Зләре турында сөйлиләр.

Яфрак ява” җыры башкарыла (И.Саитова көе, Л.Лерон сүзләре).

Ыр барышында “Яфраклар” биюе башкарыла.

Алып баручы. Нинди матурлык! Көз – табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу! Балалар, күрегез әле! Безнең тәрәзә каршындагы миләш агачы кызгылт “күлмәген” кигән, ә аның янәшәсендәге каен алтын-сары төскә кергән.

бала. Көз җиттеме, бар агачлар

Алтынга манган сыман.

Кызыл яфраклы чаганнар

Утларда янган сыман.

бала. Көз җиттеме, җир өстенә

Алтын яфрак җәелә.

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә.

Алып баручы. Кемдер бу якка килә. Тавышы ишетелә...

Яңгыр яуган тавыш катырак ишетелә. Залга Болыт йөгереп керә. Кулында

Яңа ел ялтыравыгы белән бизәлгән таякчыклар.

Болыт. Мин көзге болыт булам!

Җиргә яңгыр яудырам.

Телим икән, сезне дә мин

Яңгыр белән чылатам!

Күңелле көй уйный. Болыт балалар янында йөгереп йөри, таякчыклары белән

Хәрәкәтләр ясый: “яңгыр яудыра”.

Алып баручы. Болыт, Болыт, тукта әле,

Син алай шаярма әле.

Без бик матур уен беләбез,

Сиңа аны бүләк итәбез.

“Дождик” уены(русча)

Дождик,дождик веселей

Капай,капай не жалей(бармаклар белэн хэрэкэтлэр)

Ты по зонтику стучи,только нас не промочи(Зонтик астына йогерэлэр)

Болыт. Нинди матур уен! Нәкъ менә минем өчен. Рәхмәт сезгә, балалар, күңелемне күтәрдегез.

Яңгыр ява иләкләп,

Яңгыр ява чиләкләп.

Тып та тып, тып та тып,

Тәрәзә шакылдытып.

Шаян, нәни тамчылыр

Уйнарга чакыралар:

“Чыланам дип курыкма,

Зонтик ал син кулыңа”.

Зонтиклар” эстафетасы уздырыла. Балалар 2 командага бүленә. Һәр командага берәр зонтик бирелә. Уенчылар чират буенча, кулларына зонтик тотып, аякларына галуш киеп, билгеләнгән урынга кадәр йөгерәләр һәм кире әйләнеп кайталар. Эстафета ахыргы уенчыга кадәр дәвам итә.

Болыт. Сез бик җитез икәнсез. Булдырдыгыз. Молодцы! Яңгырдан куркып тормадыгыз.

Алып баручы. Юк, без яңгырдан курыкмыйбыз. Яңгыр безгә бик кирәк. Яңгыр җиләк-җимеш, яшелчәләрне үстерә, һаваларны сафландыра. Ләкин хәзергә яңгыр туктап торсын, кояш чыксын иде.

балалар. Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без уйнарбыз җылыткач!

Кояш, чык, чык, чык!

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Барысы бергә. Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без уйнарбыз җылыткач!

Матур көй астында залга Кояш керә.

Кояш. Исәнмесез, мин килдем,

Чакыруыгызны ишеттем.

Мин Кояш – алтын Кояш!

Мин Кояш – матур Кояш!

Бар дөньяны яктыртам,

Бар дөньяны җылытам!

Әйдәгез әле кошка көз биюен биеп күрсәтик

“Көз” биюе башкарыла. (А.Губин “Золотая осень”)

Кояш. Бигрәк күңелле итеп уйнадык. Сезнең янда кызык, ләкин безгә китәргә вакыт. Әйдә, Болыт дустым. Сау булыгыз, балалар!

Алып баручы Сау булыгыз! Ә без бәйрәмебезне дәвам итик.

Менә безгә кунаккка яңгырлы Болыт та, якты Кояш та, килеп киттеләр. Ә безнең бәйрәмебезнең төп кунагы – Алтын Көз күренми нигәдер. Әйдәгез, бергәләп аны чакырып карыйк.

Көз, көз, алтын Көз,

Без сине бик көтәбез.

Бик моңсу безгә синсез,

Килче тизрәк безгә, Көз!

Матур көй яңгырый. Залга Алтын Көз керә.

Алтын Көз. Исәнмесез, дусларым,

Балаларым, матурларым.

Чакырдыгыз, ишеттем,

Ашыгып килеп җиттем.

Алып баручы. Рәхим ит, әйдә, Алтын Көз,

Тансык кунак син безгә.

Уйна, бие, күңел ач,

Ямь бир бәйрәмебезгә.

Көз килә” җыры башкарыла

Көз:Мин сезгә табышмаклар алып килдем ,сезРусча да яхшы беләсез дип ишеттем.Табышмакларым рус телендә.

Табышмаклар:

Она прячется от солнца

Под кустом в глубокой норке,

Бурая – не мишка,

В норке – но не мышка. (Картошка)

Сидит дед во сто шуб одет,

Кто его раздевает,

Тот слезы проливает. (Лук)

Как надела сто рубах,

Захрустела на зубах. (Капуста)

Красна девица

Сидит в темнице,

А коса на улице. (Морковь)

Наши поросятки выросли на грядке,

К солнышку бочком, хвостики крючком.

Эти поросятки играют с нами в прятки. (Огурцы)

Как на нашей грядке выросли загадки.

Сочные да крупные, вот такие круглые.

Летом зеленеют, к осени краснеют.(Помидор).

“Уңыш җыябыз” җыры башкарыла. (Т.Волгина сүзләре, А.Филиппенко көе, Г.Гәрәева тәрҗемәсе).(рус һәм татар телендә)

Ырдан соң көзге уңышка кагылышлы үсемлекләр битлеген кигәнбалалар

зләре турында сөйлиләр.

Бодай. Буем озынлыгы белән

Аз калышам арыштан.

Мин аңардан күп уздырам

Уңыш өчен ярышта.

Эшкәртсәләр бөртегем

Бөтен шартын китереп,

Бодайдан күмәч пешә,

Күбек кебек күпереп.(бодай салынган капчыкны кәрзингә сала)

Солы. Мин бигрәк сусыл солы,

Бөртекләрем сулы-сулы.

Балаларны тиз үстерәм,

Атларга көч-куәт бирәм.

Солыны күбрәк чәчегез,

Файдасы күп, белегез.(солы салынган капчыкны кәрзингә сала)

Тары. Солыныкы шикелле үк

Чукларым бар.

Меңәрләгән бөртегем бар.

Мин бит тары булам,

Сөттә җидегә ярылам.

Алтын сары бөртекләрдән

Бик тәмле ботка булам.(тары салынган капчыкны кәрзингә сала)

Карабодай. Бал кортлары үбә,

Карабодай керфекләрем.

Тары кебек бик вак түгел

Минем бөртекләрем.

Соң чәчеләм, иртә кайтам

Басу, кырдан.

Табыннарда мин бик затлы

Ризык булам.(карабодай салынган капчыкны кәрзингә сала)

Борчак. Сабакларым җиргә ятып

Үсә минем.

Чәчәкләрем ал-шәмәхә

Төстә минем.

Балаларга ошый минем

Яшел чагым.

Карабодай белән һич юк

Охшаш ягым.(кәрзингә борчаклар сала)

Кукуруз. Озын-озын егетләр без,

Кукуруз исемле без.

Кәүсәләребез биекләр,

Башыбызда бүрекләр,

Чәчләребез сары хәтфә,

Орлыгыбыз алтын гәрәбә.(кәрзингә кукуруз чәкәне сала)

Көнбагыш.Сары эшләпә киябез,

Җем-җем итә күзебез.

Гел кояшка караганга

Кояш төсле үзебез.

Көн багабыз, төн йоклыйбыз,

Без булабыз – көнбагыш.(кәрзингә көнбагыш сала)

Суган. Тышым сары, эчем ак,

Исемем дә бит суган.

Ай-һай, бигрәк яратам,

Ерактан торып елатам.(кәрзингә суган сала)

Кишер. Таң нурларын, кичке шәфәкъ төсен

Җәй буена үзем җыйдым да,

Алтын казык булып, татлы булып,

Үстем менә җир куенында.(кәрзингә кишер сала)

Шалкан. Түгәрәк мин, ай түгел,

Сары, тик кояш түгел.

Тәмле, тик алма түгел.

Койрыклы, тычкан түгел.(кәрзингә шалкан сала)

Чөгендер. Берсеннән аның заводлар

Тәмле шикәр алалар.

Исенчесен вак-вак итеп

Турап ашка салалар.

Без икебез бертуган –

Беребез кызыл, беребез ак,

Чөгендер без, күреп бак. (кәрзингә чөгендер сала)

Кабак. Үзем бер бөртек,

Эчемдә мең бөртек.

Башым җирдә,

Койрыгым комда.(кәрзингә кабак сала)

Кәбестә. Кәбестәләр үсеп утырды,

Тәгәрәп китәрдәй булып,

Витамин күп кәбестәдә,

Уңды быел күп булып.(кәрзингә кәбестә сала)

Бәрәңге. Яшелчәнең иң туклыклысы мин,

Аларның аксакалы.

Эшем күп, ашым тәмле,

Иренмичә генә эшлә, яме!(кәрзингә бәрәңге сала)

Наши рекомендации