Син, әнкәем - ике канатым

КҮҢЕЛ – БАКЧА

Шигырьләр

Галия Гайнетдинова

Галия Гайнетдинова

Шагыйрә-укытучы Галия Михей кызы Гайнетдинова 1960 елның 13 февралендә Башкортстанның Тәтешле районы Сараштыбаш авылында туа. Туган авылы мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлап, 9-10 нчы сыйныфларны 7 чакрым ераклыктагы Күрдем авылы мәктәбендә укып бетерә.

Хезмәт юлын күрше Ачы Елга авылы мәктәбендә укытучы булып эшләүдән башлаган Галия ике дә уйлап тормыйча, күңелен күптән ымсындырып торган Казанга килә һәм 4 нче полиграфия училищесына укырга керә. Училищены тәмамлаганнан соң, Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинатында хәреф җыючы булып эшли. Оештыру сәләтен, хезмәттәге уңышларын күреп, яшь булуыма карамастан, 1982 елда аны Казан шәһәре Бауман районы Советына депутат итеп сайлыйлар. Биредә аңа сәламәтлек саклау юнәлешендә эш алып баруны йөкләтәләр. Өлкән яшьтәге әби-бабайларның яшәү шартларын яхшырту, сугыш һәм тыл ветераннарының сәламәтлекләрен яхшырту өчен ял йортларына, санаторияләргә путевкалар юллау эшләрендә катнаша ул.

Белемен күтәрү өчен полиграфкомбинат аны Мәскәүгә И.Федоров исемендәге нәшрият-полиграфия техникумына укырга җибәрә. Техникумны тәмамлап, эш урынына полиграфист-технолог булып кайта. 10 ел гомерен китаплар җыю хезмәтенә багышлый. Ләкин эшен бик яратса да күңеле аның гел әдәбият дөньясына тартыла.

1990 елда Казанның 2 нче мәктәбендә (хәзерге 5 нче гимназия) татар теле, әдәбият һәм рәсем укытучысы булып эшли башлый. Шул ук вакытта читтән торып Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбият факультетын тәмамлый.

Гимназиядә эшләү дәверендә ул иң тырыш, иң актив укытучыларның берсе була ул. Радио телевидение аша чыгышлар ясый. Дәрестән тыш тәрбия чараларын, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, рәссамнар, артистлар белән очрашулар оештыра. 5 ел буе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара. “Гимназия таңнары” айлык газетасының мөхәррире булып, укучыларын да журналистлык һөнәренә өйрәтә. “Ел укытучысы” бәйгеләрендә катнаша.

Гимназиядә эшләү дәверендә ул шигырьләр, мәкаләләр язуын туктатмый. Аның язмалары “Сабантуй”, “Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга”, “Мәгърифәт”, “Ватаным Татарстан”, “Тәтешле хәбәрләре” газеталарында, “Ялкын”, “Сөембикә”, “Мәгариф”, “Идел” журналларында еш күренә башлый. Әдәбият, шигърият дөньясында кайнау аның яшәү рәвешенә әверелә.

Галия вакытлыча гына шигырьләр язу белән мавыгып алучы да, кайдадыр адашып йөреп, бүген генә әдәбият дөньясына килеп керүче дә түгел. Аның шигъри таланты мәктәптә укыган чагында ук ачыла. Якташы шагыйрь Әнгам Атнабаев иҗаты белән кызыксынуы, аның шигырьләрен яттан өйрәнүе дә сәләтен үстерүгә этәргеч булгандыр, бәлки. Ул кечкенәдән туган ягы табигатен күзәтергә, аның матурлыгын рәсемгә төшерергә, шигырьләр уйлап чыгарырга һәвәс була. Өлкән сыйныфларда укыган чакта язган мәкаләләре, шигырьләре район һәм республика матбугат битләрендә күренә башлый. Шушы мавыгуы анда язучы-шагыйрә булу теләге уята. Казанда һәм Уфада яшәп иҗат итүче шагыйрь һәм язучылар Илдар Юзиев, Габдрахман Әпсәләмов, Гөлшат Зәйнашева, Мостай Кәрим белән хат язышып тора ул. Алардан килгән хатларны ул бүген дә кадерле истәлек итеп саклый.

Аның мәкаләләре, шигырьләре район һәм республика матбугат битләрендә даими басылып килә.

Аның шигырьләренең тематикасы төрле. Шигырьләре күбесе лирик аһәңдә иҗат ителә. Кешелек асылы, бу кешелек асылын билгеләүче күңел сыйфатлары хакында язарга, мәхәббәт, тугрылык, горурлык, кешелеклелек төшенчәләренең образлы сурәтен тудырырга тырыша. Авторның сөекле Ватанына, туган җиренә, газиз әнисенә, якыннарына, дусларына карата булган эчкерсез сөю хисләре, тормыш юлында очраган һәртөрле хәлләргә, күренешләргә карата мөнәсәбәте, уй-кичерешләре укучыларны да битараф калдырмый, уйланырга, дулкынланырга мәҗбүр итә.

Галия - туган як табигатенә гашыйк җан. Шигырьләреннән күренгәнчә, туган ягының язы да, җәе дә, көзе дә, хәтта кышы да бары матурлыклардан гына тора. Ә мәхәббәт темасына язылган шигырьләре хатын-кызга хас сөю хисе, шул сөюгә тугрылык хисе белән сугарылган.

Шагыйрәне борчыган сораулар бихисап. Ул сораулар, әйтергә кирәк, үзләренең актуальлеге белән шигырьләре аша укучысын да дөньяда яшәү мәгънәсе хакында уйландыра. Аның лирик герое – бүгенге заман кешесе, ил кешесе, дөнья кешесе булып чыгыш ясый, кешеләр язмышлары өчен борчыла.

Г.Гайнетдинова үз казанында гына кайный торган шәхес түгел: очрашуларга, кичәләргә йөри, радио, телевидение аша чыгышлар ясый, бай иҗат тәҗрибәсе туплаган шагыйрьләр, язучылар белән аралаша, җәмгыять эшләрендә дә актив катнаша.

Мәктәп эше бик тынгысыз булса да шигырьләр язарга, аларны туплап җыентыклар чыгарырга да вакыт таба ул. 2004 нче елда аның “Күңелем язлар көтә” дигән беренче китабы басылып чыга. Ә 2007 нче елда “Җанда әгәр сөю яшәсә...”, 2010 нчы елда “Ярты җаным яши авылда” дигән китаплары дөнья күрә. Бу китапларга шигырьләр, җырлар, хикәяләр тупланган.

Карап торуга гади күренгән, әмма ихлас, тапкыр шигырьләре хәтергә тиз сеңә, ә кайбер шигырьләре укыганда ук үзләре көй сорап торалар. Аның егермеләп шигыренә танылган композиторлар тарафыннан көйләр язылган.

Галия Гайнетдинованы бүген туган ягы Башкортостанда да, Татарстанда да укытучы һәм шагыйрә буларак яхшы беләләр.

Аның өчен 2014 нче ел вакыйгаларга бай ел була. Аңа Башкортостанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев исемендәге премия бирелә, “Яратам!” дип язып куйдым” дип аталган шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

Г. Гайнетдинова – 2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Күңел - бакча

Бакча сыман язны көтә күңел,

Бакча сыман чәчәк ата ул.

Шуңа күрә дә мин аны бүген

Күңел – бакча диеп атадым.

Күңел – бакча, көз дип, кыш дип тормый,

Юмарт бирә җиләк-җимешен.

Сөендерә нәни күңелләрне

Биреп назын, биреп җылысын.

Шигырь үсә аның туфрагында

Һәм өлгерә матур җыр булып.

Чишмәләрнең улагына тулып

Ага шигырь суга кушылып.

Күңел – бакчам бик тә кадерле шул,

Кайный тормыш анда бер җайга.

Кирәк түгел миңа бүтән бакча,

Кирәк түгел башка бер дөнья.

Явыз җаннар кайчак чүп-чар атып

Тырышалар ямен бозарга.

Тырышалар нахак сүзләр белән

Бер ярсытып, аны узарга.

Рәнҗетмәгез юкка ачу итеп,

Таш атмагыз күңел – бакчама.

Буйсынмас ул, сафлыгын да җуймас,

Сатылмас ул күңел акчага.

Минем учта

Карлы юлдан әле яңа гына

Чанасына печән төялгән

Бер ат үткән.

Төшеп калган аннан бер уч печән.

Хисләремне минем кузгатырга

Шул да җиткән.

Бер уч печән. Таныш чәчәкләре,

Җиләк яфраклары, үләннәр.

Алар кипкән.

Җылы тыным өреп, терелтәсем килә.

Җәйләремне кышта кайтарырга

Шул да җиткән.

Бер мизгелгә әллә җәйгә кайттым,

Әллә инде нәни чагыма?

Ак кар тышта.

Гомеремнең үткән җәе бүген

Аңкып торган хуш исләре белән

Минем учта.

Син, әнкәем - ике канатым

Кайтыр җирем, көтәр кешем бар дим

Син, әнкәем, гомер иткәндә.

Җәен-кышын сиңа кайтыр көнне

Көтеп алам бәйрәм көткәндәй.

Менә тагын сиңа кайттым әле,

Бик тә килде сине күрәсем.

Сагышларны хатлар баса алмый.

Килде кайтып, хәлең беләсем.

Кайчан кайтсам, шунда, әнкәй, мине

Кочак җәеп каршы аласың.

Киткән чакта олы юлга чыгып,

Кулың болгап озатып каласың.

Син яшисең көч һәм дәрман биреп,

Балам диеп, сөеп, яратып.

Хәвефләрдән саклый догаларың,

Син, әнкәем – ике канатым.

Туган җир кадере

Кеше күңеле читтә яшәп аңлый

Туган илнең, җирнең кадерен.

Чөнки шунда аның нәсел очы,

Ата-бабасының кабере.

Авылының газиз һәр тарафы

Хәтер сандыгында саклана.

Үткән яшьлегенең һәр мизгеле

Онытылмаслык булып ятлана.

Инде бүген бабай булганнар да

Малай чакка кире кайтып, әнә

Чапмак булып атка атлана.

И авылдаш, син дә бер күр кайтып,

Увара тау сине сагынган.

Сине каршы алыр җуелмаган

Истәлекләр бала чагыңнан.

Чишмәләргә төшеп бер су эчсәң,

Сихәтләнер арган тәннәрең.

Син тоярсың мәтрүшкәләр исен,

Тауда пешкән җиләк тәмнәрен.

Урман яктан кабат ишетерсең

Күптән тансык кәккүк тавышын.

Яланаяк йөрсәң, син тоярсың

Туган туфрагыңның җылысын.

Моң-сагышлар тынгы бирмәс җанга

Кайтмый йөрсәң илдән еракта.

Шул сагышлар еллар дәвамында

Кешеләрне азмы елата.

Йолдыз кабызучы Атнабай

Дөньяга бер сабый аваз салган,

Әнгам диеп исем биргәннәр.

“Бу дөньяны матурлаучыларның

Берсе булып үс син!” - дигәннәр.

Әти кулы бишек ясап биргән,

Әни кулы төргән биләүгә.

Ана сөте, бишек җыры белән

Иман иңгән садә күңелгә.

Шигърияткә Ходай алып килгән,

Тумышыннан талант биргән дә.

“Очсын әле еракларга” – диеп

Талмас канат биргән иңнәргә.

Язмыш аңа парын сайлап биргән,

Нәсел дәвамына – улларын.

Өлешенә шатлык-кайгысын да,

Үтәр өчен озын юлларын.

Шигырьләре җырга әверелеп

Төшми бүген халык теленнән.

Иҗатына илһам, бетмәс көчне

Алган шагыйрь Күрдем җиреннән.

Китапларын укы, син алардан,

Онытылмас дәрес алырсың.

Яшьнәп үткән матур яшьлегеңне,

Үткәнеңне, бәлки, танырсың.

Мин дә бүген Атнабайга килдем

Карамыйча юлым урауга.

Алтын сүзләр таптым китабының

Тәүге битен ачып карауга.

Алтын сүзләр!

Шагыйрь ул сүзләрне

Битләп-битләп безгә өләшә.

Чын дусларча “син” дип гади генә

Үз тавышы белән эндәшә.

“Якты йолдызларны кабызучы

Атнабай” бит аның чын аты,

Шулай атыйлар гел илдә аны,

Шулай атый яты, танышы.

Минем күңел күгендә дә бүген

Атылмыйча бер йолдыз яна.

“Сүндермичә яшәт” – диеп миңа

Бүләк итте Атнабай ага.

Якташымның шигырьләре аша

Таныдым мин шигырь дөньясын.

Килә иде үскәч үземнең дә

Аның кебек шагыйрь буласым.

Шигъри сукмакларым бара-бара

Зур юлларга алып чыктылар.

Адаштырмый гел яктыртып торды

Атнабай кабызган чаткылар.

Тәрәз пәрдәләрең

Өйнең яме – чиккән ак пәрдәләр,

Кашагалар тәрәз өсләрендә.

Сагындыра искә төшкән саен,

Яран гөлләр тәрәз төпләрендә.

Бисмилласын әйтеп, әнкәй әнә

Ачып йөри тәрәз пәрдәләрен.

Пәрдәләрнең әнкәм чиккәнгәдер,

Торган саен арта кадерләре.

Әнкәй бәгырем, ачык тәрәзәңнән

Соклан һәр көн дөнья ямьнәренә.

Күтәренке булсын күңелләрең,

Бирешмә син язмыш гамьнәренә.

Пәрдә ачып йөргәнеңне күреп,

Сине бар да сау дип беләләр.

Күршеләрнең әле берсе, әле икенчесе

Хәлең белергә дип керәләр.

Гомерле бул, кадерлебез безнең,

Саулык бирсен Ходай тәнеңә.

Тәрәз пәрдәләрең ябылсалар,

Ябылсыннар кичтән иртәнгәчә,

Ябылмасыннар тик мәңгегә.

Наши рекомендации