Нәфисә хәбибдиярова. *** инзилә галиуллина, башкортстан:

***
Инзилә Галиуллина, Башкортстан:


Шагыйрә Нәфисә Хәбибдиярова истәлегенә

Өстәлләрдә ята ачык дәфтәр,
Язмас инде хәзер каләмең,
Авыр кайгы булып килеп җитте
Дусларыңа үлем хәбәре...

Күпме әйтер сүзләр калды инде,
Языласы күпме шигырьләр.
Изге җаннар китә арабыздан,
Аклык китә инде күңелдән.

Күпме дуслар, күпме шигырь сөйгән
Җан туганнар кала зар елап.
Көзләр белән син дөньяга килгән,
Көзләр белән киттең дөньядан.

Якыннан бик сине белмәсәм дә,
Шигырьләрең укып беләмен.
Күңелемнән сезгә оҗмахлардан
Урын бирелсен дип теләрмен.

Өстәлләрдә ята ачык дәфтәр,
Гөмер үтеп нокта куелган.
Онытылмаска кереп йөрәкләргә
Яра булып тирән уела!


Урының оҗмахта булсын!!!

ШИГЫРЬ ТУГАНДА


Минем төн бу - тик минеке генә,
Моңга тулышкан ул-хисемдер.
Уйларымда үзем, әйтер сүзем -
Төн пәрдәсен ачкан хисемдер.
Бу төнемә үзем генә хуҗа -
Алларымда ап-ак кәгазем.
Ашыкмыйча, ипләп тезәм генә
Үз күңелемнең генә вәгазен.


Бәлки, матур төшләр күрер идем,
Мендәремә башым терәсәм.
Йолдызларны кочып йоклар идем,
Йоклар идем - үзем теләсәм.
Ә мин төннең моңын җанга үреп,
Хыяымны ак кәгазьгә чигеп,
Йокламыйча төннең уртасында,
Утырамын татлы газап чигеп.


Үз теләгем белән җәфа чигеп,
Кайнар яшьләремә чыланып.
Моңланамын төннең куенында,
Хыял хисләремә алданып.
Төнне буйсындырып хисләремә,
Шигыремә җанны бушатып...
Бу минем төн, тик минеке генә.
Йокым кайда йөри адашып?


Нәфисә Хәбибдиярова

***
Илшат Сибагатов, Татарстан, Саба районы:


Якты җаның һәрчак ашкынулы иде –
Кош юлларын күзләп талпындың.
Кабул итәлмады шул саф йөрәгең
Кырыс дөньяларның моңсыз шаукымын.
Аңлый идең чәчкә телләрен дә,
Йөрәгеңдә яши иде якты моң,
Сыңар канат булып калган мәлләреңдә
Кош юлынамы карап күккә ашкындың.
Көзләр елый бүген, кояшы да
Бирә бигрәк сүрән, саран яктылык.
Якты җаның көтмәгәндә күккә ашты,
Дөньям калды бигрәк ятим, ах, тынлык...
Яшәрсең син бик күп йөрәкләрдә:
Бер илаһи якты, моңлы нур булып!

***
Машковская (Исламова) Фридә, Чиләбе өлкәсе :
Нәфисә сеңелем сиңа, сине өзелеп яраткан Фридә апаңнан хат.
Якты йолдызыбыз ул сүнмәде, яна,
Тик башка Гәламгә алып киттеләр.
Ходай да бит яхшыларны ала.
Башка гәламнәрдә аны көләч йөзле
Изге фәрештәләре көттеләр...
Елама син, халкым, йолдызыбыз яна,
Изге гәламнәрнең күгендә.
Зәңгәр күзле, балдан да татлы сүзле,
Кунакчыл да үзе, нурлы ачык йөзле
Нәфисәбез оҗмах түрендә.
Кыска гомереңдә безгә чәчкән, урган
Илһам җимешләрең, пешкән килеш
Сакланырлар халкым күңелендә.

САРЫ ЯФРАК − КЕЛӘМ

Бу көзләрдә миләш ялкыныннан
Җанкаема кузлар салалмадым,
Тезәлмәдем гәрәбәдәй төймә,
Шәфәкъ – нурдан илһам алалмадым.

Мин болай да ялкын. Ялгыз янам.
Кичерешем – вулкан лавасыдай,
Көзге шәфәкъ – чәчкә генә әле,
Алма исле көзнең һавасы да.

Алма таты җанны кузгата да,
Кичерешләр айкый бәгыръләрне,
Яфракларда – хыял балкышлары,
Чуак көннәр тансык – кадерләнде.

Яфрак кыштырдавын бер сер итеп
Җанга салам шигырь юлы белән,
Үзем ялгыз, күңелемнән һаман
Парлап киләм, сары яфрак – келәм.


Нәфисә Хәбибдиярова

***

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим:


“... Нәфисә Хәбибдиярованың сәләтле шагыйрә икәнлеге күренеп тора. Образлары хәтердә калырлык. Кара әле, җил “кереп китте көзге учакка...” дигән бит әле...”

***


Лилия Гайфуллина, Башкортстан, Борай районы:


Нәфисә Хабибдиярова − районыбызның йөзек кашы, иң көчле лирик Шагыйрә иде. Кичә, ягъни 21 октябрьдә шагыйрәне соңгы юлга озатуда катнаштым. Нәфисә белән бик якын дуслар идек. Шигырьләремә яхшы бәя бирде. Ачык йөзле,киң күңелле Шагыйрә миңа үзенең матур киңәшләрен биреп торды. Телефон аша да, әдәби кичәләрдә еш аралашып тордык.

Нәфисәне соңгы юлга бик зурлап озаттык. Район, авыл хакимияте, китапхәнә хезмәткәрләре, райондагы каләмдәшләре, районның "Алга” газетасы хезмәткәрләре, барлык авылдашлары, туганнары, дуслары Нәфисә хакында шул тиклем җылы, яхшы сүзләр әйттеләр. Мин Нәфисәнең "Хушлашулар авыр " дигән шигырен укыдым. Безнең районда тагын бер зур шагыйрә - Башкортстанның, Русиянең язучылар, журналистлар союзлары әгьзасы Усманова Рафига Карам кызы бар. Ул Нәфисәне соңгы юлга озатуны оештыручыларның берсе булды. Бик җылы сүзләр әйтте. Нәфисә Хабибдияровага арнап үзенең шигъри юлларын багышлады. Нәфисәнең Туган көнен зурлап район библиотекасында үткәрүне билгеләп үтте.
Бик-бик зурлап, хөрмәтләп озаттык НӘФИСӘБЕЗНЕ. Җаны җәннәттә булсын. Тыныч йокла, Нәфисә! Сиңа зур хөрмәт белән каләмдәшең, якын дустың Лилия Гайфуллина.


КӨТМӘДЕ

Антлар эчтем аны сагынмам, дип,
Тик йөрәгем кабул итмәде.
Сыны, карашлары, елмаюы
Күз алдымнан һаман китмәде.

Җилләргә дә куштым:”Әйтмәгез”- дип,-
Миннән,- дидем,- сәлам әйтмәгез.
Үпкәләдем, чынлап үпкәләдем -
Битләреннән аның үпмәгез.

Җилләр, битләремнән үпмәгез, дим,-
Чәчләремнән сыйпап үтмәгез.
Керфек очларымда - күз яшьләрем,
Берүк, җилләр, аңа әйтмәгез!”

Антлар эчтем, мәңге сагынмам, дип,
Тик йөрәгем кабул итмәде,
Мин сагындым антка карамыйча.
Тик ул гына мине көтмәде.
-Үпкәләмә,- диеп юатмады,
Кочагына алып үпмәде...

Наши рекомендации