Авыл халкының һөнәрләре.

1895 елга, башка тирә-як авыллардагы кебек үк, Әшәлче Буҗида итек басу иң таралган һөнәр була.

Авылда ул елны ирләрдән 28, хатын-кызлардан 6 кеше теркәлгән.

Башка һөнәр ияләре :

вак-төяк белән сәүдә итүчеләр : 7 (ирләр)

тимерчеләр : 1 (ирләр)

хезмәтчелектә : 2 (ирләр)

миччеләр : 1 (ирләр)

тегүчеләр : 2 (ирләр)

теләнчеләр : 1 (ирләр)

Билгеле инде, авыл халкының һөнәрләре алда күрсәтелгәннәр белән генә бетмәгән. Шактый гына авылдашлар эш һәм бәхет эзләп еракларга, чит җирләргә да юл тота.

Читкә китеп эшләүчеләр (барысы да ирләр) :

Пермь һәм Оренбург ягындагы күмер шахталарында – 24

Шахтада эш бик авыр булып, анда акча эшләү төрлечә чыга. Яхшы күмер катламы туры килсә - аена 15 сум түләнә, шуның исә 10 сумы тамак туйдыруга китеп бара. Күп вакытта күмер чабучы ашарына җитәрлек тә эшли алмыйча, элек эшләгәнен ашап бетергән чаклары да булган.

Шахта эшенә көзен, кыр эшләре беткәч китеп , язгы сабан эшләре җиткәч, кире кайталар. Яхшы эшләгән очракта, елга уртача 30-40 сум хезмәт хакы чыга.

Анда барып җитү өчен юлга ким дигәндә 10 сум акча кирәк була, кайту өчен тагын шуның кадәр... Шахтага чыгып китү өчен, күп вакытта болай эшләгәннәр : хуҗа кеше атын сатып, бер өлешен үзенә юлга ала, бер өлешен гаиләгә тотарга, хатынына калдыра. Инде шулай китеп тә, шахтага барып җиткәннән соң, акча эшли алмыйча, берничә ел шунда яшәүчеләр дә була. Татарда бу турыда – “Күмер чабам дип, атсыз калган” – дигән әйтем дә калган. Күп вакытта инде бер атын саткан кешегә икенчесен сатып алырга насыйп та булмый.

Бондюгта (хәзерге Менделеевск) урнашкан Ушков химия заводларында - 3

Заводларда эшләү айлап була. Анда да авылдашлар шулай ук көзен китеп, язын гына кире авылга әйләнеп кайталар. Заводта түләү эшченең ашавы үз өстеннән булганда айга 10-12 сум, хуҗа өстеннән булганда 4-6 сум тәшкил итә. Кыш буена алганда хезмәт хакы барлыгы 20 сум тирәсе чыга.

Кукмара фабрикаларына барып итек басучылар - 5

Глазов шәһәренә барып хезмәтчелек итүдә - 1

Читкә китеп эшләүчеләр барлыгы – 33 кеше.

Недоимкалар.

1870 еллар башында инде безнең якта авыр экономик кризис чоры башлана. Җир җитми башлый һәм аның уңдырышлыгы кими, халык саны арта. Төрле корылыклар булып, игеннәр уңмый. Шушы сәбәпләр аркасында, 1872 елда безнең авыл һәм Күкшел волостеның башка авыл крестьяннары тарафыннан, беренче мәртәбә дәүләт тарафыннан оештырылган азык – төлек ссудасы алына ( продовольственная ссуда ) - халык дәүләткә бурычка керә. Ссуда авыл халкына күбесенчә икмәк – арыш, бодай, солы, арпа һәм башка төрле бөртеклеләр белән бирелә.

Халык елдан – ел ярлылана бара. Азык – төлек ссудасы халыкка 7 ел буе бирелеп килә, һәм бары тик 1878 елдан соң гына, хәлләр бераз яхшыра төшеп, туктатыла.

Тик 4 ел үтүгә, 1891 -93 елларда булган корылыкта, халык яңадан ссуда алырга мәҗбүр була. 23 ел эчендә халык барлыгы 11 мәртәбә азык – төлек ссудасына мөрәҗәгать итә. Әлеге алынган ссудаларның бер өлеше түләнелә, ә калганы халык җилкәсенә недоимка ( түләнелмәгән түләү ) булып утыра.

Төрле түләүләрнең күп булуы халыкның тормышын тагын да авырайта. Мисал өчен - 1895 елны алганда, мәсьәлән, түләүләр 3 төргә бүленә:

1. Казна җыемнары (казенные сборы).Барлык түләүләрнең иң күп өлешен тәшкил иткән – 54%

2. Земство җыемнары – 29,6%

3. Җәмәгать җыемнары (мирские сборы) – 16,4%. Монда волость чыгымнары, авыл старосталарына һәм түләүләр җыючыга хезмәт хакы түләү кергән. Боларны 1891 елда, авылда әлеге эшләрне бушлай алып баручы табылмагач керткәннәр.

Әлеге еллык түләүләргә, бераз алдарак әйтеп үтелгән - 11 мәртәбә алынган азык-төлек ссудасын да кушсаң, бик зур гына саннар килеп чыга.

Шунысын онытмаска кирәк, татар авыллары үз мәхәлләләренең муллаларын, мөгәллимнәрен дә тотуны, мәчет-мәдрәсәләрнең дә чыгымнарын күтәрүне, күперләр салуларны, көтүчеләргә түләүләрне дә үз өсләрендә күтәргән бит.

Болар барысы авыл халкына түләп бетерә алмаслык бурычлар булып, еллар буена җыелып килгән һәм аларның җилкәсенә бик зур һәм авыр йөк булып яткан.

Дөресен әйтергә кирәк, мондый хәл безнең авылда гына да, хәтта барлык татарларда гына да түгел, ә бәлки бөтен Россия халкына хас күренеш була.

Инде алдан күрсәтелгәнчә, түләнелмәгән түләүләр икенче төрле итеп әйткәндә - недоимкалар дип атала.

1895 елда Күкшел волостенда булган 1 807 хуҗалыкның бары тик 20-сенең генә недоимкасы булмый. Бу барлыгы 1,1% дигән сүз, һәм, әлбәттә инде монда бик байлар гына кергән. Әшәлче Буҗи авылында 107 хуҗалыктан недоимкасы булмаган бер генә хуҗалык та булмый.

Дәүләт недоимщикларны төрле группаларга бүлеп карый. Менә алар :

1. Хуҗалыкның булган недоимкасы 75 сумнан артмаган – уңайлы хәлләр булганда, үз хуҗалыкларын бөлдермичә, түләп бетерергә мөмкинлеге булган.

2. 75 – 100 сум. Боларның түләве шикле булган, чөнки бурычлары булган каралты-кура бәяләреннән дә күпкә артык булган.

3. 100 сумнан артык. Монда инде өметсез бурычка батучылар кергән.

Әлеге соңгы группага кергән берничә йорт хуҗасын карап үтик. Ашалча Буҗи авылыннан күрсәтелгән берничә хуҗалык мисалында гына да, бөтен авылда күзәтелгән тормышны аңларга мөмкин :

1. Мөхәммәтшакир Әхмәтшин. Гаиләсендә 4 кеше. Йорт хуҗасына 23 яшь, аның әнисенә 55 яшь, 14 яшьлек энесе һәм 18 яшьлек сукыр сеңлесе бар. Ярым җимерек йорттан башка каралты-куралары юк. Мал-туарлары юк. Җире 1 җанга бирелгән, барысында да иген игә. Һөнәре юк. Алабуга өязе Ушков заводларына эшкә йөри. Недоимкасы – 132 сум 98 тиен.

2. Габделгалим Гобәйдуллин. Гаиләсендә 4 кеше. Йорт хуҗасына 50 яшь, хатынына 50 яшь, 28 яшьлек улы һәм 18 яшьлек кызы бар. Каралты-курадан – 1 өе генә бар. Мал-туары – 1 ат һәм 2 сарык. Җире 3 җанга бирелгән, барысында да иген игә. Хуҗаларга итек баса. Недоимкасы 146 сум 78 тиен.

3. Габдулла Мөхәммәтҗанов. Гаиләсендә 9 кеше. Йорт хуҗасына 49 яшь, хатынына 548 яшь, 4 улы бар : 18; 15; 12; 10 яшьлекләр һәм 3 кызы бар : 8; 6; 4 яшьлекләр. Каралты-курадалары : йорт, келәт, сарай, лапас һәм мунча. Мал-туары – 1 ат , 1 сыер һәм 4 сарык. Җире 5 җанга бирелгән, барысында да иген игә. Һөнәре юк. Бер улы итек басарга өйрәнә. Недоимкасы 138 сум 78 тиен.

Кызганычка каршы, авылыбыздагы башка хуҗалыклар турында аерым мәгълүматлар юк.

Авылдашларның недоимкаларын түбәндәге саннардан ачык күреп була :

1895 елның 1 январенда булган недоимкалар :

Недоимкасы булмаган хуҗалыклар – юк

Недоимкасы булган хуҗалыклар : 1 - 10 сум – 6

10-25 сум – 10

25-50 сум – 16

50-75 сум – 32

75-100сум – 26

100-150сум – 16

150-200сум – 1

Уртача һәр хуҗалыкка исәпләгәндә – 74 сум 41 тиен

Уртача һәр кеше башына исәпләгәндә – 14 сум.

Наши рекомендации