Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан»

Шигапов Р.А.

«Олы Әшнәк авылы»

«Кайсы гына якка карасаң да,
Бары таныш, бар да яп-якын,
Әнә «Күлле», «Баскан», «Ирек», «Урсай”,
Әнә урман чорный як-ягын.

Әнә безнең «Әшнәк» кырларында
Тезелеп утыра куе сосланнар.
Үзәндәге яшел куаклыкта
Җәйрәп ята безнең станнар».

Ш. Маннур, «Гайжан бабай» поэмасыннан 1934 нче ел.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Балык Бистәсе районында урнашкан “Олы Әшнәк” авылы Идел буе Болгар дәүләте чорындагы иң борынгы авылларның берсе. ОЛЫ́ ӘШНӘ́К авылы, Татарстан җөмһүрияте, Балык Бистәсе районында. Шәһәр тибындагы Балык Бистәсе посёлогыннан 19 чакырым төньяк-көнбатышта Әшнәк елгасы буенда урнашкан.

XVIII йөздә — IX йөзнең 1 нче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына кергән, авыл халкы игенчелек, терлекчелек, урманчылык, умартачылык, балта эше һәм тегүчелек белән шөгыльләнгән. XX йөз башында Олы Әшнәктә 2 мәчет, 2 тимерчелек алачыгы, 2 тегермән, 3 ярма яргыч, 12 вак-төякләр кибете (лавкалары) эшләгән. Бу елларда авыл җәмәгатенең имана җире 2794,8 дисәтинә тәшкил итә. 1920 нче елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Масловка волостенда, 1920 дан ТАССР ның Лаеш кантонында, 1927 нче елның 14 февраленнән — Балык Бистәсе, 1944 нче елның 19 февраленнән — Солтан, 1946 нчы елның 5 апреленнән — Корноухово, 1954 нче елның 19 ноябреннән — Балык Бистәсе, 1963 нче елның 1 февраленнән — Питрәч, 1965 нче елның 12 гыйнварыннан Балык Бистәсе районына керә. Олы Әшнәк авылы зиратында XIII - XIV йөзләргә карый торган ташъязма истәлекләре (кабер ташлары) саклана.

Халык саны:1782 елда — 236 ир-ат; 1859 да — барлык халык саны 1482 кеше, 1897 дә — 1942, 1908 дә — 2240, 1920 дә — 2337, 1926 да — 1982, 1949 да — 1236, 1958 дә — 1159, 1970 тә — 921, 1989 да — 562, 2002 дә — 405 кеше, 2008 дә- 356, 2010 елда 330 кеше, 2015 нче елда-251 кеше (татарлар) яши * Сайт «Татары без границ» (Village history Big Oshnyak nailtimler.com›rayony_pages/rybno…big_oshnyak.html

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

1911 нчы елгы карта (архив рәсеме)

Академик Г.Ф. Саттаров фикеренчә “Әшнәк” авылы атамасы нигезендә фарсы алынма сүзе яисә этимологиясе нигезендэ удмурт сүзе булырга мөмкин “Ош+няк”, “Ош+нюк” (“Ош” удмуртчадан гидротопономик термин буларак - чишмә, елга). **Саттаров Г.Ф. «Топонимия края и некоторые вопросы этногенеза». Казан,ТГКит,1т.1997г.

Халык риваятләренә караганда “Әшнәк” авыл атамасы “Әшнә” – дуслар, иш(эш), әшнәләр(туганнар)” мәгънәсеннән килеп чыккан булуы ихтимал. Авыл картларының риваятләренә караганда Әшнәк авылына нигезне узара туганлашкан Болгар һәм Мари гаиләсе нигез салган дигән вариант та бар.

Авыл җирлегендә иң беренче археологик эзләнүләрне атаклы галим Николай Филипович Калинин (1888-1959) үткәрә.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru Рәсемдә археолог Калинин Н.Ф.

Ул бу фәнни тикшеренү эшенә сугыш башланганчы керешкән була һәм сугыш беткәч, 1948 нче елны гына дәвам итәргә туры килә. Археологик табылдыклар С. Петербург һәм Мәскәү калаларына җибәрелә.

2014 нче елда археолог, Фәннәр Академиясе тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Николай Истомин, Олы Әшнәк авылында асфальт юл салу алдыннан, казу эшләре алып барганда Алтын Урда, Болгар чорына караган бик күп кенә тарихи экспонатларга юлыга. Аларның күбесе борынгы Болгар, Биләр шәһәрләрендә табылганнарга тиң була. Галим фикеренчә авылга нигез якынча ХIV нче гасыр азагы XV гасыр башларында салынган булырга тиеш. 14 гасырдан алып санаганда 6 гасырдан артык! Хәзерге вакытта әлеге табылдыклар Санкт-Петербург шәһәрендә камераль лабораториядә тикшерү үтә. Авылга нигез салынуның төгәлерәк вакытын галимнәр әйтергә тиешләр. *(“Исследуют Ошняк”! - 9 Августа 2013 - Блог информ Р.Слободского района sloboda-ru.ucoz.ru›blog…oshnjak/2013-08-09-342)

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Археолог Николай Истомин (сулдан беренче) Олы Әшнәктә табылган экспонатлар белән (фото- oshnjak/2013-08-09)

1956 нчы елда Олы Әшнәк авылында тарихчы галим-археолог Һарун ага Йосыпов булып китә. Ул зираттагы борынгы кабер ташларына игътибар итә.Йәмән атлы кешенең кызы- Сәвиләнең кабер ташындагы куфи ысулы белән язылган сүзләрнең тулы текстын укый алмаса да, Сәвилә 1320 нче елда күмелгән дигән датаны азсызыклый. Олы Әшнәк зиратында тарихи һәйкәл кабер ташларына кертелгән 7 таш бар. Алар Мари Эль АССР ның Министрлар кабинеты, 1974 нче елның 21 август 565 нче карары нигезендә 1600463000 коды белән XIV гасыр тарихи әһәмияткә ия булган ташлар итеп билгеләнгән. * Казаков Е.П., Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археологические памятники Татарской АССР. К., 1987.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru Сәвиләгә куелган кабер ташы (Л.Садриева фотосы)

1989 нче елда кабер ташындагы язуны тарихчылар Фәрит Хакимҗанов белән Олы Әшнәктә туып-үскән Илшат Хәлиуллин тулысынча укуга ирешәләр. Бу вакытка кадәр шул ук елда, куфи ысулы белән язылган кабер ташларына нигезләнеп авыл 750 еллар элек салынган дип юбилей чаралары үтә.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Авылның 750 еллык юбилеен үткәргән вакыт, 1989 нчы ел (“Мәйдан” җурналы №-6/2009)

“Сәвилә ташына: “ ...әри Мөхәммәд-хуҗа улы Йәмән Һири Сәвилә зерәте кү. Вафат болту тарих җети җүр җермиси җол сафа айхы ...әти”, тәрҗемәсе – “ ире (ир кеше) Мөхәммәд – хуҗаның улы Йәмәннең кызы Сәвиләнең күмелгән урыны бу. Вафат булды: тарих җиде йөз егерменче ел сәфәр аеның ун...көне иде”. Сәвилә кабере күршесендә аның әтисе Йәмән истәлегенә куелган кабер ташы да бар. Кызганычка, андагы язулар күп вакыт үтү, җилләр-сулар белән нык ашалып беткән, аерым кайбер хәрефләрен генә чамаларга мөмкин.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Зираттагы борынгы таш Гарәп графикасы белән язылган кабер ташы

(Л. Садриева фоторәсемнәре)

Әлеге ташлар якынча 700-750 еллар элек куелыну исбатлый. Тарихчы-галимнәр ул вакыттагы бер кеше гомерен уртача 25-27 ел хисабыннан санап эш итә. Сәвиләнең, аның әтисе Йәмәннең һәм бабасы Мөхәммәт-хуҗаның гомерен нәкъ шушуы кысаларга карап тапкырласак, Олы Әшнәкнең ким дигәндә 1240 елда нигез салынган булуы ачыклана”. *** Ильшат Хәлиуллин, Вахит Байсарлы “Олы Әшнәк", "Мәйдан" җурналы, “Идел-Пресс”,2009 нчы ел, 6 сан,122-123 нче битләр.

Ә бәлки тагы да иртәрәк? Ник дигәндә, беренчедән, кешенең гомере 25 елга гына тигез түгел. Икенчедән, авыл урнашкан урынннан 7-6 чакырым ераклыкта гына Чулман елгасы янында мәшһүр Кашан каласы булган (аны монголлар җимергәнлеге билгеле). Монгол яулары бу шәһәрне җимергәннән соң, Җүчи олысы чорында Кашан шәһәрен берничә чакырым ераклыкта көнбатыштарак урнашкан Шуран авылы янында торгызалар. Кызганычка каршы, 1391 нче елда Аксак Тимер тарафыннан бу шәһәр дә җимерелә.

Кашан шәһәре – Болгар ханлыгындагы Кашан әмирлегенең башкаласы булган. Бу әмирлектә Болгарлар белән бергәлектәторган (союзник булган) кабиләләр яшәгән. Әмирлекләр бар икән, димәк авыллар да бар дигән сүз. Шулар арасында “Олы Әшнәк” (Әшнәк) авылы булуы да бик ихтимал.

Болгар ханлыгында шәһәрләр янында дистәгә якын чакырым ераклыкта авыл-крепостьләр төзелгәнлеге мәгьлүм. Алар дошман яуларыннан шәһәрне саклау, дошман килү турында тиз арада хәбәр итү ролен үтәгәннәр.Гадәттә калкулы, таулы урынга биек башнялар салына торган булган.Бу башнялар шәһәргә кадәр бер-берсенә күз күремендә салынганнар. Дошман яуы күренүгә, башня өстендә учак ягыла, санаулы минутлар эчендә дошман килүе билгеле була.

Шулай ук мондый авыллар товар алышу, сәүдә итү ролен дә үтәгәннәр.

Олы Әшнәк авылының төньяк көнбатышына үтә торган юлны “Пулат юлы” (“Булат” сүзеннән килеп чыккан) дип атыйлар. Билгеле булганча, көнчыгыш Европада яхшы сыйфатлы тимердән эшләнгән сугыш кораллары (кылыч , сөңге, калкан һ.б.) ясау үзәге булып нәкъ менә Болгарның Кашан шәһәре торган. Монгол яулары тарафыннан җимерелгән , ә менә яңадан торгызылган Кашанда сугыш кораллары эшләнгәнлеге билгеле түгел. Димәк, Пулат (булат) юлы атамасының Болгар чорына каравы бәхәссез. Бу мисал да Олы Әшнәк авылына 1239 еллар тирәсендә алдан нигез салынган дип уйларга мөмкинлек бирә.Шулай ук, авыл халкында саклана торган риваять тә бу фикерне раслый сыман. Бу риваятьнең кыскача эчтәлеге түбәндәгечә :

“Авылның көнчыгышында (хәзерге “Кәрәкә күле” янында) калкулык крепость (ныгытма) ролен үтәгән. Монгол яулары һөҗүме башланганнан соң, яуларда җиңелгән күп кенә гаскәри болгарилар шушы ныгытмага киләләр. Аның хуҗабикәсе сылу һәм бик батыр кыз Сөмбеләбикә булган имеш. Монгол яуларына аяусыз көрәшне Сөмбеләбикә җитәкләгән. Бу сугышта ул үзе генә дә дистәләрчә Монгол яу гаскәриләрен юк иткән.Сөмбеләбикә үзе һәм аның батыр сугышчылары туган җирләрен саклап гаиб (вафат) булалар. Сөмбеләбикәне дошманнар үз кулларына төшерә алмыйлар, ул турыдан – туры оҗмахка эләгә, имеш. Шуннан соң җир тетри, калкулык асты иңә, аннан шифалы зәм-зәм суына тиң чишмә бәреп чыгып, күл хасил була. Ул күл – “Кәрәкә күле” дип атала.Күп кенә яралы сугышчылар шушы күлгә кереп яталар, аз гына вакыт эчендә аларның яралары төзәлә, җаннары сихәтләнә.Алар үзләренең вафат булган иптәшләрен авыл урнашкан урыннан көнбатыш якка, Әшнәк елгасы буена җирлиләр.Бу урынны авыл кешеләре хәзердә “Изгеләр зираты” дип йөртәләр. Археологлар тарафыннан бу урыннарның тикшерелгәне юк.

Хәзерге вакытта да “Кәрәкә” күленең ләме төрле тән аывруларын дәвалый дигән фараз яши. Кәрәкә күленә Татарстаннан гына түгел Рәсәйнең төрле төбәкләренннән җәйге эссе көннәрдә дәва табу, ял итү өчен кешеләр килгәннәр. Ләкин,кызганычка каршы, шушы Кәрәкә күле буендагы калкулык та археологлар тарафыннан тикшерелмәгән. Әгәрдә бу эш үткәрелгән булса, авылның барлыкка килү вакыты да шулай ук, төгәлерәк ачыкланган булыр иде.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Кәрәкә күле җирлеге (Л. Садриева фотосы)

Тарихи чыганаклардан безгә Биләр каласының 1236 нчы елда Бату хан гаскәрләре тарафыннан җимерелүе ачык мәгълүм.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Биләр каласы харәбәләре (интернет челтәреннән)

Исән калган халыкның бер өлеше җимерек шәһәрдән качып китәргә мәҗбүр була. Бату гаскәрләре урыс кенәзлекләрен һәм Европаны тезләндерү өчен көнбатышка киткәч, Җик-мәргән һәм Баян-батыр җитәкчелегендәге Болгарлар 1238 елда үз илләрен кабат торгызу өчен милли-азатлык көрәшенә күтәрелеп чыгалар. Шул елларда, Биләр каласы җимерелгәч, шәһәр халкының бер өлеше (күбесенчә хатын-кызлар һәм балалар) Каманың уң ягына күчеп, шул рәттән “Әшнәк” авылына нигез салганнар дигән фикер дә бар. Казан ханлыгы чорында гына “Әшнәк” атамасына “Олы” сүзе өстәлә.

Алексеевск районында “Әшнәк” атамалы авылның булуы да бу бергәлекне исбатлаучы мисал булып тора. Биләр төбәге “Әшнәк” авылы белән элемтәне түбәндәге мисаллар да раслый: Олы Әшнәк авылының берничә ир-аты чиратлап Каманың аръягы, хәзерге Алексеевск районында калган Болын-хуҗа ханның каберен саклый торган булганнар. Казан белән Сафаргәрәй хан идарә иткән вакытта (1524-1549). Болын-хуҗа кабере өстенә ташпулат та төзеп куялар. Хан фәрманы буенча Барямгос, Тюлялчеин Шахкамалов (урыс документларынан шулай барып кергән) һәм аларның 6 иптәшенә Биләр харәбәләреннән 2-3 чакырым ераклыкта Кече Чирмешән елгасы буенда махсус җир дә бүлеп бирелә. Ләкин, 1552 нче елда Явыз Иван Казан каласын яулап алганнан соң, Болын-хуҗа ташпулатын һәм аның сакчыларын юкка чыгаралар. Тик XVII гасыр башында гына яңадан хәтер эшен дәвам итүчеләр табыла. Олы Әшнәк авылыннан Ишбулат Иһәммәтов (Ишмөхәммәтов (Ишмухаметов)), Кече Укмас авылыннан Васильев Теләнче,Читыдан (Питрәч районы) Бәрәмәй Кунаев һәм аның энесе Кадрәч, Кыек Атау авылыннан (Октябрь районы) Иштуган Янсариннар Болын-хуҗа кабере өстендәге ташпулатны өр-яңадан төзеп, үзләре шул урыннан 1,5 чакырым ераклыкта “Әшнәк” дигән авылга нигез салалар. Әмма 1654 елда урыс стрелецлары килеп Биләр кирмәненең калдыкларын һәм ташпулатны кабат җимерәләр, халкын дала ягына куып җибәрәләр. Алар урынына авылга мишәр казакларын китетреп утырталар. Авыл гына исемен югалтмый, ул бүгенге көнгә кадәр “Әшнәк” атамасын йөртә.

Авылдан ярты чакырым ераклыкта борынгы зиратта 1339-1347 нче елларда куелган һәм куфи ысулы белән язылган Олы Әшнәктәге кебек 5 кабер ташы сакланган. Мишәрләр әлеге урынны “мазарка” дип йөртәләр. Алексеевск районындагы “Әшнәк” белән Балык Бистәсе җирлегендәге “Олы Әшнәк” авылын менә шундый борынгы җепләр бәйли. Гаҗәбе шул: Олы Әшнәктә яшәп калган туганнары да читкә куылган ташпулат сакчыларын озак еллар буена онытмыйлар. Олы Әшнәктән Морза Мәмәт Кәмлә 1677-1678 нче елларда патша Алексей Михайлович исеменә берничә тапкыр үтенеч хаты язып, Биләр ягыннан читкә куылган Ишбулат һәм аның энесе өчен ясак түләргә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Алексеевск районы, Әшнәк авылы мәчете (интернет челтәреннән)

XIV-XV нче гасырларда «Олы Әшнәк» авылы Кашан әмиренә буйсынып яши. Авыл кешеләре әле бүген дә тау һәм сыртларны “каш” дип телгә ала, сөйләмдә “Кашан юлы”, “Кашан” дигән сүзләрне куллана. Урыс басканнары XV нче гасырда Кашан каласын, 1556 нчы елда Чаллы кирмәнен җимергәндә Олы Әшнәк халкы бик зур кайгылар кичерә. Аксак Каратун 1742-1743 нче елларда якын-тирәдәге барлык мәчетләрне җимергән вакытта, Олы Әшнәк авылы халкы илахи сихри көч белән 1640 нчы елда төзелгән мәчетләрен саклап кала алганнар. Авыл халкы 1705-1708 нче еллардагы Алдар-Күчем фетнәсендә дә, Пугачев яуларында да актив катнашалар, батырлык күрсәтәләр. Бу турыда тарих фәннәре докторы, күренекле тарихчы Сәлям Хатыйп улы Алишев үзенең “Каһарман бабайлары” дигән китабында билгеләп үтә. Авыл кешеләре Мәгьсүм Гомәров җитәкчелегендәге полкка туплана. 1812 нче елгы Ватан сугышында байтак кына авыл кешеләре ополчениягә языла. Граҗданнар сугышы чорында кызыл гаскәрләр сафында сугышучылардан авылда җиде кеше табылды. Галим бабай Галимов кызыл гаскәрләр сафында сугышканда, колчак армиясе тарафыннан әсирлеккә төшә. Колчакчылар “үлем боҗрасына” дүртесен төяп алып китәләр һәм кызыл армеецларны шунда атып үтерәләр, ә Галим бабай качу бәхетенә ирешә, суга сикереп, ярга йөзеп чыга. Ә Гражданнар сугышында катнашкан Җәләл бабай Җамалиев үзенең истәлекләрендә болай дип сөйли: “ ...мин иң беренче Колчак армиясендә сугыштым, берничә айдан качып киттем, аннан соң “кызыллар” үз сафларына алдылар. Сугышны 1921 елда Омск губерниясе “Тар” фронтында тәмамладым”.

Олы Әшнәк авылы 14-15 нче гасырларда бик нык зурая һәм киңәя. Авыл картларының сөйләвенә караганда аның буе 3 чакырымнан да артып киткән, ә киңлеге 1 километр чамасы булган. 1391 енче елда Кашан шәһәре җимерелгәннән соң, авыл кинәт зураюы, шушы шәһәр халкы хисабына арткан дип фараз итәргә нигез бар. Җирле сөйләмдә шәһәрне еш кына “кала” дип әйтү киң таралган.Аннан соң моңа өстәп “Эзәр” атамасы турында да әйтергә кирәк. “Эзәр” атамасы ул – “билбау” дигәнне аңлата. Хәзер дә “эзәр” дип йөртәләр (бу атаманың Болгар чорында киң таралганы мәгълүм).

Тарихчы Д. Кикильман 1566-1568 елларга И. Болтеннның 1606-1603 нче елларга төзелгән санаулы китапларында элгәрәге Казан патшалыгы авыллары буларак, Олы Әшнәк һәм Кече Әшнәк авыллары теркәлгән. Димәк, Олы Әшнәктән чакырым ярым ераклыктагы Кече Әшнәк авылының Олы Әшнәкнең борынгы тарихы белән уртаклыгы юк. Иван Грозный яулары басып алганчы Кече Әшнәк кешеләре Шәһри Казан тирәсендә яшәгән булганнар.

Әшнәк авылы урнашкан төбәкне канализацияләү 18 енче гасырның урталарында гына башланып китә. 1718 нче елда Петр 1 патшаның Указы буенча Казанда адмиралтейство (суднолар, кораблар) эшләгән. Хәзерге Әшнәк авылы урнашкан урынның көньяк-көнчыгышында иксез-чиксез, Чулман елгасына кадәр җиткән, кораблар төзүгә яраклы имәннәр үскән. Элек шушы урманлыклар уртасынныан зур гына инеш аккан. Бу инешне соңыннан ”Лашман елгасы” дип атый башлаганнар. Хәзер дә авылда “ Лашман юлы” “ Лашман чокыры” “Лашман төбәге” дигән атамалар яшәп килә. Эчтәлегенә килгән вакытта, ул атама урман кисүчеләр, урман әзерләүчеләр дигәнне аңлата. Авыл кешеләре нигездә дәүләт крестьяннары - “лашманчылар” булып та эшләгәннәр. **** Гарипова Венера Миңнулла кызы, Гарипов Ильяс Нәҗип улы һәм мәктәп музее эзтабарлары тарафыннан җыелган мәгълүмат, Олы Әшнәк авылы.

“Лашманчылар”- Петр I заманында ясала башлаган сугыш көймәләре өчен, агач кисүче крәстианнар. Лашман сүзе немецчәдән- “Laschmann” – «кисүче кеше» дигән сүздән алынган. 1721 елда махсус штаб ачыла һәм лашман хезмәтенә башта 170 мең, соңрак 120 мең кеше билгеләнә. Шул вакытлардан башлап, сугыш көймәләре ясау тукталганчы һәм лашман хезмәте беткәнче, халыкның имән кискәне исбатланса, ул яман җәзага тартыла һәм аңа үлем куркынычы яный.Лашман хезмәтенә язылган кеше 15 яшьтән 60 яшькә кадәр хезмәт иткән. Байлар яллап эшләткәннәр. Үз кул көчләре белән эшләмәгән өчен, байлар казнага 2 сум 30 тиен акча түләгәннәр. XVIII йөз дәвамында лашманчыларга эш хакы түбәндәгечә түләнә: 1729 елда көнлек хезмәт хакы 4–6 тиен, 1757 елда 5–8 тиен, 1776 елда 10–16 тиен, 1782 елда 10–20 тиен, 1797 елда 20–40 тиен (җәяүлегә – 20 тиен, атлыга – 40 тиен) булган.Петр I заманында лашманчылар бер нинди дә салым түләмәгәннәр. Ул үлгәч, аларны, башка халыктан алган төсле, салым түләтеп, башка төрле эшләр эшләтеп, солдатка да ала башлаганнар. Хәтта хөкүмәт аларның иткән хезмәтләре тәкабеленә мунчадан алына торган бер сум салымны да алудан туктамаган. 1859 елда «Лашман» хезмәтен, атлы һәм җәяүлесен дә бетерәләр.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Лашманчылар, архив фотосы

1719 елда Казанда, корабларга җилкәннәр эшләү максатында, мануфактуралар барлыкка килә. Бу мануфактураларга һәм адмиралтействоларга авылның шактый кешеләре даими эшкә көчләп күчерелгәннәр. Картлар әйтүенчә, аерым алганда монда 20 еллар элек, 90 яшьләрендә мәрхүм булган Гайнетдинов Гайнетдин истәлекләренннән күренгәнчә, Казанда авылдан чыккан күп кенә кешеләр байтак заманнардан бирле яшәп килгән туганлык җепләренең өзелмәве шул турыда сөйли.

Шул елларда дәүләт, чәчүлек җирләре белән беррәттән, урманннардан чистартып, элек авылга караган җирләрне Макашин, Завалишин кебек бай кешеләргә бирә. 16 нчы гасырларда Мәскәүдән ерак булмаган “Корноухово” дигән авылдан Мертвага дигән кеше күчеп килеп “Ырга һәм “Әшнәк” елгалары кушылган урында “Корноухово” дигән авылга нигез сала. Бу җирләр бик уңдырышлы була, су буйларындагы болыннарда терлек йөртерлек киң болыннар җәелгән. 19 нчы гасырның беренче яртысында Мертвагоның токымы- Мертваго (Депрейс) Марья Николаевна дигән бай алпавыт хакимлек иткән. Аның ире- Мертваго Петр Дмитриевич (штаб-ротмистр) була. Аларның 190 крестиян һәм 2.372 дисәтинә җирләре була. Соңыннан аларның уллары Александр, бай хуҗалыкны бөлгенлеккә төшерә. Әнисе Марья Николаевна үлгәч, боларның барлык хуҗалыгын Лаештан килгән елга хуҗалыгында эшләгән приказчик, урта куллы бай Капитон Макашин сатып ала. Ул күп хезмәт куеп, хуҗалыкны күтәрә, төрле милләт кешеләре аңа эшкә яллана. Авылда яңа мәктәп, кирпеч, спирт заводы ача, чиркәү сала, ат конюшнәре төзи, җир биләмәләрен арттыра. Якын- тирәдәге авыллардан күп кенә кеше бу хәлле байга эшкә ялланалар. 1919 нчы елда Корноухово авылына Германиядән һәм Польшадан эшчеләр килә. Алман иленнән (Германиядән) Россиядә беренче трактор кайтартыла. Шул елларда бу авылда хуҗалык МРС (медународная рабочая солидарность) дип үзгәртелә.Бөтен Макашин байлыгы МРС ка күчә. Аның җитәкчесе Фридрих Фриц була. 1921 нче елда крестияннар эшчеләргә әверелә. Авылда ач балалар өчен 2 ашханә ачыла. Совхоз әкренләп күтәрелә. 1930 нчы елларда бу авылга сугыштан качып немец һәм поляк гаиләләре күчеп килә. Төрле милләт кешеләре яши.

Завалишин Иринарх Иванович “Йөзем” (“Зюзино”) авылында алпавытлык итә, отставкадагы генерал-майор. Әшнәк халкы аңа да эшкә яллана. Аның ике туган абыйлары- рус шагыйре Ф.И. Тютчев һәм атаклы астрофизик Д.И. Еропкин. Улы- Дмитрий Завалишин атаклы Декабрист була.

1783 нче елда халык исәбен алу вакытында (перепись) Олы Әшнәктә 119 йомышлы татар ирегенә исәпкә алынса, 1834 нче елда авылдагы 134 хуҗалыкта 460 ир-ат һәм 463 хатын-кыз яши (уртача алганда һәрбер гаиләдә 6-7 кеше).

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

“Ревизские сказки” 1834 нче ел, Олы Әшнәк халкы

1830-1840 нчы елларда авыл мәчетендә Сәйфетдин Хәмзин белән Фазыл (Фазлый) Бикмөхәммәтов имам-хатыйб, ә Фәтхулла Нигмәтуллин азанчы вазыйфаларын үти. Шушы елларда 60 ир-балага исәпләнгән аерым мәдрәсә эшли.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Мәчет

Күрше Кече Әшнәк авлында да нәк шундый ук сандагы балалар укытыла. Анда Шаһимәрдән Нигматуллин имам һәм азанчы вазифаларын башкара.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

“Ревизские сказки” 1858 нче ел, (архив фотосы)

1866 нчы елда авылдагы хуҗалыклар саны 231 гә җитә. Аларда 771 ир-ат һәм 711 хатын-кыз яши. Халык саны күпкә арткач, авыл 2 мәхәлләгә бүленә. 1872 елда тагы бер яңа мәчет ачыла. Фазыл Бикмөхәммәтовтан башка дини вазифаларны Шаһимәрдән Фәйзуллин, Бәдретдин Сәйфетдинов һәм Гыймадедтин Фәтхуллиннар башкаралар. Мәдрәсәдә 50 ир бала һәм аерым бинада 45 кыз бала укый. 1883 нче елда иске мәчет урынына яңасы төзелә. ***** Гарипова Венера Миңнулла кызы, Гарипов Ильяс Нәҗип улы һәм мәктәп музее эзтабарлары тарафыннан җыелган мәглүмат, Олы Әшнәк авылы.

1891 нче, ачлык елында туган Минһаҗ кари Гәйнетдиновның гыйбрәтле тәрҗемәи хәле, авыл картларының сөйләгән истәлеге булып тора. Аны авыл кешеләре Карый бабай исеме белән хәтерлиләр. Өйләре Фаттахов Каюм бабайлар каршында, су буенда була. Алардан ерак түгел мәдрәсә (мәптек) бинасы. Аның әтисе Гәйнетдин иманага түләүләр күп булу сәбәпле атын да, сыерын да сатырга мәҗбүр була. Зур гаилә фәкыйрьлектә кала. 1893 нче елда, ике яшьтә чагында аның чәчәк авыруыннан күзләре сукырая. Өч яшендә пычрак вакытта абыйсы яисә апасы аны җилкәләренә салып мәдрәсәгә укырга илтә торган булганнар. Бу дөм сукырлыктан түгел, аяк киеме булмау аркасында шулай эшләгәннәр. 16-17 яшьләр тирәсендә үзе мәдрәсәдә дин сабаклары укыта башлый. 1932 нче елдан соң күрше авыларда әшләп ала. Сукыр килеш Коръән ятлаган, кари булган егет Оренбург якларында туып-үскән, дини белемле, бик матур мөнәҗәтләр сөйләүче Маһибәдәр исемле затлы кызга яучы җибәрә. Яшь кыз гарип егетнең рәнҗүе төшәр дип кияүгә чыгарга риза була. Аларның Шафия, Кафия, Факия исемле кызлары, Нәҗип, Даниял исемле уллары туа. Нәҗип дигән малайлары лаеклы ялга чыккач, Казан шәһәре Киров районындагы “Рамазан” мәчетендә имам-хатыйб булып тора һәм үзе дә инвалид булган бертуган энекәшен тәрбияли. Карый бабай: “...балаларымны белемле итәсем килү сәбәпле, 1945 нче елның 1 сентяберенә кадәр колхозда әшләгән тормыш иптәшем Маһибәдәр белән балаларны алып, Әшнәктән Казанга күчендек- дип сөйли. Казандагы “Мәрҗәни” мәчетендә хезмәт итә.

1907 нче ел да - халык күп яшәгән чор булып тора. Барлык халык саны- 2468, 350 хуҗалык була. 2794,8 дисәтинә җир, 2 мәчет, 2 тимерчелек алачыгы, 3 тегермән. 12 лавка (ваклап сату һ.б.). Халык саны тиз арту, чәчүлек җире җитмәү аркасында Олы Әшнәктән 70, Кече Әшнәктән 35 ир-ат Кама елгасына бурлак хезмәтенә ялланырга мәҗбүр булалар.

1917 нче елгы инкыйлаб (революция) авыл кешеләренә әллә-ни бәхет китерми. Илдәге вәзгыять авылда да чагылыш таба. Күп кенә ир-егетләрне мәҗбүри рәвештә Кызыл Армия сафларына алып китәләр. Садриев Гариф гражданнар сугышы чорында легендар полк командиры Якуп Чанышевның шәһси ординарецы булып хезмәт итә. 1919 елны бер аягын өздереп (Дудов армиясенә каршы сугышканда) авылга кайта. Авылда төрле җаваплы эшләрдә эшли, 1927 нче елда авыл советының беренче рәисе итеп сайлана. Озак еллар Якуп Чанышев белән хат алышып тора. 1947 елны Оренбургка күчеп китә. Озак еллар буена мулла вазифасын үти. Граҗданнар сугышы чорында, гадәттә, мондый эштә эшләгән өчен атканнар. Аны да атырга хөкем итәләр. Хөкем карарын үтәргә Якуп Чанышев үзе алына. Ул атып, Гариф аганың кулын гына яралый. Гариф ага исән кала. Легендар полк командиры бу адымны үзенең ординарецын бик ихтирам иткәнгә шулай эшли.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Легендар Якуб Дҗигангир улы Чанышев Татар атлы кавалериясе (интернет челтәреннән)

Гражданнар сугышында (алда әйтеп кителгәнчә) Җәләл Җамалиев та катнаша. Соңыннан “Кызыл юл” колхозында төрле җаваплы урыннарда эшли.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Җәләл Җамалиев (Шиһапов Габдулла фото-архивыннан)

1918 нче елда, елга буенда мәдрәсә бинасында беренче мәктәп ачыла. Аның беренче укытучылары булып Фазылов Шәмәрдәннаның балалалары Зәки һәм Сәгдия булалар. Алар әтисе тарафыннан Пенза өлкәсе Әҗе авылынннан чакырылып китереләләр. Шулай ук мәктәптә Хәмзин Бәдретдинның балалары Фатыйма һәм Сәгдәт, Насыйбуллин Габделхак һәм Хәсәнов Мәлик тә эшли. Алар башлангычта яңача укыта башлыйлар. Авыл халкы аларны бик ихтирам итә һәм озак еллар горурланып искә ала. Мәктәп 1918-1930 нчы елларга кадәр эшләп килә. 1931 елда мәктәп ШКМ (школа молодёжи) дип үзгәртелә. 1933 нче елда мәктәпкә ТГУМ (татарская гимназия учёбы молодёжи) исеме бирелә. ****** Гарипова Венера Миңнулла кызы, Гарипов Ильяс Нәҗип улы һәм мәктәп музее эзтабарлары тарафыннан җыелган мәглүмат, Олы Әшнәк авылы.

1920-1921 нче елларда Идел буе районнарында корылык һәм ачлык еллары була. Олы Әшнәк авылында халык саны 1926 нчы елда 1920 нче ел белән чагыштырганда 355 кешегә кими. 1920-1930 нчы елларда күп кенә кешеләр эш эзләп читкә чыгып китәләр. Шундыйларның берсе-Миңсылу әби Бәдретдинова. Ул 1910 нчы елның 15 июнендә туа. Аның ике сеңлесе Минзифа һәм Минниса авылда калалар. Аларның әтисе Вәли абзый була. Ул умарталык тота. Авыл халкы әле дә “Вәли” аннары “Ибни чүнниге” дип искә ала.Миңсылу әби 1930 нчы елда Сахалин утравына, Оха шәһәренә чыгып китә. Шунда төпләнеп кала. Тормышлар рәтләнгәч, җәй айлары туган авылына еш кайтырга тырыша.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Миңсылу әби (сулдан беренче) авылда кунакта(Г.Шиһапов фото-архивыннан)

2013нче елда Татар конгрессы төркеме белән Сахалинга барган язучы,җәмагать эшлеклесе Фәузия Бәйрамова Миңсылу әби белән очрашуы турында болай дип яза: “Сахалин утравының иң карт кешесе дә – 102 яшьлек татар карчыгы Миңсылу әби Бәдретдинова да биредә яшәп ята! Ул гаиләсе белән утызынчы елларда ук Охага килгән була, аның туган яклары – Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылы булып чыкты. Мин Миңсылу әби белән махсус очраштым, аның күзләре күрмәгәнен алдан ук белгәнгә, туган якларының исе-төсе итеп, кипкән мәтрүшкәләр алып килгән идем… Миңсылу әбинең сукыр күзләреннән кипкән мәтрүшкәләр өстенә яшь тамчылары тәгәрәп төште… Аның 6 баласыннан инде 2 кызы гына исән, алары да материкта яшиләр икән, инде үзләренә дә 80 яшь… Әби хәзер үлгән төпчек улының хатынында – Люба киленендә яши, татарлар да һәрвакыт аның хәлен белеп торалар икән…”.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Язучы Ф.Бәйрәмова Бәдретдинова М. очрашу вакытында (Татар конгрессы фото-архивыннан)

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Оха шәһәре татарлары Миңсылу әби белән, 2013 нче ел

Миңсылу әби 2014 елны 103 яшендә бакый дөняга китә.

Олы Әшнәк авылыннан 1933 нчы елда мәктәпне тәмамлаган 28 укучы Чистай педагогия техникумына укырга керәләр. Аларның күбесе техникумны тәмамлагач туган авылларына укытучы булып кайталар, башкалар- алган һөнәрләре буенча күрше-тирә авылларда эшли башлыйлар.

“Кулакка чыгару” (“Раскулачивание”) чоры башлана.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Хәлле крестяннарны кулакка чыгару

Олы Әшнәктән Солтан Бикмөхәммәтов (мулла Фазылның энесе булырга тиеш), “Чүрәкә” кушаматлы Шәмсетдин, Гайфулла Ибәтуллиннар кулакка чыгарылып Себергә сөрелә. Авылның 9 ярлысы күмәк хуҗалыкка берләшә. “Кулаклар”дан җыелган 4 ат белән 7 сыерны Гайфулла Ибәтуллин абзарына кертеп “тутыралар”. Күмәк хуҗалыкның беренче рәисе итеп Йосыф Хафизов атлы крестиян сайлана.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Беренче колхоз рәисе Йосыф Колхозга берләшеп эшләү

Хафизов гаиләсе белән (“Мәйдан” җурналы №6/2009)

Ни сәбәптер, авыл рәисе Садриев Гариф күмәк хуҗалыкка керергә ашыкмый.Аннан күрмеш, башкалар да бик керми.

1931 елның 1 мартында Иосиф Сталин мәкаләсе басылып чыкканнан соң күмәкләшү җанланып китә. 1929 нчы елда оешкан колхозга “Кызыл юл” дигән күтәренке исем бирәләр. 1930-34 нче елларда авыл хуҗалыгы продуктларын әзерләү буенча Татарстанда иң алдынгы колхозчыларны самолётка (“кукурузник”) утыртып һавада әйләндерә торган булганнар. 1934 елда Балык Бистәсендәге МТС (машина-трактор паркы)ның полит-оешма җитәкчесе Вәли Шафигуллин районга агит-самолет чакыра. “Тимер кош” ны күп кешенең әлеге вакытта күргәне булмый.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Шагыйрь Шәйхи Маннур 1934 нче елда Олы Әшнәк авылына иҗади командировкага шул самолётка утырып килә. Шул елны үзенең атаклы “Гайҗан бабай” дигән поэмасын яза. Ул авылның мәртәбәле кешесе, мәктәп директоры Валиев Мәннан абзыйларда тора. Гайҗан Хисаметдин улы Хисамов ул вакытларда ат караучы булып эшли. Ул елны 28 тай тәрбияләп үстерә. Ш. Маннур соңыннан «Гайҗан бабайның алтын көшеле» дигән поэмасын да яза, ләкин әсәр утызынчы елларда ук укучы күңеленә кереп утырган Гайҗан бабай характерының үсеше, яңа яклары белән ачылышы буларак яңгырамый. Шуңа күрә бу әсәр матбугатта басылып чыкмый. “Гайҗан бабай” поэмасы күп еллар әдәбият фәненнән мәктәп программасына кертелде.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Күренекле язучы Шәйхи Маннур “Гайҗан бабай” поэмасына иллюстрация

1934 нче елның февраль аенда “Кызыл юл” колхозында арыш игүче, звено башлыгы Нәфисә Минһаҗеваны колхозчы-ударникларның 1 нче Бөтенрәсәй съездына делегат итеп сайлыйлар. Ул анда Михаил Калинин җитәкләгән Бөтенсоюз башкарма комитеты һәм ТатЦик әгъзасы итеп сайлана.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Делегат Нәфисә Минһаҗева Съездан күренеш (архиф фотосы)

Шагыйрь Ш. Маннур депутат Нәфисә белән очрашу өчен дә килә. Гайҗан бабай ул вакытларда Нәфисә звеносында (бригадасында) эшли. 1935 нче елда Н. Минһаҗеваны күрше Олы Солтан авылына авыл советы рәисе итеп күчереләр. Бөек Ватан сугышы чорларында ул Гобәй авылындагы “Урал” колхозын җитәкли.

1935 нче елда Олы Әшнәктә 180 балага исәпләнгән яңа мәктәп бинасы ачыла. 1938 нче елда ул урта мәктәп буларак эшли башлый. 1935 нче елның эссе җәендә, янгын чыгып, авылның ике урамы (3/1 диярлек) юкка чыга. Күпләр авылдан күчеп китәргә мәҗбүр булалар. 1936 нчы елда авылда 465 йорт, 2300 гә якын кеше яши, ә 1959 нчы елда 356 йорт 1930 кеше исәпләнә. ******* Ильшат Хәлиуллин, Вахит Байсарлы “Олы Әшнәк", "Мәйдан" җурналы, “Идел-Пресс”,2009 нчы ел, 6 сан,122-123 нче битләр.

1941 нче дәһшәтле сугыш еллары башлана. Кан- койгыч сугышка Олы Әшнәк авылыннан 204 ир-егет китә. Шуларның 157 дән артык кешегә туган авылларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый.

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды. «Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан» - student2.ru

Татарстан Республикасы “Хәтер китабы”ннан:

Олы Әшнәк авылында туган, Бөек Ватан сугышында корбан булганнар:

Наши рекомендации