Легендар укытучылар коллективы...

4 нче дәвер- 1960-1990 нчы еллар.

Бу еллар мәктәп тормышында яңарышлар, укытучылар һәм укучылар коллективының актив эшчәнлеге белән истә калган еллар була. 1954-1967 нче елларда мәктәп директоры булып Олы Солтан авылыннан килгән Сибгатуллин Габдулла Сибгат улы эшли.

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Мәктәп бинасы, 1970 нче ел

Шул елларда мәктәп авылда туып-үскән югары белемле кадрлар белән байый. Алар: Гүзәл һәм Мингалим Исхаковлар, Баһаутдинова Зәйтүнә, Әлфия һәм Зөфәр Җамалиевлар, Габдулла Шиһапов, Сөембикә Сибгатуллина. Аз гына соңрак укытучылар коллективына Ганиева Роза, Зарипова Фәния һәм Халидә, Рәшит Мифтахов, Таҗиева Тәнзилә, Юнысова Саймә, Закиров Габделбәр, Ибатуллин Илтөзәр, Венера һәм Ильяс Гариповлар килеп кушыла.

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Укучылар 1нче май демонстрациясенә әзер..

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Җиңү бәйрәменә багышланган линейка

Мәктәп аерым 4 агач бинадан тора. Хезмәт дәресләре алып бару өчен мастерское (остаханәсе), ашхәнәсе була. 1967-1989 нчы елларда мәктәп белән Гарипов Габдулла Кәрим улы җитәкчелек итә.

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru Мәктәп директоры Каримов Г. уку елына нәтиҗә ясый

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Металл калдыклары җыю Пионерлар ветеран Гибадулла Гайнуллин белән очрашалар

Ул 49 ел гомерен яшь буынны укыту, тәрбия эшенә бирә, шуның 36 елы- мәктәп белән идарә итү һәм 49 елы- математика фәнен укыту. СССР һәм РСФСР ның мәгариф отличнигы, Татарстан Югары Советының Мактау грамотасы һ.б. бүләкләргә ия була. Туган авылына директор булып кайтканчы ул Питрәч районының Чита, Әлбәден һәм Шәле авылларында математика фәнен укыта, мөдир була. Тормыш иптәше, “Почёт билгесе” ордены кавалеры Гарипова Флёра Хуҗиәхмәт кызы лаеклы ялга чыкканчы балаларга математика фәнен өйрәтә.

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Нче сентябрь линейкасы.

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

1971 нче ел. Укытучылар коллективы. Г. Шиһапов фотосы.

1977 нче елны күптән көтелгән вакыйга була. 193 балага исәпләнгән яңа таш мәктәп сафка баса. Бу эштә Гарипов Габдулла Кәрим улының керткән өлеше бик зур була.

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

1987 нче елда сигезъеллык мәктәп урта белемлегә үзгәртелә. Мәктәп яңа сулыш белән яши башлый. Районда алдынгы терәк мәктәпкә әверелә. Биредә бик еш методик семинарлар, район һәм күрше-тирә авылларның мәктәп директорлары, урынбасарлары һәм укытучылары өчен ачык дәресләр, төрле чаралар уздырыла. Мәктәп уңышлы гына район һәм республикада уздырылган бәйгеләрдә, ярышларда алдынгы урыннар яулый. Районда иң беренче кабинет системасына күчә.

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Бу чорда алты укытучы “Рәсәйнең халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек була, алар: Гайсина Бәнат Шәрәфи кызы, Мингазова Илсөяр Габдрахман кызы, Гарипов Габдулла Кәрим улы, Мифтахов Габдулхак Мифтах улы, Исхаков Мингалим Хафиз улы һәм Исхакова Гүзәл Гәрәфетдин кызы. Ел саен үткәрелә торган “Аҗаган” уенында 10 елга якын беренче урынар яулана, чаңгы ярышларындада беренчелек “Әшнәк” ләрнеке була. Мәктәп алды участогыннан бай суган уңышы җыеп алган өчен “Яшь Мичуринчылар” 1970 нче елда Мәскәүдәге ВДНХаның бронза медаленә лаек булалар. 10 ел буена Муса Җәлил исемендәге пионер дружинасы беренче урындагы “уң фланг”тагы отряд булып санала. 1966 нчы елны герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртүче мәктәп музее Татарстан туризм оешмасының “Республика мәктәп музее” дигән исеменә лаек булып, Халык мәгарифе министрлыгының Мактаулы грамотасы белән бүләкләнә. Макулатура, металл калдыклары җыю, төрле сәнгать, спорт ярышларында мәктәп укучылары актив катнаша, алдынгы урыннар яулыйлар. 1971-1972 нче уку елында “Яшь Ленинчы” редакциясе уздырган Республика стена гәҗите конкурсында укучылар эшләгән гәҗит 2 һәм 3 урыннарны яулый.

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Мәктәпнең ГАЗ-53 машинасы

1985 нче елларда лаеклы ялга китүче укытучылар урынына яшь алмаш килә. Болар: Гарипова Халисә Әнәс кызы, Мәннанова Әлфия Нәҗип кызы, Мустафина Флүзә Мансур кызы, Мифтахова Фирдания Сахип кызы. Соңырак укытучылар коллективына Салахутдинова Резедә Зөфәр кызы, Рисаев Әнәс Вагыйз улы, Шиһапова Гөлсия Фатихетдин кызы, Шамухаметова Минзилә Габдрафик кызы, Мингараева Рәмзия Рәиф кызы, Шарипов Рәүф Вакыйф улы, Шәрипова Фәридә Хәким кызы, Вәлиев Камиль Бәдамша улы, Вәлиева Лира, Сйфетдинов Фәрит Хәмит улы, Сәйфетдинова Флюрә Хәйдәр кызы килеп кушыла.

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Олы буын вәкилләре дә мәктәп белән бергәлекне онытып бетерми, яшь буын укытучыларына теләп ярдәмгә килә, киңәшләрен бирә. Яшьләр күп еллар буе килгән традицияләрне югалтмыйлар, яңа методик ысуллар кулланып уку-тәрбия эшенә “җан” өрәләр. 1989 нчы елны мәктәп директоры итеп биология һәм география укытучысы Шәрипов Рәүф Вакыйф улы билгеләнә.

5 нче дәвер- 1991-2014 нче елның 23 нче июне.1991-1996 нче елларда мәктәп директоры булып Олы Солтан авылыннан Вәлиев Камиль Бәдамша улы тора. 1996-2001 нче елларда мәктәпне яңадан Шәрипов Рәүф Вакыйф улы җитәкли. Уку-укыту эшләрен Сәйфетдинова Флюрә Хәйдәр кызы алып бара. 2000 нче елдан мәктәптә информатика фәне укытыла башлый. Бу фәнне Газизова Гөлназ Раушан кызы укыта. Яңа компьютерлар кайтартыла. 2001 нче елдан инглиз теле укытыла башлый. Инглиз теле дәресләрен Ибатуллина Эльмира Илтөзәр кызы алып бара. 2002 елны бу дәресләрне укытуны Сәйфетдинова Ләйсән Фәрзетдин кызы дәвам итә. 2001-2002 нче елларда мәктәп белән җитәкчелек эшен Сәйфетдинов Фәрит Хәмит улы дәвам итә. 2002-2007 нче елларда мәктәп директоры вазифалары Гарипова Венера Миңнулла кызы җилкәсенә төшә. Пенсия яшенә җитү сәбәпле вазифаларын 2007 не елның 17 сентябереннән Сәйфетдинов Фәнис Фәрит улына тапшыра. 2012-2010 нчы еллар эчендә 7 чыгарылыш укучысы “Укудагы уңышлар өчен” медаленә лаек була.

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

2010 нчы елда мәктәптә 41 бала укый, 9 класс-комплект була. 16 укытучы, шуларның 11 югары белемле, 2-се югары категорияле укытучы, 7- 1 нче категорияле һәм 5 укытучы 2 нче категориягә ия була. Мәктәптә барлыгы 13 кабинет, спортзал, остханә, ашханә эшли.

2013 нче елда балалар саны 16 га кала (башлангычта- 1 укучы, урта сыйныфларда-15). 10 укытучы эшли. 2011 нче елдан мәктәп ябылганчыга кадәр мәктәп белән Гарипова (Садриева) Халисә Әнәс кызы җитәкчелек итә. Тиешле бала саны булмау сәбәпле 2014 нче елның 23 нче июнендә мәктәп ябыла...

Халык бу күренешне илдәге вәзгыять белән аңлата. Колхозлар таркалу,эш урыннары булмау, гаиләләрдә балалар саны кимү һ.б.

96 елга сузылган мәктәп чылбыры өзелә. 2018 нче елда Олы Әшнәк мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтәр иде. Күпме егет-кызларны укытып чыгарган бит ул!

Авылда мәктәп – гади белем бирү оешмасы гына түгел, ә хөкүмәтнең тормыш тәртибе, мәдәни, рухи үзәге, авыл тормышы үсешенең көчле факторы булып тора. Халыкта: “Мәктәп бетсә –авыл бетә, авыл бетсә - милләт бетә” дип юкка әйтмәгәннәр!

“Мәктәп саны кими авылларда,

Мәктәп бетсә- бетә авыллар,

Авыл бетсә - тел сакланыр микән ?

Буш урамда уйнар давыллар.

Кайсы яклап исәр яз җилләре,

Яз җилләре җавап бирерме ?....”

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Уку мизгелләре...

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Ветеран укытучылар- кадерле кунаклар!

Авылдашларыбыз иҗаты

“Сугыштагы дустын эзләде”

Азат Хөсәенов музыкасы, Габулла Сахип улы Шиһапов сүзләре

1.Бер-бер артлы еллар үтә торды

Ул өметен бер дә өзмәде.

Төрле якка сорап хатлар язды,

Сугыштагы дустын эзләде.

(кушымта)

Күпме еллар үтте, сулар акты...

Тик басылмый сугыш ярасы.

Үлгәннәрнең каберләрен белеп,

Исәннәрен килде табасы!

2.Фотосүрәт калган истәлеккә,

Хәрби кием үзенә килешкән.

Һәм ниһаять... соңгы язган хаты

Иптәшенә барып ирешкән!

(кушымта)

3.Ветераннар тора кочаклашып.

Карт түгелләр әле әллә-ни.

Сагыш тулы көләч йөзләреннән,

Кайнар яшьләр генә тәгәри!

Күпме еллар үтте, сулар акты...

Тик басылмый сугыш ярасы.

Үлгәннәрнең каберләрен белеп,

Исәннәрен килде табасы!

Ильяс Нәҗип улы Гарипов

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Роза Каримова

“Сагынам авылымны

Сагындыра авылымда,

Үтеп киткән яшь чагым.

Яшь чагым белән сагынам,

Мин сине туган ягым!

Сагындыра искә төшеп,

Бик бәхетле вакытлар.

Күңел күгем аяз булган,

Күренмәгән болытлар.

Сагынам мин, бик сагынам,

Авылымның кичләрен.

Таң атканда иртәләрен,

Әшнәгемнең кичләрен!

Бер кайгысыз үтеп киткән,

Авылда минем көннәр.

Әле дә өзә үзәккне,

Айлы-йолдызлы төннәр.

Искә алам бик сагынып,

Мин туган авылымны.

Йөрәктәге җылы хисләр,

Тибрәтәләр җанымны.

Сагынам мин, бик сагынам,

Авылымның кичләрен.

Таң атканда иртәләрен,

Олы Әшнәк кичләрен!

“Авылым мәзәкләре”

Авылым күренешләре. Ләйсән Садриева фотолары.

Җәй.

Көз.

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Кыш.

Яз.

Космостан фото

Легендар укытучылар коллективы... - student2.ru

Эчтәлек

1. Кереш өлеш

2. Олы Әшнәк авылы тарихы

Борынгы чор

2.2. 1917 нче елгы инкыйлабтан соң.

Колхозлашу еллары

2.4. Бөек Ватан сугышы чоры. (Әфган)

2.5. Сугыштан соңгы хезмәт. Колхозчылар

3. Авылым кешеләре.

4. “Авылдашлар мәтбугат битләрендә”

Атаклы авылдашларыбыз

6. Мәктәп тарихы

7. Авылдашлар иҗаты

8. Авыл мәзәкләре

9. Фоторәсемнәр (+дискта)

Наши рекомендации