Нче сыйныфның рус төркемнәре өчен аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:

Россия Федерациясенең «Мәгариф турында» законы.

Татарстан Республикасының «Мәгариф турында» законы.

«Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку» фәненнән дәүләт стандарты. 1-4 нче сыйныфлар. Төзүчеләр: К.С. Фәтхуллова, Р.3. Хәйдәрова. 2011 ел.

«Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы»на (1-11 нче сыйныфлар) нигезләнеп төзелде . Авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева Казан, «Татарстан китап нәшрияты», 2011 ел.

Укытуның төп максаты:

ž рус телендә сөйләшүче укучыларга татар телен дәүләт теле буларак телне аралашу чарасы була­рак үзләштерүне тәэмин итү;

ž көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек игү күнекмәләрен формалаштыру;

ž татар телен дәүләт теле буларак укыту укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру чарасы, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыру чарасы;

ž балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, укучыларның уку эшчәнлеген формалаштыру, гомуми уку күнекмәләрен үстерү;

ž укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Укыту методик комплекты ( УМК) аша татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү түбәндәге максатларны күзаллый:

• башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчэнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;

• укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

• укучыларның күпмилләтле җирлектә аралашу культу­расын формалаштыру, татар халкының мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә карата хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль шәхси күнекмәләр формалаштыру;

• укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү.

Телне аралашу аша өйрәнү принцибы нигезендә УМК өчен материал дүртенче сыйныф балаларының аралашу сфераларын исәпкә алып сайланган. 9-10 яшьлекләр тормышында уку хезмәте, гаиләдә булышу, дуслар белән аралашу, ел фасылларына карап уен төрләре, үзе яшәгән җирлек, дүрт аяклы дуслар турында сөйләшү зур урын алып тора. Балалар шулай ук табигать турында сөйләшергә, әкиятләр тыңларга яраталар. Дәреслеккә түбәндәге аралашу тема­лары кертелгән: «Белем бәйрәме», «Көндәлек режим», «Ашханәдә», «Без әти-әнилэргэ булышабыз», «Кыш», «Шәһәрдә һәм авылда», «Әдәпле булыйк», «Кечкенә дусларыбыз», «Күңелле җәй».

Телне ятлап түгел, ә актив фикерләп өйрәнү принцибы - чит тел өйрәнүдәге төп принципларның берсе. Бу принцип нигезендә уку эшчәнлегсн оештыру яңа дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләре, беренче чиратта, аралашуны хәтерләтүче диалоглар, ситуатив күнегүләр аша тәэмин ителә. Мондый күнегүләр яңа лексик, грамматик ма­териал белән таныштырганда да (бу очракта мотивация, ихтыяҗ тудыру ролен башкара), камилләштерү, мөстәкыйль сөйләм үстерү этабында да кулланыла ала.

Метапредмет нәтиҗәләр дигәндә реаль тормышта туган про­блемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (регулятив, коммуникатив, танып-белү) күз алдында тотабыз. Бу гамәлләр уку эшчәнлеген оештыруның һәм гон конпетенцияләр формалаштыруның нигезе булып тора. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә.

Предметара төшенчәләрне формалаштыру да метапредмет нәтиҗәләр яссылыгына куела.

Метапредмет (танып-белү, регулятив, коммуникатив) нәтиҗәләр:

танып-белү

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

- классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

- үрнәк буенча эшли белү;

- аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

- рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

- аңлап укый белү;

- укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

регулятив

- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

- уку хезмәтеңә бәя бирә белү;

- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- парларда һәм күмәк эшли белү;

- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Сәгатьләр саны (еллык) 105

Атнага 3 сәг.

План буенча контроль эшләр : контроль күчереп язу - 2, контроль эш-4,сузлек диктанты-2.

Планлаштыру «Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы»на (1-11 нче сыйныфлар) нигезләнеп төзелде. Авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Казан, «Татарстан китап нәшрияты», 2011 ел.

Дәреслек: Күңелле татар теле. 4 класс (беренче һәм икенче кисәк). Авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина.Казан «Татармультфильм» нәшрияты, 2014 ел.

Өстәмә әдәбият: «Ялкын» журналы, «Сабантуй» газетасы.

Методик кулланма: Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту, 4 нче сыйныф, автор Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Казан.

4 нче сыйныф рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту буенча тематик план

(дәреслек авторы Р.З. Хәйдароеа)

№ п/п Дәсесләр саны Дәрес темасы Дәрес тибы Якынча үткәрү вакыты
Яңа уку елы котлы булсын! (23 сәгать)
1-2     Яңа уку елы котлы булсын! ЛКК  
Татар алфавиты ГКФ  
О, ы, э хәрефләренең дөрес әйтелеше, язылышы ГКК  
5-6 Кая? Кайда? Кайдан? сораулары ГКК ГКК  
7-8 Саннар. Сан төркемчәләре. Б. Рәхмәт “Хисап мәсьәләләре” ГКК ЛГКК  
Вакыт берәмлекләре. Вакытны әйтә белү ГКФ  
“Эш урыны” темасына караган лексика ЛКФ  
“Контроль эш” хикәясендәге лексик-грамматик материал ЛКК  
12-13 “Контроль эш” хикясе ЛГКК  
“Яңа уку елы” котлы булсын! Сүз. кабатлау  
Көзге табигать (10 сәгать)
15-16 “Көз” темасы лексикасы. Үткән заман хикәя фигыль ЛКК ГКК  
Һава торышы.Сузлек диктанты. ЛКФ    
18-19 Дару үләннәре ЛКК  
20-21 Исемнәрнең төшем килеше белән төрләнеше. ГКК д/м сөйләм  
Контроль эш.    
“Көзге табигать” темасын кабатлау дәресләре кабатлау    
Без кошларга ярдәм итәбез (23 сәгать)
Канатлы дуслар ЛКК    
“Песнәк белән Әнисә” хикәясендәге лексик-грамматик материал ГКК  
Г. Лотфи. “Песнәк белән Әнисә” ЛГКК    
Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы ГКК  
Җ. Тәрҗемановның “Чирик” хикәясендәге лексик-грамматик материал ЛКК  
Җ. Тәрҗеманов. “Чирик” ЛГКК д/м    
30-31 Инфинитив+ярата төзелмәсе. ГКК ЛКК ЛГКК  
Җ. Тәржемәновның “Чирик” хикәясенең дәвамы ЛКК  
Исемнәрнең тартым белән төрләнеше ГКК  
34-35 “Чирик” хикәясендәге (III кисәк) лексик-грамматик материал ГКФ ГКК  
Җ. Тәрҗеманов. “Чирик” (III кисәк) ЛГКК д/м    
Хайваннар дөньясында (19 сәгать)
Йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар ЛКК    
Билгесез үткән заман хикәя фигыль ГКФ  
Г. Тукай. “Ташбака белән куян” ЛГКК  
Сыйфат дәрәҗәләре ГКФ  
“Ялкау тиен” әкиятендәге лексик-грамматик материал ЛГКК  
Контроль кучереп язу.Татар халык әкияте “Ялкау тиен” д/м сөйләм  
Билгесез үткән заман хикәя фигыль ГКК  
“Яшел энәләр” әкияте ЛГКК    
“Керпе ‒ табигатьнең бер сере” тексты ЛГКК    
Контроль эш.    
Кышкы уеннар (13 сәгать)
Кыш билгеләре ЛКК  
48-49 Г. Бакир “Кышкы уен” хикәясе ЛГКК    
“Елга буенда” хикәясендәге яңа сүзләр ЛКФ  
“Елга буенда” хикәясе ЛГКК      
Җ. Дәрзаман. “Камыраяк” ЛГКК    
Б. Рәхмәт. “Яңа ел килгәч” ЛГКК    
“Кышкы уеннар” темасын кабатлау    
Минем дусларым бар (20 сәгать)
Исемнәрнең зат-сан белән төрләнеше ГКК  
“Минем дустым” хикәясе ЛГКК  
Контроль эш. кабатлау  
Г. Бәширов. “Сылтау” ЛГКК    
Сүз ясагыч кушымчалар: -чы/-че ГКК  
И. Туктар. “Алма”. Фигыльнең заман белән төрләнеше ЛГКК ГКК  
61-62 Д. Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясендәге лексик-грамматик материал ГКК ЛКК  
63-64 Д. Аппакова. “Шыгырдавыклы башмаклар” I кисәк ЛГКК    
65-66 Д. Аппакова. “Шыгырдавыклы башмаклар” II кисәк ЛГКК  
Д. Аппакова. “Шыгырдавыклы башмаклар” III кисәк.Сузлек диктанты. ЛГКК    
Яз килә (23 сәгать)
68-69 Шагыйрь Б. Рәхмәтнең биографиясе. “Яз килә” шигыре ЛКФ ЛГКК  
Инфинитив+ярый, инфинитив+тели төзелмәсе ГКК  
71-73 К. Маховский. “Язгы авазлар” ЛГКК ЛГКК    
74-75 Контроль кучереп язу.Карга боткасы ЛГКК    
8 Март ‒ әниләр бәйрәме ЛКФ    
77-78 Л. Толстой. “Әбисе белән оныгы” ЛГКК  
79-80 Ничек әдәпле сорарга? ГКФ  
М. Газизов. “Рәхмәт” ЛГКК    
“Әдәпсез кызлар” хикәясе ЛГКК    
Дүрт аяклы дусларыбыз (16 сәгать)
Минем дүрт аяклы дустым бар ЛКК  
Р. Мингалим. “Дөньяда бер эт бар иде” ЛГКК  
Исемнәрдә -сыз/-сез аффикслары ГКК
86-87 Г. Мөхәммәтшин. “Ак песи” ЛГКК ЛГКК    
89-90 Контроль эш.Кая? Кайда? Кайдан? Сораулары. ГКК  
91-92 Р. Батулла. “Чикыл белән Мырый” ЛГКК ЛГКК    
“Татарстан ‒ туган ягым” (12 сәгать)
93-94 Татарстаннын дәүләт символлары ЛКК ЛГКК  
95-96 Казан ‒ башкалабыз ЛКК ЛГКК    
97-98 Татарстан шәһәрләре ГКК ЛГКК    
Кояшлы җәй ‒ ямьле җәй (13 сәгать)
99-100 Ш. Галиев. “Җәйге болында”, “Тәмле жәй”. Җәйге табигать ЛКФ ЛКК    
Г. Нәбиуллин. “Урман сөйләшә” ЛГКК    
102-103 Р. Корбан. “Җиләктә” ЛГКК ЛГКК    
104-105 Җәйге ял ЛГКК    
           

Наши рекомендации