, кибеттә берсе дә авызга китереп сукмый. Кем безне та­тар­ча тәрбияләүдә аяк чала?! Беркем дә комачау итми. 70 нче елларда ук Эс­то­ниядә эстоннар бер-берсе белән бары тик туган телендә генә сөй­ләшкән, берсе дә тыя алмаган. ә бит ул совет заманасы булган.

Бар нәрсә үзебездән то­ра. Мәҗбүри татар теленә өйрәтеп булмый. Кыйнап татарча сөйләш­терү мөмкин түгел. Бу кешенең рухи таләбе, халәте булырга тиеш.

Милләтне элек дин генә саклап калган, хәзер исә заман үзгәрде. Безгә иң бе­рен­че чиратта телне сакларга, аны үстерергә кирәк. Монда кешенең белем дә­рә­­җәсе дә, халыкның үз тарихын, телен белү дә, хөр­мәт итү, дин дә керә.

Икенчесе — ул материаль байлык, яшәү дәрәҗә­се. Кешенең кесәсендә акча юк икән, аңа милләт тә, милли проблемалар да кирәкми. Рухи һәм материаль байлык яһүдләрне саклап калган. Татар милләт буларак саклансын өчен, халык рухи яктан да, материаль яктан да бай булырга тиеш.

Милләтнең тамыры, биг­рәк тә татарныкы авылда. Та­тар телен саф, камил бел­гән кешеләр шунда яши. Ләкин газ керсә дә, юллар салынса да, кайбер авыллар бетеп бара. Ни кызганыч, моңа халыкның битараф, үшән булуы да ярдәм итә. Ан­да мәк­тәпләрне, мәдәният учакларын да бетерергә ярамый, алар ябыла икән, авыл бетте дигән сүз. Ул бүген татарның терәге. Авыл юкка чыкса, тел дә, мил­ләт буларак, халык та бе­тә. Шушы хакыйкатьне аң­лар­га иде.

Мин укыган Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә күп кенә дәресләр рус телендә алып барылса да, татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм үзебезнең тырышлык аркасында без татарча сөйләшәбез, аралашабыз.Әдәбият дәресләрендә без татарча сөйләшеп кенә калмыйбыз, ә бәлки зур-зур күләмле әдәби әсәрләр укып фикерләшәбез.

Әдәбият- сүз сәнгате. Әдәби әсәрнең үзәгендә кеше, аның эчке дөньясы, эш-гамәле, теләк-омтылышлары ята. Әнә шулар аша, матур әдәбият әсәрләре нигезенә киләчәк буыннарны тәрбияләү мәсьәләсе салына. Бу һәр чорда шулай булган. Әсәрләрдәге геройлар арасыннан без үзебезгә ошаганнарын сайлап алабыз, теге яки бу сыйфатын үзебездә булдырырга тырышабыз. Шулай итеп, матур әдәбият әсәрләре безнең тормыш маягына әверелә. Гаҗәеп бай әсәрләребез бар бит безнең. Матурлык һәйкәле булырлык әсәрләр!

Әлеге әсәрләрне безгә әдәбият дәресләрендә тәкъдим итәләр, алар белән таныштыралар һәм кызыксындырып укытырга тырышалар.

Мин, мәсәлән, 5-8 классларда әсәрләрдән өзекләрне дәреслектән генә укысам, өлкән классларда инде зур кызыксыну белән тулы әсәрләрне укый башладым.

Бүгенге көндә әдәбиятны өйрәнү- гаять күпьяклы, катлаулы һәм җитди мәсьәләләрнең берсе. Әдәби әсәрләрне өйрәнү безгә тормышны тулырак аңларга, кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Аларны укыгач, дулкынланасың, андагы вакыйгаларга һәм образларга карата төрле фикерләр туганын сизәсең. Дәреслекләрдә тәкъдим ителгән өзекләрне генә укып, әдәбият дөньясына бөтенләй кереп чума алмыйсың.Алар тиешле нәтиҗәне дә бирмәскә мөмкин. Моның өчен әсәрне тулысынча укырга кирәк. Тулы бер романны хәзер генә укырга өйрәнеп булмый. Без башлангыч класслардан үк укырга күнегергә тиеш. Ә инде кече яшьтән үк китапка мәхәббәт уяна алса, тормышның төрле хәлләрендә дә безнең үз фикеребез булачак.Зур күләмле әсәрләрне дәрестә укып җитешеп булмый, аларны өйдә укырга кирәк. Ә инде әсәрне берьялгызыбыз укып чыга алганбыз икән һәм бездә язучының башка әсәрләрен , бөтен иҗатын белү теләге кузгалса, бу хәл укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле булуы турында сөйли. Укыганның эчтәлеген без иптәшләребез алдында сөйли дә алсак, бу инде телнең баюына, җегәрне ныгытуга булыша.

“Эчтәлек сөйләү” гыйбарәсе бездә кайвакытта тискәре мәгънәдә кулланылды.Әмма эш-гамәлдә шулай да эчтәлек сөйләү белән еш очрашырга туры килә. Һәм ул кирәк тә.Хикмәт нәрсәдә соң? Эчтәлек сөйләү-сурәтләнгән вакыйгаларны, автор әйтергә теләгәннәрне үз сүзләрең белән кыскача гына әйтеп-сөйләп бирү,сюжетны бәян итү дигән сүз ул. Ә сюжет-әсәрнең иң мөһим, даими өлешләреннән берсе.Чөнки матур әдәбият тормышны хәрәкәттә, процесста чагылдыра. Ә сюжет әнә шул яшәеш агымын бирүгә хезмәт итә. Анализны, билгеле, эчтәлек сөйләүгә генә кайтарып калдырып булмый.Әмма аны бөтенләй кысрыклап чыгару да дөрес булмас. Борынгы грек философы,әдәбият галиме Аристотель дә күләмле әсәрләрнең эчтәлеген кыска, җыйнак итеп сөйли белүне осталык дип санаган, үзе “Илиада” кебек катлаулы һәм зур әсәрнең эчтәлеген кыскача гына бәян иткән.

Сүзем татар халкының телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү өлкәсендә хакында. Әгәр без татарча сөйләшеп калмыйча, әдәбияты белән дә кызыксынсак, телебез, һичшиксез үсәчәк, сакланачак.

Бездә саф татарча сөйләшәләр, татарча китаплар укыйлар дип мактансак та, ә республикабызда хәлләр алай ук мактанырлык түгел.

"ТНВ" каналыннан еш кына галим-голәмәләр, язучылар, журналистларыбызның гәпләшеп утырганын күрсәтәләр. Бигрәк тә "Мәдәният дөньясында" исемле тапшыруда күп алар. "Мәдәният дөньясы" бүгенге татар халкының мәдәният көзгесе булып тора түгелме соң?! Шушы "көзге"дән соңгы 20 елда милләтебезнең никадәр түбән тәгәрәвен күреп йөрәк сызлый. Бу тапшыруны кемнәр генә алып бармады инде. "Шәхәр", " хәм", "җылытасың инде", "бу җылда" дип, телләре ни сөйләгәннәрен колаклары ишетми журналистларның. Әллә татар тапшырулары өчен журналистларны эшкә алганда конкурс уздырып, иң начарларын гына сайлап алалар инде. Шулай булмаса, 20 миллион татар арасыннан матур тавышлы, сүзләрен ачык, аңлаешлы әйтеп сөйләүче һәм саф татарча киенергә, ягъни оят җирләрен капларга оялмаучы, 4-5 журналист табып булмыймы инде? Әгәр "Хәерле иртә" тапшыруында Илдар Кыямов та булмаса, иртә белән телевизорны кабызып торасы да юк. "Хәерле иртә" тапшыруын алып баручылар, автобус тукталышында бөгелә-сыгыла, шыркылдый-шыркылдый мәзәк сөйләшеп торучыларны хәтерләтәләр. Чагыштырып карыйк инде Рөстәм Нәбиуллин, Әминә Сәфиуллина, Эльс Гаделев, Айрат Арсланов, Мәрьям Арсланова, Камал Саттароваларның сөйләүләрен бүгенге диктор-журналистлар белән. Бүгенге теле-радио тапшырулар алып баручыларның әдәби телләре урам теленнән кайсы яклап аерыла?!

Газеталар да кимен куймый. Мәсәлән, берәр кешенең кайгысын уртаклашкан матәм язмасын укысаң: "... фәлән кешенең вакытсыз вафат булуы сәбәпле..." – дип язалар. Кеше беркайчан да вакытсыз вафат булмый, кеше гомере беткәнгә күрә вафат була. "Кешенең әҗәле бер минут алдан килмәс һәм бер минут соңга калмас", – ди Коръән Кәрим. Кайберәүләрнең гомере озын, кайберәүләрнең гомере кыска була. Татар теленең тарихына күз салсак, әдәби татар теленең ХХ гасырда гына урам теленә әверелүенә инанырга була. Кол Галидән Габдрәхим Утыз Имәнигә кадәр 525 ел узган, тел сизелерлек үзгәреш кичермәгән, Утыз Имәнидән Тукайга чаклы 125 ел вакыт үткән, тел сакланган. Ә Тукайдан соң, дөресрәге Октябрь Революциясеннән соң без Тукайны тәрҗемәсез аңламый башладык.

Бармы безнең татар халкында галим исеме алыйм дип түгел, ә халкым дип җан атып йөргән галимнәребез? Бәлки безнең язучылар, шагыйрьләр арасында бардыр андыйлар, мин генә белмимдер...

Су язып май төшми ул. Милләт, тел, мәдәният дип тел чарлап телне дә саклап, мәдәниятне дә үстереп булмый. Армый-талмый эшләргә, гамәл кылырга кирәк. Аның өчен гыйлем кирәк, гыйлем булсын өчен иман кирәк.

Республикада ТР Дәүләт телләрен саклау, өйрәнү, үстерү программасы берничә ел эшли. Бер караганда, башкарылган эшкә хисап тотучылар күп, ләкин шул ук вакытта күзгә күренерлек зур үзгәрешләр дә юк кебек. Татар теленә урыс теле белән бертигез кулланылышка керергә бик ерак әле. Бүгенгә кадәр татарча хатасыз язылган элмә, мәгълүмат такталары зур проблема булып тора, сәүдә, күңел ачу үзәкләре, кибетләрдә, дәүләт учреждениеләрендә һ.б. татар теле үги булып кала бирә. Татар теле өчен кем җавап бирә? Туган телгә карата тискәре мөнәсәбәттә чиновниклар, әллә биредә яшәүчеләр дә гаеплеме? Әлбәттә, без. Татар теленең киләчәге безнең кулда. Шуңа күрә, әйдәгез без аны саклыйк, яклый, үстерик...

Әдәбият

1.Нигъмәтуллин Ә. Урта мәктәптә татар әдәбиятын өйрәнүнең фәнни-методик нигезләре.- 149 б.

2. Әхмәдиева Л. Язмыш һәм иҗат / Л.Әхмәдиева // Казан утлары. – 1995. — №4. – 110-115 б.

3. Хафизов С. Хәзерге татар әдәбиятының актуаль мәсьәләләре / С.Хафизов. – Уфа, 1988.

4. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда.: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан: “Раннур” нәшр., 2001. — 6т. – 544 б.

Наши рекомендации