Ф и з к у л ь т м и н у т к а.
Класстан тыш чарага анализ.
«Телебез – татлы, йозегез якты булсын» класстан тыш чарасы татар теле атналыгына багышланган чара. Бу класстан тыш чарага мин шундый максатлар куйдым: балаларны кунак чакыру, анна хормэт курсэту турында мэкальллэр белэн таныштырдым;.абын янында, кунакта уз –узенне тотунын кагыйдэлэре белэн таныштырдым.
Класстан тыш чарада 6 сыйныф укучылары катнаштылар. Укучыларнын кэефлэре эйбэт иде. Класстан тыш чара узенен кызыклы сораулары , презентациялэре, курсэтмэлелеклэре белэн бик кунелле утте. Укучыларга «Телебез – татлы, йозегез якты булсын» темасына багышланган класстан тыш чара бик ошады. Алар мондый чараларны кубрэк уткэруебезне сорадылар.
«ТЕЛЕБЕЗ – ТАТЛЫ,
ЙОЗЕБЕЗ ЯКТЫ БУЛСЫН»
Башкарды:Юсупова М
Тикшерде:Шакирова Г. А
Алабуга 2012
Тема: Сыйфат дәрәҗәләре
Максат:Сыйфат турында төшенчә формалаштыру, сыйфат дәрәжәлэре, аларнын мәгънә һәм ясалыш үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү.
Җиһазлау:компьютер, экран, проектор, русча-татарча сүзлекләр, такта, А4 форматтагы кәгазь.
Дәрес барышы: Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Әйдәгез, бер-беребезгә елмаешып алыйк та, матур теләкләр белән дәресебезне башлыйк.
I. Белемнәрне актуальләштерү. Укучылар, тактада күрсәтелгән текстны игътибар белән укып чыгыйк әле. (берәр минуттан бер укучыдан кычкырып укыту, аңлашылмаган сүзләрне сорау)
Менә тагын бер текст, анысын да укып карыйк әле. (укытучы үзе сәнгатьле итеп укый)
1 нче бирем. Укучылар, кайсы текст тулырак, матуррак яңгырый? (икенчесе)
- Ни өчен дип уйлыйсыз? (чөнки икенчесендә сыйфатлар бирелгән)
- Әйе, балалар, икенчесендә сыйфатлар бар, шуңа текст матур да, тулырак та.
- Ә нәрсә соң ул сыйфат? (сыйфат предметның билгесен белдерүче сүз төркеме)
- Нинди сорауларга җавап бирә? (нинди? кайсы?)
- Предметның нинди билгеләрен белдерә алыр соң сыйфат? (төсен, тәмен, формасын, характер билгеләрен, физик үзенчәлекләрен)
Нәтиҗә: шулай итеп, сыйфат предметның төрле билгеләрен белдерә.
II. Уку мәсьәләсен чишү. Рус теле дәресләрендә сыйфат турында сез нәр-сәләр өйрәндегез, укучылар? (изменение по родам, числам, падежам, степени срав-нения, разряды имён прилагательных)
- Менә степени сравнения дидегез. Нәрсә соң ул степень? Әйдәгез, бу сүзнең тәрҗемәсен белү өчен русча-татарча сүзлеккә күз салыйк әле. (194 бит, кечкенә сүзлектә) (дәрәҗә)
- Ә степени имен прилагательных дигәнен татар теленә ничек тәрҗемә ясар идегез? (сыйфат дәрәҗәләре)
- Укучылар, инде без сыйфат темасын өйрәнүне дәвам итеп, бүгенге дәрестә нинди темаүтәрбез соң? (сыйфат дәрәҗәләре )
- Әйдәгез, числоны һәм дәреснең темасын дәфтәрләргә язып куябыз.
- Дәрестә сез нәрсә белергә телисез? (максат )
- Укучылар, сыйфат дәрәҗәләренең рус теле дәресләрендә сез нинди төрләр-ен беләсез? (сравнительная и превосходная)
- Сүзлекләр ярдәмендә, әйдәгез, сравнение сүзенә тәрҗемә ясыйк әле. (чагыштыру) (193 бит)
- Ә превосходный дигәне ничек булыр? (артыклык) (154 бит)
- Холоднее сүзе татарча ничек булыр (салкынрак)
- Салкынрак сүзен кайчан кулланабыз соң? (чагыштырганда)
- Татар телендә салкынрак сүзе чагыштыру дәрәҗәсенә керә.
- Ә самый холодный сүзе татарча ничек булыр? ( бик салкын)
- Бик салкын сүзе кайчан кулланыла? (гадәти билгедән артык булганда)
- Бу сыйфатны кайсы дәрәҗәгә кертербез? (артыклык)
- Салкынрак, бик салкын сүзләренең тамыры нинди сүз булыр? (салкын)
- Салкын дигән сыйфатның да үз дәрәҗәсе бар. Аны татар телендә гади дәрәҗәгә кертәбез, балалар.
- Татар телендә тагын дүртенче дәрәҗә дә кулланыла. Предметтагы билгенең гадәттәгедән бераз ким булуын белдерүче сыйфат кимлек дәрәҗәсенә керә.
Сыйфат ачыклаган суз сыйфатланмыш дип атала. (Мэсэлэн, кызыл чэчэк, матур кон...)
Ф и з к у л ь т м и н у т к а.
Нәтиҗә: шулай итеп, балалар, татар телендә 4 сыйфат дәрәҗәсе бар. (таб-лица слайд)
Бирем. (слайдта гади дәрәҗәдәге сыйфатлар бирелә)
- Балалар, слайдта бирелгән сыйфатларны сез кайсы дәрәҗәгә кертер идегез? (гади)
- Хәзер шуларны чагыштырып карыйк әле.
- Гадәти билгедән артык булганда бу сыйфатларны ничек әйтергә булыр иде?
- Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар, укучылар, төрле кушымчалар ярдәмендә ясала (укытучы үзе ясап, әйтеп бара)
Нәтиҗә: шулай итеп, сыйфат дәрәҗәләрен ясау өчен кушымчалар һәм мәгънәне көчәйтү сүзләрен кулланабыз икән. (таблицада)
Бирем. Хәзер I вариаттагы укучылар яхшы, кызыл, ә II варианттагылар күңелле, сары сыйфатларын төрле дәрәҗә формаларына куеп карасыннар әле. (ике укучы (кызыл, күңелле) тактада төрләндерә, слайдта кушымчалар күрсәтелгән таблица яңадан күрсәтелә)
(Вакыт калса, текстка кире кайтып, сыйфат дәрәҗәләрен формаларын таптырырга)
Бирем. Таблицада бирелгән табышмаклардан сыйфатларны табарга һәм аларның дәрәҗәләрен билгеләргә.
1. Җәен - соры, кышын – ак, аңа шулай яхшырак.
2. Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь- яшел.
3. Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат.
4. Су түгел – сыек, кар түгел – ап-ак.
Бирем: Әйдәгез, укучылар, сөйләгәннәргә нигезләнеп, дәреснең моделен төзеп карыйк әле. (кәгазь битләре таратыла, параларда укучылар сыйфат дәрәҗәләренең моделен төзиләр, уңышлы дип сайланганы тактада сызып күрсәтәләр)
сыйфат дәрәҗәләре |
чагыштыру -рак, -рәк |
кимлек -кылт –келт -гылт –гелт --ча, -су |
артыклык -п, -м бик, иң сүзләре кабатлау |
гади - |
Өй эше:
Модель буенча сыйфат дәрәҗәләре турында сөйли белергә.
Гаиләгездә иң яратып үткәрелгән бәйрәм, күңелле вакытларыгыз турында сыйфат дәрәҗәләрен кулланып, хикәя язып килегез.
Җирле шагыйрьләребезнең шигырьләреннән төрле дәрәҗәдәге сый-фатлары булган строфаларны табып алып килергә.
Рефлексия.Нинди тема үтелде? Максатка ирештекме?
Ничек ирештек? Киләсе дәрестә нишләрбез дип уйлыйсыз?