Табигатьне саклау - изге бурыч

Татарстан Республикасында 2013 нче ел - Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Табигатьне саклау, һәркемнең изге бурычы. Ә аны саклау - Ватанны саклау дигән сүз ул! Дөрестән дә, мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Шуңа күрә дә без тирә-ягыбызга берсеннән-берсе матур агачлар утыртырга, саф һавалы урманнарны, күлләрне, елгаларны сакларга, шифалы сулы чишмәләребезне һәрдаим чистартып торырга тиешбез.

Туган як, туган җир һәркем өчен газиз һәм кадерле. Кем генә яратмый икән үзенең туып-үскән җирен, туган як табигатен! Артык зур булып исәпләнмәсә дә, үземнең авылымны, аның әкияттәгедәй гүзәл табигатен бик яратам мин. Кадерле, күңелемә якын ул. Аның борма сулары, ямь-яшел болыннары, көзге кебек ялтырап яткан күлләре үзеннән - үзе мине гашыйк итә. Туган ягымның табигате искиткеч матур. Үзенең калын урманнары, саф сулы чишмәләре белән дан тота ул. Мин кечкенәдән үк туган ягымның табигатенә сокланып үстем.

Авылыбызның уртасындагы “Изгеләр чишмәсе”-безнең чын горурлыгыбыз.Чишмәбез элек-электән шифалы суы белән үзебезнең авыл халкын гына сөендереп калмыйча, тирә - юньдәгеләргә дә шифа өләшкән. Аның суы искиткеч чиста, йомшак. Чишмәбезнең тирә-ягында , бер- берсенә сыенып , матур агачлар үсә. Олысы да , кечесе дә һәркөнне чишмәгә агыла. Чишмәсез авылның горурлыгы да , гүзәллеге дә юк. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел .Аның тирә - ягын һәр елны , авыл халкы белән берлектә, чүп- чардан арындырабыз.Чишмәбезне карап , кадерләп, саклап тотабыз. Аз гына булса да табигатьне саклауга үзебезнең өлешне кертү күңелгә рәхәтлек, җиңеллек өсти. Чиста табигать- сәламәтлекнең нигезе бит.

Өч Курса уртасындагы бу матур чишмә турында минем үз фикерем бар. Аны “Изгеләр чишмәсе” дип түгел, ә “Шифалы чишмә” дип атар идем. Чишмәнең кешеләргә шифасы әйтеп бетергесез күп, ә изгелеге турында шикләнәм. Чөнки “Изге” сүзен бөтен җирдә дә кулланмыйлар. Ул- бик тә кадерле сүз! Изге җир- өчәү, ә “Изге су”- берәү. Ул - Зәмзәм суы. Безнең туган як чишмәләренең изгеле турында минем кебек шикләнүчеләр, мөгаен, бардыр да әле.

Минем Туган ягымда гаҗәеп матур сулык- Кесмәс елгасы бар. Сүз дә юк, бик матур елга ул. Ярларыннан якында гына күтәрелеп киткән биек таулар әллә кайдан күренеп тора. Рәт-рәт итеп утыртылган агачларны күпләр күреп соклана. Район үзәгенә таба баручылар һәм кайтучылар, әлбәттә, мондый матурлыкны күрми үтмиләр. Районга кергәнче, бу матурлык белән хозурланып барасың. Аңа тагын киң булып җәелгән “ Балык күле” биләмәсе дә өстәлә. Ул агачлар, сулыклар, уртача зурлыктагы таулыклар белән капланган. Болар бит барысы да безнең Туган ягыбызның матур бизәкләре булып тора. Ә саф һавасын әйтеп тә торасы юк, рәхәтләнеп, күкрәкне тутырып сулыйсы гына кала.

Аллаһыбыз биргән , кемнәрдер булдырган шушы матурлыкны тиешенчә саклый белмибез.Эссе җәйләрдә, шушы полосаларга кереп, учак ягабыз. Учак кырыенда чүп- чар кала. Шул учакта калган очкын табигатькә күпме зыян сала. Ямь-яшел матур агачлар яна, үләннәр көя , саф һавабыз агулана. Бу- иң зур кешелексезлек. Халкыбызда мондый мәкаль бар: “Ашаган табагына төчкерә”. Нәкъ та шулай булып чыга. Корылык елда ничә тапкыр тау башындагы полосаларда янгын чыкты. Көннәр буе төтенләп утырды. Без, әлбәттә, янгын сүндерүчеләргә хәбәр иттек. Рәхмәт аларга, бик тиз килделәр, сүндерделәр. Аларның эшләренә һәрчак сокланып карыйм мин. Әмма аларга да табигать белән сак булырга кирәк, минемчә. Теләсә - ничек машиналар белән ерып кереп , табигатькә шактый зур зыян салып китәләр. Артларыннан ауган агачлар, имгәнгән куаклар шактый кала. Бу адымнары турында уйлансыннар иде азрак.

Кесмәс елгаларының язмышы да мине борчый.Бормаланып- бормаланып тыныч кына ага ул. Су коена торган уңайлы урыннары да бар. Көне буе кармак белән балык тотып, су коенып рәхәтләнеп ял итә кайберәүләр.Ял итәләр,әмма елга буен чүпләп тә китәләр. Үзебезнең авыл кешеләренең болай ял итәргә вакытлары да юк. Ә менә читтән килгән шәһәр халкы иркенләп ял итә. Шулай да булсын, ди. Тик нигә алар матур Кесмәс буебызны ямьсезләп китәләр? Яр буйлары алардан соң чүплек оясына охшап кала. Суга да теләсә нәрсә аталар. Су коенганда, аякларның җәрәхәтләнгәне булды. Мин шушы Кесмәс буйларын бик кызганам. Телләре юк бит әйтергә: “Кешеләр , безне җәберләмәгез!” Шулай да кемдер әйтсен иде, ишетсен иде аларны.

Табигатьне саклауга кагылышлы мәкаләләрне гәҗит битләреннән дә эзләп укып барам. Әле менә яңа мәгълүматка юлыктым. “Ватаным Татарстан” гәҗитендә мондый юллар бар: “ Россиянең табигый байлыклар һәм экология министрлыгы мәгълүматларына караганда елгаларга пычрак су агызу буенча Татарстан 9 нчы урында тора. Татарстан эчә торган суның сыйфаты буенча да бары бишенче урынга лаек булган”. (“В.Т” № 26, 12.02.2013). Уйланырлык юллар бу. Безнең кебек бөтен кеше дә саф сулы чишмәләрдән генә эчми шул суны.

Туган як табигате чиста һава һәм экологик яктан чиста азык -төлек кенә дигән сүз түгел. Ул - Туган җиребезнең матурлыгы да , гүзәллеге дә , җаны да. Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату , очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мизгелдә юк итү, агулы газлар белән саф һавабызны бозып бетерү- болар әле хәзерге “алга китешнең” туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә булып тора. “ Табигатьне саклыйк, яклыйк!”. Бу сүзләрне һәркайда, һәрчак ишетергә туры килә. Тик бу сүзләрнең тулы мәгънәсенә без , әлегәчә дә булса , төшенә алмыйбыз. Киләчәгебезнең матур, экологик яктан чиста булуы- бары тик үзебездән генә тора бит. Әгәр дә табигатебезне пычыратучылар белән көрәшне бүгеннән үк башлап җибәрмәсәк, дистә еллардан соң тереклек юкка чыккан утрауда калуыбыз да ихтимал. Шуңа күрә дә , туган ягыбыз табигатен бергәләп саклыйк , һәрберебез, булдыра алганча , бу изге эшкә бердәм тотыныйк. Минем уйлавымча, кешенең табигатькә булган мәхәббәте, газиз әнкәйләребезгә булган мәхәббәт белән бер үк дәрәҗәдә. Ул шулай ук эчкерсез, саф, чын күңелдән.

Минем туган ягымны гел матур, төзек итеп күрәсем килә. Үзем дә гел шул турыда уйланам, нидер эшләргә тырышам: агачлар утыртырга яратам, аларны саклап үстерәм, чүп-чарларны юкка чыгарам, өй-тирәбезне, урамыбызны чиста тотасым килә, гел җыештырып торабыз.

Курса Почмакны чыккач, Кабак күпере янында матур түгәрәк күл җәелеп ята. Ясалма күл, әмма бик ямьле. Чишмә суларыннан җыелган, шуңа күрә суы салкынча. Туган як табигатенә өстәмә матурлык өсти. Эссе көннәрдә аның тирә-ягында су коенучыларны да күрергә була. Кичләрен яшьләр дә шунда ял итәләр. Музыка тавышлары яңгырап ишетелә. Әз генә өскә менсәң, кечкенә нарат урманчыгы. Ял итәргә нинди матур урыннар. Туган ягыбыз табигате искитәрлек матур. Табигатьне саклый белергә генә кирәк.

Кешеләр, кайда гына булсак та, табигатьтән дөрес итеп файдалана белик: җимеш-үләннәрен җыеп дәваланыйк, саф һавасын сулыйк, әмма аңа зыян салмыйк! Ул – безгә, без аңа ярдәм итешеп яшик. Әгәр без аны үз итеп яратсак, аны сакласак, табигать һәрчак безнең белән бергә булыр, аның кодрәте киң.

Туган ягыбызның мул сулы чишмәләре, балыклы елгалары, чәчәкле болыннары, мул уңышлы кырлары белән хозурлана белик. Без үзебездән соң килгән буынга суларыбызны чиста, һаваларны пычратмыйча, үсемлекләрне һәм кошларны юкка чыгармый саклап калдыра алсак, табигать каршындагы изге бурычыбызны үтәгән булырбыз.Яшел дусларны саклыйк. Нәкъ менә шул очракта гына без алардан нәтиҗәле файдалана алырбыз. Тирә- юнебез чиста, ямьле булсын, һәрчак балкып торсын иде. Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган гүзәллекне югалтмыйча, табигатебезне чистартуны дәвам итик!

Наши рекомендации