Quot;Мөхәммәдия" мәдрәсәсе

Мәдрәсәнең төзелү тарихы шактый гыйбрәтле. Әүвәл бу мәдрәсә 1882 елда Галимҗан Барудиның атасы Мөхәммәтҗан тарафыннан озынлыгы уналты, киңлеге сигез метр итеп бер катлы һәм таштан бина кылынган була. Беренче бинаны корган Мөхәммәтҗан исеменә нисбәт ителеп мәдрәсә “Мөхәммәдия” исемен ала. Ләкин салынган елны ук шәкертләр сыймый башлагач, Мөхәммәтҗан шул таш өйнең астын казытып, тәрәзәләр куйдырткан һәм анда да шәкертләр тота башлаган.

Галимҗан Барудиның уку-укыту эшләрен җайга салуы, зур хәзерлекле мөдәррис булуы, ә атасының укучы яшҗләр ихтияҗын кәнәгатьләндерерлек матди шартлар тудыруы аркасында шәкертләр саны һаман саен арта барган. Моны исәптә тотып татарныҗ бай сәүдәгәре Габдулла Үтәмишев хөрәҗәте белән мәдрәсәнең өченче каты торгызылган. Мәдрәсәнең даны киң таралган, шәкертләр саны да арткан. Көн тәртибенә бинаны тагын да зурайту мәсьәләсе килеп баса. 1894 елда Г.Үтәмишев һәм Г.Барудиның хатыны ярдәме белән мәдрәсәнең күршесеннән җир алынып ике катлы агач бина кылынган. Кызганычка каршы, 1898 елгы янгында бу агач мәдрәсә харап була. Әмма озак та үтми Казан һәм тирә-як татар байларының ярдәме белән ике катлы җина яңадан җиткерелә.

“Мөхәммәдия”нең даны тирә-юньгә генә түгел, бөтен Россия мөселманнары арасында да таралгач, аның күптән түгел генә салынган стеналарына да шәкертләр сыймый башлый. Биредә татар яшьләре генә түгел, бәлки башкорт, казакъ, кыргыз, кумык һ.б. төрки халык вәкилләре дә гыйлем алырга омтыла.

Ачылган елларында мәдрәсә башка кадими уку йортларыннан берни белән дә аерылмый диярлек, фәкать дамелла Баруди башлангычы белән гарәп теле һәм дин дин дәресләре генә яҗа баскычы куела.

Мәдрәсәдә тәртип ныклы режимга салына: шәкертләрнең дәрескә килүе һәм китүе, бинадан чыгуы һәм керүе, йокларга яту һәм йокылан тору кебекгамәлләр махсус көн тәртибенә нигезләнә. Яшәү урыны, дәресханә һәм ашханә – һәммәсе аерым биналарда упнашып, шәкертләр гомуми ашау урыннын сакларга тиеш булалар. “Мөхәммәдия”дә тәбәнәгрәк парталар, кара такталар, тарих һәм география карталары плакатлар булдырыла.

Мәдрәсәнең уку-укыту программасы, дәрес бирү сыйфаты, мөгаллимнәр корпусы һәм әзерләп чыгарылган кадрлар турында сүз башлаудан элек, бу мәдрәсәнең яҗарыш дәыерендә татар милләте тормышында нинди зур роль уйнаганына тукталып китү зарур. Чөнки биредә милли мәдәниятны яңа баскычка күтәргән татар зыялыларының бер буыны үсеп чыккан.

1903-1904 елларда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Ф.Әмирхан җитәкчелегендә әдәбият түгәрәге оеша. Аның әгзаларыннан соңрак күренекле мәдәният хезмәткәрләре үсеп чыга.

Әдәби түгәрәкләрдә чыныгу алган “Мөхәммәдия” шәкертләре арасында шул ук чорларга татарча сәхнә әсәрләре кую башланып китә.

1891 елдан яңа методлы мәдрәсә булып киткәннән соң ук “Мөхәммәдия”дә дини предметлардан тыш күп кенә дөньяви фәннәр: хисап, география, табигать белеме, рус теле һ.б. укытыла башлый.

1907 елның 2 маенда хәзерлекле галимнәр җитештерү максаты белән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе каршында татар укытучылар әзерләү буенча педагогик курслар ачыла.

“Мәдрәсәи Мөхәммәдия”дә заманында рус-европа гомуми белем бирү мәктәпләрендәге барлык дөньяви фәннәр дә диярлек укытылган, ә кайберләре югары уку йортларындагылар белән тәңгәл килгән. Мәсәлән, XX гасыр башында рус теле, арифметика, матур язу, рәсем (сызым), хисап, география, физика (табигать белеме), Россия тарихы, гомуми тарих, төрки халыклар тарихы, фән һәм сыйныфлар тарихы, фәраиз (мирас бүлү турындагы фән), этика, гигиена, юриспруденция, метрика, риторика, психология, мантыйк (логика), фәлсәфә, укыту методикасы, педагогика, гарәп теле, фарсы теле, гарәп әдәбияты укытылган. Табигый ки, иншалар (сочинениеләр), изложениеләр язылган, төрле текстлар да ятланган. Татар теленә килгәндә исә, ул гомуми “төрки тел” исеме астында укытылган, ә туган телдә уку исә “кыраәте төрки” (төркичә уку) дип аталган.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә рус телен өйрәнүгә гаять нык игътибар бирелгән. Мәсәлән, башлангыч һәм урта сыйныфларда, 11 ел буена (мәдрәсәдә 1913 елда 14 еллык укыту курсы булган) шәкертләр көн саен рус телен өйрәнгәннәр, ягъни, аңа атнасына алты дәрес бүленгән булган, ә башка предметларга – иң күп дигәндә ике дәрес. Шуңа да, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаучылар рус мәдәниятен пропагандалауга зур өлеш керткәннәр, тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнгәннәр.

Мәдрәсә идарәсе үз шәкертләре арасыннан иң сәләтлеләрен сайлап, аларга яшь шәкертләрен укыту хокукын да биргән.

“Мөхәммәдия”не тулы хаклык белән Октябрьгә кадәрге чордагы татар университеты дип атау хаклыкка туры килә. Бүгенге көндә дә “Мөхәммәдия” Татарстанның мөселман уку йортлары арасында иң яхшыларыннан санала. 36 ел җәдиди уку йорты булып эшләү дәверендә (1882-1918), аның диварларыннан милләт алгарышына хезмәт куйган меңнәрчә югары хәзерлекле шәхесләр чыккан. Аларны милләтебезнең “энҗе кашы” һәм горурлыгы дип санарга була.

Йомгаклау

Татар халкының мәгрифәтчелек үсешенең тарихын барлау һәм өйрәнү зур әһәмияткә ия. Мәктәп ачу, мәдрәсә тоту традицияләре гасырлар аша килгән. Мәктәп-мәдрәсәләр халкыбызның әдәби теле, әдәбяиты, мәдәниятенә нигез салуда турыдан-туры йогынты йогынты ясаганнар. Шуны да әйтергә кирәк, шәригать кануннары буенча наданлык зур хурлык булып санала. Адәм баласының тәүге догасы әлифба булган. Шуңа күрә кешеләрнең күпчелеге грамоталыкка омтылган һәм һәр авылда, һәр мәчет каршында мәдрәсәләр эшләгән. Җәдидчеләр мәдрәсәләрдә дөньяви фәннәрне укытуны кертү өчен тырышканнар. Мәдрәсәләрдә аерым фәннәрдән махсус җиһазландырылган кабинетлар оешытырылган. Анда шәкертләр тезләнеп түгел, ә парталар артында утырганнар. Мәдрәсәдә укучылар дистәләгән дәреслек, кулланма, сүзлекләр белән файдаланганнар.

Һәр мәктәп-мәдрәсәдә дип әйтерлек шәкертләр әдәби түгәрәкләргә берләшкәннәр, кичәләр үткәргәннәр, кулъязма журналлар, стена газетлары чыгарганнар. Анда шәкертләрнең иң матур әсәрләре басылган. Болардан тыш мәдрәсәләрдә әдәби җомгалар, шигъри-музыкаль кичәләр үткәрелгән, тынлы һәм кырлы оркестрлар оештырылган, нәфис сүз, драма түгәрәкләре эшләп килгән. Нәтиҗәдә бу уку йортларын тәмамлап чыгучыларның күпчелеге я әдәбиятка, я сәнгатькә, я журналистикага юл алган һәм шәкертләрнең зур өлеше халыкка хезмәт итүгә җиң сызганып эшкә керешкән. Татар егет һәм кызлары атаклы мәдрәсәләрнең бусагаларын атлап чыгып дөньякүләм мәшһүр фән үзәкләренә барып кергәннәр, аларда гыйлем туплап туган халкына, туган илләренә кайтып хезмәт иткәннәр.

Наши рекомендации