Нәфисә хәбибдиярова

АК КАУРЫЙДАН МОҢ ТАМА

Ах, югалттым аккошымны –
Язмышымның бүләген.
Ник бәхеткә юрап кына
Теләк тели белмәдем.

Киек кошларның юлына
Күзләрем талды карап.
Йолдызлар гына атылды –
Күренмәде ак канат.

Очты ул хыялым булып
Киек каз юлы буйлап.
Ярый өмет-каурый калды
Сагышларыма урап.

Йолдыз җыеп кош юлыннан
Җыр язар идем аңа.
Күктә йолдызлар атыла –
Ак каурыйдан моң тама...


Нәфисә Хәбибдиярова

***

Шагыйрь Рәдиф Тимершин:


“Нәфисә сеңлем, шигырьләреңне укып чыккач, хат язмый булдыра алмадым. Бик әйбәт шигырьләр. Мактарга сүзләр җитми. Мин шигырьләр шәлкеменә баш сүз язармын”.

ИХЛАСЛЫГЫМ ЮГАЛМАС


Хыялымнан керләр эзләүчеләр
Аңламыйча җаным асылын,
Елатырлык сүзләр әйттеләр дә,

Бәллүр касә китте ватылып.


Кыйпылчыклар яра сала-сала
Хыял-өметемне ваклады,
Шул чакта да мин бит асылымны-
Ихласлыгым җанда сакладым.


Белмәгәннәр, әйдә, сизмәсеннәр,
Хәсрәтләрне тирән яшердем,
Садәлегем белән саклап киләм
Җаннан атыласы яшенне.


Әле күңелемдә язлар гөрли,
Шаулап гөлләр чәчәк аталар,
Хыялымда бар галәмне гизеп,
Йолдызларга барып кайталам.


Юкмы, әллә, сезнең күңелдә дә
Зәңгәр гөлле яшел болыннар,
Чишмәләрдән сулар эчмимени
Горур басып ап-ак боланнар.


Тупас кагылмагыз, моңда әле,
Һаман җырлы әле күңелем,
Сагышларда калсам, сагынудан
Күз яшьләрсез генә түгеләм.

Нәфисә Хәбибдиярова

***

Сәгыйт Акмалов, Пермь крае, (әдәбият сөюче):


Башкортстанның Язучылар Союзы әгъзасы Нәфисә Хәбибдиярова арабыздан бик иртә китте. Аның язган шигырьләрен барлык укучылары да яратып укыйлар иде. Безнең арабызда ул − иң лирик шагыйрьләрнең берсе иде. Үлем үкенечсез булмый, диләр. Аның болай бик яшь килеш безне ташлап китүе аеруча үкенечле. Нәфисә безнең өчен үлмәде. Аның шигырьләре үлемсез. Нәфисә, авыр туфрагың җиңел булсын, син безнең күңелләрдә һәрвакытта сакланырсың.

САГЫШ КАЛА


Назлар һәм сөюләр тулы
Мәхәббәттән җырлар туа.
Киң Җиһанда, Кош юлында
Моңлы, зарлы җаннар кала.


Без китәрбез Кош юлыннан –
Җырларда-канатларда.
Җирдәге сөю-моңнарны
Алып йолдызлыкларга.


Язлар үтсә сөю белән,
Көзләрдән сагыш кала.
Сөюләрдән ялкынланып
Җаннарда моңнар кала.

Нәфисә Хәбибдиярова

***

Керфегеңдә таң нурлары, әнә,
Ә йөзеңдә - күңел яктысы,
Газиз әни дә син, сөйгән яр да-
Сөйгән ярга җанның яртысы!
Кулларыңнан икмәк исе килә,
Гөлләр тама синең кулыңнан,
Гаилә учакларын сүндермичә
Киләсең син тормыш юлыннан.
Авыл мадоннасы! - Мактау җырлыйм -
Тормыш нуры, дөнья тоткасы!
Бишек җырың нарасыең өчен,
Балаң өчен утлар йотасың!
Горур да син! Бигрәк сөйкемле дә,
Нәкъ авылча бигрәк гади дә.
Гадилегең белән бөексең дә,
Уңгансың да, бигрәк гадел дә!
Укытучы, табиб, игенче дә! -
Яргаланган нәфис кулларың.
Ә йөзеңдә җыерчыклар арта -
Илне саклый газиз улларың.
Чәчләреңнән хушбуй булып аңкый,
Туган якның сирень гөлләре.
Күңел матурлыгың җирне бизи,
Гүзәллектә юктыр тиңнәрең.
Кулларыңнан гөлләр тама бит ул -
Яргаланган гади куллардан!
Гади генә авыл хатын-кызы
Исемеңне эзлим җырлардан!

Нәфисә Хәбибдиярова

***
Гөлфия Гизатова (Муртазина), Башкортстан:


Яраткан шагыйрәбез Нәфисә Хәбибдиярованың якты истәлегенә багышлана

Сары яфрак оча әкрен генә
Карлы яңгыр белән көрәшеп.
Нәфисәбез китте арабыздан...
Яшәде ул бәхет өләшеп.

Андыйларны әүлиягә тиңлим,
Матур иде аның күңеле.
Шигырләре, изге сүзе белән
Яулап алды безең күңелне.


Көзге яңгыр...ул да сизә кебек
Яшьләремә кушыла тамчысы.
Нигә шулай? Алды аны бездән,
Аямады әҗәл камчысы.


Хөрмәт итәм данлы шагыйрәне,
Мактауларга һәрчак лаек ул!
Аның шигырләре кояш кебек,
Безнең өчен якты маяк ул.

***
Фәнил Миңнегалиев Башкортстан, Тәтешле:

СИН − изге җан, син − Шагыйрә...
Син әүлия, Нәфисә.
Хушлашулар бигрәк авыр...
Күңелемне моңсу сагыш...
Көзге ачы җил кисә....

АК ӘРЕМНӘР

Әремнәрне нишләп күрмәдем соң
Зәңгәр гөлгә җырлар язганда?
Югыйсә бит әрем әчеләре
Сабый чактан саклана җанда.

Ачы җилләр кубып торган чакта
Сыенганын гөлнең әремгә,
Сынам-сынам диеп торганында,
Таҗларына бозлар бәргәндә.

Әрем исләреннән исердемме,
Исердемме гөлләр исеннән?
Әрем ачылары уйга салды,
Айнытты ак хыял хисемнән.

Әллә кушылганмы гөлчәчәкнең
Хуш исенә әрем ачысы?
Балачакның бер ядкаре микән,
Хыялымның татлы тамчысы?

...Ак әремнәр үскән аланнардан
Ничә кабат инде урадым,
Кар астында калган әремнәрнең
Гафу итүләрен сорадым.

Наши рекомендации