ЯзучыныҢ кыскача биографиясе

Язучының шәхси архивында үз кулы белән язып ташланган таушалып, почмагы ертылып алынган кәгазь тапсаң – ул инде гаҗәп табыш, сөенеп куясың. Үзе юк бит, ә язарга кирәк дөрес итеп. Менә шундый бер кәгазь кисәгендә язучы үзе турында үзе болай яза:

«Шамил Нәфигулла улы Шәйдуллин 1939 елның 13мартында (таныклыкта 21 май, - иск. Х.Ф.Х.) Татарстанның Яңа Чишмә районының Сөлчәбаш авылында туган. Бу якларның гүзәл табигате – яшел-хәтфә болыннар, калын урманнар, көмеш күлләр һәм чишмәләр нәни Шамилнең йәрәгендә мәңге җуелмас эз калдырган. Шуңадыр, туган төбәккә багышланган әсәрләр мул һәм аерата күркәм. Сонь-Сөлчә буйлары тарихи ядкарьләргә бай төбәк. ... истәлекләргә караганда Бөек Болгар әмире Илтабар Ал... хәзрәтләре 922 елда Ибне Фазлан җитәкчелегендәге Ирак Хәлифе илчеләрен нәкъ шушы елга буендагы өч асыл күлләр тирәсендә каршы ала. Татар Сөнчәлесе авылы (бүгенге Аксу кырында табылган – мәшһүр Сөн (һун) осталары иҗаты ике тоткалы бакыр казаннар бүген дә дәүләт музеебыз түрен бизәп торалар. Армия путевкасы белән Эчке эшләр идарәлегенә кабул ителгән Шамил Нәфигулла улы Шәйдуллин үзенең 30 ел гомерен кырыс шөгыльгә – милиция хезмәтенә багышлый. Шуның 14 елы Тукай районы милиция бүлегендә уза. 1973 елда ЭЭМ академиясен уңышлы тәмамлый. Күптөрле диплом, грамоталар, 7 данә хөкүмәт медальләре кавалеры, Россия, Татарстан эчке эшләр министрлыгы бүләкләре лауреаты, Татарстан һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы Шамил Шәйдуллин Яр Чаллыда яши. Ул массакүләм укучыларга «Сөембикә шәмдәле эзеннән», «Көттелмәгән очрашулар», «Кляп из ваучеров», «Испытанные совестью» (рус телендә), «Иблис оҗмахы», «Упкын өстендә» исемле китаплары һәм «Вөҗдан ярасы» шигырьләр җыентыгы белән күптән таныш».

Әтисе – гармунчы Нәфигулла агай һам җыр-моңга гашыйк әнисе – Бибисара апа да малайкүңеленә матурлык орлыкларын салган дияргә кирәктер. Шамилнең күңелендә шигъри энҗеләр бөреләнгән.

Әтисе сугыш кырларында ятып калгач, нәни Шамил бик яшьли тормыш нужасын сөйри башлый: урман кисә, агач ташый, иген чәчә, ашлык ура.

Татар Сөнчәләсе авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, башка авыл кешеләре кебек үк бәхет эзләп, 1956 елда Ташкентка чыгып китә. Пахта заводында эшли. Ташкент заводларының берсендә слесарь булып эшли. Шуннан армияга алына.

1964 елда армия хезмәтеннән кайтканнан соң Чистай сәгать заводында слесарь-көйләүче булып эшли, шунда цехком профсоюзы рәисе вазифасын башкара, кичке урта мәктәптә укый.

Шунда ул Казан университетының 4-нче курсында укучы каникулга гына кайткан кызны очрата. Бүгенгедәй ачык итеп хәтерли Фиалка ханым: «Күңеленә кергән күрәмсең, эшен ташлап, чемодан тотып, мин яшәгән студентлар тулай торагына килеп керде. Бер урында тора алмый егет, үзе чибәр, зәп-зәңгәр күзле, көдрә чәчле... Студент кызларга да бик ошады. Ул вакытта ул баймы, эше, белеме бармы дип тору юк иде бит. Үзенә җәлеп итә белә. Кыска куя бу мәсьәләне: яки миңа кияүгә чыгасың, яки мин Ташкентка китәм, – ди. Кызлар үгетли үк башладылар: кая ди ул моны җибәрергә... ЗАГСка гариза язып, ике атна эчендә язылышып, фатир табып, бергә яши башладык Казанда. 1966 елда кызыбыз Гөлнара туды. Без, һаман да шул бер сүз, бәхет эзләп, Төрекмәнстанга минем әнинең сеңелесе янына китеп бардык».

Төркмәнстанда аңа милициянең участок инспекторы да, өлкән тикшерүче, җинаятьләрне тикшерү бүлеге мөдире булып та эшләргә туры килә.

1968 – 1973 елларда читтән торып Ташкент СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлый.

1970 елда уллары Җәлил туа. Туган якларны сагынып яшиләр. 1976 елда КамАЗ төзелешенә, Яр Чаллыга кайтып БХСС бүлегенә эшкә урнаша, җинаятьчеләрне эзләү бүлекләрендә эшли, хезмәтендәге төрле вакыйгалар аңа маҗаралы әсәрләр тудыруга этәргеч булалар.

«Мин үзем мәктәптә укытам, балалар тәрбияләргә кирәк, әтиләрен сирәк күрәләр, 1995 елга кадәр шулай эшли. Лаеклы ялга чыккач төрле шәфкатьлелек фондлары белән шөгыльләнә башлады, көнне-төнне белмичә язды да язды. Күп язды. Авырый башлагач, «Такташ кала» – дип өзгәләнде. Поэма яза иде». Фиалка ханымның бу сүзләренә өстәп, алгарак китеп, шуны әйтер идем: Шамил ага өйгә телефоннан шалтыратты да:

– Карендәшең бу... Сөйләшегез әле, «Такташ» поэмасын Әлфия Ситдыйковага биреп калдырсам, алыныр микән? – дип киңәште, – 12 декабрьдә хастаханәгә керәм, хәлем начар, кирәкле уколларны озак табалмаган кыландылар, бер төрлесе кирәк тә булмаган, сөякләрне сытты, – дип куйды. Үзе дә сизгән язучы, терелеп чыгарга чынлап та насыйп булмаган икән шул.

1966 елның 23 сентябреннән алып 1995 елның 26 августына кадәр хокук саклау органнарында хезмәт итә, отставкага киткәндә ул Чаллы эчке эшләр идарәсендә бүлек башлыгы иде.

Шамил Шәйдуллин түбәндәге медальләр иясе:

1. «50 лет Советской милиции – Указ ПВС СССР от 20.11.1967 г.

2. «За безупречную службу» 3 степени. – приказ МВД № 791 от 22 октября 1973 г.

3. «За безупречную службу» 2 степени. – приказ МВД СССР № 440 от 5 октября 1979 г.

4. «За безупречную службу» 1 степени. – приказ МВД СССР № 424 от 14 октября 1983 г.

5. «ВЕТЕРАН ТРУДА» – от имени Президиума Верховного Совета СССР приказом МВД Татарской АССР № 389 л/с от 1 ноября 1989 г.

6. «ВЕТЕРАН ТРУДА» – указ Президента Республики Татарстан от 21 ноября 1998 г. (удост. Серии «Г» № 240210).

7. «200 лет МВД России» – приказ МВД России № 542 от 5 июня 2002 г.

1976 елдан гомеренең соңгы елларына кадәр Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итте.

Җәмәгать эшләрендә, яшәгән төбәкләренең әдәби тормышында актив катнаша, маҗаралы әсәрләр иҗат итеп, матбугат битләрендә бастыра, китап итеп тә бастырып чыгара. Шигырь, поэмалар да яза.

Шамил Шәйдуллин белән булган бер әңгәмәсеннән соң журналист Зөбәер Мифтахов болай яза: «…язучылар күп булып та, детектив язучыларның әз булуы гаҗәп түгел. Башкасы гаҗәп – андый сирәк талант ияләренең берсе үзебезнең Чаллыда яшәп, татарча язучы татар кешесе икән. Һәм француз яки инглиз детективлары кебек ике кулына бер каләм тотып курортта да утырмый, ә көн саен үзе җинаятьчеләр белән шөгыльләнеп, шулардан бушаган арада гына язучы «гади» милиция майоры икән» (Детектив остасы. – 1993. – 20-27 май).

«Бер уйласаң, аның эше-һөнәре шигърияттән, нечкә хисләрдән бик ерак тора. Ул белгән дөньяда рәхимсезлек хөкем сөрә, акыллы, зирәк кешеләр изелә, тупас көчкә ия адәмнәр җиңеп чыга. Көн дә җинаятьчеләр белән аралаш әле син, караклар, кеше талаучылар үтерүчеләр белән күзгә-күз очрашып тор… иң нечкә хисләрең дә тупасланыр. … дистә еллар милициядә эшләгән кешенең дә күңеле катмаган, җанында шигърият сакланган»дип яза Шәһри Чаллы газетасы да (Ул – шигърият яклы.– 1993. – 13 ноябрь).

Иҗатына тиешле бәяне әдәби тәнкыйтче Тәлгат Галиуллин, Рафаэль Мостафин, Фаяз Дунай язмаларыннан да укып белеп була.

«Шинель кесәсендә» – шигърият» дигән язмасында публицист Фаяз Дунай гаҗәпләнү катыш соклану белән болай ди: «Ул әдәбият бусагасын атлап керергә җыенганда тарихны да, әдәбиятның, телнең үзенчәлекләрен, хасиятен, бәясен белми иде диярлек. Ә еллар дәвамында бу сәләтле, зирәк, фәһемле чордашыбыз, безнең күз алдыбызда ук диярлек, бик күп нәрсәне үзләштерде – якын тарихны гына түгел, ерактагы нәселдәшләребез булган кыпчакларның, һуннарның, монголларның, болгарларның иҗади дә, дәһшәтле, фаҗигале дә үткәннәрен урап, өйрәнеп үзләштерергә өлгерде. ...Аның шинель кесәләрендә һәрвакыт биш-алты шигырь йөрер иде. Ул бу жанрны да төпле өйрәнергә кереште. Тукай һәм аеруча Такташ, Туфан иҗатларына «ябышып ятты». Дөрес, баштарак ул бу бөекләрнең аһәңен, язу рәвешләрен, фәлсәфи фикерләрен башкарак вариантта кабатлаудан уза алмый интекте. Әмма үз башы, үз акылы, үз тәҗрибәсе, үз фантазиясе булган ихтыярлы шәхес күп кыенлыкларны җиңә ала шул. Шөкер, Шамил Шәйдуллин да теге даһилар әсирлегеннән котылып, шигърияттә дә үз сукмагын, үз стилен, үз моңын табу бәхетенә ирешә алды. Ихлас кайнар хис, күтәренке рух, хыял һәм фантазия аның шигырь-поэмаларын балкытып тора» - («Якты юл. – 1999. – 23 ноябрь.)

1986 елда ук Р. Мостафин аның әсәрләрен укып: «… яшь авторның хикәяләре чынбарлыкны дөрес тасвирлавы, тормыш дөреслегенә тәңгәл килүе белән үзенә җәлеп итә, бик тә яхшы тәэсир ясый», – дип язган иде.

Милиция майоры, Хезмәт ветераны Шамил Шәйдуллин 1995 елдан Рәсәй һәм 1996 елдан Татарстан язучылары берлеге әгъзасы иде.

Шамил Нафигулла улы Шәйдуллин 2008 елның 1 январе иртәсендә каты авырудан вафат булды, төп йорты Яр Чаллы зиратында.

БАСЫЛЫП ЧЫККАН КИТАПЛАРЫ

ИЗДАННЫЕ КНИГИ:

1. Көтелмәгән очрашулар (Неожиданные встречи). [Записки юриста (на татарском языке)]. Êàçàí: Òàòарстан китап нәшрияты, 1988. – 88 бит. – 15000 данә.

2. Сөембикә шәмдәле эзеннән (Подсвечник ханши Сююмбеки). [Детективный роман (на татарском языке)]. [О борьбе первых чекистов Татарстана].– Êàçàí: Òàòарстан китап нәшрияты, 1992. – 208 бит. –7000 данә.

3. Кляп из ваучеров (Ваучерлы келәп). [Детективная повесть (на русском языке)]. – Набережные Челны: Газетно-книжное издательство «КАМАЗ», 1993. – 130 стр. – портр, илл.– 20000 экз.

4. Вөҗдан ярасы (Крик души). [Стихи (на тат. языке)]. – Набережные Челны: Чаллы «КАМАЗ нәшрияты». –1995. – 46 бит. – портр, рәсем. – 3000 данә.

5. Иблис оҗмахы (Рай дьявола). [Детективная повесть (на татарском языке) ]. – Яр Чаллы: «Ак бит» нәшрияты, –2002. – 130 бит. – портр., рәсем. – 500 данә.

6. Испытанные совестью (Намус белән чыныкканнар). [Литературная хроника (на русском языке)]. – Набережные Челны: ГУП «Набережночелнинская типография», 2004. – 238 стр. – портр. автора, сотрудников милиции, илл.– 1000 экз.

7. Упкын өстендә (Над бездной). [Документаль әсәр (Документальное произведение в детективном жанре (на татарском языке) ]. – Яр Чаллы. –2005. – 188 бит. – портр., рәсем.

8. Триумф тьмы (Җәһәннәм туе). [Документальное произведение в детективном жанре (на русском языке) ]. – Набережные Челны: Типография ООО «Диамант», 2006. – 128 стр. – портр.

9. Вечная боль (Мәңгелек яра). [Документально-историческая литературная хроника, повесть (на русском языке)]. – Набережные Челны, 2007. – 250 стр. – портр., илл.

10. Биләр – Бөек Болгар дәүләтенең беренче башкаласы (Биляр – первая столица Волжской Булгарии): [Кыскача тарихи белешмә (краткая историческая справка)]. Н. Салахов, Ш. Шәйдуллин.– Набережные Челны, 2000. – 23 стр. – портр., илл.


Наши рекомендации