Беренче бүлек бетте.

СУГЫШ ЧУКМАРЛАРЫ.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК.

1.

-Сез сугыш чукмарлары, халык утерүчеләр, дөнья җимерүчеләр, утка, көлгә калдыручылар! Ни кирәк бездән сезгә, әллә без бай халыкмы?! Без сездән бай түгел!? Сез үзегез бай, тиредән киемнәр, хайваннар, кошлар ясалган күкрәктә, алтын йөзекләр, түшегездә алтын, көмеш йолдызлар! Юньсез дошман сез, кыргый этләр! Кайдан Алла сезне дөньяга яраткан?! Сезнең әти-әниегез юктыр, кыргый халык сез, сез Алланыкы тугел, ә ыҗдаһа балалары! Синең коралың асылынып тора, каза да үтер мине, сиңа бәйрәм булыр! Минем әтине үтердегез, әниемне патшагыз алып китте, миңа берәрегезне үтерергә иде ичмасам, күзне дә йоммас идем, кәбәхәтләр!! Каргыйм сезне! Көннәрен, төннәрен каргыйм!

Әклимә барысын да әйттем бугай дип, елап та җибәрде. Күзләрдән мөлдерәп яше акты, матур иреннәрен җырып тигез, ап-ак тешләре күренде. Үксегән саен Алтан җәлләп, матурлыгыннан күзен дә алмады. Алтан бер сүз таба алмады, үзенең дә күзләреннән яше чыкканын сизми калды. Шулкадәр тынычландырасы, башыннан сыйпап юатасы, күз яшьләрен үбә-үбә сөртәсе килде. Күз алдына шул вакытта тиз генә апасы исенә төшеп куйды, әтисе белән әнисенең муеннарын кискәч, Гөлсинә апасы аңын югалтты, шуннан шул кадәр чибәр кыз юкка чыкты, тиле хәленә төште. Беренче бүлек бетте. - student2.ru Бик яшь иде ул вакытта Алтан, шуңадыр күрәсең ничек акырып җыласа да, монголлар тимәде, исән калды. Тимудҗинның әтисе Есугей баһадирны татарлар хуҗасы агу биреп үтергән өчен меңгә якын ир-ат үтерелде. Тимудҗин шулай әтисе өчен татарлардан үчен алды. Шул көннәрдән соң инде күп вакытлар үтте, Алтан бүгенгә кадәр күпме үлем, күпме сугыш кичерде. Үзе дә көтмәгәндә исән калган чакларын исенә төшерде. Ә бүген менә ниндидер булгар кызы Әклимә күңелен яулады, шаккатырлык моңа!

Алтан кул яулыгын сузды да:

- Тынычлан инде, җитте инде сиңа, Әклимә?!

“Юк инде, ничектер матур сүзләр урынына ямьсез сүзләр авыздан чыкты, лабаса! Вәт инде, ахмак та инде мин! Кулда гына күтәреп йөртер идем үзен, ә ул күрәсең төннәрен мине каргап, елап ята!”

- Сөрт күзләреңне инде, мә кулъяулык.

Әклимә кулын этеп җибәрде, Алтанның кулъяулыгы җиргә очып төшеп китте. Күз яшьләрен кулмәк итәгенә акрын гына сөртә башлады. Ничек акырынып елый башласа, шулай ук елаудан бик тиз туктап калды. Әллә кемдер әйтте кебек тоелды, тик үксүдән генә тынычлана алмады. Шул кадәр нәфрәт белән караса да, Алтан тын да алмый ул матур кызга күз яшләре белән карый бирде. Йөрәге менә-менә бәреп чыга инде, шул кадәр кызу тибә бирде. Уңайсыз иде аңа. Ничә мәртәбә үлемгә каршы торды, аркасыннан кылыч та сыйпады үзен, купме ялтырап баш очыннан үлем үтте, тик бүгенге кебек авыр булмады, күзләрдән яшь акмый иде. Ә күпме башлар очты, күпме мәет җир өстендә калды, барысын да уйласаң, бөтенләй яшәргә куркыныч иде бит! Күпме кулсыз-аяксызлар, яралы йөзләр?! Кан иде кая карама, ә җыелса ул кан, зур күл булыр иде. Сиңа каршы сугышкан дошман да бит кеше баласы.

- Син, хайван!, әйт әле, минем абыйларны кая алып киттеләр. Нинди ул егерме яшьтән барысы да сезгә ияреп барырга тиеш, безнең дошманнар юк! Нинди ул сугыш, кемнәргә каршы?

- Тынычлан башта, Әклимә. Шунда гына, әгәр инде тыңлыйсың килсә, мине бүлдермәсәң, мин аңлатып карар идем. Без бит доньяга икенче төрле карыйбыз.

- Ах, сез икенче төрле! Мә, сиңа, хайван!- диде дә, яңагына сугып та җибәрде. Алтанның күзләреннән утлар күренде. Тик Алтан урынында баскан килеш берсүзсез эндәшми калды. “Булса иде икенче берәү, матурым, күрсәтер идем, шунда ук ул аңлар иде мине”,- диеп кенә уйлады Алтан.

Әклимә торган урынында кинәт кенә чирәмгә утырды, шул вакытта “әллә аңын югалта инде” диеп Алтан дә җиргә тезләнде.

- Минем хәлем бетте, түзәлмим бүтән. Мин синнән курыкмыйм, бел шуны! Әйттем әйтәсен, үтер, яшисем килми! Тик мин синеке гөмергә дә булмам! Синең карашларыңны мин күптән инде тойдым, юләр түгел мин. Әгәр син безнеке булсаң, бәлкем охшатыр идем, тик син аҗдаһа баласы. Сине аҗдаһа шулай кеше кебек итеп тапкан да, кешеләр суярга чит илләргә җибәргән, син кеше түгел, читлектән ычкынган бүре син! Әйт әле, нигә бер сугышчы урынына ун кешенең башын кистердең!?

Алтанның болай да күңеле тулган иде, күзләреннән яшь агып та китте.

- Бу сугыш вакыты, матур кыз. Мин биргән вәгъдәләрне үтәргә тиеш.

- Нинди ул вәгъдә?! Кеше үтерү – вәгъдә?!

- Без сугышырга өйрәнгән кешеләр, без бүтән эшкә, икенче төрле яшәргә өйрәнмәгән. Безне яшли тик сугышырга өйрәткәннәр. Бездән балта остасы, тимерлектә тимердән нәрсәдер эшләргә һәм башка эшкә өйрәтмәгәннәр. Оятсызлык, кимсетелү чутлана әгәр сугышчы ниндидер сәбәптән үзенең вәгдәсен бозса. Ул вакытта яхшысы үлем безнең өчен, Әклимә.

Шул сүзләрне әйткәч, туктап калды, “нәрсә булды икән”, - диеп күзләрен Әклимәгә ташлады. Тыныч кына башын иеп тыңлый иде ул. Беренче бүлек бетте. - student2.ru

- Минем башым авырта, мин кайтам.

Торды да итәкләрен күт-битеннән кага-кага шәһәренә таба китеп барды. Өйләре ерак түгел иде, елгага биш минутлык юл.

Алтан уйланып озак кына кибеп яткан бүрәнәдә утырып торды да, “су керим әле”,- диеп елгага төшеп китте.

Йөзбашы Алтан бүген йоклый алмады. Башына нинди генә уйлар кермәде.

Алтан торды да ишек алдына чыкты. Көн яктыра башлаган иде инде. иртәнге салкынча һава борынга бәрелеп утте, кәнәфер чәчкәсенең исе үз илендәге үлән исенә карый да тәмле тоелды. Шул вакыт кинәт Әклимә исенә төште. “Яратам сине, сөеклем минем!”- диеп әйтеп тә җибәрде. Аптырап калды үз сузләренә, “әгәр кеше ишетсә, нинди оят булыр иде”,- диеп уйлады.

“Тышта нинди тынычлык, күк аяз, үләннәр, яфраклар ямь-яшел, алма агачлары ап-ак чәчкәдә, кәнәфер чәчкәсе исе үзе ни тора. Матур як бу җирдә. Бик озын монда агачлар, аптырап калмалы. Монда бит ап-ак төз каеннар усә, каты имән агачлары урманда, сыек таллар елга буйларында. Әлбәттә матур як! Ярый әле мине булгар теленә өйрәтергә кешесен таптым, Җәлил яхшы егет булып чыкты. Күп нәрсә белдем мин ул дустым аркасында. Бик сөенеп риза була иде, әгәр инде “әйдә, сезнең урманнарны карап кайтабыз”,- дисәң. Атларны минекен дә, үзенекен дә чистартып, тарый торгыч белән кашып, елгага алып төшә, су кертә иде. Аты булмаган аның, өстендә искергән кием, аягында чабата иде, хәерче булып үскән егет. Өйләнергә инде яше җиткән иде аның. Тырышлыгы белән мине аптырата иде ул. Җәлил матур, кара чәчле, озын буйлы, күпне белә иде. Ул минем телне, мин аның телен тырышып өйрәнә идек аның белән. Без тиздән инде монгол, татар, булгар, урыс телен бик яхшы өйрәндек.

Бәрәч, кошлар сайрый башлады, кара әле син, нинди матур тавышлар белән алар сайрый!, аптырарсың әлбәттә. Яктырды көн, тиз генә елгага төшеп коенырга да, киемнәрне алыштырып сугышчыларымны уеннар белән ике-өч сәгать өйрәттерергә кирәк!”- диеп Алтан уйланып куйды.

Елгада егетләрнең күпләре юыналар иде инде, көлешә-көлешә бер-берсен суга аталар, бер-берсенә су сибәләр иде. Берсе бидрә дә алып төшкән, коена да коена салкын су белән. Алтан су буена төшкәндә, Җәлил кайтып килә иде инде. Ул Алтанны капка төбендә утырып каршы алыр иде. Икәүләп иртәнге уенга бергә барырлар, ул да, Алтан да, бүтән сугышчылар да бер тигездән йөгерерләр, җәя белән уктан атарлар, имән агачыннан ясалган кылычлар белән уйнарлар. Сөңге ыргытырлар, атларда бер-бересенә һөҗем итәрләр, шулай аркадан тир бәреп чыкканчы! Тау башына көндә йөгереп менәрләр, йөгерептер, тәгәрәптер төшәрләр. Кем ничек, берсенең дә калышасы килми. Алтанның йөз сугышчысында унбиш яшьтән кырык яшь яшәгән ир-атлар. Булгарлар, урыслар, башкортлар, кытай, тадҗиклар, кипчәкләр, алар тартардан башка үзләре йөздән артык хәзер, ә бит йөзгә дә тулмый иде сугышчы, бу сугышлардан соң. Өйрәтергә бик зур белемле кытай нәселе Вәнҗән бар иде Алтанның. Үзе дә Вәнҗән шулай ук уйный, көчле, җитез, хәйләкәр,- кырык биш яшьлек сугышчы ул өйрәтуче белмеш! Кирәк чагында усал, кирәк чагында көлә, ә инде уеннар барганда имән агачыннан ясалган кылыч беләнме, сөңгесе беләнме каты сугылса берәрсенә,- җәлли, ял итәргә кушыр иде. Аны берсүзсез тыңлыйлар, каршы сүз әйтүче юк. Алтан сугышчыларга Вәнҗәнны берсүзсез тыңларга боерык куйды, яшькә зурлыгы белән түгел, сугыш уенында гел бер адымга алда булганы өчен, яхшы өйрәткән өчен.

Җәлил капка тәбендә утыргычта утыра иде. Ике ат коймага эләктереп куелган. Елмаеп унбашы йөзбашы Алтанны каршы алды.

- Кара әле хуҗа, син Әклимә белән күрешеп сөйләшкәнсең икән, дөресме?

- Дөрес әйтәсең, тагын нәрсә әйтерсең?

- Юк, бүтән сүз ишетмәдем. Үзең беләсең, яңалык күз ачып йомганчы яшьләр арасында тарала. Теләсәң берни сөйләмә.

- Бәй, миндә юк егеттән түгел, күзәтерләр инде. Моның өчен берсенә аптырамыйм, үпкәләмим. Кара әле, Җәлил, Әклимә үзе нинди генә зифа гәүдәле, ә куллары бәләкәй генә кебек, ә ничек “ялтыратты” минем яңакка, ушың китәр?!

Җәлил кычкырып көлеп җибәрде. Аптырап йөзбашы иптәшенә карады да, аңа кушылып көләргә тотынды. Көлеп күзләреннән яшьләр чыкты. Тынгач, йөзбашы тагын:

- Бигрәк усал икән, үзенең башы да эшли бит- нәкъ “китап”! Күпме мин шушы очрашуны көттем, ә күпме Әклимәне күз алдына китереп кочагыма алдым, “сөям сине!”- дидем үземә. Юкка ахры барысы да. Мин бит кайчандыр унысының барысын да муеннарыннан кисәргә куштым, бит минем дә күздән туктаусыз яшь акты. Мин, мин!, муеннарыннан суярга куштым, беләсеңме!? Мин бит иөзбашы!, монда юкка калдырылмаган бит, ничек тынычландырыйм ул халыкны?! Аларның кайсысыныңдыр атасы, баласы үлгән сугышта. Ә бит безнең белән сугыштылар! Ул бит сугыш уен түгел! Әйтелде бит, илчеләр җибәрелде, бик каты кисәтелде! Илчеләрне кыйнап, типкәләп җибәрделәр, кубесен үтерделәр, башларын колгага кадап шәһәр капкасы янына күрсәтмә ясап элеп куйдылар. Без бер дә алай эшләмәдек, безнең Ясада язылган, бүтән телдә сөйләшкәннәрне хөрмәт итү. Чит телләрне өйрәнү.

Атлар белән топлауга килеп җиткәндә күп сугышчылар кайдадыр түгәрәкләнеп утырган, күбесе читтәрәк түгәрәкләнеп басып торалар, кычкыра кычкыра кичәге көнне сөйлиләр, кайсысы мәзәкләр сөйләп җибәрә, кайсыдыр ялгызы читтә уйланып утыра иде. Алтанның да, Җәлилнең дә күңелләре үсеп китте, әйтерсең лә иң якын туганнар белән очраштылар.

Күп тә үтмәде, Вәнҗән елмаеп килеп җитте. Атыннан сикереп төште дә чыбыркысын тоткан килеш сугышчыларның алдына килеп басты. Йөзе шунда үзгәрде, ачулы күзләре ялтырады. Бик тиз арада барысы да җыелды, Вәнҗәннең күзенә карап аптырап калдылар.

Кайчандыр йөзбашы Алтанхан сугышчыларны җыйды да:

- Монда мин сезгә хуҗа булсам да, берсүзсез Вәнҗәнне тыңларга тиешмен;- мин дә, шулай ук сез дә! Ул сугыш уеннары бит безнең өчен кирәк, сезне мин сугыштан исән-сау алып кайтырга тиеш, аңладыгызмы?!

Кытай халкы нык чыдам халык, ә бу исә Вәнҗән үз сүзле, бөтенесеннән дә уздыра! Ул сугышта гел Алтан янында, аны саклый. Бәләкәй чагыннан ук сугыш уеннарын уйнап үскән егет.

Җәлил бер вакыт йөзбашы Алтанга:

- Нигә син үзең шул кадәр Вәнҗәнгә баш иясең, ничек түзәсең шулай сиңа сүгеп акырганына? Мин син булсам, инде кылыч белән башын әллә кайчан өзгән булыр идем, ышанасыңмы?

Алтан кычкырып көлеп җибәрде.

- Исемдә минем, ул кытай Вәнҗән мин тузәлми сугышка керсәм, күз ачканчы биш дошман инде утерелгән, ул уктан да җитез генә иелеп кала, ә атының корсагына төшеп ике-өч дошман атының аякларыннан кылычы белән кистереп тә үтә иде! Мин алай ук булмасам да, тирләр акканчы сугышырга яратам. Безне күреп, минем батырлар котырып сугыша башлыйлар. Миңа дошманны якын да җибәрмиләр. Күз ачып йомганчы йөзләгән дошман җиргә ята. Бер дигән сугышчы ул Вәнҗән, нәкъ ут, пыр туздыра сугыш яланында. Аты да бит аның шәп. Ничә эре атны бәреп җыкты Вәнҗәннең аты, беләсеңме. Ничек өйрәткәндер инде. Атын артка борып дошманга типтерә, ә алдан арттагы аякларына басып дошманның котын ала иде! Беренче бүлек бетте. - student2.ru

Сугыш уеннарын туктатып, Вәнҗән көндезге ашка барырга куша, ял итәргә вакыт бирә иде. Күп сүзләрне ялгыш әйтә иде бу кытай егете, шулай да кызык иде сөйләшкәне. Беренче тапкыр аны тыңлаганнар чыдый алмый көлеп җибәрәләр иде. Шул вакыт Вәнҗән күрмәмешкә салыша, ачуы килсә “шүрлеккә” дә менеп төшәргә күп сорамый иде.

Көндез тамакны туйдыргач, сугышчыларның күбесе чирәмгә ятып ял итәләр, тагын элек булган сугышларны сөйләгәнне яраталар иде. Бу юлы да йөзбашы Алтаннан узе күргәннәрне сөйләргә кушып:

- Сөйләгез инде Батухан турында, безнең бердә күргән булмады аны. Нинди кеше ул? Сөйлиләр, бер карашыннан куркып атыннан егылып төшкәннәр, шулаймы?

Алтан кычкырып көлеп җибәрде, күпләре кушылып егыла-егыла көлделәр.

- Инде ай үтте, һаман Батухан юк. Алтмыш мең чамасы гәскәре белән көнбатышка таба китте дә югалды. Үзе белән малаен Сартакны да ияртте.

“Җитәр сиңа Сартак улым, хәзер син сугыш уеннарын яхшы өйрәндең, чын сугышта катнашырсың, -диде Батухан,- меңбашлары белән сугыш алдыннан киңәшләшкәндә башың да эшләсә, бәлкем берәр меңбашы безнең арадан унбашы итеп сине чакырыр. Минем киңәшче булырсың бәлкем, син бит хан булып минем урында каласы кеше. Бу сиңа зур мәсъәлә булыр,”- диде Сартак улына зур киңәшмәгә чакыртып. Анда йөз һәм меңбашлары, зур киңәшче башлар оелышы – зур “Курултай” иде. Бу киңәшмәдә нәрсә турында сөйләшү барганын, берсенәдә билгеле булмады, андагы киңәшү барысыннан яшертен иде.

2.

Беркехан Батуханның туган энесе генә түгел, ул киңәшче дә, батыр сугышчы да, акыллы һәм матур егет тә иде. Алар икесе дә Дҗучи балалары,- тазалар, матурлар. Осман илендә урамнан үткәндә кызларның күкрәкләре кысыла иде, адымнары акрыная, ә күзләре бер Батуханда, бер Беркеханда иде. Яшь чагында алар шаян иделәр, икесе дә кызларга елмаеп карар, кызык сүзләр белән кызлар эчләрен тотканчы көлдерерләр иде. Яшьләр җыелмасы йортында гел ике бертуган Батухан белән Беркехан егетләр белән кызлар уртасында булыр иде. Алар икесе дә моңлы җырлыйлар, матур бию белән кызларның ушлары югалыр иде. Әлбәттә аларның Осман илендә иң яхшы укытучылары булды. Тик гел шулай булмаган, унбиш яшкә кадәр алар гел берсе белән берсе сугышкан. Сугышмаган көн калмаган аларның, авыздан-борыннан кан киткәнче, күз төпләре күгәргәнче туктамыйча сугышып үскәннәр, ә инде еш кына урамда кызлар алардан көлгәннәр. Кайсының авызы күгәргән, кайсының борыны “бүрәнә” булып кабарган. Миңа ул турда зурларда сөйли иде.

Минем истә, әтисе Дҗучи гел сугышчылары белән үзенең улусында булды, ә әнисе тик көлде балаларыннан, сугышканнары өчен берсүз әйтмәде. Ә инде вакыты җиткәч үзләре сугышудан туктадылар да куйдылар, мәңгелек дусларга әйләнделәр. Беркеханны егетләр җыелышып тукмаганнар иде, дүрт көн чирләп ятты. Батухан аларны кем икәнен белешеп, аерым- аерым күңеле булганчы тукмады, атналар буе чирләп яттылар.

Өч яшьтән атта йөрергә, ә инде биш яшьтә җәядән ук атырга өйрәтелгән ике бертуган бала бабасы Чингизхан исән чагында чын сугышта читтән кеше үлгәннәрен карап тордылар. Башлары очып киткәнен, чәчрәп каннары атканын Батухан белән Беркехан үз күзләре белән күрделәр. Башта котлары очты, көннәр буе сөйләшмәс булдылар, ә инде тора- бара өйрәнә төштеләр, шулай кирәктер диеп уйладылар. Беренче бүлек бетте. - student2.ru

Беркехан Булгар шәһәрендә калырга тиеш иде, диеп сөйләделәр зур абзыйлар, ул чынлап шәһәрне башкала итәргә омтылды. Мәчетләр, чиркәүләр салырга рөхсәт бирде, аларның төшерелгән сүрәтләрен карады, кайбер җирен үзгәртергә кушты, сүрәтләргә рөхсәт итеп үзенең пичәтен куйды. Зур йортлар, кайбер гаиләгә өйләр төзергә рөхсәт итте. Тирә яктан һөнәрчеләр эшкә килә башладылар. Зур урманнарда бүрәнә әзерләнде, буралар салынды, соңыннан бураларны сүтеп чаналы атлар белән шәһәргә кайтартылды, сайланган урыннарга кабаттан тиз генә кабаттан күтәртелде. Җәй көннәре кабат йортлар өчен нигезләр әзерләнде, урманда буралар төзелде, идән- түшәмгә һәм тагын кирәк- яракка бүрәнәләрдән такталар ярылды. Шулай итеп бер туктаусыз эшләр башланды. Халык күбәйгәннән күбәйде Булгар шәһәрендә, эшләр дә артканнан арта барды. Бу кадәр халыкның тамагын туйдыру Беркеханның күп вакытын алды. Дуслары, баш һөнәрчеләре, меңбашлары, зур галимнәр ул мәсәләгә барысы киңәш бирде, Яса язылды, ул Ясага пичәт куелды. Көненә өч мәртәбә халык итле аш, бәрәңге, рис, борчак боткалары ашады. Эш авыр булса да халык риза иде. Җылы йортта урман кешеләре иркенләп йокысын туйдырды. Ябык, чирле ир- атның тазалыклары, киресенчә, әйбәтләнә төште, ныгый башлады, булдырганча тырышып эшләде. Аларда да унбашлары, йөзбашлары сайланды. Барысы тәртипкә салынды. Кышын буралар бертуктаусыз кайтты, зур йортлар төзелде, күбесе гаиләсе белән яңа өйләргә күченде. Тулаем мончалар төзелде, яшьләр өчен тулаем йортлар салынды. Иске йортлар акрынлап яңартылды, шәһәр матурая төште. Тигез итеп коймалар тотылды, буяп та куелды. Урамда кичләрен яшьләр күбәйде. Кайдадыр гармун уйнап йөриләр, кайдадыр кычкырып көлгән тавышлар ишетелә, кайдадыр матур җырлыйлар. Яса буенча урамда сугышу бик каты тыела, гаепле икенче көнне ук үлемгә хөкем ителергә мөмкин булуы бар иде. Шуңада урыс егетләре белән булгар яшьләре бер- берсен үртәргә тырышмады, алар бүтән телле яшьләргә карый иң күбесе иде шәһәрдә. Калган телдәге яшьләр кайсысы кай якка кушылды. Татарлар булгарлар белән иде. Татарлар белән булгарларның телләре якын, шуңа да татарлар исеме аларның барысына тиз кушылды. Татар балалары өстендәге яхшы кием- салым белән аерылып торды.

Ярар, бүгенгә җитәр, егетләр, Вәнҗән көтә безне”.

3.

Тагын сугыш уеннары башланды. Көндезге аштан соң өч сәгәт кенә уеннар барса да бик озак тоелды бу юлы. Алтанханның Әклимә уеныннан чыкмады. Беренче бүлек бетте. - student2.ru

Актархан йөзбашларын чакыртты. Актархан һәм билгеләнгән укытучылар алдында:

- Иртәгәдән башлап татар теле белән урыс телен яшьләр йортында өйрәтә башларсыз. Көненә берәр сәгать җитеп торыр, алдагысы билгесез. Укытырга укытучылар билгеләнде. Сез бер меңгә җитәсез озакламый. Шуңа да өч йорт бирелә, Иртән, көндезге аштан, уеннардан соң һәм кичен, әйтик сәгать җидегә, дәрескә килерсез. Салихҗан, Саид, Алтан – сез иртән, Санҗар, Раид, Ахтыяр – сез көндезге аштан соң килерсез, Аспарух, Шамсулла, Алексей, Камиль – сез кичен укырсыз. Барысы да аңлашылыр. Яхшы укыганнар зур бүләкләргә лаек булырлар, егетләрегезгә аңлатырсыз.

Алтанхан сугышчыларына аңлатып бирде. Араларында җиделәп урыс бар иде инде.

- Урыс теле безнең өчен авыр тел. Җәлил әйтмешли, бөтен доньяда андый авыр тел юк. Шулай да без алар телен аңларга тиешбез.

- Аларның эшәке сүзләре генә меңнән артык бит,- диде дә Җәлил акрып көлеп җибәрде.

- Урысларның ят дигән нәрсә бот арасында. Ике сүзнең берсе начар сүз. Шул телне өйрәнергәме безгә!?- Азамат кызып китте. Бөтен нәфрәте белән кычкырып әйтте, барысы тынып калдылар. Алтанхан Азаматны бер кызыксыну белән күзәтә иде. Сугыш уеннарында бик тиз кызып китә, шулай ук тиз сүрелә иде. Тик ул кызып китеп бер ялгышмады. Сугышта кызып китәргә ярамый шул, салкын уй кирәк. Ат өстендә Азамат барысыннан уздыра иде, күз ачып йомганчы артына борылып утыра, юк дигәндә ат өстенә менеп баса, сыртына ятып бара. Ә инде атка утырганда артыннан сикереп менә. Вәнҗәннән дә, Алтаннан да калышмый.

Шулай да мәктәпкә йөри башлаганның икенче көнендә барысы ачыкланды, барысы тәртипкә керде. Урыслар бер мәктәптә укысалар, калган сугышчылар икенче мәктәптә булдылар.

Гәскәрнең унбашларында төрле телле сугышчылар бар иде. Араланган төрле телле егетләр бер-берсен тиз аңлый башладылар, күпләре укырга, язарга өйрәнә башладылар. Көн дә бер сәгәт чит телне өйрәну булды.

Иртәнге уеннарда вакыты-вакыты кызып сугышып та киткәннәре булды. Вәнҗән тәртип бозганнар арасында бергә бер көч сынау үткәрде. Имән агачынан ясалган кылычлар белән берсен берсе имгәткәнче сугыштылар, шуңа да андый талашулар сирәгәя башлады. Имгәнеп, атналар буе чирләп берсенең дә ятасы килмәде.

Шулай уйланып кайтканда, Алтан алдына Әльфия килеп басты.

- Егет, ни хәлләрдә син?

- Аллага шөкер! Иман байлыклары белән яшәп ятам. Үзең ни хәлләрдә, Әльфия?

Беренче бүлек бетте. - student2.ru

- Бер көйгә, әйбәт кенә яшәп ятабыз. Ә син беләсеңме, Әклимә кичә безгә керде. Яңакларың ничек соң, авыртуы беттеме инде. Үзе җылый, үзе көлә, синең “матурың”. Син аңа ачуланма, ул да бит сиңа “неравнодушный”, урыс әйтмешли.

“Вәт, кирәк булса!, барысын әйттем Алтанга, мин юләр”,- диеп Әльфия шунда ук уйлап куйды.

- Әльфия, әйдәле, сөйләшеп утырыйк. Син беләсең бит, мин аны яратам, күңелдән чыкмый.

- Әйдә алайса сөйләшик. Теге батырың турында да беләсем килә.

Әльфия шундый шаян, оялып та тормый торган озын чәчле бер чибәр кыз иде. Алтан “бу минеке булачак!” дигәндә Әльфияне, аның иптәш кызы Әклимәне күреп ушы киткән иде. Йөрәге еш-еш типте шул вакытта, күзләрен астан гына сиздермичә күзәтәсе итте.

Әльфия белән Алтан елга тыкрыгына кипкән бүрәнәгә барып утыргач, икесе дә бер берсенә елмаеп карап куйдылар.

Тик озак кына сүз әйтәлмичә утырдылар, тагын бер берсенә елмаеп карап куйдылар.

- Ә кем ул батыр, синең егет, Әльфия?,- диеп булыр- булмас сүз Алтанның авызыннан чыкты.

Шуны да инде белмәскә, юләр мени син!?

- Тулай торакта тора ич, исеме Самайбатыр бугай, сезнең татар егете. Миңа башкортча “һаумыһыз!?”- диеп китә ул үртәп.

- Беләм-беләм, гафу ит. Кем белмәс ул шаян егетне! Ә беләсеңме син, ул ничек сугыша, сөйлимме?

Әльфия елмаеп баш кына какты, ул чын йөрәге белән ярата исә кирәк.

- Унбашы Самайбатырга әле унсигез җәй генә үтә, ә бездә егерме яшь булмыйча үзеңә пар табу тыела. Бар әлбәттә унсигез яшьтә дә донъя корганнар, аның өчен яхшы сугышчы, башлы егет булырга кирәк. Ә аннан минем сүз кирәк Беркеханга, ул сүз бик җиңел мисал түгел шул. Беркехан тагын бер уйларга кушачак. Ә беләсеңме, Әльфия, киләсе көз җиткәч матур туйлар үткәреләчәк, шул вакытта ризалык алу җиңел. Риза икәнсез, мин аның белән сөйләшермен, сүз бирәм. Ул сиңа, яхшы ир булачак. Ә син ризамы көтәргә. Очрашып бер-берегезгә сүз бирешсәгез, без икәү аның белән барачакбыз Беркеханга. Әльфия ризалыгын биреп башын гына какты. “Чибәр кыз да инде үзе!”- диеп уйлап куйды Алтан. “Тик минем Әклимә уш китәрлек, ләбаса!”- күңеле җырлый иде, Алтанның. Ул өметен өзгән иде инде теге вакытта сөйләшкән көннән соң.

Беренче бүлек бетте. - student2.ru

- Әйт әле, Әклимә миңа һаман да ачулымы?

- Юк инде, син бит түзеп һәр сүзен тыңлап торгансың. Беләсеңме, соң кичен барып кулъяулыгыңны табып алып кайткан. Миңа “үзенә бирергә иде”,- ди, юып утекләгән. Сине яратабыз без, Әклимә дә бит кеше баласы, аның сиңа ничек караганын мин беләм.

Әльфия туктап уйланып калды, “күбрәк тә әйтеп куйдым ахрысы, кара инде!?”

- Әльфия, әйт аңар, әнисен меңбашы Тулуйхан бик ярата, ул яхшы кеше, авыр сүз әйтмәс!

- Беләм, гел матур киемнәр, өй җиһазлары, ашамлыклар, җиләк-җимешләр китереп кенә торалар үзенә, ә Әклимә безгә дә өлеш чыгара. Бер буш керми ул. Ачуланып беттем үзен.

- Беләбез, сугышта Әклимәнең әтисе батырларча һәләк булды, булгарлар безнең белән каты сугыштылар. Аларны да без әйбәтләп җирләдек, җир өстендә калдырмадык, лабаса, Әльфия?!

Батухан үзе:

- Нинди батырлар, хуҗалары өчен үлемгә дә әзер бу халык!? Исән калганнарын үз гәскәремә алам, шулай ук безнең киемнәргә киендерәм, сугыш коралы бирәм,- диде. Шулай булды да.

- Беркеханны мин бер күргән идем сабан туенда. Чибәр ир, сыннары матур, ә чәчләре “шомырт” инде. Елмаеп миңа бер караса ушым китә иде. Шундый ирләр дә булыр икән!

- Мин Беркеханнан калышам шул! Хатын- кызларның барсына да җитми шул аның кебекләр.

- Алтан, шулай әйтмә инде. Әклимә өчен син иң кәдерле, синең өчен гомере дә җәл түгел! Кем әйтте “син ямьсез” диеп!?

- Аңлат әле Әльфия, Әклимә мине чит итмәсен, яратам мин аны. Миңа нәрсә эшләргә соң!?

- Ярар, егет-дегет, әйтеп, аңлатып карармын. Син яхшы кешесең, мин аңлыйм. Мин үзем дә сиңа гашыйк, бел шуны. Тик гомер шулай насыйп итә шул. Ярар, караңгы төшә, малларны карарга, сыерны савырга, малларның асларына салам җәеп абзарга ябырга кирәк. Сау бул! - диде дә матур итеп йөгереп китеп тә барды. Күлмәк итәкләре матур сынын күрсәтеп тора иде.

“Кайдан матур кызлар бу шәһәрдә?, Аллалары матур итеп ясагандыр булса кирәк, бит мондагы кызлар оялчаннар, шундый матур йөзле, матур сынлы барысы да. Чәчләре озын, үзе бер матурлык биреп тора. Юк шул бездә, ә бәлкем миңа шулай тоеладыр?”- диеп Әльфия артыннан акрын гына уйга батып Алтанхан кайту ягына юл тотты. Бүген биктә арыган иде, тиз йокыга китте, ашау да онытылды.

Тик Әклимә ишек алдында мал эшләрен бетереп, нидер җиңел күңел белән өйгә таба юл тотты. Аның йөрәге урынында түгел кебек мәхәббәт белән тулы иде, каядыр җаны киткән кебек тоелды.

Алтан икенче көнен иртән ишек алдына чыкты. Кояш әле чыкмаган, ә йокы туйган иде, күңеле күтәренке. Бераз тәннәрен яздырып күнегүләр ясап алгач, юынгычка су салды да, битен юды, тешләрен чистартты, ашыкмый гына өйгә керде. Чәй кайнап чыккач, ипигә май, бал ягып тәмләп кенә капкалап алды. Киенде дә тастымал алып елгага таба китте. Караса Җәлил кайтып килә, аптырап:

- Җәлил, син нәрсә бу таңда йөрисең, иртә бит әле?!

Кочаклашып берсенең- берсе аркасыннан сөйделәр.

- Мин сине хәзер күңелем белән сизәм, Алтан. Син кайтуга атларны китерергә кирәк, капка төбе утыргычында көтәрмен.

Елгада җиде- сигез егет салкын суда юыналар иде инде. Әгәр көндә иртән салкын суда чумып чыксаң, күнектерә инде. Алтанга елмаеп караганнарын күңеле белән сизде йөзбашы. Шәп- шәрә килеш тирән урынга җиткәч, суга чумды. Чыгып тастымалга сөртенде, киенеп кайтыр юлга чыкты. Бер көтү егетләр көлешә- көлешә елгага төшеп киттеләр. Йөрәгенә кулын куеп исәнләште, Алтан да шулай күреште.

Беренче бүлек бетте. - student2.ru

Җәлил көтеп утыра иде инде. Бераз утыргычта утырдылар да, атка атланып укырга киттеләр.

Көндезге аштан соң сугышчы Дамир:

- Кайдан безнең илгә килдең, Вәнҗән, сөйлә әле? Без сине белергә тиеш бит. Кайдан шул кәдәр сугышырга өйрәндең?

Вәнҗәнгә күрәсең буй сорау үзенә охшап китте, елмаеп тирә якка карап куйды, бүтәннәр янәсе ничек тели?! Барысы да текәлеп кызыксынып карап торалар иде.

- Цынь дигән ил бар Кытайда. Кытай дигән исемне соңыннан бирәләр. Безне яшь чагында сугышчы итеп гәскәргә алдылар. Ялланып хезмәт итуче меңнән артык сугышчы идек без. Безгә акча бирәләр иде, ә сугыштагы батырлык өчен алтын, көмеш тәңкәләр бирәләр иде. Чингизхан килгәч нигәдер кәметтеләр түләүне, ә соңыннан бөтенләй ачлы- туклы яши башладык. Бер мәртәбә Чингизханның гәскәре безгә каршы килеп чыкты. Меңбашы Дҗебе курыкмыйча безнең янга ук килде дә безнең телдә:

- Чингизхан гәскәренә кушылыгыз. Сез барыгызда ятим бала кебек, аңлыйсызмы?! Ташладылар патшаларыгыз, бөтенләй ачка үлеп бетәсез, ышанасызмы!?- диеп кычкырды.

Берни дә юк, безнең теләсә бер сугышчы җәядән түгел, ә сөңгедән Дҗебены күз йомганчы атыннан бәреп төшерер иде. Никтер беребезнең кулы күтәрелмәде шунда. Ике якка без аерылдык, Чингизхан үз гәскәре белән уртадан үтте. Без артларыннан иярдек. Беренче сугышканда без арттан күзәттек. Батырларча сугыштылар монголлар, ә байлыкларын Цынь илендәге шәһәрне алгач, безгә дә тараттылар. Без аптырадык шул вакытта. Бүтән без калышмадык монголлардан. Дҗебе һәм Субедәй баһадир бер мәртәбә үзләренә тиешле байлыкларны үзләренә калдырмадылар, яхшы сугышчыларга тараттылар аларны. Мин шулай аларның сугышчылары белән калдым. Безнең сугышчыларның күбесе яшәгән җирләренә кайтып киттеләр, ә без, йөзләп сугышчы, Джебе белән Сүбедәй баһадирның гәскәрендә калдык. Миңа Вәнҗән исеме бирделәр, анысы берни әйтми инде. Илләр дә, исемнәр дә үзгәрә, мәңге бернәрсә дә тормый. Ярар, җитте, торыйк. Уеннарны башлыйк.

Тагын аркадан тир чыкканчы ярышлар уздырылды. Шулай көннәр үтә торды, сугышчылар да үзгәрде. Иң начары да сугышырга калса бутән булган ир-атка кирәген бирер иде.

Көннәрнең бер көнендә, көндезге аштан соң Җәлил барысы арасында сорарга булды.

- Мин күп ишеттем, Алтанхан, сез әллә шулай бөтенләй юкка чыгарасыз илләрне, шәһәрләрне, ә халкын кая куясыз!?

- Менә Җәлил әйт әле, ике ир-ат сугыша. Котырып сугыша. Берсе ялгыш егыла, ә икенчесе бер туктамый йодырыгы белән тукмый да тукмый. Соңыннан торгачта аягы белән типкәли, ә нигә!? Шундый кеше кыргый хайван була шул чакта. Аңлатырга кыен бу хәлне. Егылган кешене нигә типкәләп үтерергә?!

Юк, әйбәт каршы алсалар, шәһәр башлыклары да үтертелми, шулай ук хуҗа булып кала, тик уннан берен ясак түләү белән генә котыла. Без бит нидер ашарга тиеш, атларга да тамак туйдыру кирәк. Яландагы игенне без түгел, кайсы илдә, ышанасыңмы, үзләре яндыралар, безгә каршы төшәләр, сугышалар. Безнең батырларның күпләре үлеп кала. Андый чакта җиңсәк, нинди матур шәһәр булмасын, бай авыл булмасын, юкка чыгарыла, күбесе хатын-кызлар балалары белән Монгол якларына таба себер җирләренә җибәрелә. Без бөтен җирдә бертигезлекне телибез. Безнең илдә дә төрле телле халык яши. Берсе дә артык бай түгел, бертигез. Юл кешесенә хөрмәт итү, тамагын туйдырып йокларга урын бирү бурыч, әйберләренә тияргә, әйтик сорап алырга да тыела. Алдау, урлау бездә юк. Безнең халык та ясак түли хуҗаларга, тик артыгын түгел, әйбәт яшәргә мөмкинлек бирелә. Ә күп балалары булган гаилә бөтенләй дә ясак түләми, беләсеңме? Бар җирдә шулай булырга тиеш. Без үтерергә түгел, ә сәүдә итешеп, кая телисең шунда барырга, шунда яшәргә мөмкинлек өчен килдек. Аны күп халык аңламый, безнең белән үзләренең хуҗасы өчен сугышасы килә. Без гаиләсенең юк ителәчәген дә аңлатып, килешүгә килергә кушабыз. Юк бит, гаиләсен саклый имеш, үзләренең хуҗаларын тыңлый, ә соңыннан укенечкә кала. Күп шәһәрләр шул килеш калды, безне әйбәт каршылады, ант әйтеп сүз биргән киңәшләр үтәлә, ясаклар түләнә. Берсе дә ач калганы юк, киресенчә, халык әйбәт тормышка чыкты ул җирләрдә, чыннап рәхмәт сүзләре хәзер ишетәбез. Башкорт калалары Кәзирә, Каракай, Мәзирә, Сувар, Биләр юкка чыгарылды. Сугышта кешенең күзләре тона, нәрсә эшләгәнен аңламый. Бик салкын карашта булса гына, кеше үзен тыеп калырга булдыра. Без сугыш уенында әле туктап кала алмыйбыз, күзләр котыра башлый. Ә тирә як кызыл канга тулса?!

Булды, сорауны иртәгә бирерсез. Ә хәзер Вәнҗән көтә безне.

Вәнҗән чыбыркысын тоткан килеш барысына ишетерлек итеп акырып та җибәрде. Тагын уеннар башланды, тагын аркадан су акты. Инде сәгәт өчтә арудан башлар әйләнеп чыкты.

- Берәр көн бу уеннардан ял итеп булырмы икән?! Кара инде, безне Вәнҗән үтерә бит инде. Беренче бүлек бетте. - student2.ru Беренче бүлек бетте. - student2.ru Сугыш уеннары

Шәһәрне сакларга калдырылган дүрт йөзбашлары да икенче көнне үк Актарханнан иртән чакыртылган иде. Аларга Болгар шәһәрен тәртиптә тотарга, дошманнардан сакларга кушылды. Кайсы урамны кичләрен, төннәрен тәртиптә тотарга, кайдан кайда шәһәр чиген сакларга тиеш, шулар билгеләнде, Булгар шәһәре сүрәтенә карап тамгалар, пичәтләр куелды. Сугышчыларны Актархан сөйләшкән телләренә карап түгел, ә буташтырып унга, йөзгә, меңгә бүлдерде. Алар арасыннан меңбашы йөзбашларын сайлады, йөзбашлары унбашларын сайлады. Тик тиз генә тупланмады, ун башына сугышчылар барлыгы дүртәр- бишәр туры килде. Шулай да бик тиздән сугышчылар күбәйде, чөнки бөтен илгә хәбәр таратылды. Араларында иң күбе урыс егетләре иде. Бер кышта инде сугышчылар меңгә җитте. Матур монгол киеме, аяктагы унтый, баш киеменең ялтырап торуы бик тә кызыктырды егетләрне. Урысларның чабата белән сырган фуфайка, ә башында чүпрәктән тегелгән “кош оясы” юкка чыгарылды. Аннан бит яхшы ашау, атта йөрү яшьләрне бик каты кызыксындырды. Атлар аларның барысына аталып бирелә, үзе карый, үзе шуның белән сугышка керә.

Алтан йөзбашына Булгар шәһәренең көн ягы туры килде. Үзенең сугышчыларына башта аңлатты, аннан барысын ияртеп Булгар шәһәренең көн ягына юл тотты. Атларны башта юыртып бардылар, шәһәрдән ерагая башлагач, чаптырып киттеләр. Тегеләй бардылар, болай бардылар, киңәшләшеп алдылар. Кире борылып килделәр дә ике калкулыкны сайлап алдылар. Анда инде күзәтүчеләр урман ягын тикшереп карап торырга тиеш булачак иде. Унбашы Самайбатырга Алтанхан бу эшне тапшырырга булды. Ул ышанычлы батырларның берсе иде. Беренче калкулыкка Самайбатыр ике сугышчыны, икенчесенә өч сугышчыны куйды. Шулай итеп шәһәр чиген саклау башланды.

Шулай итеп Самайбатырның биш сакчысы шәһәр читендә калкулыкта калдылар, булган бишесе үзе белән кайтты. Сугышчылары кайсы берсе уртак тулай торакта торса, кайсысы инде үзенә кәләш табып донъя корып җибәргән, ә кайсының баласыда бар иде инде. Аларга аш-су әзер, барысы да җайланган. Инде дүртенче җәе бара иде Булгар шәһәрендә. Башта авыр булса да, хәзер булгар халкы тына төште, булган яралар онытыла башлады.

- Алтанхан, минем соравым бар, шулай ничек тыныч халыкны сез суйдыгыз. Теләсәң сөйләмә.

- Минем гаебем юк монда. Бит Биләр башкаласында булгар халкы үзе безгә каршы килде беләсеңме!? Ир-ат, хатын-кыз,- берсе дә безне курә алмады, үтерердәй күзләр белән карыйлар иде. Безнең Сөбәдәй баһадирның бер күзенә ук тиеп күзсез калды ул сугышта. Ә сезнең Булгар шәһәрендә безнең башта батыр сугызчыны сәнәк белән бер тилесе казап үтерде, бит юкка, бер ни зарары юк иде аның! Әлбәттә язасыз калдырырга ярамай. Безнең бер батыр сезнең ун кешегә тора. Без аз бит монда, шуны беләсеңме? Ярар әле интектермәдек, бик тиз бу донъядан киттеләр. Ә син беләсеңме, Шәмсулла, ун көн буена “яралар” иде чыбыркы белән ул унысын да халык алдында, ә соңыннан бөтенесенә күренекле урынга асып куялар иде безнең илдә. Сугышчыны үтерәсең килә икән, чакыр бергә бер сугышырга. Ул вакытта сәнәк түгел, нәрсә телисең, сөңгеме, кылычмы бирелә, ә безнең батырга андый чакта тик узенең кылычы гына кала. Ә син, беләсеңме, ул егеткә егерме бер җәй генә үткән, бер өйләнмәгән, кызлар кочакламаган, безнең арада чибәр, акыллы егет иде. “Мин бу шәһәрдә өйләнәм, ай иман, зәңгәр күк!”- дия торган иде. Ә сугышканда, нинди җитез иде, беренче булып дошманнарга ташланды, алтын йолдызы күкрәктә – ул алтын йолдыз үзе әйтә батырлыгын, беләсеңме шуны?! Данлы батыр иде ул безнең! Әгәр теләсәң, Шәмсулла, әгәр үчен алырга теләсәң, әйдә сугышырга минем белән. Монголиядан килеп сине яхшы өйрәттек без сугыш уеннарында. Тик беребез генә бу сугышта исән калачак.

- Юк, Алтанхан, минем бер ачуым юк сиңа. Беләсем генә килде, нәрсә әйтсәләр дә, мин синең яклы.

- Ярар, килештек. Беренче бүлек бетте. - student2.ru

Монда халык аңламый ахрысы, узенең хуҗасына эшли дә эшли. Шуңа хәерче, шуңа өс- башында кышын сыерылган кат- кат чүпрәктән сәләмә кием, аягында чабата, башында чупрәктән тегеп ясалган бүрек. Ә үзләре бай хуҗаларын саклап үлемгә әзер. Ярар иде бездәге корал, бездәге ефәк күлмәк, тиредән матур ясалган өс-киеме булса. Алар җәядән аткан укта бит ун метрдан тишеп керә алмый безнең тәнгә, нинди сугышчы алар?! Атта да алар, ничектер, менә егыла инде кебек.

Нинди таза ир-ат булмасын, унбиш җәй үсмере безнең, бергә- бер сугышып, булгар сугышчысын кисте бит кылычы белән! Тагын әле көлә кебек тоелды безнең Тәлгәт усмере миңа, үзе теләде, миннән үтенде. Таза атка атланган, озын сөңге кулында иде ул булгар сугышчысы Айратның, ә безнең батырда тик кылыч иде, аннан соң аты да аның бәләкәй иде Айратның атына карый. Булгарлар безнең атларны “ишәк атлары” диеп көләләр иде. Бер- берсенә чаптырып килгәндә, менә инде сөңгесе Тәлгәтнең кукрәгенә керде дигәндә, җитез генә иелеп калды да муеныннан кылычын тигерептә алды. Ничәдер секунд үткәч Айрат егылып төште. Мин мактап егетне бүләкләдем, ялтырап торган көмеш йолдызны күкрәгенә тагарга бирдем. Бөтенесе “бер дигән син, шәп егет!”- диеп җилкәсеннән кочаклады, мактап кычкырды, ә безнең егет көмеш йолдызга карап, күзендә алмады матурлыгына. Беренче йолдызы иде аның. Икенче көнендә ул йолдыз күкрәгендә матур булып ялтырый иде. Авызлары ерылган иде горурлыктан егетнең, әнисенә хәбәр җибәрер өчен хәбәрче хуҗасына туры юл тотты. Алтанхан унбашы Әнвәр йортында иде. Якын итеп унбашы Әнвәр сугышчы яшь Тәлгәтне каршы алды.

- Беләм үскәнем, нәрсә әйтергә уйлаганыңны, мин инде хәбәр җибәрдем, вакытың булу белән Тәлгәтнең әнисенә керерсең, сөендерерсең, “яхшы сугышчы” диярсең, рәхмәт әйт, чынлап та улыгыз Тәлгәт батыр күрсәтте үзен!”- диген. Барысын да ашыкмай сөйләргә куштым хәбәр илтүче Ясупка.

Кергәндәге кебек башын иде дә, Тәлгәт бер сүз әйтми чыгып китте. Йөзләре ачык, сөенечле иде, күзләрендә елмаю күренде.

Алтанга карап унбашы Әнвәр:

- Кайчан үләсен кем белә инде, ул Тәлгәт үсмер шул әле, андый вакытта “мин кем”,- диеп масайса, бит сугышлар күп булачак, тормышы да озакка бармас аның. Купме батырлар егылып үлеп калды, ә күпме инде имгәнгән, яраланган, уттай кызу егетләр туган җиргә җибәрелде. Җигелгән арбалы биек атларга байлык төяп, ә үлгән батырларның гаиләсенә тагын да күп тутырылган кыйммәтле әйберләр, матурлап җуылган өс- киемнәрен, ә монда өйләнгән булса, хатыннарын да җибәрә тордылар. Байлыкта мени эш, яратып үстергән балаң яныңа кайтмагач!. Аңлашыла инде, ничек авыр булачагын әти- әнисенә. Бит ушын югалтучылар да аз түгелдер, бердән бер улын югалткач. Андый хәбәрләр бер туктаусыз миңа килеп торды. Атна- ун көн саен йөз сакчы белән яралылар, әйберләр төялгән арбасы белән атлар җибәрелде.

Бу якта да үлгәннәрне хөрмәтләп күмү моңа кәдәр давам итеп торды. Сугыштан соң бөтен һәләк булганнарны тирән җиргә тезеп хөрмәтләп күмү, ә соңыннан һәр сугышчы хөрмәтләп узеннән ташлар китереп кую бурычлы иде. Муллалар узенекен, урыс поплары үзенекен укыды, себерке белән шифалы су сипте зыяратта, төтен чыгарып түгәрәк җиз савытыннан шайтаннарны куды. Барысы да тәртипле, түземлек белән үткәрелде, кычкырып елау, акыру, дошманнарны каргау тыелды. Кәбергә хөрмәт ташлары кую тәртипкә кертелгән иде. Тирә якта бер таш юк, сугызчы икән атына утырып булса да, таш алырга яр буена барыр, ә аннан соң зыяратта хөрмәт итеп куяр иде. Кәберлек курган кебек зур тау булыр иде.

Әнвәр сүзләрен әйтәсен әйтте бугай, тынып калды. Амбар китабын алып ниндидер язуларын яза башлады.

Алтанхан хәбәр йортыннан чыккач зур утарда егермеләп атлар күрде. Уку мәктәбендә урыс телен өйрәнергә вакыт җитеп килә иде. Уйланып шул якка юл тотты.

4.

Мондый агач, таш йортлар булмаса да, яшәргә безнең киез өйдә җайлы иде, җылы, ямьле иде, ул тәмле, үзенә хас булган болындагы чәчкә исләре. Ә иртән тәмле ит ашы борынны кытыклый иде. Кораллар стенада үзе бер ямь бирер иде. Һәр берсендә матур калкан, кылыч, сөңге, сугышчының кием- салымы эленеп торыр иде. Бездә иң кирәк әйберне бирәләр иде ул бәйрәмдә беренче, икенче, өченче урынны алган батырга. “Сабан туе” имеш. Беренче бүлек бетте. - student2.ru

Икенче көнне, көндезге аштан соң Вәнҗән башлап:

- Бу якларда басуларда чәчү беткәч сабан туе уздырыла икән, егетләр. Халык ямьле болында бу көндә ял итә, күңел ача, ярышлар уздыра, бүләкләр тарата икән. Барысының күңеле ачык бу көндә. Муллалар аллага нидер укып көзендә шушы басулардан яхшы уңышлар бирүне телиләр икән.

Монголиядә дә сабан туе кебек язын уеннар була. Кем көрәштә җиңә, аңа да симез сарык бирелә, икенче берәүләр корыч кылыч, матур сөңге ала, хайван тиресеннән өс-киеме нәкъ сугышчыныкы, узенә ярарлыкны киеп сайлап ала. Кемгәдер сөңге ыргытып ун тиредән тегелгән аяк киеме “унт” бирелә, кемгәдер матур итеп тиредән тегелгән жылы баш киеме. Каты агачтан ясалган кылыч белән җиңсә, кемдер иөгереп беренче урынны алса- җәя белән ун ук бирелә торган иде. Тик бездә иң соңыннан бирелә бүләк. Бар көрәштә җиңсәң әгәр,- ат, сарык, бөтен сугыш киеме белән корал бирелә. Сөбәдәй баһадир, башта, яшь чагында, шул ярышларда җиңеп, “батыр Сөбәдәй” исемен ала, ә инде сугышта батырлыгы белән башта меңбашы, ә аннан соң төмәнбашы булып сайлана, инде сугышта күп батырлыгы өчен Чингизхан батырлардан батыры “баһадир” исеменен бирә. Ә бит араларында батыр һәм башлы төмәнбашлары яхшы сугышчылар булса да, андый зур исемгә лаек була алмады. Күпме сугышта булып, баһадир көтмәгәндә шушы Биләр башкаласында булгар сугышчыдан күзенә ук тидерде. Бит булгарлар өч йөз адым еракта иделәр, ул арадан бер сугышчы шул кадәр төз ата белмәс иде. Кая инде ул, булгар сугышчысы уклары борчак сипкән кебек кенә иде. Аларның җәяләредә агачтан гына ясалган бит, безнең җәягә охшамаган бөтенләй. Чагыштырып караган идек, көлдек кенә. Ун адымнан куян да атып үтереп булмас иде булгар җәясеннән. Күрәсең безнең җәядән безнең сатлык җан аткан инде. Биләр башкаласы сугышка күрәсең яхшы әзерләнгән иде, стеналары очлы бүрәнәр белән тигез итеп ясалган, ә инде алгы ягында биш- алты метр тирәнлектә һәм ун- унбиш адым киңлектә бөтен буеннан буенга чокыр казылган иде. Булгар сугышчысы сугышта безнең акайган күзгә карап та курка кала иде күрәсең, шул вакытта югалып кала иде күбесе. Каракорумда Курултай кырык мең сугышчы бирергә дигән нәтиҗә ясаса да, ул кадәр сугышчы юк иде безнең. Батуханга сугышчыларның күбесе, ә бәлкем күбесеннән күбесе Монголиядагы татар кабиләсеннән Курултай сугышчылар бирде. Беренче бүлек бетте. - student2.ru

Яхшы сугыш чукмарларын Чингизхан оныгы Худулайханга бирделәр. Алар Кытай халкын бер илгә әйләндерергә тиеш иде.

Үткәннәрне сөйләү инде гәдәткә кергән иде. Сугышчыларның күпләре тарихтан бер нәрсә белми иделәр. Шуңа да ушлары китеп тыңлый иделәр. Көндезге аштан соң нәрсә булсада тарихтан алып сөйлиләр иде, ә сугышчылар аны бирелеп тыңлыйлар иде.

Йондыбатыр бүген көндезге аштан белгәнен, күргәнен сөйләп китте. Ул Монголияда озак булмый, ләкин Урал тавының көнбатыш ягында нинди сугышлар үткәнен бик яхшы белә иде. Ясаны да яттан белә иде, шул кадәр тырыш бала булды. Истә калганнарын үзенең китабына язып бара торган иде. Көн дә ике җөмлә булса да үзенең тарихын яза.

Наши рекомендации