Технологик карта (9 нчы сыйныф.) Татар теле

Дәрес эшкәртмәсе

Тема: Иярченле кушма җөмлә турында гомуми төшенчә

Максат һәм бурычлар: иярченле кушма җөмлә турында белешмә бирү; кушма җөмләгә синтаксик анализ ясау күнекмәләрен үстерү, әниләргә ихтирам, хөрмәт хисләре турында уйландыру.

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу дәресе

Җиһазлау:Интернет материаллары, электрон дәреслек, мультимедиа проекторы, экран (такта).

Дәрес этаплары

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

Дәресне оештыру

Исәнләшү, барыбызга да хәерле көн теләп, дәресне башлау, психологик уңай халәт тудыру.

2. Актуальләштерү

1. Өй эшен тикшерү.

2. Әңгәмә.

Интерактив тактадагы җөмләләр буенча әңгәмә:

- Бу җөмләләрне нәрсә берләштерә? (аларның барысы да кушма булуы әйтелә)

- Мондагы тезмә кушма җөмләләрне күрсәтегез, алардагы бәйләүче чаралар нинди?

- Башка җөмләләрдәге гади җөмләләрне атагыз.

- Бу җөмләләрдәге гади җөмләләрне аерым куллану мәгънәгә ничек тәэсир итә?

- Җөмләдәге өлешләр үзара ничек бәйләнгән?

Уку мәсьәләсе кую.

Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмләнең иярченле кушма җөмлә дип аталуы. Иярчен җөмләнең төзелеше. Баш һәм иярчен җөмлә.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:

1. Иярченле кушма җөмлә төшенчәсен ачыклау.

2.Ияреп килгән җөмлә- иярчен дип, ияртеп килгәне-баш җөмлә дип аталуын аңлау.

3.Баш җөмләдән иярчен җөмләгә сорау куелуын төшенү, баш һәм иярчен җөмләләрне аерырга өйрәнү

2. Дәреслектәге кагыйдә белән танышу. Рус телендәге белемнәргә нигезләнеп, нәтиҗә чыгару.

3. Дәреслектәге күнегүләрне үтәү. Бәйләүче чараларын табу. Схемалар буенча җөмләләр төзеп язу.

4. Телдән һәм язмача күнегүләр үтәү һәм нәтиҗәләр чыгару.

5. Мөстәкыйль эш.

III. Рефлексив бәяләү:

1. Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?

2. Дәрескә гомуми бәя. Һәр укучының үз эшчәнлегенә бәя бирүе.

3. Өй эше.

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

Технологик карта (9 нчы сыйныф.) Татар теле

Предмет: Татар теле
Сыйныф: 9
Авторы:

Дәрес темасы: Иярченле кушма җөмлә турында төшенчә
Дәрес төре: яңа белемнәр ачу дәресе

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге
Танып белү Коммуникатив-аралашу Регулятив уку гамәлләре
Башкарылган эш төрләре Эшчәнлек төрләре формалаштыру Башкарылган эш төрләре Эшчәнлек төрләре формалаштыру Башкарылган эш төрләре Эшчәнлек төрләре формалаштыру
Дәреснең оештыру өлеше Дәрескә күрсәтмә материалларның һәм җиһазларның әзерлеген тикшерә Исәнләшү, укучыларда дәрескә уңай халәт тудыру     Укытучы белән исәнләшәләр, бер-берләрен сәламлиләр Укытучы белән хезмәттәшлек     нәтиҗәле хезмәттәшлекне планлаштыру Дәрестә эшкә әзерләнү, Дәреснең темасын үзләштерергә әзерләнү      
Өй эшенең үтәлешен тикшерү 5 минутлык мөстәкыйль эш үткәрү, аларны үзара тикшерүне һәм билге куюны оештыра Кушма җөмләгә хас билгеләрне искә төшерәләр, ачыклыйлар Анализ, үзенчәлекләрне ачыклау Парларда эш Уку хезмәттәшлеге тикшерү Үз эшчәнлегеңне һәм иптәшләреңнең эшчәнлеген бәяләү
Белем күнекмәләрен актуальләштерү Интерактив тактадагы кушма җөмләләргә игътибарны юнәлтә Кушма җөмлә, тезмә кушма җөмлә турында ниләр белүләрен, иярченле кушма җөмлә турында белмәүләрен ачыклыйлар Иярченле кушма җөмләне төзүче компонентлар   Синтез-гадидән катлаулыга барып, җөмлә төзү     Дәреснең темасын формалаштыралар Белемнәрне үзләштерүнең мөһимлеген аңлап эшләү
Яңа белем күнекмәләре һәм эш-гамәлләрен үзләштерү Иярченле кушма җөмләләрне аеру юнәлешендә эш төрләрен оештыра   Сыйныф белән эшне оештыра   Иярченле кушма җөмләгә билгеләмә бирүгә, баш һәм иярчен җөмләләрне табарга, эзләнүгә, нәтиҗә чыгаруга этәрә   Иптәшләрен һәм укытучыны тыңлыйлар, схема карыйлар, фикер йөртәләр   Укытучының проблемалы сораулары аша иярченле кушма җөмләгә билгеләмә бирәләр, баш җөмләдән чыгып иярчен җөмләгә сорау куелуына төшенәләр, баш һәм иярчен җөмләләрне аера белергә өйрәнәләр, рус теле белән чагыштырып өйрәнәләр, нәтиҗә чыгаралар. Кирәкле информацияне эзләү һәм үзләштерү   Охшашлыкны һәм аермалыкны табу максатыннан, чагыштыру Укытучы белән диалог   Укытучы белән хезмәттәшлек   Укытучы һәм иптәшләре белән үзара хезмәттәшлек    
Материалны аңлауны беренчел тикшерү Сыйныфка сораулар:   Иярченле кушма җөмлә дип нинди җөмләне атыйлар?   Иярченле һәм тезмә кушма җөмләләрнең аермасы нидән гыйбарәт?   Иярченле кушма җөмләдә сорау кайсы җөмләдән чыгып куела?   Баш һәм иярчен җөмләгә билгеләмә бирегез.   Татар һәм рус телендә иярченле кушма җөмләләрнең охшаш һәм аермалы яклары нинди? Укытучының сорауларына җавап бирәләр Тәкъдим ителгән материалдан кирәкле мәгълүматны таба һәм аера белү   Анализ Укытучы белән диалог   Укытучы белән хезмәттәшлек   Эшчәнлеккә бәя һәм үзбәя Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен аңлау
Белем күнекмәләрен һәм эш –гамәлләрен ныгыту   Биремнәр үтәүне оештыру:   Дәреслектәге күнегүләрне үтәү   Схема буенча җөмләләр төзеп язу.   Бирелгән тексттан иярченле кушма җөмләләрне табу, баш һәм иярчен җөмләләрне табу, сорау кую. Интерактив ресурслар һәм карточкалардагы биремнәрне үтәү Бәйләнешнең сәбәп-максатын ачыклау   эзләнү характерындагы эшләрне үтәүдә мөстәкыйльлек     Алган белемнәрнең ныклыгын тикшерәләр Үзләштерелгәнне аңлау һәм белемнәрдәге өзеклекләрне аңлау
Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру Иярченле кушма җөмләләрне анализлап, нәтиҗә чыгаруга юнәлеш бирә Яңа тема буенча сораулар төзи һәм аларга җавап бирә белү     Телдән һәм язма сөйләмне дөрес һәм аңлаешлы итеп төзү   Анализлый һәм нәтиҗә чыгара белү   Логик эзлекле фикер йөртү Күмәк фикер алышуда катнашалар Үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп җиткерә белү   Монологик сөйләмгә ия булу Гомуми эшнең нәтиҗәсен чыгаралар  
Белемнәрне тикшерү һәм үзтикшерү Мөстәкыйль эш эшләтә Мөстәкыйль эш үтиләр Иярченле кушма җөмлә компонентларын аера белү   Тикшерү характерындагы эшләрне үтәүдә мөстәкыйльлек        
Рефлексия Дәрестәге эшчәнлеккә һәм теманы аңлауга бәяне тактада урнаштырырга тәкъдим итә     Укытучы белән диалог      
Өй эше турында мәгълүмат һәм аны башкаруга күрсәтмәләр Икенче дәрескә өй эше һәм аны башкаруга күрсәтмәләр белән таныштыра Өй эшен һәм аны үтәүгә күрсәтмәләрне тыңлыйлар          

Наши рекомендации