Авыл административ яктан кая керә ?

Кеше кая гына яшәсә дә, аның яшәгән урынының адресы була. Бу шәһәр һәм авыллар белән дә шулай. Хәзерге вакытта без барыбыз да Аш Буҗи авылының Татарстан Республикасы, Кукмара районында урнашкан икәнлеген ачык беләбез. Ә менә элеккеге вакытларда безнең авыл урнашкан җирнең адресы нинди булган, ул кайсы административ берәмлекләргә кергән соң?

Әйдәгез, борынгы чорлардан башлап бүгенге көнгә кадәр шуны күз алдыннан үткәрик әле.

Нче гасыр – 1240 еллар – Идел буе Болгары дәүләте.

Хәзерге вакытта Аш Буҗи авылы урнашкан территория 8-гасырдан башлап 1240 елга кадәр Идел буе Болгары дәүләтенә буйсынган җирләрнең төнъяк-көнчыгыш чигенә урнашкан була. Авыл турында әлеге чорга караган нинди дә булса мәгълүматлар бүгенге көнгә кадәр сакланмаган. Элеккеге халыкларның урнашуын күрсәткән карталарда бу төбәктә марилар яки удмуртлар яшәгән дип күрсәтелә.

1240-1438 елларда безнең җирләр Җучи Олысы (Алтын Урда) дәүләтенә буйсынган территориягә керә (1566 елдан башлап руслар аны Алтын Урда исеме белән атап йөртә башлый).

Еллар – Казан ханлыгы, Арча даругасы.

Җучи Олысы тарала башлагач, аңа кергән Казан Олысыннан яңа дәүләт – Казан ханлыгы (1438 – 1552) барлыкка килә, һәм безнең авыл аңа буйсынган җирләрнең төнъяк чикләрендә урнашып, Арча даругасына карый.

Казан ханлыгы административ яктан 4 өлешкә бүленә һәм ул өлешләр “даруга” дип атала. Башта 4 даруга була – Алат, Арча, Гәреч (Галицкая), Җөри, соңрак тагын бер – Нугай даругасы өстәлә. Әлеге даругалар үз чиратында тагын берничә олыска бүленә, ә олыслар берничә авылны үз эченә ала. Мондый бүленеш Казан ханлыгы дәүләтенә салым җыюны җиңеләйтү өчен эшләнә.

Елдан – Казан өязе (патшалыгы), Арча юлы.

1552 елда Казан ханлыгы Иван Грозный тарафыннан яулап алынгач, ул рәсми рәвештә Казан патшалыгы дип атала башлый, рус патшасы аның белән Мәскәүдә махсус оештырылган Казан сарае приказы аша хакимлек итә. “Казан патшалыгы” дигән исемнән тыш, күпчелек вакытта шулай ук “Казан өязе” дип тә аталган.

Казан ханлыгында булган бүленеш Казан патшалыгында (өязендә) дә шул килеш кала, тик “даруга” дигән сүз русча “дорога”, ягъни “юл” дип кенә үзгәртелә.

“Юл”лар үз чиратына бүленә “округа”ларга (“округа”- татарча тирәлек дигән сүз, ягъни бер тирәдә дигәнне аңлата), “округалар” – “сотня”ларга ( ягъни “йөзлек”ләргә ). “Сотня”ларга исә бер аумакта урнашкан берничә авыл керә, баштарак аларның саны чыннан да йөзгә кадәр дә җиткән булырга мөмкин. Чынлыкта, һәр сотняга кергән авылларның саны төрлечә булып, аерым бер күләм куелмаган.

1678 елгы переписьта авыл “Ашальчи Буҗи” (чынлыкта бозып – Шальчибузай дип язылган) исеме белән атала.

1707 елда патша Петр I яңа административ реформа башлап җибәрә, Россия 8 губернага бүленә. Губерналар үз чиратында провинцияләргә, провинцияләр – юлларга (дорога), юллар – сотняларга, сотнялар – авылларга бүленә. Бу реформада сотняларның саны нык артуы, ә аларга кергән авылларның исә саны нык кимүе күзәтелә. Сотнялар яңа кешеләр исемендә йөртелә башлый.

Елда авыл Ашалча Буҗи исеме белән атала, һәм Арча юлы, Биккул Азиков сотнясына (Биккуловой сотне Азикова) керә.

Шушы елдагы документта әлеге сотняга кергән 27 татар авылы санап үтелә. Бу авыллар хәзерге Балтач районы Бөрбаш авылыннан башлана һәм рәттән диярлек төшеп, Мәмәшир авылында тәмамлана.

1780 елда, чираттагы реформадан соң, Вятка наместничествосы төзелеп, аның составына яңа оештырылган Малмыж өязе дә кертелә.

Моннан соң да әле беркадәр вакыт, рәсми документларда, Малмыж өязе шулай ук Малмыж округасы дип тә йөртелә, һәм шулай ук “Арча юлы” дип күрсәткән очраклар да бар. Әлеге реформадан соң безнең авыл кергән сотняның да исеме үзгәртелә.

Елдан – Вятка наместничествосы, Малмыж өязендә (Малмыж округасы, Арча юлы).

1795 ел переписендә – “Тойма инеше буендагы авыл, шулай ук Ураскино да” - дип атала, Вятка наместничествосы, Малмыж округасы Исмәгыйль Биканов сотнясына (Смаиловой сотни Биканова) керә. Сотник булып Ишмән Уразаев торганлыгы һәм авыл старостасының Әсән Касимов икәнлеге күрсәтелә.

Чираттагы административ реформа вакытында, император Павел I тарафыннан, 1796 елда Вятка наместничествосы - Вятка губернасы итеп үзгәртелә. Губерна өязләргә, волостьларга, авыл җәмгыятьләренә (сельское общество) һәм авылларга бүленә.

Наши рекомендации