Баланы күпме имезергә?

«Табиблар күкрәк сөтен имүче балаларны 3 яшькә(!) кадәр имезүне тәкъдим итәләр». Әлбәттә, бездә бу кадәр озак дәвам итмәгән бу эшне ике елга кадәр сузу бик гаҗәп булып күренә. Элекке табиблар яңа туган сабыйларны бер яшькәчә күкрәк сөте белән туендырырга, аннары рационга җиләк-җимеш сокларын, яшелчә-җимеш боткаларын иртәрәк кертергә кушалар иде. Ләкин соңгы гыйльми тикшеренүләр моны ялгыш караш икәнен раслады. Чөнки бала организмы «ят» ясалма ризыкларны авыр үзләштерә, ә ана сөтендәге витаминнарны җиңелрәк һәм яхшырак үзләштерелә икән. Ризыкны чәйнәү теләге балада алты ай тулганнан соң гына туа икән. Һәм иң мөһиме бала ана сөтен озаграк имгән саен, аның организмы төрле авыруларга ныграк каршы тора һәм баланың нерв системасы төрле стрессларга бирешми.

Баланы күпме имезергә? - student2.ru

Бәлки шул тикшеренүләр нәтиҗәсендә, Россия сәламәтлек саклау министрлыгы да аналарга балаларны күкрәк сөте белән ике яшькәчә тукландырырга киңәш иткән. Элекке сабыйларга тәмә ризык өч айдан бирергә тәкъдим ителгән булса, хәзер аны алты айдан эшләргә киңәш итәләр. Көнбатыш һәм Россия табиблары ана сөтенең балага кирәк һәм файдалы икәнлеген соңгы елларда гына аңласалар, мөселманнар моны моннан 1300 ел элек инде белә иделәр. Ничек, каян дисезме? Китабыбыз Коръәне-Кәримнән. Аның «Әхкаф» сурәсенең 15 нче аятендә Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә болай дип әйтә. «Без, кешегә ата анасына яхшылык кылырга васыять иттек, анасы аны авырлык белән күтәреп йөри һәм авырлык белән тудыра. Баланы карында йөртү һәм имүдән аеру — утыз айда».

Бу аятьтә «баланы карында йөртү һәм имүдән аеру айда», диелгән. Бу утыз айның тугыз ае баланың ана карынында калуын алсак — кирегә егерме бер ай кала — бу имезү вакыты. Димәк, Аллаһы Тәгалә киңәш иткән — баланы күкрәк имеп тукландыруның вакыты — егерме бер ай.

Бала имезүнең вакытын күрсәткән башка аять тә бар. «Бәкара» сурәсенең 233 нче аятендә шулай диелгән: «Балаган аналар балаларын тулы ике ел имезерләр, монысы имезүне тулы итәргә теләүчеләр өчен».

Бу аятьтә имезү срогы «хауләйни кәмиләйни» ягъни «ике тулы ел» дип күрсәтелгән, ләкин шундук «монысы имезү эшен тулы итәргә теләүчеләр өчен» дип әйтеп, бу ике ел имезүнең мәҗбүри түгеллеге белдерелгән. Димәк, теләгән кешеләр ике ел, теләгәннәр азрак имезә алалар. Шул аятьтә үк шундый сүзләр бар: «Бала тудырган кеше хәленнән килгәнче балаларын яхшылык белән ашатырга (тукландырырга) һәм киендерергә тиешле. Беркемгә дә хәленнән килмәгән эш йөкләнмәс. Бала табучы анага баласы өчен, яки тудыру атага баласы өчен зарар ителмәс. Әгәр исә алар (ата белән ана) икәүләшеп, икесе дә ризалашып, уртак киңәшү белән имезүдән аерырга теләсәләр, алар гөнаһлы булмаслар».

Аятьтәге бу сүзләр ата-ананың уртак ризалыгы белән үзләре «булды, вакыт җитте», —дип санап, ике ел тулмыйча да баланы имезүдән аера алачакларын әйтә. Бу аять ике ел имезүнең мәҗбүри түгеллегендә раслый.

Ләкин аятьтәге «ана кеше хәленнән килгәнче балаларын яхшылык белән тукландырырга тиеш», дигән сүзләр барыбер мөмкин хәтле озаграк вакыт имезергә киңәш итә. «АллаһыТәгалә сезгә җиңеллек тели, чөнки «кеше зәгыйфь (көчсез) буларак яратылган» («Ниса» сүрәсе, 28 аять) дигән аяте белщн Раббыбыз бәндәнең нихәтле генә көчле, куәтле күренмәсен, табигать, авырулар, табигый фәлакәтләр каршысында зәгыйфь, көчсез икәнлеген аңлата. Күптән түгел генә дөньяга килгән сабый бигрәк тә хәлсез. Беренче сәгатеннән башлап, бу сабый ала торган бердәнбер ризык - ана сөте. Бу аның ашы да, суы да, даруы да... барысы да. Яратучы Аллаһ ана сөтендә кечкенә кешегә кирәк булган бар нәрсәне яраткан. Шуңа күрә эчендә ихтыяҗ булган бөтен нәрсәләр кергән ана сөте балага — бездә кабул ителгән 7-8 айдан күбрәк имезелсә — зарар түгел, фай­да гына булыр. Аллаһы Тәгалә бөтен нәрсәне бездән артык яхшырак белә, ана сөте турында киңәшендә дә ул без, бәндәләрен уйлап әйткән.

Аллаһы Тәгалә кешене җир йөзендә үзенең вәкиле-хәлифәсе итеп куйган һәм аңа бу җирне төзекләндерү, тәртиптә тоту эшен йөкләгән. Шуның белән бергә адәм баласына гыйбадәт кылу мәҗбүрияте дә йөкләнгән. Үз тормышын алып бару, өстендә нафакасы булганнарны, мохтаҗларны, зәгыйфьләрне карау – болар барысы да адәм баласының өстендә.

Шуңа күрә шундый авыр вазифалар башкарырга тиешле бул­ган бәндәсен Аллаһы Тәгалә сәламәт, бәдәне һәм рухының исән зулуын тели, шуңа күрә аның турында кайгырта. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең бер исеме «Раббы», ягъни «тәрбия итүче». Аллаһ Раббыбыз үзебез турында гына түгел, бездән туган булачак нәселләр турында да кайгыра һәм без колларына моны кисәтеп болай ди:

«Үзләре артыннан зәгыйфь буын калдырганнар алар өчен курыксыннар (алармы уйласыннар)». («Ниса» сүрәсе, 9 нчы аять).

Җәнабе Хак бу аяте белән бәндәгә «үзеннән соң зәгыйфь Вюсел-калдырудан курыксын», ди ягъни «зәгыйфь нәсел калдыр­масын» дип кисәтеп куя.

Шулай итеп, бала үстерүче аналар, соңгы тикшеренүләр исбат иткән нәтиҗәләргә таянып, яңа туган нарасыйларын гадәттәгедән озаграк, ике елгача имезеп, Коръән күрсәтмәсе буенча эш итәләр — Аллаһның сәламәт буын үстерү хакындагы таләбен үтиләр.

Наши рекомендации