Коррекция эше өчен дидактик өстәл уеннары

Эшкәртмәсенә методик ярдәмлек

II өлеш

Яр Чаллы

Ел

Төзүчеләр:

Сунгатуллина Р. Ф. - балаларга татар теле өйрәтү буенча югары категорияле тәрбияче, Яр Чаллы шәһәренең 44 нче “Көлкәй” балалар бакчасы.

Хурмаева Г. М.- балаларга татар теле өйрәтү буенча югары категорияле тәрбияче, Яр Чаллы шәһәренең 45 нче “Машенька” балалар бакчасы.

Бу методик ярдәмлек балалар бакчасында эшләүче балаларга татар теле өйрәтү буенча тәрбиячеләр өчен каралган. CD дискасына 4 яшьтән 7 яшькә кадәрле рус телле балаларга УМК буенча татар теле өйрәткәндә, программа материалын түбән дәрәҗәдә үзләштергән балалар белән коррекция эше алып бару өчен дидактик өстәл уеннары (настольно печатные дидактические игры) яздырылган.

Әлеге методик ярдәмлек шуңа кушымта булып тора.

Уеннарны куллануның иң мөһим бурычы: Программа материалын түбән дәрәҗәдә үзләштергән балалар белән коррекция эше алып бару.

Методик ярдәмлеккә тупланган материаллар балалар бакчасы педагогларына зур ярдәмлек булыр дип уйлыйбыз.

\

Эчтәлек

Кереш сүз...........................................................................
Яшь үзенчәлекләре буенча уеннар бүленеше............................................................................
Уртанчылар төркеме өчен дидактик уеннар.................................................................................
Зурлар төркеме өчен дидактик уеннар.....................................
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен дидактик уеннар.................................................................................
Кулланылган әдәбият...............................................................................

Кереш сүз

Максат: 4-7 яшьлек балаларга УМК буенча татар теле өйрәткәндә, программа материалын авыр үзләштергән балалар белән коррекция эше алып бару.

Иң беренче итеп балаларның программа материалын үзләштерүләрен тикшерү өчен УМК ның үзеннән чыгып, татар теле өйрәтү буенча программа материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен мультимедия дидактик уеннар эшкәртмәсе ясадык:

I өлеш-«Рус телле балаларның УМК буенча программа материалын үзләштерүләрен тикшерү өчен мультимедиа дидактик уеннары (4-7 яшь)».

II өлеш– «Рус телле балаларга УМК буенча татар теле өйрәткәндә коррекция эше өчен дидактик өстәл өсте уеннары (4 - 7 яшь)»

Дидактик өстәл өсте уеннары диагностика үткәрүдән килеп чыккан нәтиҗәләрдән чыгып, программа материалын түбән үзләштерүче балалар белән эшләү өчен тәгъдим ителә.

Түбәндәге таблицалар үрнәге диагностика үткәргәндә балаларның татар телен үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү өчен тәгъдим ителә. Куелган баллар суммасы биремнәр санына (5кә) бүленеп, уртача балл чыгарыла һәм балаларның программа материалын үзләштерүләренең дәрәҗәсен билгели.

Уртанчылар (уку елы ахырында) һәм зурлар(уку елы башында) төркеме балаларының “Минем өем” проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү

  № Баланың исем фамилиясе   биремнәр Нәтиҗә
Балл Дәрәҗә
“Минем өем”проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. “Бу кем? Бу нәрсә? Сорауларына җавап бирү Ягымлы сүзләр куллану (“исәнме”,”Исәнмесез”,”Саубул”,”Саубулыгыз”,”Хәлләр ничек?”, ”Рәхмәт”) Боерыкны аңлап үтәү һәм куллана белү(кил, утыр, эч, уйна, сикер, аша, ю) Тирә-юньдәге предметларның сыйфатын, күләмен белдерә торган сүзләрне аңлап сөйләмдә куллану. “Нинди?”соравына җавап бирү Аралаша белү ( ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәгъдим итү, инкар итү, раслау).      
               
               

Нәтиҗәләрне билгеләү:

Югары дәрәҗә(2,7-3кә кадәр) - бала сөйләмдә актив, сорауларга җавап бирә, яхшы аралаша.

Уртача дәрәҗә (2- 2,6 кадәр) – Сүз байлыгы бар аралашуда бик үк актив түгел.

Уртачадан түбән (1-1,9 га кадәр) – Аңлый, русча җавап бирә.

Зурлар (уку елы ахырында) һәм мәктәпкә әзерлек төркеме (уку елы башында) балаларының “Уйный – уйный үсәбез” проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү

  № Баланың исем фамилиясе   биремнәр Нәтиҗә
Балл Дәрәҗә
“Уйный – уйный үсәбез” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. (Өйрәнгән темалар буенча биш – алты рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла) Ягымлы сүзләр куллану (“исәнме”, “сау бул”, “рәхмәт”. “исәнмесез”, “ саубулыгыз”) Боерыкны аңлап үтәү (кил, утыр, эч, уйна, сикер, аша, ю) Тирә-юньдәге предметларның сыйфатын, күләмен белдерә торган сүзләрне аңлап сөйләмдә куллану. “Нинди?”соравына җавап бирү Аралаша белү, ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәгъдим итү, инкар итү, раслау.      
               
               

Нәтиҗәләрне билгеләү:

Югары дәрәҗә (2,7 - 3кә кадәр) - бала сөйләмдә актив, сорауларга җавап бирә, яхшы аралаша.

Уртача дәрәҗә (2- 2,6 кадәр) – Сүз байлыгы бар, тәрбияче ярдәмендә аралаша.

Уртачадан түбән (1-1,9 га кадәр) – Аңлый, русча җавап бирә.

Уку елы ахырында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының “Без инде хәзер зурлар, - мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү

  № Баланың исем фамилиясе   биремнәр Нәтиҗә
Балл Дәрәҗә
“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. Ягымлы сүзләр куллану (“исәнме”, “исәнмесез”, “сау бул”, “сау булыгыз”, “рәхмәт”, “зур рәхмәт”, “хәерле көн”,“хәлләр ничек?”, “әйбәт”) Боерыкны бирә белү (кил, утыр, сикер, уйна, ю, аша, эч, ки, сал, бие, җырла, йөгер, йокла) Уен ситуацияләрендә үзлектән сорау куя белү. (Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? Син кем? Бу кем? Бу нәрсә? Нишли? Кая барасың?),Ничә яшь?( Сиңа ничә яшь?) Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкарь иү, раслау)      
               
               

Нәтиҗәләрне билгеләү:

Югары дәрәҗә (2,7 - 3кә кадәр) - бала сөйләмдә актив, үзлектән сорау бирә, яхшы аралаша.

Уртача дәрәҗә (2- 2,6 кадәр) – Сүз байлыгы бар, тәрбияче ярдәмендә аралаша.

Уртачадан түбән (1-1,9 га кадәр) – Аңлый, русча җавап бирә.

Нәтиҗәләргә карап, һәр бала белән эшләү өчен бурычлар билгеләнә. Программа материалын түбән дәрәҗәдә үзләштергән балалар белән эшләү өчен коррекция планы төзелә. Бу эшне татар теле өйрәтүче тәрбиячеләр белән беррәттән төркем тәрбиячеләре дә алып барса, нәтиҗә әйбәтрәк була. Шул ук вакытта, әти – әниләрне дә читтә калдырмыйча , алар белән берлектә эшләү зарур.

Коррекция эшен күздә тотып, яшь үзенчәлекләреннән һәм укыту методик кулланма таләпләреннән чыгып, стандарт Microsoft PowerPoint программасында 20 данә өстәл өсте дидактик уеннары (настольно – печатные игры) эшкәртмәсе ясадык. Уеннарны төсле итеп бастырып алырга, һәм ламинировать итәргә кирәк. Уеннардагы зур каточкалар уенда катнашучы балаларга таратыла, ә таратма карточкалар киселгән хәлдә уенда кулланыла. Һәр уенның үзендә максаты һәм уен барышы язылган.

Әлеге уеннарны төркемнәрдә татар теле мөхиты булдыру өчен кулланганда да отышлы булыр дип уйлыйбыз. Рус телендәге өстәл өсте уеннарын кибетләрдән төрлесен сайлап алырга була, әмма татар теле өйрәтү өчен мондый уеннар юк. Шуңа күрә, әлеге уеннар балаларга татар теле өйрәтү өчен зур ярдәмлек булыр дип ышанып калабыз.

Түбәндәге таблица үрнәге коррекция эшен теркәп бару өчен тәгъдим ителә:

Коррекция эше өчен таблица

Бала исеме Төркеме Проблема Бурычлар Уеннар һәм күнегүләр вакыты Ата- аналар белән эш Тәрбиячеләргә тәгъдимнәр
               

Уеннарны үткәрү алымнары :

1.Тәрбияче үзе уеннарны өйрәнә.

2.Балаларны проблемалар белән таныштыра, нинди максат куелганын аңлата, юнәлеш бирә.

3.Проблема һәм максат балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә тиеш. Тәрбиячегә максатны кыска, аңлаешлы итеп аңлатырга кирәк. Бала үзенең ни эшләргә тиеш икәнен аңласын.

4.Балалар кайбер урында ялгышса, тәрбияче балага әйтеп җибәрә.

5.Уен тәмамлангач пауза ясарга, авыр халәттән чыгарга, нәтиҗә ясарга.

6.Анализ вакытында баланың игътибарын эмонациональ халәтенә карап билгелиләр (нәрсә ошады, нәрсә авыр булды, ситуация ничек үзгәрде, нәтиҗә нинди?) Иң мөһиме бала уеннан зур канәгатьләнү алырга тиеш.

Коррекция эше өчен дидактик өстәл уеннарының яшь үзенчәлекләре буенча бүленеше
Уртанчылар төркеме Зурлар төркеме Мәктәпкә әзерлек төркеме
1.”Бу кем? Бу нәрсә?” 2. “Зур – кечкенә” 3.”Нәрсә артык?” 1.“Әнигә булышабыз” 2. “Кем, нәрсә ярата?” 3. “Киемнәр” 4. “Курчакны киендер” 5.”Нәрсә артык?” 6.“Әйт , ул нинди?” 7.“Тылсымлы төсләр”   1. “Сыйлыйбыз” 2. “Домино” 3.”Кем, нәрсә эшли?” 4. “Нәрсә яши?” 5. “Лото” 6. “Нәрсә артык?” 7. “Ничә?” 8. “Ул нишли? Мин нишлим?” 9. “Парын тап” 10.”Портфельне тутыр”

Коррекция эше өчен дидактик өстәл уеннары

(Настольно – печатные дидактические игры для коррекционной работы)

Наши рекомендации