ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ – ТУГАН ТЕЛЕБЕЗ САКЧЫСЫ

Рахмаев И.,

Мөслим 2 нче урта гомуми

белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Җәлилова Г.И.

Мин өлкән кешеләрнең сөйләмен кызыксынып тыңларга яратам. Әллә ничек җиңел, бик тә матур итеп, тәмләп сөйли беләләр алар. Чынлап уйлап карасаң, аларга бит хәзерге кебек заманча мәктәпләрдә, бөтен мөмкинлекләр тудырылган уку кабинетларында белем алырга да туры килмәгән. Каян, ничек өйрәнгәннәр алар моңа? Тормышның нинди генә авырлыкларын күрергә, нинди генә замана сынауларын үтәргә туры килмәгән бит әби-бабайларыбызга. Шулай да искиткеч оста итеп, телебезнең иң нечкә төсмерләрен дә белеп, милли моңнарыбызга гашыйк булып, гореф-гадәтләребезне саклап, йолаларны җиренә җиткереп үтәп яши белгәннәр. Халкыбызның авыз иҗаты кыйммәтле мирас булып безнең көннәргә килеп җиткән. Килеп җиткән, әмма бездән соң килгән буынга ни рәвешле, ничек тапшырылыр соң әлеге бәяләп бетермәслек рухи байлык? Игътибарлы, сак караштамы соң хәзерге буын әлеге хәзинәгә?

Туган төбәгебезнең халык иҗаты үрнәкләрен барлау, туплау, системага салу, башкаларга таныту, гореф-гадәт, йолаларыбызны өйрәнеп, яшьләр, балалар арасында тарату, көндәлек тормышыбызга кайтаруны максат итеп, 2009 нчы елда без, бер төркем укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Җәлилова Гөлназ Илсуровна инициативасы белән “Мөслим төбәге фольклоры” исемле сайт оештырып җибәрдек. Әлеге проект өчен ни өчен Интернетны сайладыкмы? Чөнки Интернет, иң беренче чиратта, ул – яшьләр актив куллана торган мәгълүмат чыганагы. Әйтергә кирәк, тупланган материалларыбызның күп булуы безгә сайтыбызны тиз арада кызыклы мәгълүматлар белән баетырга, бөтендөнья челтәре кулланучыларына танытырга ярдәм итте.

Эзләнү нәтиҗәсендә безнең тупланмага 30 дан артык мөнәҗәт, 15 тән артык җыр, такмак, күп сандагы риваятьләр һәм легендалар, 20 ләп бәет, мәзәкләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, җырлар, такмаклар, уен-йола фольклорына караган байтак материаллар җыелды. Соңгы вакытта сайтыбызга куясы кызыклы материаллар арасында әкиятләр, солдат хатлары да бар.

Интернет сәхифәбезнең күп кенә язмалары якташларыбыз хатирәләреннән алынды. Бу әсәрләр аларга буыннан-буынга сөйләнеп, йөрәк түрләрендә хәзерге көннәргә кадәр сакланып килгән. Кызганычка каршы, аларның бик күбесе онытылган. Ә кайбер әсәрләр беркайда да басылмыйча, мәктәп музейларында, авыл китапханәләрендә кулъязма рәвешендә сакланганнар. Бу чыганаклардан без бик күп файдалы мәгълүматлар тупладык.

Соңгы елларда авыллар тарихына багышланган китаплар да басылып чыкты. Мисалга Мөслим, Түреш, Елгабаш, Кырынтау, Иске Вәрәш, Тойгелде, Күбәк авыллары турындагы китапларны китереп була. Шунысы сөендерә: аларга азмы-күпме булса да фольклор әсәрләр кертелгән. Ә менә якташларыбыз Котдус Хөснуллин, Марсель Бакиров, Ринал Хаҗиев кебек галимнәребезнең хезмәтләрендә халык авыз иҗаты үрнәкләрен күпләп табу мөмкин булды.

Мөнәҗәтләр һәм бәетләр арасында шактый кызыклылары бар. Мәсәлән, Ташлыяр авылында яшәүче 1891 елда туган Фәтхуллина Маһиәнвәрә Шәйхетдин кызыннан 1983 елда К.Хөснуллин тарафыннан язып алынган “И манара” дип аталучы мөнәҗәт һәм шуңа охшаш, әмма теле ягыннан аерылып торучы Тойгелде авылында гомер иткән Рамазанова Оркыя апаның кулъязмалары арасында табылган “Манаралар киселү” дип аталган бәет репрессия чорындагы афәтләрне аермачык итеп тасвирлап бирә. Зур сынау елларында туйганчы икмәк ашый алмаган вакытларын бик гыйбрәтле итеп безгә Мөслимдә яшәүче Наилә апа сөйләде. ”Шулкадәрле ач яшәгән вакытлар булды: авызга кабып, икмәкне чәйнәп йоту ничек була икән ул дип уйлап, “Кетерки-кетерки, Алла, ипи бир, бир” дип такмаклый торган идек” , - дип сөйләде ул безгә.

Игътибар белән укысагыз, сайтыбыздагы күп материалның эчтәлегендә төбәгебез халкының михнәтләрдә газап чигеп, гаделсезлекләр күрүен, шулай да сынауларга бирешмичә, үз кәефен үзе күтәреп, буш вакытын файдалы итеп үткәрергә һәм күңеллерәк итеп яшәргә тырышуын күрергә мөмкин. Халкыбызның җор теле, зирәк акылы аңа зур сынауларны үтәргә булышкан. Ә бит ныклап карасак, 20 нче гасыр башына кадәр безнең төбәктә рәсми ачылган бернинди мәдәният учаклары булмаган. Шуңа күрә халыкың рухи ихтыяҗларын кич утырулар, аулак өйләр, кичке уеннар, өмәләр (тула өмәсе, каз өмәсе), җыеннар, сабантуй бәйрәмнәре канәгатьләндергән. Әлеге чаралар, гадәттә, өлкәннәр күзәтүендә, дини кысаларда, шәригать кануннарынан читкә тайпылмыйча уздырылган. Аларның яшьләргә әхлакый, тәрбияви йогынтысы да нык булган. Гореф-гадәт, йолаларыбыз белән бәйле фольклор әсәрләре әлегә сайтыбызда аз әле. Боларны туплау – бүгенге бурычыбыз булып тора. Бүгенге яшьләрнең кичке вакытларын кайда ничек уздырырга белми аптырап, шикле кешеләр арасында яман гадәтләргә өйрәнеп, файдасызга үткәрүе белән чагыштырсак, әби-бабаларыбызның халык авыз иҗатын, йолаларыбызны педагогик чара буларак куллануын аңлау кыен түгел.

Сүз дә юк, хәзерге буын яшьләре бөтенләй башка төрле, әби-бабаларыбыз яшәгән заманнан бөтенләй үзгә чорда яши. Техник прогресс безне заманча аралашу чаралары белән коралландырса да, кешеләрнең күзгә-күз очрашып сөйләшүләре, хәл белешү, ярдәмләшеп яшәүләре, хәтта ял итүләре дә башка төрле формада бара. Монда инде тел берәмлекләренә игътибарлылык, сакчыл караш турында уңай фикер әйтү кыен. Минемчә, халкыбызның гасырлар буена туплаган теле байлыгы, гыйбрәтле хикәятләр, риваятьләр, кызыклы әкиятләр, мәзәкләр, җырлар, такмаклар, мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар, тапкыр җаваплар рәвешендә сакланып калуы безнең үзебезгә, гаиләдә алган тәрбиягә бәйле. “Мөслим төбәге фольклоры” проекты ярдәмендә замана кешесе аңына халкыбыз традицияләре, йолалар, гореф-гадәтләребез һәм туган телебезгә аерым игътибар булырга тиешлеген сеңдерә, төшендерә алсак, без үз максатыбызга ирешкән булырбыз.

ВАКЫТСЫЗ ӨЗЕЛГӘН ИҖАТ ЮЛЫ (НУР БАЯН ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП...)

Рахматуллин И.И.,

Яр Чаллы шәһәре,

79 нчы лицей-интернаты

Фәнни җитәкче: Сөләйманова Х.Х.

...Олы бәйрәм көннәре - Җиңү бәйрәме. Шу­шы тантанага санаулы гына көннәр калганда шагыйрь һәм офицер, без­нең күрше авыл егете Нур Баян һә­лак була. Сугыш­ның Җиңү генә тү­гел, үлем дә икә­нен искә төшереп, якташымның исеме дә күңелне сыкрата. Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә якташым Нур Баянның тууына 105 ел тулды. Быелгы шушы вакыйгалар уңаеннан аның сугышчан юлын, иҗат юлын, әсәр­ләрен кабат күңелдә яңартам. Дөрес, Нур Баян - шигъриятебез күгендә ялтыраган йолдызларның иң яктысы, бүтәннәрдән аерылып, күзгә ташлана торганы түгел. Шулай да аның иҗаты бигрәк тә сугышка кадәрге елларда ук укучыларга яхшы таныш була. Хәзер дә аның уты­зынчы еллар шигъриятенә хас дәртле романтика белән сугарыл­ган шигырьләре күпләрнең хәте­рендә...

“Нур Баянны укучылар массасы бик яхшы белә һәм хөрмәт итә. Ул ... поэзия өлкәсендә актив эшләгән һәм үзенең ялкынлы патриотик әсәрләре белән масса арасында популярлык казанган шагыйрьләрнең берсе булды,” – дип язган Хәсән Хәйри үзенең “Шагыйрь Нур Баян” мәкаләсендә. (Хәйри 1953 :1)

Н.Баян турында “Мәйдан” журналының 2008 нче елгы 11 нче санында “Ак күңелгә ап-ак юл” дигән искиткеч бай материал тәкъдим ителде. Мәкаләдә Н.Баянның бала чагын, әсирлектәге көрәшен чагылдырган мәгълүматлар да, аның турындагы истәлекләр дә күп. Материаллар белән танышып чыккач, минем Н.Баян белән кызыксынуым тагын да артты һәм аның турындагы башка язмаларны табып анализлап, үз фикеремне әйтү теләге туды

Нур Баян 1905 елның 15 маенда Актаныш төбәгенең бик тә матур авылы Әнәктә ярлы игенче гаиләсендә дөньяга килгән. Әтисе Галим абзый балта остасы булган. Кышларын ул башка авылларга барып эшләгән. Әнисе Мәүлиха апа – авылда тегү-чигү эшләренә оста хатын-кызларның берсе – кышкы озын төннәрдә бишле лампа яктысында йон эрләгәндә улларын һәм кызларын каршына утыртып, аларга әкиятләр сөйләгән, бәетләр һәм мөнәҗәтләр әйткән. Нур Баянда шигырьгә сәләт бик иртә уяна башлый. Башлангыч мәктәптә укыганда ук ул шигырьләр яза, бәетләр чыгара.

Фәкыйрьлек-ачлыкның ни икәнен сабый чагыннан ул татып үскән ма­лай җәйге айларда үз көнен күрү өчен кемнәргә генә ялланып эшлә­ми. Ләкин кайда гына булмасын, ул белемгә омты­ла. 1923 нче елда уку теләге белән Казанга килә һәм Татар-башкорт хәрби мәктәбенә укырга керә. (Мохтасар 2005:8) Биредә ул чын күңелдән бирелеп укый, иҗат итү хыялларына да киң юл ачыла. Ул шигъри иҗат эшенә ныклап керешә. Нур Баян исеме матбугатта да күренә башлый. 1929 нчы елдан Нур Баян «Колхоз яшьләре» журналының сәркатибе булып эшли, 1930 нчы елны ул Чаллы район газетасы мөхәррире итеп билгеләнелә. 1932 нче елдан башлап ул язучылар Союзы оргкомитетының инструкторы, Татгосиздатта редактор, аннары матур әдәбият секреторының өлкән редакторы булып эшли.

1938 нче елда иҗат эшенә күчә һәм фронтка киткәнче профессиональ язучы булып формалаша. Фатыйма исемле кызга өйләнә. Ләкин ул авырый, Актанышның Наратлы авылына дәвалану – кымыз эчү өчен алып кайта, файдасы тими, үлә. Аннан язмыш аларны Суфия белән кавыштыра. Бу никахтан уллары Робендар дөньяга килә. Тормышлары таркала, Мәскәү шәһәрендә яшәүче Клава исемле урыс милләтеннән булган кызга өйләнә. Уртак кызлары туа. Сугышка кадәр 4 ел бергә яшиләр. (Әхмәтвәлиева 2008:4)

Нур Баян Ватан сугышының бе­ренче көннәреннән каләмен штык белән тиңләп илне саклаучылар са­фына баса. Ул үзенең сугышчан антын бөтен иҗат эше һәм тормышы белән раслый. Ватан сугышы башлангач та фронтка китә һәм һәрдаим сугышның алгы сызыгында була, күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очраша. Нур Баян полк партия оешмасының редакторы булып, аннан полк командирының политик эшләр буенча урынбасары булып эшли. Фронтта ул 78 нче укчы дивизиядә «Ватан өчен» исемле рус телендәге газетада редактор булып эшли һәм үз кулы белән листовкалар яза. Бөгелмә­дән Австриягәчә данлы юл уза.

Фронттагы батырлык өчен «1 дәрәҗә Ватан сугышы», «Кызыл йолдыз» орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. Җиңүгә санаулы гына көннәр калганда подполков­ник, күренекле татар шагыйре чит-ят туфракта мәңгелеккә ятып кала. Австрия җирендә үзләре йөри торган машинадан төшкәч (Зәки Нури белән бергә була) башына аталар. 2 сәгать күккә карап ята:

Туган илем өчен,

Ата – анам өчен,

Балаларым өчен,

Туганнрым өчен

Мин дөньядан китәм

Хушыгыз, хуш, - дип 3 мәртәбә кабатлый да уңга башын борып мәңгелеккә хушлаша. (Идрисова 2005:7) Әнисенә тапшырырга кушып 18 медаль һәм “Кызыл Йолдыз” орденын калдыра. Алып кайтып күрсәтәләр, ләкин туганнарына бирмиләр, шулай итеп алар юкка чыгалар.

Шул авыр ярасы аркасында Нур Баян 1945 нче елның 23 апрелендә Австриянең Альп тауларында яу кырында һәлак була.

Фани дөнья белән саубуллашса да, Нур Баянның исеме мәңгелек ядкарь булып яши бирә. Халкыбыз үзенең батыр улын, каһарман шагыйрен онытмый.

Нур Баянда иҗади сәләт бик иртә уяна. Башлангыч мәктәптә укыганда ук ул шигырьләр яза, бәетләр чыгара. Аның турында Әнәк авылында яшәгән Зәйнетдин Бәдретдинов болай сөйли:

“Авылда без Нурны «җырчы малай» дип йөртә идек. Аның әтисе белән без балта остасы булып үз авылыбызда да, башкорт, мари якларында да эшләдек. Менә шунда, бүрәнәләр юнып аргач, ял иткәндә ул безгә:

- Минем малай көн-төн укый, бәетләр, җырлар чыгара, үскәч Тукай кебек

булыр ул,— ди торган иде.” (Шакир С.1975:14) Нур Баян иҗатында үзәк урынны авыл темасы алып тора. Дөньяга беренче тапкыр аваз салган җиреннән күпме генә аерылып торса да, кайларда гына йөрсә дә ул авылын, кечкенәдән күреп үскән урман-кырларын, елга-инешләрен күңелендә изге саклый, сагына, шигырьләрендә аларга мәдхия җырлый. Аның иҗаты белән танышкач, күңеле туган якларга береккән иң ихлас шагыйрьләрнең берседер ул, дигән фикер уяна. Кайсы гына әсәрләренә күз салсаң да, туган төбәк мотивы өстенлек ала, автор сурәтләгән авыл табигате бөтен купшылыгы белән күз алдына килеп баса.

Чәчер суы тирән,

Ул суда

Ак балыклыр чумып уйныйлар.

Тирәсендә нарат, чыршылар

Үз төсләрен һич тә җуймыйлар...

Сугыш елларында да Н. Баян үзенең немец фашистларына каршы халыкның нәфрәтен, дошманны җиңүгә ышанычын чагылдырган, туган илебезне сакларга чакырган шигырьләрен туплап, сугышның беренче елында ук «Өч бөркет» исемле җыентыгын чыгара.

Фронт шартларында да ул иҗат итү теләге белән яна. Бернинди авырлыкларга карамастан, сирәк-сирәк кенә булса да, сугыш уты астында туган яңа шигырь­ләрен дәфтәренә, аерым кәгазь кисәкләренә яза бара. Кайбер шигырьләрен сугыш кырында рус телендә газе­таларда бастырып чыгара. Фронтта язган хатларында ул иҗат планнары турында, шигырьләрдән тыш поэма һәм либретто өстендә эшләвен белдерә.

Кызганычка каршы, Нур Баянның фронт шигырьләрен­нән безгә бик аз өлеше генә билгеле. Аның берничә шигыре «Совет әдәбияты» журналында басылган һәм «№ 2» дип тамгаланган, акка күчерелмәгән бер шигырь­ләр дәфтәрен 1944 елны Казанга, «кайтканчы саклар өчен» дип, үзе җибәргән. Анда ундүртләп шигыре языл­ган. Шулар арасыннан «Тирә-якта үлән чәчәк аткан», «Минем өстән пуля яуса да», «Окопта», «Уйланганда», «Санитарка», «Үч һәм нәфрәт» исемле шигырьләр. Аларда шагыйрьнең кайнар сулышы бөркелеп тора. Шигырьләрне укыганда кырыс солдат тормышын, сугыш гарасатын, җиңүгә ышанычны нык тоясың.

Ул сугыш елларында аз язуына сызланып, җиңеп кайтканнан соң тагын җырларга өмет итеп яза. Кызганычка каршы, аңа бөек тантана көнен күрергә насыйп булмый. Ул Ватаныбыз иреге, халкыбызның бәхете өчен сугыш кырында ятып кала. Аның җылы лиризм белән сугарылган поэзиясе сүнә, җыры ярты юлда туктап кала.

Их, яшисе килә җир күкрәтеп

Ал чәчәкле якты илемдә!

Без көрәшләр кичкән җир тетрәтеп,

Бирешмәбез тиген үлемгә! – дип язган ул.

Юк, Нур Баян тигенгә үлмәгән: туган иле, туган халкы өчен үлгән һәм онытылмаслык исемен калдырып үлгән. Иленә, халкына чын намус белән хезмәт иткән кеше бервакытта да үлми, онытылмый. Халкыбыз аның исемен зур хөрмәт белән телгә ала, хәтерендә мәңге саклый, әсәрләрен яратып укый.

Олуг шагыйрь исеме якташларыбыз тарафыннан мәңгеләштерелгән: туган авылындагы мәктәптә музей ачылган, мәдәният сарае алдында һәйкәл куелган, аның исемен күмәк хуҗалык һәм сәүдә йорты йөртә...

Ахырда Нур Баянның шигырен тәкъдим итәм. Ул бу язучының күңел дөньясын аңларга ярдәм итәр, дип уйлыйм. Әйтәсе килгән фикерләремә нәтиҗә ясап үтәсем килә: иманын үз тормышының кыйбласы иткән Нур Баян кебек затлардан үрнәк алу безгә дә, әхлакый асылыбызны югалтмыйча, вак-төяк тормыш ыгы-зыгыларыннан өстен булып яшәргә, үз кыйблабызны - иманыбызны саклап калырга ярдәм итәр.

Матур ил шул безнең илебез,

Ал чәчәкле безнең җиребез.

Их, яшисе килә илемдә.

Һич үләсе килми тигенгә, - дип язган ул.

Юк, Нур Баян тигендә үлмәгән: туган иле, туган халкы өчен үлгән һәм онытылмаслык исемен калдырып үлгән. Иленә, халкына чын намус белән хезмәт иткән кеше беркайчан да үлми, онытылмый!

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1.Баян Н. Сайланма әсәрләр: [Х.Хәйринең кереш сүзе белән Шигырьләр, поэмалар]. – Казан: Татгосиздат, 1948, 200 б.

2. Баян Н. Шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 150 б.

  1. Айнетдинов А. Вакытсыз өзелгән иҗат юлы.// Ватаным Татарстан, 1995, 23 май.
  2. Әхмәтвәлиева А. Ак күңелгә ап-ак юл.// Мәйдан, 2008, №11, 122-124б.
  3. Әхмәтвәлиева А. Пучы - Әнәк// Мәйдан, 2008, №10, 50-59б.
  4. И.Гази. Нур Баян.// И.Гази. Чикләвекләребез төшле булсын., Казан, 1984, 32-34б.Курбатов Х.Р. Нур Баян поэтикасы.// Исследования по татарскому языкознанию, Казань,1984, 162б.
  5. Идрисова К. Нур Баян. Актаныш басмаханәсе ААҖ , 2005, 76 б.
  6. Мохтасар И. Матур яктан гына затлы шагыйрьләр чыга...// Шәһри Казан, 2005, 20 май, 11б.
  7. Мәҗитов З. Авырттыра бу сүз күңелне.// Шәһри Казан, 2000, 23 май.
  8. Сафин М.Г.Светлая судьба Нур Баяна.// Материалы IV региональной конференции краеведов., Набережные Челны, 2005, 57-59 с.
  9. Һадиев В.Һ. Шагыйрь белән очрашу.// Игенче даны, №101.
  10. Хәйри Х. Нур Баян.// Хәйри. Язучы һәм тормыш., Казан, 1979, 254 – 261б.
  11. Хәйри Х. Шагыйрь Нур Баян.// Хәйри. Әдәбият һәм тормыш., Казан, 1953, 157 – 162б.
  12. Шакир С.Нур Баянның тууына 70 ел.// Казан утлары, 1975, №5.173 – 177б.

Наши рекомендации