Структура методической разработки мероприятия для детей

(конспект мероприятия)

ФИО педагога (педагогов) Мингулова Алия Шаукатовна
Должность воспитатель
Место работы МБДОУ «Детский сад № 3 «Кояшкай»
Возрастная группа Подготовительная к школе группа
Образовательная область Речевое развитие, художественно-эстетическое развитие
Форма проведения мероприятия Развлечение
Тема мероприятия Зурлар һәм мәктәпкәчә хәзерлек төркемендә "И туган тел, и матур тел! " дип үткәрелгән чара. Г.Тукайның "Бала белән күбәләк","Кәҗә белән сарык" ( Балалар катнашында сәхнәләштерелгән әкият)
Цель Балаларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштыру. Җиһазлар: Г.Тукай портреты, китаплар, аудиоязмада З. Яруллинның “Тукай” маршы, «Туган тел», «Бала белән күбәләк» җыры, сәхнәләштерү өчен атрибутлар, театр өчен киемнәр.
Задачи 1.Матур әдәбият әсәрләре белән кызыксындыру, сәнгатьле шигырь сөйләү күнекмәләрен камилләштерү. 2.Образлар аша баланың күзаллау сәләтен, фантазиясен, сөйләм телен үстерү. Әкиятне сәхнәләштергәндә балаларны образга керергә, авазларны, сүзләрне ачык, дөрес итепәйтергә өйрәтүне дәва итү. 3.Балаларда театр сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.   Сүзлек: шәкерт, буыннар, ятим, фәкыйрь, ерткыч, муркыргыры, насыйп.
Предварительная работа Җыр тыңлау "Туган тел", Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышу( слайдлар,рәсемнәр ярдәмендә, китаплар карау,үстерешле уен "Кайсы әсәрдән икәнен бел", аудиоязма "Бала белән күбәләк", Г.Тукайның әсәрләреннән төзелгән мульфильмнар карау.
Обеспечение мероприятия Җиһазлар: Г.Тукай портреты, китаплар, аудиоязмада З. Яруллинның “Тукай” маршы, «Туган тел», «Бала белән күбәләк» җыры, сәхнәләштерү өчен атрибутлар, театр өчен киемнәр.  
Ход мероприятия   Зал бәйрәмчә бизәлә. Г. Тукайның портреты эленә. Залның бер почмагына балалар өчен язылган китаплардан һәм аның әкиятләренә карата этләнгән рәсемнәрдән күргәзмә оештырыла. Өй алды. Аудиоязма З. Яруллинның “Тукай” маршы яңгырый. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле канаклар! Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайга багышланган кичәбезне башлыйбыз. Язның иң матур, бер көнендә карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Салмак кына “Туган тел” җыры яңгырый. Нинди таныш, моңлы көй бу? Тукай җыры - "Туган тел". Истән бер дә чыкмый торган Халык көе - туган тел. Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Шулай ук Тукай абыебыз язган шигырьләрне, җырларны тыңларбыз, әкият геройлары белән очрашырбыз. “Бәйрәм бүген “дигән җыр (Җ.Фәйзи көе, Г.Тукай сүзләре) башкарыла. Акрын гына көй яңгырый. Күбәләк булып киенгән бала керә. "Очып'' чәчәкләр арасында йөри. Аның артыннан кулына кәрҗин тоткан кыз керә. Күбәләкне тотмакчы була. Кыз. Мин ди матур күбәләк! Сөйләшикче бергәләп. "Бала белән күбәләк" җыры башкарыла. ( Г. Тукай сүзләре.) Күбәләк очып китә. Кыз. Җиләк җыям, как коям Дәү әнигә бүләккә. Монда җиләк күп икән, Аю - бүре юк икән. “Дәү әнигә” җыры башкарыла. Йорт каршына туктый. Ишек шакый. Йорттан дәү әни чыга.   Кыз. –Исәнме дәү әни. Дәү әни. Балакаем килгән икән, нихәл, кызым? Алып баручы. Балалар, дәү әни кунакка килеп җиткәнче, без Тукай абыебызга багышланган шигырьләрне тыңлап китик. 1 бала. Илдә кояш, җирдә кояш, Тукай көне канат җәйгән. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген, Тукай көне - безнең бәйрәм! 2 бала. Әле укый белмәсәк тә, Туган телне җырлыйбыз. Бу - Тукай абый бүләге, Иң кирәкле җыр, дибез. 3 бала. Иң матур, моңлы җырларны Халыкка бирде Тукай. Моңнары белән мәңгегә Йөрәккә керде Тукай. 4 бала. Әкиятләрен сөйләп, тыңлап, Телләребез ачыла. “Су анасы,” “ Шүрәлеләр” - Безнең дуслар барысы да. 5 бала. Туган телнең бөеклеген белдек, Шигырьләре Тукайның. Ул үзе дә бөек, кабатланмас, Андый берәү җирдә юк тагын! Залга кыз, дәу әни керәләр.   Дәү әни.Менә килеп тә җиттек. Исәнмесез, балалар! Балалар.Исәнмесез. Алып баручы.Рәхим итегез, бәйрәмебезгә! Хәзер сүзне кунагыбыз - дәү әнигә бирик. Ул безгә Тукай абыебыз язган "Бишек җыры" н җырлап күрсәтер. «Бишек җыры» башкарыла. Алын баручы.Рәхмәт сиңа, дәү әни. Хәзер утырып ял ит, безнең бәйрәмебезне кара. Без сезнең игътибарыгызга Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятенә нигезләнеп эшләнгән сәхнә әсәрен күрсәтәбез. Автор: Борын заман бер Ир беләм Хатын торган. Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган: Асраганнар бер Кәжә берлә бер Сарык. - Болар булган берсеннән дә берсе арык. Ир: Сиңа әйтәм, кара әле монда. Хатын! - Үзең яхшы беләсен бит печән хакын. Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык, Ашап ята бушка гынаалар азык. Хатын: Ярар, ирем, ярар. Бу икене кумаклыкка булсын карар; Кәжә белән Сарык хәзер китсен бездән. Аларны соң асрап торып ни файда бар? Кәҗә белән сарык:(җырлыйлар). Сау бул, әби, сау бул, бабай, Безне ерак юллар көтә. Бездә яшәү әйбәт иде. Инде китәр вакыт җитә. Әби белән бабай елашып калалар. Автор: Нишли инде мескен Кәжә белән Сарык? Булмый хуш кушканына каршы барып. Икесенә бер зур гына капчык тегеп, Китте болар кырга таба сәфәр чыгып, (сарыклар китә). Еракта урман күренә. Сәхнәнең бер кырында бүре башы ята. Китте болар. Бара, һаман бара, бара. Күренмидер күзләренә ак һәм кара. Бара болар. Күнме баргач, Алла белә, Юл өстендә үлгән Бүре башын таба. Кәҗә: -Ай!!! Нәрсә бу? (Бүре башына таба карап) Сарык: -Б-б-бә-ә-әәә!!! Б-б-бүре б-б-башы-ы-ы..!? Әйдә, качтык, сызыйк моннан. Кәжә: Әйе, шу-у-ул. Б-б-бүре башы! Ашыкма, дускай, сакалым белән киңәш итим әле...Без бу бүре башын к-к-капчыкка салырга к-кирәк... Файдасы тимәсә дә, зыяны тимәс. Сарык: Ә кем сала-а-а ? (үзалдына) -Курка башны кузгатырга. Кәжә - куркак! Кәҗә (үзалдына): - Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак! (Сарыкка карап):- Сип тот. Сарык: Бүре башын, син көчлерәк! Бүре башын, син көчлерәк! Сарык: -Син, сакалбай, мина караганда гайрәтлерәк!.. Бергә: Бүре башын кулга тотып кузгатырга Икебезнең беребезгә җитми йөрәк. (курка-курка гына Бүре башын капчыкка салалар). Юл буенда ята иде Бүре башы. Кәҗәләрнең, сарыкларның котын алып. Ә без аны салып куйдык капчыкка ук, Курыкмыйча колагыннан тотып алып.   Автор: Озак торгач шунда икәү калтыранып, Бүре башын тоталмынча, куллар барып. Башны икәү тогып ике колагыннан, Юнәлттеләр, капчык эченә салып. Бергә: (җырлыйлар). Юл буенда ята иде Бүре башы. Кәҗәләрнең, сарыкларның котын алып. Ә без аны салып куйдык капчыкка ук, Курыкмыйча колагыннан тотып алып. Сарык: Бә-ә-ә-ә! Кәҗә:Мә-ә-ә-ә!. Автор: Баралардыр тукталмастан һаман алга. Күренә берчак: ерак түгел бер ут яна. Утны күргәч шунда әйтә Сарык: Сарык:(каранып). - Эйдә, Кәҗә, куныйк бүгеп шунда барып. Ут янына бүреләр дә киләлмаслар. Безнең анда кунганлыкны беләлмаслар. (Ашыгып, ут күренә торган җиргә китәләр). Кәҗә: -Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде... (Кара урман аланы. Төн. Уртада учак. Учак өстендә казан асылган. Дүрт бүре учак тирәли тезелеп утырганнар да кәеф –сафа коралар). Автор: Кәжә, Сарык ут янына якын барса, Мескеннәрнен күз алдында менә нәрсә: Өч-дурт Бүре утырганнар каршы утка, Тыршып-тыршып пешермәктә алар бутка. Кәжә, Сарык күргәч ушбу тамашаны, Калды куркып һәрберсенең ярты җаны. Бүреләр җырлый: Мин дөняда иң шәп Бүре, Мин – бүреләр атаманы. Син - атаман, мин –атаман. У- у- у, у- у- у. (Бүреләр кашык, табак, тәлинкә кагалар, җырлыйлар. Яшь бүре бии.) Кәҗә (калтыранып): - Исәнмесез, бүре дуслар, Сездә бүген бәйрәм икән. Бүреләрнең бәйрәмнәре Бик күңелле хәйран икән. Хөрмәтле бүре әфәнделәр! Автор: Куаналар өч-дүрт Бүре, Алларына Сарык белән Кәҗә килгәч...   1нче Бүре: Ашыйбыз без, бу икәвен тотабыз да! 2нче Бүре: Менә ничек ит таптык бит буткабызга! Знче Бүре: "Насыйп ризык авыз ертып керер", -диләр... 4 нче бүре: Әҗәлләрен эзләп килгән ике юләр!.. Кәҗә: Кайгырмагыз, әфәнделәр, бездә ит куп; Ул ит берләп һәркайсыбыз булырбыз тук! Ни карыйсын? Тиз бул эле, тиз бул, Сарык! Капчыктагы Бүре башын китер алып! Сарык (капчыктан Бүре башын ала һәм халыкка): Автор: Һәм сарык шунда капчыктагы башны ала Барча Бүре куркуыннан шашып кала; Өч-дурт Бүре хәйран калып торган чакта. Кәжә һаман гайрәт чәчә, ачулана... Кәҗә: Микикики! микикики! микикики! Кап чыктагы Бүре башы бит уники! Ах, уңмаган, жүләр Сарык, надан Сарык. Моннан зуррак Бүре башын китер табып! Автор: Сарык бик тиз анлап алды бу алдашны,   Капчыктан ул алып килде шул ук башны.   Өч-дурт Бүре чынлап инде куркыттылар. Бер-берсенә күзләрен йөртештеләр. 1нче Бүре: Түгел хәзер инде бездә ашау кайгы, Тиз-тиз генә бу урынны ташлау кайгы! 2нче Бүре: Ничек качыйк? Знче Бүре: Ничек табыйк качу юлын? 4нче Бүре: Һәрберебез шуңа салган бөтен уен. 1нче Бүре: Туктагызчы, мин тиз генә су китерим, Суы бик аз, безнең бутка пешәр коры (чыгып китә). 2иче Бүре: Инде нишлик. Өлкән Бүре суга китте, Ник кайтмый ул, байтак кына вакыт үтте? (Бүреләр ботка янында кайнашалар, болгаткан булалар). Туктагыз, мин Карт Бүрене эзләп килим. Адашкандыр, аны монда алып килим...(чыгып китә, калганнары учакны, ботканы караган булалар). Знче буре (икенчесенә) : Сизәсеңме, эшләр харап безне хәзер, Бу икәве башны кисәргә дә әзер... 4нче Бүре (тегесенә): Әйдә, тизрәк, бу урынны дускай, ташлыйк, Исән чакта башыбызны ачып качыйк! Знче Бүре: Әфәнделәр, без тиз генә карап килик... 4нче Бүре: Бер уңайдан буткага да су китерик...(качалар). Кәҗә: Микикики, микикики, ботка хәзер безнеке! Сарык: И-һи-һи, сакалбай, дөрес әйтәсең, бирәм дигән колына - чыгарып куяр юлына! Кәҗә: Утырыйк, әйдә, аяк бөкләп, каршы утка, Тәмләп кенә, икәүләшеп, ашыйк бутка! Ашап туеп, рәхәт кенә, Ял итәрбез, сузылып ятып, тук корсакка. (икесе дә мактый-мактый ботка ашыйлар һәм учак янына кырын яталар). Кәҗә, Сарык икесе бергә җырлыйлар: Бүреләрне җиңеп булмый Кул көче белән генә, Акылны эшкә җиктек без Хәйләсе белән бергә. Бүре башы, бүре башы, Җитте бүре башына. Безгә калды бүреләрнең Учагы да, ашы да. Сарык: Бә-ә-ә-ә. Кәҗә: Мә-ә-ә-ә. Сарык: Кәжә, дускай, тамак туйгач күңелләр күтәрелеп китте, әллә табышмак әйтешәбезме, син бик тапкыр бит... Кәҗә: Тыңла алайса: Ашлыклар үсте. Башаклар пеште... Сарык: Я, я, шуннан? Кәҗә: Тынлап бетер, бүлдермә! Ашлыклар үсте, башаклар пеште; Кояш пешерә, тиргә төшерә. Бу кайчак була? Сарык: Узган кыш Әби белән Бабай башак пешерен биргән иде, шуныәйтмисеңдер бит? Кәҗә: И, надан, кыш көне урак уралармы инде? Башыңны эшләт... (елый-елый Куян килеп чыга ) Куян: И-һи-һи-һиии... Автор: -И, Куян, куркак Куян, йомшак Куян, Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан? Куян: - И җаным, син белмисен: Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсын. Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян. Яшь куянчыклар янә бездән туган. Бармабыз бер гаилә булган идек, Күп заман шатлык белән торган идек. Яшь балаларны ашап китте Бүре. Бик усал ерткычтыр ул, муркыргыры!.. Сарык: И-ии, мескенем, бик олы кайгыларга юлыккансың икән... Кәҗә (Куянга Бүре башын күрсәтә): Синең балаларыңны ашаган Бүренең үзенең дә башына җиткәннәр, менә ул! Куян( куркуыннан читкә сикерә): Ай, явыз, кирәгеңне алдыңмы? Кәҗә: Курыкма, Куянкай, эле яңа гына дүрт Бүрене куркытып, куып җибәрдек... Сарык: Без барында алар сина тиялмәсләр, (Куянны житәкләп учак янына алып килә). Кәҗә: Әйдәгез, кунак булыгыз, тәмле боткадан авыз итегез! Күбәләк Сез бик күңелле генә утыра идегез, табышмаклар да әйтешә идегез... Кәҗә: И-ии. Сарык туган, ул әбиебезнең йомшак тавыш белән көтүдән чакырулары-ы-ыы, бабай күрмәгәндә генә хуш исле, тәмле ипи кисәкләре каптырулары-ы-ы...(күзләрен сөртеп ала). Теге, чирәм белән кунак итә торган, күрше малае Галине дә сагынды-ы-ым... Сарык: И-ии. әйтмә генә инде, Кәжә туган! Ул тау битләре-е-е, андагы үләннәр, салкын чишмәләребе-е-ез! Кәжә: Тау башына салынгандыр безнең авыл. Бер чишмә бар, якын безнеп авылга ул... Сарык: Авылыбызның ямен, суын- тәмен беләм. Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән... Куян(шатланып сикеренә): Ә - ә - ә, белдем! Сез теге, тау башындагы Кырлай дигән авылда яшәүче Әби белән Бабайныкымы әллә? Кәҗә: Әйе - әйе! Нәкъ үзләре! Син аларны каян беләсең? Куян: Белмәскә, мин бит аларны яна гына күрдем! Кемнәр икән монда, минем кебек ямансулап утыра дип, яннарына барып карадым. Кәҗә, Сарык(шатланып): Я-я, нәрсәләр ишеттең, әй! Алланың рәхмәте төшкере! Куян: Алар сезне юксынып, үкенеп утыралар... - Кайларда каңгырып йөриләр икән безнең бөдрә йонлы Сарыгыбыз белән тәмле сөт бирә торган Кэҗәкэебе-е-ез? - ди Әбиегез. Кәҗә, Сарык(сикереп торалар) : Кайтабыз!!! Хәзер үк!!! Кырлаебызга, Әби белән Бабай янына! Әнә, таң да беленеп килә! Кәҗә: Мин аларга күп итеп, тәмле, шифалы сөт бирермен! Сарык: Мин аларга күп итеп җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләр өчен, бөдрә йонымны бирермен! Куян: Мим дә сезнең белән! Шунда авыл кырындагы урманда яшәрмен! Сез булганда бүреләр дә тиялмәслә-ә-әр. Күбәләк: Мин дә сезнең белән! Минем белән сөйләшеп йөри торган Бала белән уйнармын! (жырлый) Әйт әле, күбәләк, Сөйләшик бергәләп... Барысы бергә: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу, беләсезме? Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Авылыбызга!!! Әби белән Бабай янына-а-а! (сөенә - сөенә чыгып китәләр). Алып баручы. Син күрмәгән яңа буын килде, Котлап бүген туган көнеңне. Киләчәккә барган улларыңнан Ишетәсең “Туган теле”еңне. Туган тел җыры
Использованная литература "Туган телдә сөйләшәбез" З.М.Зарипова,Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова., "Могҗизалы мәктәп сәхнәсе", Ф.Я.Зарипова, "Балачак аланы".

Наши рекомендации