Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы

Аңлатма язуы

Эш программасы А. Х. Нуриева авторлыгы астында, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланып эшләнгән.Программа атнага 3 сәгатьтән, елга 102сәгать итеп төзелгән.

Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи- әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә өйрәтергә тиеш.

Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:

- укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык үрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

- аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

- балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

- коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;

- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләрен тәрбияләү.

Тематик план

Бүлек исеме Сәгать саны
Авазлар һәм хәрефләр
Сүз. Сүзнең тамыры
Җөмлә
Сөйләм һәм текст
Кабатлау
  Барлыгы

Татар теле фәне курсының темалары эчтәлеге

Авазлар һәм хәрефләр(47 сәгать)

Авазлар һәм хәрефләр. сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар һәм аларның хәрефләре. Э, о, ө, е, ю, я хәрефләренең сүздә дөрес язу кагыйдәләре.

Иҗекләр. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Парлы тартык авазлар. Парсыз тартык авазлар. Сүздә й, в, к, г, м, л, н, ң, х, һ хәрефләрен язу һәм дөрес уку. Сүзләрдә янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләрен төшереп калдырмыйча язу.

Калынлык, нечкәлек һәм аеру билгеләре буларак ъ, ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Алфавит. Алфавитны белүнең әһәмияте.

Сүз(40сәгать)

Сүз җирлеге. Предмет, билге, хәрәкәт һәм сүз. авазлар һәм сүз.

Сүз тамыры.

Кеше исемнәрендә, фамилияләрдә, хайван кушаматларында, шәһәр, авыл, елга исемнәрендә баш хәреф.

Җөмлә(8 сәгать)

Сөйләмне җөмләләргә аеру. Җөмлә төзүче баш кисәкләр белән таныштыру. Дәрестә укып тикшергән җөмләләрне ишетеп язу. Җөмләдәге ия белән хәбәрне сызыклар белән билгеләү.

Бәйләнешле сөйләм(4 сәгать)

Текст. Тексттагы терәк сүзләрне аерып күрсәтү. Текстны кисәкләргә бүлү.

Изложение. Бирелгән сораулар буенча инша язу. Сюжетлы рәсемнәр буенча эзлекле бәйләнгән җөмләләр төзү, язып кую.

Сочинение. Укучыларның күмәк эшләре уеннары турында телдән сөйләү оештыру, язып кую.

Матур язу

Язу гигиенасы кагыйдәләрен ныгыту: язганда дөрес утыру, ручканы дөрес тоту, дәфтәрне сул якка авыш итеп кую һ. б.

Язылышы катлаулана бару тәртибендә юл һәм баш хәрефләрне төркемләп язу:

1) и, ш, ү, й, И, Ш, Й, г, п, т, р, һ;

2) л, м, Л, М, А, я, Я;

3) у, ц, щ, У, ү, Ч, ч, Ц, Щ;

4) с, С, ә, Ә, е, Е, э, Э, о, О, ө, Ө, а, д, б;

5) ь, ы, ъ, в, Ы;

6) н, Ң, ю, һ, Н, Ю, К, к;

7) з, З, В, х, Х, ж, Ж, җ, ф;

8) Ф, Г,П, Т, Б, Р, Д;

Юлы бер сызыклы дәфтәргә язу күнегүләре. Җөмләләрдәге сүзләрне тоташ ритмик язу күнегүләре.

Дөрес әйтелеше, язылышы уку елы дәвамында гамәли үзләштерелергә тиешле сүзләр:

аваз, авыз, авыл, бәрәңге, бияләй, борын, вакыт, гомер, гыйнвар, дөрес, дүшәмбе, елга, җавап, җиңел, җиңү, җомга, җөмлә, җылы, йолдыз, йөрәк, караңгы, көньяк, кыңгырау, төньяк, сәгать, маңгай, Мәскәү, муен, онык, оя, пәнҗешәмбе, савыт, сәлам, сеңел, сишәмбе, тавык, тавыш, тәмле, уен, уңыш, хайван, хөрмәт, һава, һаман, чаңгы, чәршәмбе, чия, шәһәр, шуа, эссе, юан, якшәмбе.

Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы

Контроль эш төрләре I яртыеллык   2 яртыеллык
Грамматик биремле диктант
Күчереп язу
Өйрәтү характерыдагы изложение -

2 нче сыйныфны тәмамлаганда укучылар белергә тиеш:

- cүзләрне, җөмләләрне, 30-45 сүзле текстны, хәрефне бозмыйча, төшереп калдырмыйча, алмаштырмыйча һәм хәреф өстәмичә, каллиграфик дөрес язу;

- cүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан юлга дөрес күчерү;

- еш кулланыла торган сүзләрдә нечкә тартыкларны яки иҗекләрне сузык хәрефләре һәм нечкәлек билгесе белән күрсәтү;

- кеше исемнәрен, фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу;

- э, е, о, ө, ый, йо, йө, я, ю хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу;

- в, к, г, й, н, ң хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу;

- янәшә килгән бертөрле тартык булган сүзләрне дөрес язу;

- нечкә һәм калын аеру билгесе булган гади сүзләрне дөрес язу;

- сүзгә фонетик анализ ясау;

- сүзләргә сорауларны дөрес куя һәм шул сораулар буенча предметны, предмет билгесен, аның эшен һәм хәрәкәтен белдергән сүзләрне таба белү, кем? Соравына җавап булган сүзләрне нәрсә? Соравына җавап булган сүзләрдән аера белү;

- җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү һәм җөмләнең баш кисәкләрен табу;

- җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгесе кую;

- сораулар ярдәмендә 30-45 сүзле текстка изложение язу;

- бирелгән темага 2-3 җөмлә төзү һәм язып кую.

Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы - student2.ru

Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы - student2.ru

Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы - student2.ru

Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы - student2.ru

Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы - student2.ru

Татар теле

фәненнән укыту – тематик планлаштыру

Барлыгы сәгатьләр: ел буена – 102, атнага – 3

Контроль эшләр: ел буена – 4

беренче яртыеллык – 2

икенче яртыеллык – 2

2 нче сыйныфның татар теленнән календарь – тематик планы “Урта мәктәп программалары”, 2004 дигән Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган программага нигезләнеп төзелде. Дәүләт белем стандартына туры килә. Программа 3 сәгатькә төзелгән.

Дәреслек: А. Х. Нуриева, Ч. М. Харисова. Татар теле. Казан “Мәгариф” нәшрияты. 2007 нче ел.


№ п/п     Дәрес темасы Сәгать саны     Дәрес тибы       Укыту эшчәнлегенең төрләре     Контроль төре   Дата     Өй эше
План Факт
1 чирек. Авазлар һәм хәрефләр Сузык һәм тартык авазлар. Яңа белем үзләштерү дәресе   Балаларга сүз һәм аваз турында беренче мәгълүмәт бирү, укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек байлыгын арттыру, картинага карап хикәяләүгәөйрәтүне дәвам итү.       К.5
  . Балаларга сузык һәм тартык авазлар турында беренче мәгълүмәт бирү       К.8,12
Сузык авазлар. Ныгыту дәресе Сузык һәм тартык авазлар белән таныштыру. Сүзгә фонетик анализ ясарга өйрәтү.        
Калын сузыклар.       К.15,каг.
Нечкә сузыклар.       К.17
Тартык авазлар Яңа белем үзләштерү дәресе          
О хәрефе. Э, е., о, ө, ый, йо, йө, я, ю хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү, балаларда татар теленә мәхәббәт, бер-берсенә ихтирам тәрбияләү, үткән дәрестә өйрәнелгән фразаларны истә калдыру эшен дәвам итү, укытучы үрнәгендә җөмләләрне кабатлап әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.          
О-ы хәрефләре. Ныгыту дәресе        
Ө хәрефе. Яңа белем үзләштерү дәресе          
Ө-е хәрефләре. Ныгыту дәресе        
Э-е хәрефләре. Яңа белем үзләштерү дәресе          
Э хәрефе кергән сүзләр. Ныгыту дәресе        
О, ө, э хәрефләрен кабатлау. Кабатлау дәресе        
    Булган белемнәрне тикшерү диктант      
Мостэкыйль эш. Иҗек. Яңа белем үзләштерү дәресе   Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан юлга дөрес күчерергә өйрәтү.        
Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчерү.        
Тартык авазларның бүленеше. Яңа белем үзләштерү дәресе   Авазларның артикуляциясе чагыштырыла, сүзләргә аваз-хәреф һәм иҗек анализы ясау күнекмәләре ныгытыла.        
Тартык авазлар. М, н, ң хәрефләре. Ныгыту дәресе     В, к, г, й, н, ң хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү, балаларда татар теленә мәхәббәт, бер-берсенә ихтирам тәрбияләү, үткән дәрестә өйрәнелгән фразаларны истә калдыру эшен дәвам итү, укытучы үрнәгендә җөмләләрне кабатлап әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.            
Тартык авазлар, [W] авазы. Яңа белем үзләштерү дәресе          
Тартык авазлар, [W], [в] авазлары кергән сүзләрне дөрес язу. Ныгыту дәресе        
К хәрефе, [къ] авазы. Яңа белем үзләштерү дәресе          
К хәрефе, [къ], [к] авазлары. Ныгыту дәресе        
Г хәрефе, [гъ], [г] авазлары. Яңа белем үзләштерү дәресе          
Х, һ хәрефләре.        
Й хәрефе.        
Контроль диктант. Булган белемнәрне тикшерү Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү. Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү. Хаталарны төзәтү. Охшаш бүтән текстны яздырту. диктант      
Хаталар өстендә эш.        
2 чирек. Е, я, ю хәрефләре. Яңа белем үзләштерү дәресе     Е, ю, я хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү, балаларда татар теленә мәхәббәт, бер-берсенә ихтирам тәрбияләү, үткән дәрестә өйрәнелгән фразаларны истә калдыру эшен дәвам итү, укытучы үрнәгендә җөмләләрне кабатлап әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.          
Е хәрефе. Ныгыту дәресе        
Я хәрефе.        
Ю хәрефе.        
Үткән хәрефләрне кабатлау. Кабатлау дәресе        
Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы. Яңа белем үзләштерү дәресе   Сүзгә фонетик анализ ясарга өйрәтү.        
Бертөрле тартыкларның янәшә килүе. Янәшә килгән бертөрле тартык булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү.        
Тавышсыз ь хәрефе.   Тавышсыз хәрефләрнең калынлык, нечкәлек һәм аеру функцияләрендә куллану үрнәкләре белән таныштыру. Еш кулланыла торган сүзләрдә нечкә тартыкларны яки иҗекләрне сузык хәрефләре һәм нечкәлек билгесе белән күрсәтү.        
Тавышсыз ь хәрефе. Күчереп язу. Ныгыту дәресе Нечкә һәм калын аеру билгесе булган гади сүзләрне дөрес язарга өйрәтү.        
Ъ хәрефе. Ныгыту дәресе        
Е, я, ю хәрефләрен кабатлау. Кабатлау дәресе Е, ю, я хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү.        
Янәшә килгән бертөрле тартыкларны кабатлау. Аңлатмалы диктант. Кабатлау дәресе Янәшә килгән бертөрле тартык булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү. диктант      
Тавышсыз хәрефләрне кабатлау. Кабатлау дәресе Нечкә һәм калын аеру билгесе булган гади сүзләрне дөрес язарга өйрәтү.        
Татар алфавиты. Яңа белем үзләштерү дәресе   Алфавитны белүнең әһәмиятен аңлату, татар алфавитында хәрефләрнең аваз мәгънәләре һәм исемнәре белән таныштыру, беренче хәрефкә карап, дәреслектәге сүзлекчәдән алфавит тәртибендә сүзләрне табарга өйрәтү, бирелгән сүзләрне, беренче хәрефләренә карап, алфавит тәртибендә язарга өйрәтү.        
Сүзләрне алфавит тәртибендә язу. Ныгыту дәресе        
Контроль диктант. Булган белемнәрне тикшерү Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү. дктант      
Хаталар өстендә эш. Кабатлау дәресе Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү. Хаталарны төзәтү. Охшаш бүтән текстны яздырту.        
Үткәннәрне кабатлау. “Кышкы уеннар” темасына хикәя язу. Кабатлау дәресе Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек байлыгын арттыру. Мөстәкыйль эш      
3 чирек. Сүз. Сүзнең тамыры. Яңа белем үзләштерү дәресе     Сүзнең тамыры белән таныштыру. Тамырдаш гади сүзләрнең тамыры сүз башында килеп, бертөрле язылуын күзәтү.        
Тамырдаш сүзләр. Ныгыту дәресе        
Кушымчалар. Ныгыту дәресе Кушымчалар белән таныштыру. Сүзне төзелеше ягыннан тикшерергә өйрәтү. Нечкә һәм калын аеру билгесе булган гади сүзләрне дөрес язарга өйрәтү. Кушымчаларның төркемнәре белән таныштыру. Аларның аермаларын күрсәтү.        
Калын һәм нечкә кушымчалар. Сүз ясагыч кушымчалар. Яңа белем үзләштерү дәресе          
       
Сүз төрләндергеч кушымчалар. Ныгыту дәресе        
Диктант. Булган белемнәрне тикшерү Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү. диктант      
Хаталар өстендә эш. Кабатлау дәресе Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү. Хаталарны төзәтү. Охшаш бүтән текстны яздырту.        
Предметны белдерә торган сүзләр. Яңа белем үзләштерү дәресе   Предметларны атаган һәм кем? Нәрсә? Сорауларына җавап булган сүзләр белән таныштыру. Шул сүзләрне, сораулар куеп, җөмлә эчендә табарга өйрәтү. Исемнәрне мәгънә ягыннан төркемнәргә бүлергә өйрәтү.        
“Исем” термины, аның сораулары. Ныгыту дәресе        
Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү. Ныгыту дәресе        
Кешене белдерә торган сүзләр Ныгыту дәресе        
Исемнәрне мәгънә ягыннан төркемнәргә бүлү. Ныгыту дәресе        
Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф. Яңа белем үзләштерү дәресе   Балаларга кеше исемнәрендә һәм фамилияләрдә баш хәреф турында беренче мәгълүмәт бирү, укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек байлыгын арттыру, картинага карап хикәяләүгәөйрәтүне дәвам итү.        
Ил, шәһәр, авыл исемнәрендә баш хәреф. Ныгыту дәресе Кеше исемнәрен, фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язырга өйрәтү.        
Елга, күл исемнәрендә баш хәреф. Ныгыту дәресе        
Хайван кушаматларында баш хәреф. Ныгыту дәресе Балаларга кеше исемнәрендә һәм фамилияләрдә, хайван кушаматларында баш хәреф турында беренче мәгълүмәт бирү        
Исем турында үткәннәрне кабатлау. Кабатлау дәресе Предметларны атаган һәм кем? Нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләр белән таныштыру. Шул сүзләрне, сораулар куеп, җөмлә эчендә табарга өйрәтү. Исемнәрне мәгънә ягыннан төркемнәргә бүлергә өйрәтү.        
Искәртмәле диктант. Булган белемнәрне тикшерү Язганда укучы хата җибәриәсен өчен, төрле юллар белән хата язу ихтималын язганчы ук бетереп кую. диктант      
Хаталар өстендә эш. Кабатлау дәресе Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү. Хаталарны төзәтү. Охшаш бүтән текстны яздырту.        
Билгене белдерә торган сүзләр. Яңа белем үзләштерү дәресе   Предметларның билгеләрен белдергән һәм нинди? Кайсы? сорауларына җавап булган сүзләр белән таныштыру. Шул сүзләрне, сораулар куеп, җөмлә эчендә табарга өйрәтү.        
Предметның билгесен белдерә торган сүзләрне төркемләү. Ныгыту дәресе        
Нинди? Кайсы? Сорауларына җавап булган сүзләр. Ныгыту дәресе        
Сыйфат турында үткәннәрне кабатлау. Кабатлау дәресе        
Контроль диктант. Булган белемнәрне тикшерү Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү. диктант      
Хаталар өстендә эш. Кабатлау дәресе Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү. Хаталарны төзәтү. Охшаш бүтән текстны яздырту.        
Үткәннәрне кабатлау. “Канатлы дуслар” темасына хикәя язу. Кабатлау дәресе Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек байлыгын арттыру. Мөстәкыйль эш      
4 чирек. Эшне белдерә торган сүзләр. Яңа белем үзләштерү дәресе   Предметларның эшен, хәрәкәтен белдергән һәм нишли? Нишләде? Нишләр? кебек сорауларына җавап булган сүзләр белән таныштыру. Шул сүзләрне, сораулар куеп, җөмлә эчендә табарга өйрәтү. Фигыльләрнең барлык-юклык формалары турында төшенчә бирү.        
Нишли? Нишләде? сорауларына җавап бирә торган сүзләр. Ныгыту дәресе        
Эшне, хәрәкәтне белдергән сүзләргә сораулар кую. Ныгыту дәресе        
Фигыль белән танышу. Ныгыту дәресе        
Фигыльләрне төркемнәргә бүлү. Ныгыту дәресе        
Рәсем буенча хикәя төзү. Яңа белем үзләштерү дәресе   Картинага карап хикәяләүгә өйрәтүне дәвам итү, сөйләм үстерү. Сөйләм үстерү      
Хаталар өстендә эш. Кабатлау дәресе Хикәяне укучылар белән бергә җентекләп тикшерү. Хаталарны төзәтү. Охшаш бүтән текстны яздырту.        
Җөмлә турында төшенчә. Яңа белем үзләштерү дәресе   балаларга җөмлә турында беренче мәгълүмәт бирү, укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек байлыгын арттыру, картинага карап хикәяләүгә өйрәтүне дәвам итү,        
Җөмлә төрләре.Хикәя , сорау, өндәү җөмләләр Ныгыту дәресе Сөйләмне барлыкка китерүдә җөмләнең әһәмиятен аңлату. Төрле интонация белән        
Җөмләдә баш кисәкләр. Яңа белем үзләштерү дәресе   Аерым сүзләрдән җөмләләр төзү, сүзләр арасындагы бәйләнешне аңлату.Җөмләдә сүзнең кем яки нәрсә турында баруын һәм алар турында нинди яңалык хәбәр ителүен белдерә торган кисәкләрне күрсәтү.        
Өйрәнү характерындагы изложение. Яңа белем үзләштерү дәресе   Сораулар ярдәмендә 30-45 сүзле текстка изложение язарга өйрәтү. изложение      
Хаталар өстендә эш.   Кабатлау дәресе Иншаны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү. Хаталарны төзәтү. Охшаш бүтән текстны яздырту.        
Җөмләдә сүзләрнең бәйләнеше. Яңа белем үзләштерү дәресе   Сөйләмне җөмләләргә аерырга өйрәтү. Җөмләләрдән кем һәм нәрсә турында әйтелгәнне күрсәткән, аларның нишләгәнен белдергән сүзләрне табарга өйрәтү.        
Сөйләм һәм текст. Яңа белем үзләштерү дәресе   Балаларга сөйләм турында беренче мәгълүмәт бирү, укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү          
Текстның төп фикере, өлешләре. Ныгыту дәресе Текстның төп фикере, өлешләре белән таныштыру.        
Контроль диктант. Булган белемнәрне тикшерү Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү. диктант      
Хаталар өстендә эш. Кабатлау дәресе Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү. Хаталарны төзәтү. Охшаш бүтән текстны яздырту.        
Сузык һәм тартык авазлар турындагы белемнәрне кабатлау. “Авазлар һәм хәрефләр”темасы буенча тест. Сүзләргә аваз анализы ясау. Кабатлау дәресе Авазларны хәрефтән аера белүләренә ирешү, калын, нечкә сузык,яңгырау һәм саңгырау тартыкларны белүгә ирешү        
“Сүз төзелеше” темасын кабатлау Тамырдаш сүзләр. Кабатлау дәресе Тамыр һәм кушымча турында белемнәрне кабатлау. кушычаларның төркемнәрен аера белүгә ирешү.        
Иҗек. Сүзләрне юлдан- юлга күчерү. Кабатлау дәресе Сүзләрне бер юлдан икенче юлга иҗекләп, дөрес кәчерә белү.        
“Баш хәреф белән языла торган сүзләр” темасын кабатлау Кабатлау дәресе Кеше исем һәм фамилияләрен дөрес яза белүне камилләштерү, ил, шәһәр, авыл, елга исмнәрен дөрес яза белүгә ирешү.        
Предметны ,эшне, билгене белдерә торган сүзләр. Кабатлау дәресе Предметны, билгене, эшне белдерүче сүзләне җөмлә эчендә аера белүгә ирешү.        
“Җөмләдә сүзләр бәйләнеше” темасына иҗади эш Кабатлау дәресе Укучыларда мөстәкыйльлек иҗади сәләт үстерү.        
Ел буенча алган белемнәргә йомгак ясау.Уен-дәрес. Кабатлау дәресе Белем һәм күнекмәләрне тикшерү һәм бәяләү.        

Әдәбият:

1. Дүртьеллык башл. татар мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Ике кисәктә. Беренче кисәк / А. Х. Нуриева, Ч. М. Харисова. – Казан: Мәгариф, 2007.


Наши рекомендации