Кадрлар мәсьәләсе
Фәнни һәм педагогик кадрларны әзерләү һәм аларның белемен күтәрү мәсьәләләрен шартлы рәвештә түбәндәгечә төркемләргә мөмкин.
Беренчедән, сәләтле балаларны түбән сыйныфлардан укытучы һөнәренә җәлеп итү эшен җайга салу, мәктәпне уңышлы тәмамлаган укучыларны урта һөнәри һәм югары уку йортларына «Педагогик белем бирү. Туган тел һәм әдәбият» юнәлешенә укырга керергә кызыксындыру уяту эшен җайга салырга кирәк.
Россия Федерациясенең татарлар бергә тупланып яшәгән субъектларында татар теле укытучыларын әзерләү, нигездә, туктатылган. Соңгы елларда әлеге төбәкләрдән Татарстан югары уку йортларына татар филологиясе буенча укырга керүчеләр саны елдан-ел кими. Югары уку йортларын тәмамлаучы Татарстан вәкилләре дә, эш һәм киләчәктә яшәү урыны итеп, Россия Федерациясе субъектларын сайламый.
Икенчедән, Татарстан Республикасын исәпкә алмаганда, Россия Федерациясе субъектларының урта һөнәри белем бирүче уку йортларында татар балалары белән эшләү өчен тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары әзерләнми. Шул рәвешле, Россия Федерациясе татарлар бергә тупланып яшәгән субъектларының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм башлангыч мәктәпкә тәрбия һәм белем бирү процессын татар телендә алып барырга сәләтле яшь педагог-хезмәткәрләр килми. Шундый ук хәл югары мәктәп дәрәҗәсендә дә күзәтелә. Бүгенге көндә бюджет урыннары булмау сәбәпле, илнең югары уку йортларындагы охшаш факультетлар, бүлекләр һәм кафедралар берләштерелә. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары хәзерге вакытта Татарстан Республикасының ике югары уку йортында, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында, Саранский педагогия институтында әзерләнә. Ләкин аларда да бюджет урыннарының саны елдан-ел кими бара.
Өченчедән, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемнәрен күтәрү, һәм шулай ук аттестацияләү системасында проблемалар бар. Россия Федерациясенең татарлар бергә тупланып яшәгән күпчелек субъектларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемнәрен күтәрү өчен темалар һәм төркемнәр формалаштырылмый. Татарстан Республикасында да бу өлкәдә чишелмәгән мәсьәләләр кала. Аерым алганда, әйдәп баручы татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен тәҗрибә мәйданчыклары булдыру хәл ителмәгән. Мәгариф оешмаларының күп кенә укытучылары заманча мәгълүмати технологияләр куллану, тел һәм әдәби фактларны җыю һәм анализлау күнекмәләренә тиешле дәрәҗәдә ия түгел. Белем күтәрү белән шөгыльләнә торган барлык оешмаларда да татар теленнән баскычлап укытуга күчүнең үзенчәлеге һәм методикасы тиешле дәрәҗәдә аңлатылмый. Бу педагогның һөнәри осталыгына формаль таләпләрне үзгәртүнең дә, һөнәри үсештә ярдәм итәрлек чаралар системасын гамәлгә кертүнең зарурлыгын искәртә.
Гомумән алганда, белем күтәрү программаларын яңарту, педагогларның һөнәри осталыкларын камилләштерүнең альтернатив формаларын кертү, аларның өзлексез һөнәри үсешләрен стимуллаштыра торган механизмнарны булдыру сорала. Бу грантлар ярдәме, һөнәри конкурслар һәм олимпиадалар, башка чаралар булырга мөмкин. Моннан тыш, аттестациянең мөмкинлекләре җитәрлек дәрәҗәдә файдаланылмый, бу турыда әлеге процедураны үткән укытучыларның һөнәри-шәхси үсеше күзлегеннән чыгып ясалган анализлар күрсәтеп тора. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын аттестацияләү системасын яңартырга, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә хезмәттәшләре алдында методик җитлеккәнлекләрен раслаган укытучыларга аттестация үтүнең альтернатив юлын булдыру зарур.
Дүртенчедән, милли кадрлар әзерләү өлкәсендә системалылык җитмәү һәм аның нәтиҗәле механизмы эшләнмәгән булу, татар теле һәм әдәбияты укытучысының гомуми эш йөкләмәсен формалаштыруда регламент зарурлыгы да оештыру өлкәсендә проблемалар тудыра һәм белем бирүнең сыйфаты түбәнәюгә китерә. Мәсәлән, күп еллар дәвамында татар теле укытучыларын башлангыч, төп, югары мәктәптә эшләү өчен дифференциаль әзерләү оештырылмады. Бу татар телен башлангыч мәктәптә дә, югары сыйныфларда да укыта торган укытучыларга билгеле бер кыенлыклар тудырды һәм аларның эш сыйфаты күрсәткечләрендә чагылыш тапты.
Татар теле укытучылары өчен кирәкле укыту-методик әсбапларның җитмәве, хрестоматияләрнең, электрон текстларның аз булуы да җитди мәсьәлә булып тора.