Уку предметының эчтәлеге

ТАТАР ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 3 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА ЭШ ПРОГРАММАСЫ

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1.Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”). Ст.28 п.3.6;

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5.Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.

10. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен татар теленнән программа, 1-4 сыйныфлар (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) нигезендә төзелде. Төзүче-авторлары: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2016, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән,- Казан, 2016

11.“” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең укыту планы.

12.“” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2016-2017 нче уку елына укыту планы.

13. “ ” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең “Эш программаларын төзү һәм раслау тәртибе турында” локаль акты.

14.Дәреслек:Ф.Ф.Харисов, Г.Р.Шакирова, Р.К.Сәгъдиева, Л.К. Хисмәтова. Татар теле: Рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек ( татар балалары өчен) . – Казан: “Мәгариф-Вакыт”, 2013

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең “ ” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2016-2017 нчы уку елына укыту планы буенча 3 нче сыйныфта татар теле дәресләренә атнага 3сәгать бирелә, 34 атна, ел буена 102 сәгать.

Уку предметының эчтәлеге

Бүлек исеме Сәгатьләр саны Кыскача эчтәлек
 
2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Сузык һәм тартык авазлар, аларны белдергән хәрефләрнең дөрес язылышы. Сүзләргә фонетик анализ ясау элементлары. Сүз басымы. Исем, фигыль, сыйфат. Җөмләнең баш кисәкләре.  
Сүз. Әйтелеше һәм мәгънә берәмлеге буларак сүз. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Синоним, омоним, антоним сүзләр. Сүзлекләр.
Сүз төзелеше һәм ясалышы. Тамыр һәм кушымча. Ясалма сүзләр.Тамырдаш сүзләр. Сүз ясагыч кушымчалар. Татар һәм рус телендә сүзләргә кушымчаларның ялгану тәртибе һәм үзенчәлекләре. Кушма һәм парлы сүзләр.
Морфология. Исем. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Сыйфат. Синоним, антоним сыйфатлар. Сыйфатларның җөмләдәге роле. Татар телендә сыйфат белән сыйфатланмышның бәйләнеше. Сан. Аның мәгънәсе, сораулары. Татар телендә сан белән саналмышның бәйләнеше. Алмашлык. Зат алмашлыклары. Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. Сорау алмашлыклары. Фигыль, аның заманнары. Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше. Рус телендәге фигыльләрнең заманнары һәм зат-сан белән төрләнеш үзенчәлекләре.  
Синтаксис. Өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмә һәм җөмләләр төзү, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре:хикәя, сорау,боеру,тойгылы җөмләләр. Җөмләнең баш кисәкләрен билгели белү. Аергыч, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Русча җөмләләрне татарчага тәрҗемә итү. Татар телендә җөмләдә сүз тәртибе.  
Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.   Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.    
Бәйләнешле сөйләм үстерү. 6-8 җөмләдән торган диалоглар төзи белү. Укыган яки тыңлаган өзекнең эчтәлеген тулы җөмләләр белән белдерү. Бирелгән тема буенча диалог төзү, монологик сөйләм оештыру. Башланган диалогны яки монологны дәвам итү (төгәлләү).  
  Барлыгы      
         

Көтелгән нәтиҗәләр

Бүлекләр-нең исемнәре Предмет нәтиҗәләре Метапредмет Шәхескә кагылышлы
укучы өйрәнәчәк укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак
2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау аваз һәм хәрефләрне аерырга өйрәнә; татар телендәге авазларга характеристика бирә белә: сузык авазларның калын һәм нечкә, тартык авазларның яңгырау һәм саңгырау булуы, аларга бәйле төп фонетик законнар (сингармонизм, ирен гармониясе); татар алфавитын, андагы хәрефләрнең урнашу тәртибен белә, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру һәм кирәкле мәгълүматны эзләп табу өчен, алфавиттан файдаланырга өйрәнә.   сүзләргә фонетик-график (аваз-хәреф) анализы ясый, дәреслектәге үрнәк буенча сүзләрне мөстәкыйль рәвештә тикшерә һәм аның дөреслеген дәлилли; дәреслектә бирелгән материал күләмендә укучы үзенең һәм әңгәмәдәше сөйләмендә татар әдәби теле нормаларын саклый; сүзне дөрес әйтү-әйтмәве яки сүз басымын дөрес кую-куймавы хакында икеләнгән очракта, укучы үз җавабының дөреслеген дәреслектәге сүзлекчәдән карап яки укытучыдан мөстәкыйль рәвештә сорап белә ала.   Танып-белү гамәлләре: - танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү; - укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве; - мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү; - уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү; - фикерләүдә логик чылбыр төзү; - тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру; - төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү; - фонетик анализ ясау күнекмәләре булдыру; - сүз ясалыш ысулларыннан файдаланып сүзләр ясый белү , сөйләм эшчәнлегендә алардан дөрес һәм урынлы файдалана белү; - телне әдәбият, рәсем һәм музыка сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү; - тел берәмлекләренең әдәби әсәр тудырудагы ролен билгеләү; - татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә итү юлы аша фразеологик берәмлекләрнең эчтәлегендәге фәлсәфәне үзләштерү.   Коммуникатив УУГ - тыңлый белү; - диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу; - сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү; - төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү; - үз фикерен дәлилли белү, тормыштан мисаллар китерү; - төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау; - үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; - күмәк эш вакытында уртак фикергә килү; - мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек итүдә инициативасы күрсәтү; - укылган текстлар буенча сораулар бирә алу; - бирелгән текстларның дәвамын үзлектән сөйләп карау,фикер әйтү автор фикере белән чагыштыру; - үз эшен контрольдә тоту, сыйныфташларына ярдәм итү; - коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү; - үз фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү; - башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү; - сыйныфташлары каршында төрле темаларга, башкарылган проектлар буенча чыгыш ясау; - иптәшенең гамәлләрен бәяләү, күрше белән хезмәттәшлек итү.   Регулятив УУГ:   - дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын мөстәкыйль формалаштыру; - проблеманы аңлап гипотеза чыгару, үз фикереңне дәлилләр китереп раслый белү, телдән (диалогик, монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру; - максатка ирешү юлларын билгеләү; - үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;   - шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү: - милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру; - әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү; - күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү; - үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү; - уңышларыңа яки уңышсызлыкларыңа, аларның сәбәпләренә дөрес бәя бирү; - индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру: - төрле мәгълүмат чараларын (сүзлекләр, Интернет ресурслар һ.б.) танып-белү һәм аралашу вакытында куллану; - актив, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртүче, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башкара алырлык шәхес буларак формалашуны дәвам итү; - үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.    
Сүз мәгънәсе ачыкланырга тиешле сүзләрне таба белә; тексттагы (җөмләдәге) сүзнең мәгънәсен ачыклый белә яки аны аңлатмалы сүзлек ярдәмендә аера.   текстта (җөмләдә) кабатлаулар булмасын өчен, аерым сүзләрнең синонимнарын таба; предмет, күренеш һәм төшенчәләргә чагыштырма характеристика бирү өчен, антонимнар таба; текстта (җөмләдә) сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен аера белә; текстта (җөмләдә) сүзләрнең урынлы кулланылу-кулланылмавын аера белә; аралашканда кулланыр өчен, кирәкле сүзләрне дөрес сайлый.  
Сүз төзелеше һәм ясалышы сүзләрнең тамырын билгели; төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчаларны таба һәм күрсәтә; тамырдаш сүзләрне сүз формаларыннан аера белә.   мәгънәле кисәкләренең чикләре ачык күренеп торган сүзләрнең төзелешен дәреслектә бирелгән күләмдә тикшерә (тартымын, булса, ясагыч кушымчаларын, нигезен билгели); сүзнең дөрес тикшерелүен бәяли белә.    
Морфология исемнәрнең мәгънәсен, сорауларын, грамматик билгеләрен (берлек һәм күплек сан формаларын, килеш һәм тартым белән төрләнүен) үзләштерә; сыйфатларның мәгънәсен, сорауларын өйрәнә; саннарның мәгънәсен, сорауларын өйрәнә; фигыльләрнең мәгънәсен, сорауларын, барлык-юклык, хәзерге, үткән, киләчәк заманнар, зат-сан формаларын билгели.   зат алмашлыклары, кайбер рәвешләр, бәйлекләр турында мәгълүмат ала; өйрәнелгән сүз төркемнәренә дәреслектә бирелгән материал күләмендә морфологик анализ ясый, аның дөреслеген бәяли; тәкъдим ителгән тексттан (җөмләдән) өйрәнелгән сүз төркемнәрен таба.    
Синтаксис укучы сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне бер-берсеннән аерырга өйрәнә; сораулар куеп, сүзтезмәдәге һәм җөмләдәге сүзләр арасындагы мәгънә бәйләнешен ачыклый; җөмләләрнең әйтү максаты буенча төрләрен (хикәя, боеру, тойгылы, сорау) билгели; җөмләдәге тойгылы һәм тойгысыз интонацияне аера; җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба; тиңдәш кисәкле җөмләләрне аера. Аергычны аера; гади җөмләләргә дәреслектә бирелгән материал күләмендә синтаксик анализ ясый (җөмлә кисәкләрен билгели), тикшерүнең дөреслеген бәяли.      
Бәйләнешле сөйләм үстерү     Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау дәрестә, мәктәптә, тормыш-көнкүрештә, төрле яшьтәге таныш яки таныш булмаган кешеләр белән телдән аралашканда, тел берәмлекләрен урынлы файдалана; көндәлек тормышта сөйләм әдәбен һәм телдән аралашу нормаларын саклый (әңгәмәдәшен тыңлый белә, дөрес җавап бирә, сөйләшүне дәвам итә ала); сөйләм вакытында үз фикерен яклый һәм аның дөреслеген дәлилли белә; текстка исем бирә; текст буенча план төзи; хат, открытка яки записка кебек зур булмаган текстлар яза.   текстның эчтәлеген башка зат (үтәүче) исеменнән сөйли; аерым темага караган сурәтләү, хикәяләү характерындагы хикәяне телдән төзи; җөмләдәге урыннары алышынган сүзләрне дөресли, сүз тәртибен мәгънәсенә карап үзгәртә; сөйләм әдәбе сакланмаган текстларны төзәтә; изложение һәм сочинение язуның өйрәнелгән тәртибен саклый; язган изложение тексты белән төп вариантны чагыштыра, сочинение язганда, алга куелган максат һәм бурычларның үтәлешен билгели; интерактив формада аралашканда (СМС-хәбәрләр, электрон почта, Интернет), сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үти һ.б.    

Календарь-тематик план

Өйрәнелә торган бүлек, дәрестемасы Сәг. Саны Үткәрү вакыты Укучылар эшчәнлегенең төп төрләре
Календарь вакыт Фактик вакыт
2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау ( 10 сәг.+4 сәг.*)
БСҮМәктәп, мәктәп, сиңа рәхмәт! 1* 2.09     Диалогик, монологик сөйләм оештыру. Күзәтүләргә һәм рәсемнәргә таянып, фикерләрне эзлеклелеккә салып, кечкенә хикәя төзү
Авазлар һәм хәрефләр. 5.09   Авазлар һәм хәрефләр санын әйтү. Чагыштыру һәм нәтиҗә ясау. Җөмләләр төзү. Сүзләрне алфавит тәртибендә язу.
  Сузык һәм тартык авазлар. 7.09   Сузык (нечкә, калын) һәм тартык (яңгырау, саңгырау) авазларны аеру. Тәрҗемә итү. Текст белән эш.
ъ һәм ь хәрефләре. 9.09   Кагыйдәләрне искә төшерү . Ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу, сүзләр уйлау.
Сүзләрне иҗекләргә аеру. Сүз басымы.   14.09   Дәреслек белән эш. Сүзләрне иҗекләргә бүлеп, авазлар һәм хәрефләр санын әйтү. Җөмләләр төзү. Басымны билгеләү. Сүзләр ясау
Сүзләргә фонетик анализ ясау. 16.09   Аңлап һәм дөрес язу. Сүзләргә фонетик анализ ясау
БСҮКөзге табигать.Сүзлек диктанты 1* 19.09   Сүзлек диктанты язу.Диалогик, монологик сөйләм оештыру
Исем сүз төркеме. 21.09   Сорауларга җавап бирү. Исемнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү, сүзтезмәләр төзү, җөмләләр төзү.
Фигыль. 23.09   Фигыльнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Рәсемнәр белән эшләү. Хикәя төзү. Текст белән эш.
Сыйфат. 26.09   Сыйфатның мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Тәрҗемә итү күнегүләре.
Җөмләнең баш кисәкләре. 28.09   Рәсем буенча хикәя төзү. Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү. Текст белән эш.
БСҮКөз көне ял паркында 1* 30.09   Күзәтүләргә һәм рәсемнәргә таянып, фикерләрне эзлеклелеккә салып, кечкенә хикәя төзү
  Кереш контроль диктант “Алтын көз” 1* 3.10   Өйрәнелгән кагыйдәләрне файдаланып, грамоталы итеп язу. Биремнәрне үтәү
Хаталар өстендә эш. Җөмләнең баш кисәкләре. 5.10   Хаталарны төзәтү. Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү. Текст белән эш.
Сүз ( 9 сәг.+3 сәг.*)
Сүз турында гомуми мәгълүмат 7.10   Сүзләрдәге сузык авазларны табу. Синонимнар уйлау. Сүзләрне дөрес язу. Җөмләләр төзү.
Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. 10.10   Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аеру. Тәрҗемә итү күнегүләре.  
Бер һәм күп мәгънәле сүзләр 12.10   Бер мәгънәле сүзләрне күп мәгънәле сүзләрдән аеру. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлату. Сүзлек белән эшләү. Җөмләләр төзү.
БСҮ Күчереп язу “Экскурсиядә” 1* 14.10     Дөрес, матур язу
Синонимнар.     17.10   Синоним сүзләрне дөрес билгеләү, алар белән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Синоним сүзләрнең мәгънәләрен аңлату. Төрле темалар буенча синонимик оялар төзү.
Омонимнар. 19.10   Омонимнарны табу, мәгънәләрен аңлату һәм сөйләмдә дөрес куллану. Чагыштыру һәм нәтиҗә ясау. Җөмләләр төзү.
Антонимнар.   Капма-каршы мәгънәле сүзләрне табу. Тәрҗемә итү
Контроль диктант“Минем дустым” 1* 24.10   Өйрәнелгән кагыйдәләрне файдаланып, грамоталы итеп язу. Биремнәрне үтәү
Хаталар өстендә эш. Сүзлекләр. 26.10   Сүзлекләр белән танышу. Төрле типтагы сүзлекләр белән эш.
Сүзлекләр. Ныгыту. 28.10   Сүзләрнең мәгънәләрен аңлату. Төрле типтагы сүзлекләр белән эш.
Сүз бүлеген кабатлау.     Сүзләрне сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллану.
БСҮЯшелчә кибетендә 1*     Тема буенча дөрес җөмләләр, сораулар төзү. Башланган диалогны дәвам итү
Сүз төзелеше һәм ясалышы (12 сәг.+4 сәг.*)
Тамыр. Кушымча.     Сүзләрнең тамырын табу. Кушымчаларны тамырдан аеру. Шигырь белән эш.
Тамыр. Кушымча.Ныгыту    
Ясалма сүзләр.    
Ясалма сүзләр. Ныгыту     Ясалма сүзләр ясау
БСҮ Минем сыйныфым 1*     Сорауларга җавап бирү. Тема буенча монолог төзү.
  Тамырдаш сүзләр.Сүзлек диктанты.     Сүзлек диктанты язу. Тамырны табу, тамырдаш сүзләр уйлау. Тәрҗемә итү. Рәсем буенча җөмләләр төзү.
БСҮ Китапханәдә 1*     Тема буенча сөйләшү, җөмләләр төзү, тема буенча үз фикереңне әйтү.
Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибе һәм үзенчәлекләре       Сүзләрнең тамырын табу, кушымчаларны тамырдан аеру. Татар һәм рус телләрендәге сүзләргә кушымчалар ялгау
Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибен һәм үзенчәлекләрен ныгыту    
Кушма сүзләр.     Кушма сүзләрнең ясалышын аңлау, язылышын күзәтү, сүз төзелеше ягыннан анализ ясау. Кушма сүзләр ясау, алар белән җөмләләр төзү.
Кушма сүзләр. Ныгыту    
БСҮМинем сабакташым 1*       Диалогик, монологик сөйләм оештыру
Парлы сүзләр.     Парлы сүзләрнең ясалышын аңлау, язылышын күзәтү, сүз төзелеше ягыннан анализ ясау.
Парлы сүзләр. Ныгыту    
Изложение“Җәй көне” 1*     Планга, терәк сүзләргә нигезләнеп, эзлекле итеп изложение язу.
Хаталар өстендә эш. “Сүз төзелеше һәм ясалышы” темасын кабатлау.     Кушымчаларны тамырдан аеру. Кушма һәм парлы сүзләрнең ясалышын аңлату, сүз төзелеше ягыннан анализ ясау.
Морфология (22 сәг.+6 сәг.*)
  Исем.     Исем буенча белемнәрне барлау, ныгыту. Күплек сан кушымчаларын дөрес ялгау
БСҮ Кышкы матурлык 1*         Тема буенча җөмләләр, җөмләләрдән хикәя төзү.
Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.     Ялгызлык исемнәрне табу. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аеру Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аеру, дөрес куллану, алар белән җөмләләр төзү.
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.     Исемнәрнең килеш белән төрләндерү. Кушымчаларны тамырдан аеру. Килеш сорауларына дөрес җавап бирү.
Контроль диктант “Эт һәм мәче” 1*     Өйрәнелгән кагыйдәләрне файдаланып, дөрес, матур язу. Биремнәрне үтәү
Хаталар өстендә эш. Исемнәрне кабатлау     Хаталар төзәтү. Исемнәрне кабатлау
БСҮЯңа ел 1*     Диалогик, монологик сөйләм оештыру. Күзәтүләргә һәм рәсемнәргә таянып, кечкенә хикәя төзү
  Сыйфат.     Сыйфатларны башка сүз төркемнәреннән аеру. Татар телендә сыйфат белән сыйфатланмышның бәйләнеш үзенчәлекләрен аңлауга күнегүләр эшләү
  Синоним сыйфатлар.     Синоним сыйфатларны тексттан табу, сөйләмдә дөрес куллану.
Антоним сыйфатлар.     Антоним сыйфатларны тексттан табу, сөйләмдә дөрес куллану.
Сыйфатның исемне ачыклап килүе, җөмләдәге роле.     Сыйфат белән сыйфатланмышны табу. Җөмләләр төзү
  Сыйфат сүз төркемен кабатлау       Тәрҗемә итү. Җөмләләр төзү. Чагыштыру һәм нәтиҗә ясау. Карточкалар белән эш. Тест эшләү
БСҮТатарстан елгалары 1*     Диалогик, монологик сөйләм оештыру. Күзәтүләргә һәм рәсемнәргә таянып, кечкенә хикәя төзү
  Сан.     Саннарны башка сүз төркемнәреннән аеру.
Саннарны сөйләмдә куллану     Тәрҗемә итү. Рәсем буенча җөмләләр төзү.
Сан сүз төркемен кабатлау    
Зат алмашлыклары.     Алмашлыкларны башка сүз төркемнәреннән аеру. Зат алмашлыкларын сөйләмдә куллану
  Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше Сүзлек диктанты.       Сүзлек диктанты язу. Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерү. Тәрҗемә итү. Җөмләләр төзү
Сорау алмашлыклары.       Сорау алмашлыкларын сөйләмдә куллану. Диалоглар төзү
Фигыль.     Фигыль турында белемнәрне барлау. Фигыльләрне башка сүз төркемнәреннән аеру.
Фигыль заманнары         Җөмләләр төзү. Тәрҗемә итү.
БСҮ Контроль диктант“Кышкы урман” 1*     Өйрәнелгән кагыйдәләрне файдаланып, грамоталы итеп язу. Биремнәрне үтәү
Хаталар өстендә эш Хәзерге заман хикәя фигыль       Хәзерге заман хикәя фигыльләрне зат-санда төрләндерү. Фигыльнең юклык формасын ясау. Фигыльнең заман кушымчаларын билгеләү
Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше       Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләндерү. Җөмләләр төзү.
Үткән заман хикәя фигыль     Тесттагы хәзерге заман хикәя фигыльләрне үткән заман фигыльләргә үзгәртеп язу. Җөмләләр төзү. Тәрҗемә итү.
Киләчәк заман хикәя фигыль     Тесттагы үткән заман хикәя фигыльләрне киләчәк заман фигыльләргә үзгәртеп язу. Җөмләләр төзү. Тәрҗемә итү. Сайланма диктант язу
БСҮ Котлау язу 1*     Котлау язу
Морфология бүлеген кабатлау         Чагыштыру һәм нәтиҗә ясау. Җөмләләр төзү. Белемнәрне практикада куллану. Сүз төркемнәреннән исем, фигыль һәм сыйфатларның мәгънә- ләрен аңлап, җөмлә эченнән табу.
Синтаксис (17 сәг.+8 сәг.*)
  Сүзтезмә. Сүзлек диктанты     Сүзлек диктанты язу. Сүзтезмә һәм җөмләне аеру. Сүзтезмәләр төзү. Сүзләрдән сүзтезмәләр ясау.
Җөмлә.     Җөмлә чикләрен билгеләү. Схемалар ярдәмендә җөмләләр төзү. Тәрҗемә итү
Җөмлә. Ныгыту    
БСҮКазан кремле 1*     Рәсемнәр һәм әзер сораулар ярдәмендә сөйләшү, җөмләләр төзү, тема буенча үз фикереңне әйтү.
  Хикәя җөмләләр.     Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру. Хикәя җөмләләрне аеру
Сорау җөмләләр.     Сорау җөмләләрне аеру. Хикәя җөмләләрне сорау җөмләләргә үзгәртеп язу.
Боеру җөмләләр.       Хикәя җөмләләрне өндәү җөмләләргә үзгәртеп язу. Тәрҗемә итү. Хикәя, сорау, боеру җөмләләрне аеру.
БСҮМинем гаиләм 1*     Сораулар ярдәмендә сөйләшү, җөмләләр төзү, тема буенча монолог төзү
Тойгылы җөмлә     Сәнгатьле уку, рәсем буенча хикәя төзү
Раслау, инкяр җөмләләр.     Раслау,инкарь җөмләләрне аерырга өйрәнү максатыннан күнегүләр эшләү. Алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую
Раслау, инкяр җөмләләр. Ныгыту    
БСҮЯзның бер көне ел туйдыра 1*     Тема буенча әңгәмә кору. Сораулар өстендә эш. Монолог төзү
Сочинение“Яз.” 1*     Сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләрне дөрес куллану. Планга, терәк сүзләргә нигезләнеп, эзлекле итеп сочинение язу.
Хаталар өстендә эш Җөмләнең баш кисәкләре.     Хаталарны искәртү, аларны булдырмау чараларын күрү. Җөмләнең баш кисәкләрен табу. Җөмлә кисәге һәм сүз төркемнәре дигән төшенчәләрне аеру.
  Ия.     Җөмләләрдән ияләрне табу күнегүләре эшләү. Тәрҗемә итү.
Хәбәр.     Җөмләләрдән ия һәм хәбәрне табу. Тәрҗемә итү. Схемалар ярдәмендә җөмләләр төзү
  Аергыч     Җөмләләрдән аергычны табу.
БСҮКошлар 1*     Тема буенча әңгәмә кору. Сораулар өстендә эш. Монолог төзү
89- Аергыч. Аларны сөйләмдә дөрес куллану     Җөмләләрдән аергычны табу. Тәрҗемә итү
Русча җөмләләрне татарчага тәрҗемә итү күнегүләре.         Русча җөмләләрне татарчага тәрҗемә итү. Чагыштыру һәм нәтиҗә ясау. Җөмләләр төзү
Русча җөмләләрне татарчага тәрҗемә итү күнегүләре. Ныгыту    
БСҮ Безнең төбәкнең истәлекле урыннары 1*     Тема буенча әңгәмә кору. Сораулар өстендә эш. Монолог төзү
Контроль диктант “Җәй” 1*     Өйрәнелгән кагыйдәләрне файдаланып, грамоталы итеп язу.
Хаталар өстендә эш. Синтаксис бүлеген кабатлау     Схемалар ярдәмендә җөмләләр төзү (чикләрен билгеләү), өйрәнгәннәрне кабатлауга күнегүләр эшләү
БСҮГабдулла Тукай 1*         Әңгәмә. Сәнгатьле уку. Биремнәрне үтәү
Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (4 сәг.+3 сәг.*)
БСҮСабантуйда 1*     Тема буенча әңгәмә кору. Дөрес җөмләләр төзү. Сораулар өстендә эш. Монолог төзү
“Сүз” бүлеген гомумиләштереп кабатлау.     Өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау
“Сүз төзелеше һәм ясалышы” бүлеген гомумиләштереп кабатлау.     Гомумиләштереп кабатлауга күнегүләр эшләү.
БСҮ Күңелле җәй 1*     Тема буенча әңгәмә кору. Дөрес җөмләләр төзү. Сораулар өстендә эш. Монолог төзү
“Морфология” бүлеген гомумиләштереп кабатлау.     Сүз төркемнәрен бер-берсеннән аеруга күнегүләр эшләү.
Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.     Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.
БСҮ Җәйге яллар 1*     Тема буенча әңгәмә кору. Схема буенча җөмләләр төзү. Сораулар өстендә эш. Хикәя төзү
             

Сүзлек диктанты №1

ъ һәм ь хәрефләре

Көньяк, табигать, дөнья, кулъяулык, мәкаль, шагыйрь, игътибар, тәкъдим, сәгать, яшьтәш (10 с.)

Сүзлек диктанты №2

Тамыр һәм ясалма сүзләр

Эшче, акыллы, бакчачы,бүре, юлдаш, сыйныфташ, җәй, күз, тәмсез, уйла, таш (11 с.)

Сүзлек диктанты №3

Морфология

Сылу, күл, шәһәр, өч, сине, мең, биек, унике, аңа, чишмә, миннән (11 с. )

Сүзлек диктанты №4

Фигыльләр.

Очты, йөзә, йөгерә, барды, туктый, ала, утырыр, басты, уйнады, укый, җырлаячак, язган (12 с.)

Наши рекомендации